Театр – серле һәм гаҗәеп иҗат ул...
методическая разработка (6 класс) по теме

Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

1 нче алып баручы.
Хәерле көн кадерле кунаклар,укытучылар,укучылар!Бүгенге безнең кичәбез Әлмәт драма театрына багышлана.
2 нче алып баручы.
Татар театры туган көннән
    Тукай әйткән сүзләр хәтердә.
     Безнең дә бит Әлмәт театры
     Шул бәягә лаек хәзер дә...
Укучылар чыгып  чыгышларын ясыйлар.
Менә инде өч елга якын Бөек Ватан сугышы бара.Фронтлардагы зур җиңүләр белән рухланган тыл яңадан-яңа хезмәт батырлыклары күрсәтә.Әнә шундый бөек сугыш барган вакытта,зур булмаган район үзәге Әлмәттә татар дәүләт драма һәм комедия театры 1944 нче елның март аенда төзелә.Аның авыр һәм мактаулы юлга чыгуына күп еллар үтте.
Театрны тудыруда зур тырышлык күрсәткән, сәнгатькә гашыйк булган беренче җитәкчеләрне һәм артистларны  Г.Хәбибов,Н.Дәүләтшина,Х.Маннурова, Т.Җаббарова, К.Еникиев,Х.Җәләлетдинов һәм башкаларны без бүген зур ихтирам белән искә төшерәбез.....

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teatr_-_serle_hm_gazhep_izhat_ul....doc848.5 КБ
Office presentation icon teatr.ppt1.19 МБ

Предварительный просмотр:

                      Театр – серле һәм гаҗәеп иҗат ул...

1 нче алып баручы.

Хәерле көн кадерле кунаклар,укытучылар,укучылар!Бүгенге безнең кичәбез Әлмәт драма театрына багышлана.

2 нче алып баручы.

Татар театры туган көннән

    Тукай әйткән сүзләр хәтердә.

   Безнең дә бит Әлмәт театры

                                       Шул бәягә лаек хәзер дә...

Укучылар чыгып  чыгышларын ясыйлар.

Менә инде өч елга якын Бөек Ватан сугышы бара.Фронтлардагы зур җиңүләр белән рухланган тыл яңадан-яңа хезмәт батырлыклары күрсәтә.Әнә шундый бөек сугыш барган вакытта,зур булмаган район үзәге Әлмәттә татар дәүләт драма һәм комедия театры 1944 нче елның март аенда төзелә.Аның авыр һәм мактаулы юлга чыгуына күп еллар үтте.

Театрны тудыруда зур тырышлык күрсәткән, сәнгатькә гашыйк булган беренче җитәкчеләрне һәм артистларны  Г.Хәбибов,Н.Дәүләтшина,Х.Маннурова, Т.Җаббарова, К.Еникиев,Х.Җәләлетдинов һәм башкаларны без бүген зур ихтирам белән искә төшерәбез.

Татарстанда бай нефть ятмалары табылгач, Әлмәт шәһәре үсеп китә.Шәһәр белән бергә театр да үсә.Ул Татарстанда гына түгел,Башкортстан һәм Удмуртия республикаларында,Свердловск,Чиләбе,Куйбышев һ.б өлкәләрдә Әлмәт театры килүен көтеп калалар.Театр тагын да зуррак иҗади тормыш белән яши башлый.8-9 артист белән эшли башлаган бу коллективта хәзер кубрәк артист эшли.

Ләлә Садыйкова,Әминә Садыйкова,Рушания Фәйзуллина,Фоат Зарипов,Роза Салихова,Луиза Солтанова,Камил Валиев,Зәкия Туишева.

Театр үз алдына һәрвакыт җитди һәм җаваплы бурычлар куя,нинди генә шартларда булса да аларны намус белән үтәү өчен көрәшә.

Театрның баш режиссерларыннан: Татарстанның атказанган артисты Сәет Булатов(“Яшьйөрәкләр”,”Мәхәббәт көче”),Габдулла Юсупов (“Ташкыннар”,”Ай тотылган төндә”)артистларның сәхнә осталыгын үстерүдә күп көч куйдылар.Шуңа күрә коллектив аларны зур ихтирам белән искә ала.

Татарстанның атказанган артистлары:

Камил Вәлиев,Әхмәт Гаиләкбәров,Рамазан Ихсанов,Дамира Кузаева,Әминә Садыйкова,Луиза Солтанова,Диләрә Хисаметдинова..

(1 нче алып баручы слайдлар күрсәтә).

Шул вакытта укучылар чыгып Клара Булатова Р.Вәлиуллин,С.Сөйләманова ,Г.Тукайның шигырьләрен укыйлар.

2 нче алып баручы.

Театрның баш режиссеры –Камил Вәлиев .Ул сәхнә тәҗрибәсе бай булган зур талантлы кеше,яшьләрнең олуг остазы,театрда зур хөрмәт казана.Яшь артистларыбыз –Рафикъ Таһиров,Дилбәр Әбүнәгыймова,Зөбәрҗәт Халикова,Римма Сибгатуллина,Рамил Минханов,Сәкинә Минханова,Зилә Мостафина,Ләйсән Зарипова,Шамил Хәйруллин,Голнара Заһидуллин,Зөлфия Газизова Рафаэль Вәлиев,Голнара Вәлиева һ.б

1 нче  алып баручы.

Билгеле, театрга төрле авырлыклар, үзгәрешләр дә кичерергә туры килә.Әмма ул кыенлыкларга бирешми.Бинасын да матурлап тора,репертуарын да төрле жанрдагы әсәрләр белән баетып тора.

2 нче алып баручы:

Кичәбезне “Беренче театр” өзеген карап тәмамлыйбыз.

Әлмәт шәһәре,Хәбибуллина Резеда Алик кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

        


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Театр – серле һәм гаҗәеп иҗат ул...

Слайд 3

Менә инде өч елга якын Бөек Ватан сугышы бара.Фронтлардагы зур җиңүләр белән рухланган тыл яңадан-яңа хезмәт батырлыклары күрсәтә.Әнә шундый бөек сугыш барган вакытта,зур булмаган район үзәге Әлмәттә татар дәүләт драма һәм комедия театры 1944 нче елның март аенда төзелә.Аның авыр һәм мактаулы юлга чыгуына күп еллар үтте.

Слайд 4

Өзекләр...

Слайд 5

Г.Тукай да халыкны алга, мәдәни үсешкә алып бара торган сәнгать кирәклеген яхшы аңлый. «Театр-безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә»,- дип яза

Слайд 7

Татар театры туган көннән Тукай әйткән сүзләр хәтердә. Безнең дә бит Әлмәт театры Шул бәягә лаек хәзер дә...

Слайд 8

Әлмәт Татар дәүләт драма театры

Слайд 10

Фәрит Бикчәнтәев режиссер Шамил Закиров директор

Слайд 11

Камил Вәлиев

Слайд 12

Артистларыбыз....

Слайд 13

Артистларыбыз...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Серле утрау

Викторина в 6 классе по географии....

Тема: Бәхетле булу серләре

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,                фикер йөртергә өйрәтү....

Әкиятләрнең серле дөньясы

Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик...

Әбиемнең сандык серләре

7 сыйныф укучылары белән әзерләнгән чара...

Урок 10 класса, русскоязычная группа: Дус була белү серләре.

Презентация к уроку 10 класса : "Дус була белү серләре"....