Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...
классный час на тему

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milltemnen_koyashy_sin.docx22.41 КБ

Предварительный просмотр:

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...

Кичә барышы.

   Магнитофон язмасыннан "И туган тел" җырын тыңлау.

Укучылар, тыңлагыз әле! Нинди көй яңгырый? Нинди көй соң әле бу? Кемнең сүзләренә язылган соң бу җыр?

  • “Туган тел” җыры Г.Тукай сүзләренә.

2 А.Б. Әйе укучылар, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм данлы.

1А.Б. Тукай иҗаты – күпкырлы, халыкчан тамырлы, легендар рухлы, тирән моңлы һәм тылсымлы бер шигъри дөнья ул.

1А.Б. Тарих бик күп исемнәрне белә.

          Бөек исемнәргә дөнья бай,

         Сәнгать дөньясында маяк булып,

         Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

- Укучылар, Тукай туган көнгә багышланган "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай" дип исемләнгән бәйгебезне башлыйбыз. Сез залга кергәндә, төрле төстәге керү билетлары алдыгыз. Болар – ике төстә – зәңгәр һәм  сары  төсләрдә. Төсләр буенча командаларга тупланабыз. Урыннарны алабыз.

Тукай исән.

 Җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

 Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

-  Сезнең  бүген  Тукай иҗаты буенча белемегез, логик фикерләвегез кирәк булачак. Әйдәгез, үзебезне сынап карыйк. Уенны башлыйбыз. Сезгә уңышлар телим.

- Хәзер бәйгебезнең беренче өлешен  башлыйбыз. Мин сезгә  сорауны  укыйм , сорау кемдә, шул җавап бирә, җавап бирә алмый икән, команданың ярдәме кирәк булачак. . Һәр сорауга уйлау өчен 1 минут вакыт бирелә.  

1 нче сорау. Г.Тукайның үз тормыш юлын язган әсәренең исеме?

("Исемдә калганнар")

2 нче сорау. Тукай яшәгән урыннарның дөрес тәртибен әйтергә.

(Кушлавыч-Өчиле-Казан-Кырлай-Җаек-Казан)

3 нче сорау. Казанның Печән базарына китерелгәч, Габдулланы кемнәр тәрбиягә ала?

(Кустарчы Мөхәммәтвәли һәм хатыны Газизә)

4 нче сорау. Җаекта белем алган мәдрәсә ничек атала?

("Мотыйгия")

5 нче сорау. Республикабызда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе беренче тапкыр кайчан, кемгә бирелә?  

(1958 елда, Ә.Фәйзигә "Тукай" романы өчен)

6 нчы сорау. Татар композиторлары Г.Тукай әсәрләре сюжетына нинди  балет иҗат итәләр?

(Ф.Яруллин "Шүрәле", Ә.Бакировның "Су анасы", Р.Гобәйдуллинның "Кисекбаш" әсәрләре).

Шигырьнең исемен әйтергә һәм төшеп калган сүзләрен язып, укып күрсәтергә .  

- Г.Тукай шигырьләреннән алынган өзекләрнең кайбер сүзләре төшеп калган. Сез төшеп калган сүзләрне язарга һәм шигырьнең исемен дә атарга тиеш буласыз.

Халыкка дәрсе гыйбрәттер ..., (театр)

...дәртне уятыр. (Күңелдә йоклаган)

... яктылыкка, нурга илтә, (театр)

Кире юлга җибәрми, уңга илтә. ("Театр")

Иң бөек максат безем: - хөр мәмләкәт, хөр ...! (Русия)

Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ...! (русияһ) ("Китмибез")

Ишеттем мин кичә: берәү ... (җырлый)

Чын безнеңчә матур, ... ...; (милли көй)

Башка килә уйлар төрле-төрле,-

Әллә нинди зарлы, ... ... (моңлы көй). ("Милли моңнар")

..., (Еллар үтеп) бара торгач картайсам да,

Бөкерем чыгып бетсә дә, хәлдән ...,- (тайсам да)

Күңелем минем япь-яшь калыр, һич ... ; (картаймас)

Җаным көчле булып калыр, хәлдән ... .(таймас) ("Шагыйрь")

IV өлеш.   Сорауларга  җавап бирелә.

1 нче сорау. Казанга кайту хыялы тасвирланган шигырен атагыз? ("Пар ат")

4 нче сорау. Г.Тукайның гимн урынына кулланылган шигыре?("Туган тел")

6 нчы сорау. "Тукай бәете"нең авторы кем? (Халык)

7 нче сорау. Кырлайдагы Тукай мемориаль комплексының авторын атагыз (Б.Урманче).

8 нче сорау. Халык иҗатыннан файдаланып язылган нинди әсәрләрен беләсез?

("Шүрәле", "Кәҗә белән Сарык әкияте", "Су анасы", "Таз").

V өлеш.

Г.Тукайның "Туган тел"е халыкның рухи гимны, иң яраткан җыры булып китте. Шагыйрьнең бик күп шигырьләренә халкыбыз, композиторларыбыз көйләр яздылар. Чираттагы бәйгебез дә җырга кагылышлы. Аудиоязмадан Тукай сүзләренә язылган җыр яңгырый, ә сез җырның исемен әйтергә тиеш буласыз.

Аудиоязмада яңгыраячак җырлар:

1."Әллүки" (татар халык көе)

2."Туган авыл"

3. "Тәфтиләү"

4. "Пар ат"

Йомгаклау.

 

Алып баручы. Укучылар, бүген бөек шагыйребез Тукай иҗаты буенча белемнәребезне сынадык. Үз халкының иҗатын өйрәнүче, яратучы һәм саклаучы укучылар булып калыгыз! Сәламәтлек, уңышлар сезгә.

Бәйге "Туган тел" җыры белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай -күңелебез кояшы.

ггГГ.Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнү өчен материал....

Данлы Арча- нурлы Арча

Арча ягы күренекле шәхесләргә бик бай. Тәрбия сәгатенең төп максаты укучыларны шушы күренекле шәхесләр белән таныштыру...

Данлы Арча-нурлы Арча презентация

Тәрбия сәгате эшкәртмәсенә презентация...

Музыкаль кичə «Миллəтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай…»

Музыкальный вечер на татарском языке, посвященный творчеству Габдуллы Тукая....

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Милләтемнең бөек улы. Факил Сафинга презентация

Язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (әдәби псевдонимы – Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы  Әмәкәй авылында туган.Ул кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксыны...

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен ...