Тема: Бәхетле булу серләре
методическая разработка (9 класс) по теме

 

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,

                фикер йөртергә өйрәтү.

          2. Бу тема буенча сүз байлыгын арттыру, лексика өстендә

                     эшләү.

              3. Балаларны күзәтүчән, игътибарлы булырга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bhetle__bulu_serlre.docx25.65 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   Бәхетле булу серләре

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,

                фикер йөртергә өйрәтү.

          2. Бу тема буенча сүз байлыгын арттыру, лексика өстендә

                     эшләү.

              3. Балаларны күзәтүчән, игътибарлы булырга өйрәтү.

 Күрсәтмәлелек: проектор,экран,видеотасма, газета игъланнары, таблицалар.

Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Дәрес балаларны күзәтүчән, игътибарлы,уйлап эш итәргә өйрәтү йөзеннән, коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде.

                                                     Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше. Уңай психологик климат тудыру.
  1. Бүген ничәнче число?
  2. Бу елның кайсы фасылы?
  3. Февраль  кышның башымы? Уртасымы? Ахырымы?
  4. Һава торышы нинди?Әйе, бүген кышкы матур көн. Без яшь, сәламәт, бәхетле.  Безнең кәефләр әйбәт,
  5. Яхшы кәеф белән дәресне башлыйбыз.
  1. Актуальләштерү.

Укытучы: Без бәхетле, дидек. Ә нәрсә соң ул бәхет?

( Укучыларның җаваплары)

Ә хәзер видеотасма карап үтик.(Видеотасмада никахлашу сараенда  яшь парларның никахын теркәү күренеше.)

Сез ничек уйлыйсыз, бу парлар бәхетлеме? (Укучыларның фикерләре тыңлана)

III.Яңа дәрескә керү.(Экспозиция)

Яхшыир, яхшыхатын, ягъни яхшы тормыш иптәшен табу- зур бәхет. Кеше бәхетле булырга тиеш. Ә статистика буенча 100 парның 40гы аерылыша. Бу ни өчен шулай? Иртәгә сезнең тормыш бәхетле булсын өчен бүген нәрсә эшләргә кирәк? Тормыш иптәшен ничек сайларга? Ә менә социологлар тормыш иптәшен сайлауны 3 төркемгә бүлеп карыйлар. (Тактага сызылган таблица ачыла) Балалар  әйтегез әле,сезнеңчә яратып тормыш иптәшен сайлаучылар өчен беренче урында нәрсә тора? Ә акыл һәм исәп- хисап белән сайлаучылар өчен нәрсә  әһәмиятле? (Балаларның фикерләрен таблицага язу)

Яратып

Акыл белән

Исәп- хисап буенча

мәхәббәт

гашыйк булу

ярату хисе

эчке тойгылар

эмоцияләр

күңел тарту

бер- берсеннән башка яши алмау

акыл

яхшы мөнәсәбәтләр

әти-әни киңәшен тыңлау

ялгыз калмас өчен

балалар үстерү өчен

якын күрү

ияләшү

яше артуын уйлау

исәп- хисап

материаль  уңайлыклар

байлык

акча проблемасы, торак проблемасы юк


Сезнеңчә кайсы төркем буенча тормыш иптәшен сайлаучылар күбрәк?

 (Укучыларның җаваплары)

Социологлар күрсәтүенчә, тормыш иптәшен яратып сайлаучылар -70-75%; акыл белән сайлаучылар-15-20%;ә исәп-хисап буенча сайлаучылар-5%.

Ә үзегез тормыш иптәшен ничек сайлар идегез?(Укучылар фикерләрен әйтәләр)

IV.Газета аша үз парыңны табу.

Сез эзләп тә үз парыгызны таба алмадыгыз ди. Ул вакытта газета аша үз парыңны эзләргә  мөмкин. Мин сезгә берничә шундый белдерү  тәкъдим итәм.  Укыгыз, шулар арасыннан үзегезгә охшаганын сайлагыз һәм ни өчен сайлаганыгызны аңлатып китегез.(Экранда газетадан алган белдерүләр, шулар белән эш)

“Танышу” рубрикасы

1)Мин 18 яшьлек кыз. Буем 175 см. Акчасы күп, фатиры, машинасы булган ир- ат белән танышырга телим. Музыка, поэзия, тормышны яратам.

2) Кара чәчле,ягымлы, чибәр хатын-кыз. Поп-музыка, матур киемнәр белән кызыксына. Машина йөртергә ярата. Үз тиңен эзли.

3) Миңа 28 яшь.Буем 187см. Аерылган.Шәһәрдә 5 бүлмәле фатирым, катерым, машинам, диңгез буенда дачам бар.Кияүдә булмаган 17-23 яшьлек кыз белән танышырга телим.

4) Америка гражданины. 23 яшьтә.Буем 180 см.Байлыгым җитәрлек, торак проблемасы юк. Өйләнмәгән,әнием белән яшим. Татарстанда яшәүче,инглиз телен белгән хатын-кыз белән танышыр идем.

5) Миңа 24 яшь. Буем 164 см. Табиб булып эшлим. Сабыр холыклы,чибәр татар кызы. Эчмим, тартмыйм. Кияүдә булмадым.Үз тиңемне эзлим.

6) Мин 22 яшьлек кыз. Югары белемле. Укытучы булып эшлим, ләкин торырга  урыным  юк. Бәйләргә, тегәргә, чигәргә яратам.Яшәү урыны булган тормыш иптәше эзлим.

7) 25 яшьлек,озын буйлы, сокландыргыч (очаровательный)егет.  Йорты, көймәсе, машинасы  бар. Хайваннар һәм сәяхәт итәргә ярата. 17- 23 яшькә кадәр булган, назлы, ягымлы кыз эзли.

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

V.Язу күнекмәләрен ныгыту.

Син бу раслаулар белән килешәсеңме? Үз фикереңне яз.

1. Гаиләдә һәрвакыт мәхәббәт булу мәҗбүри түгел, яхшы мөнәсәбәтләр булса җитә.

2.Гаиләдә үзеңне генә кайгыртып яшәргә кирәк.

3.Мәхәббәт- гаилә бәхетенең гарантиясе.

4.Мин әти- әни сайлаган кешегә генә кияүгә чыгачакмын (өйләнәчәкмен).

5.Килешеп яшәү-ул карашлар, гадәтләр төрле булса да, бер-береңне аңлап яшәү.

VI. Аудирование .

Татарча текстны тыңлау . сораулар ярдәмендә текстның эчтәлеген сөйләү.

“ Мин-Ксения, 11нче класстаукыйм, рус милләтеннән.Татар халкы “100 сум акчаң булганчы,100 дустың булсын “,-ди. Мин бу фикер белән тулысынча килешәм.Минем дә дусларым күп, ләкин якын дустым бер генә. Аның исеме- Тигран.Без аның белән башта балалар бакчасына  йөрдек, аннан соң мәктәптә бер класста укыдык. Ләкин ул минем мәхәббәтем түгел. Мин әле мәхәббәтемне тапмадым. Мин кияүгә бары тик яратып кына чыгачакмын.Алла бирса, безнең ике балабыз булыр.  Минем тормыш иптәшем озын буйлы, аксыл чәчле, зәңгәр күзле булыр дип уйлыйм. Ул тагын белемле, һөнәрле, тәрбияле, күп телләр белүче, яхшы күңелле булырга тиеш. Бөек рус язучысы Антон Павлович Чехов :“Кеше бар яктан да гүзәл булырга тиеш!”- дигән. Мин дә сезнең чибәр, акыллы парлар табып,бәхетле булуыгызны телим”

        Укучылар, Ксениянең  дуслары бармы? Аның яраткан кешесе бармы? Ул кияүгә ничек чыгарга уйлый? Аның яраткан кешесе нинди булырга тиеш? Сез ничек уйлыйсыз, Ксения яраткан кешесен табармы? Без аңа яраткан кешесен табып,бәхетле булуын телибез.  

VII. Йомгаклау.

Укучылар, “ Мин үземә тормыш иптәшен яратып, акыл белән яки исәп-хисап буенча сайладым, шуңа күрә мин бәхетле булачакмын”,- дип әйтеп буламы? (Фикерләр тыңлана)

Бәхетле  булу тагын нәрсәгә бәйле? (Укучылар тактадагы таблица ярдәмендә үз фикерләрен әйтәләр)

1.Килешеп яшәүгә.

2. Юл куя белүгә.

3.Бер-береңне  кимчелекләре беләнкабул итүгә.

4.Гафу итә белүгә.

5.Килешү юлларын таба белүгә.

Ә хәзер әйтегез инде, тормыш иптәшен сайлау авырмы?( Җаваплар тыңлана)

Бер акыл иясе болай дигән:”Җан тартуы дуслык тудыра. Акыл  ихтирам тудыра.Тән тартуы теләк тудыра. Җан, тән, акыл- мәхәббәт тудыра.”

Мин сезгә җаныгыз, акылыгыз тарткан тормыш иптәшен сайлавыгызны һәм бәхетле булуыгызны телим.

Билгеләр кую.

 VIII. Өй эше бирү:

I вариант “Без өйләнешкәнгә яки кияүгә чыкканга 10ел вакыт үткән”  II вариант “Миңа нинди кызлар (егетләр) ошый? “Сөйләргә әзерләнергә.

IX. Медитация (Талгын гына музыка ишетелә- медитация өчен махсус музыка)

Уңайлы итеп утырыгыз. Кулларыгызны учларын өскә каратып куегыз. Сезнең гәүдәгез шундый җиңел, шундый йомшак, сез аны сизмисез дә.  Сезгә шундый рәхәт, җылы.Сезгә берни дә комачауламый. Сез  хәзер хыялыгыз белән  генә.

Өйләнешкәнгә 10 ел вакыт узган.Сез гаиләгездә, яныгызда тормыш иптәшегез. Балаларыгыз да бар. Алар матурлар, акыллылар. Сез бергәләп кичке аш ашарга әзерләнәсез. Кичке аштан соң барыгыз бергә яңалыкларны сөйләшәсез.Тукта әле, онытып торасыз бит, тиздән сез өйләнешкәнгә10 ел тулачак. Бу бит чәчәк туе, ә бүген генә очрашкан кебек...

Ә хәзер җиңел генә кулларыгызны югары күтәрегез, уңга , сулга карагыз, әкрен генә күзләрегезне ачыгыз һәм кемне күрүегез, нәрсә  сөйләшүегез  турында безгә дә сөйләгез. (Укучыларны тыңлау)

Өй эшендә медитациядә күргәнегезне файдаланырга мөмкин.

X. Ситуацияләр бирү.

 Син инде мәктәпне тәмамлаганың, кулыңда һөнәрең бар.Син әти-әниеңә яңалык әйтәсең: “Мин өйләнәм...” яки “Мин кияүгә чыгам...”

Сезнең арада нинди сөйләшү булыр?(Укучыларның җавапларын тыңлау)

XI. Әйе, бәхетне һәм мәхәббәтне һәркем үзенчә аңлый. Ләкин һәркем бәхетле булырга хаклы. Бәхетле булыгыз. Дәресебез тәмам. Үз фикерләрегезне әйтергә тырышуыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Контрольная работа по татарскому языку для 8 класса по теме "Бәхет кайда була?"

Контроль эш 2 вариантта төзелде һәм А, В өлешләреннән тора....

Урок 10 класса, русскоязычная группа: Дус була белү серләре.

Презентация к уроку 10 класса : "Дус була белү серләре"....

Бәхетле кеше нинди була?

Классный час прошел в форме диспута....

Классный час на тему "Эчкече кеше сәламәт була аламы"

Цель занятия - воспитание здорового образа жизни, формирование умения активного противостояния пагубным привычкам....

Развлечение для детей 4-5 лет с участием родителей «Буль-Буль», посвящённый Дню Защитника Отечества.

Данный сценарий предназначен для детей  средней группы с целью создать радостное настроение у детей от общения с близкими людьми и сверстниками, воспитывать любовь и уважение к защитникам Отечест...

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены....