"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен
классный час (10 класс) на тему

Исламова Миляуша Хасановна

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i_kazan_nurly_kazan.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема: И Казан! Нурлы Казан!

   Максат: Укучыларның башкалабыз турындагы белемнәрен барлау, тулыландыру.

2. Казан шәһәренең рухи мәркәз икәнлеген төшендерү.

3. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

4. Туган тел тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, горурлык һәм патриотлык хисләре тәрбияләү.

   Җиһазлау: компьютер презентациясе (табло, сораулар һәм җаваплар рәсемнәр белән), баллар күрсәтелгән жетоннар, команда исемнәре язылган табличкалар, музыкаль бизәлеш, бүләкләр, китап күргәзмәсе, “Казаныма - 1000 ел” дигән стенд, 2 плакат.

   Плакатлар:

  1.  “И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!”  Г.Тукай
  2. “Төзекләнә Казан, матурлана,

      Алышына иске яңага,

      Тагын мең ел гомер телим бүген,

      Чал тарихлы, мәшһүр калага!”

                                       И.Сәлахова.

   Кичә уен формасында үткәрелә.

   Уен барышы:

Алып баручы (укытучы) кыскача итеп уен кагыйдәләре белән таныштыра:

  1.  Җирәбә буенча командаларның берсе теманы һәм эшләргә теләгән баллар суммасын атый.
  2.  Дөрес җаваптан соң әлеге сумманы ала һәм ялгышканчы уйный. Аннан соң йөреш икенче командага күчә.
  3.  Җавапны уйларга 1 минут вакыт бирелә.
  4. Әгәр команда җавап бирә алмаса, аның урынына икенче команда җавап бирә һәм әлеге сумманы ала. Аннан соң теманы сайлый.
  5. Әгәр дә сорауга беркем дә җавап бирә алмаса, сорауга теләгән тамашачы яки алып баручы җавап бирә, ә икенче команда чират буенча уенны дәвам итә.

Искәрмә: Әгәр дә залда тамашачылар утырса, аларны да уенга тарталар.

  1. Күбрәк балл җыйган команда җиңүче була.

      Музыка яңгырый… Уен башлана.

 1 этап. Командаларның бер-берсен сәламләве.

   1 команда: “Сөембикә оныклары”,

                        Сезгә иң изге теләк;

                        “Казан балалары” кала

                        Кыюлык, җиңү теләп.

   2 команда:  Уңышлар, сәлам юллыйбыз

                       “Казан балалары”на!

                       Ышанабыз бирешмичә,

                       Җиңү яулауларына.

 2 этап. (компьютер презентациясе кулланыла)

   Уен барышында уен таблосын тутыру.

   Уенга йомгак ясар алдыннан тамашачылар белән уен оештырырга мөмкин.

 3 этап. Уенга йомгак ясау. Җиңүчеләрне һәм актив тамашачыларны бүләкләү.

1. Уен таблосы

Әдәбият һәм сәнгать

5

10

15

20

Фән

5

10

15

20

Музыка

5

10

15

20

Архитектура

5

10

15

20

Алар Казанда булган

5

10

15

20

Тарих

5

10

15

20


2.
Тамашачылар өчен сораулар.

   1. Узган гасырда «Проломная» исемен йөрткән урамны  

       атагыз (Бауман урамы)

2.Казанның Россия күләмендә билгеле булган спорт

   клубларын атагыз (Ак Барс, Рубин, Уникс, Ракета)

3.Казан шәһәре ничә районга бүленгән? Санап күрсәтегез. (Вахитов, Идел буе, Совет, Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары - 7)

4.Ак ташлы Казан Кремле кайчан төзелә башлый? (1556 елда)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Данлы Арча- нурлы Арча

Арча ягы күренекле шәхесләргә бик бай. Тәрбия сәгатенең төп максаты укучыларны шушы күренекле шәхесләр белән таныштыру...

Данлы Арча-нурлы Арча презентация

Тәрбия сәгате эшкәртмәсенә презентация...

Музыкаль кичə «Миллəтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай…»

Музыкальный вечер на татарском языке, посвященный творчеству Габдуллы Тукая....

Казан тутие (Тетушка из Казани).

Воспоминания  Крюковой ( Бикмайкиной Алии Асымовны ),родственницы жены татарского писателя Шарифа Камала. Посвящается 130- летию со дня его  рождения ....

И Казан! Серле Казан!

Башкалабыз Казанның  тарихын өйрәнү максатыннан үткәрелгән чараларга йомгак ясау өчен кулланма....

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай......