Милләтемнең бөек улы. Факил Сафинга презентация
презентация к уроку (8 класс) по теме

 

Язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (әдәби псевдонимы – Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы  Әмәкәй авылында туган.

Ул кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксынып үсә. Бишенче сыйныфта укыганда шигырьләр, дөресрәге, эпиграммага тартым тезмәләр яза башлый. Беренче шигырьләре, урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасында басылып чыга. Уку елларында, барлык яшьтәшләре кебек үк, җәйге-көзге чорда колхозда эшли, йөкче, көтүче, комбайнчы ярдәмчесе һәм башка хезмәтләр башкара.

Мөслим районы Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли башлый. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. 1972-1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә хезмәт иткәндә дә иҗат эшен туктатмый. Армиядән кайту белән райондагы иң зур “Михайловка” совхозында комсомол оешмасы секретаре, бераз соңрак республикада үрнәк саналган Иске Карамалы мәдәният йорты директоры вазифаларын башкара. Әмма югары белем алу теләге көчлерәк булып чыга, Казан дәүләт университының тарих-филология факультетын тәмамлый һәм гомерен мәгариф, мәгърифәтчелек эшенә багышлый. Презентация 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milltemnen_boek_uly.rar2.37 МБ

Подписи к слайдам:

Милләтемнең бөек улы. (Факил Сафинга багышланган конкурска).Таяныч булдым күпләргә, Бикләмәдем күңелне.Мәңгелек дип уйламагыз,Югалыр да тугелмен!(“Җан сагы”)Яр Чаллы шәһәре 60 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Попова Гөлниса Гаян кызы.
Факил Сафин – филология фәннәре кандидаты, күренекле прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист. Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Тәрҗемә Олимпы” һәм “Кояшлы иҗаты өчен” Халыкара бүләкләр иясе.
Шагыйрьлек китапча түгел,Шагыйрьлек белми яшен.Җаннан җанга күчеп бара, Гүзәл гамьнәр өләшеп.(“Шагыйрьләр”. Факил Әмәк).
Факил Сафинның кыскача биографиясе
Язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (әдәби псевдонимы – Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туган.
Бер сагышка мең шатлыгын бирер, Туган җирем – назлы бишегем. Монда туып, монда үскәнгәдерҖыр дөньясы ачты ишеген.(“Әмәкәй дәфтәреннән»)
Уку елларында, барлык яшьтәшләре кебек үк, җәйге-көзге чорда колхозда эшли, йөкче, көтүче, комбайнчы ярдәмчесе һәм башка хезмәтләр башкара.
Факил Сафин кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксынып үсә. Бишенче сыйныфта укыганда шигырьләр, дөресрәге, эпиграммага тартым тезмәләр яза башлый. Беренче шигырьләре, урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасында басылып чыга.
Канатлы чагым, талпыныр чагым, Челтерәп ага көмеш чишмәләр.Үсмерчак иле – хыял дәрьясы, Дулкыннар уйнап миңа дәшәләр:Алтын бодайлар үссен кырларда, Кояш нурлары төшсен гөлләргә.(“Үсмерчак иле” В. Әхмәтшин көе)
Ул Мөслим районы Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли башлый. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә.
Уҗым өсләреннән яңгыр үтте,Җылы яңгыр – иркен һавалар.Тургай җыры басулардан үпте,Башаклары җырлап калалар.(“Уҗым өсләреннән яңгыр үтте»)
1972-1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә хезмәт иткәндә дә иҗат эшен туктатмый.
Истәлекләр – аксыл томан, Сагынмак күксел төтен. Үткәнем – якты истәлек, Шуңа бүгенгем бөтен.(“Истәлекләр” )
“Көзге ачы җилләрдә ләй, Туган үскән илләргә...” Яшь башларга шундый җырлар Каян килгән телләргә...(“Гармун”)
Армиядән кайту белән райондагы иң зур “Михайловка” совхозында комсомол оешмасы секретаре, бераз соңрак республикада үрнәк саналган Иске Карамалы мәдәният йорты директоры вазифаларын башкара. Әмма югары белем алу теләге көчлерәк булып чыга, Казан дәүләт университының тарих-филология факультетын тәмамлый һәм гомерен мәгариф, мәгърифәтчелек эшенә багышлый.
Вакыт агышын тыяргаБер чара юк, и бала. Кешелеккә сабак булыпАлган белемнәр кала.(“Шуны бел син, и бала! ”)
Укыту эшчәнлеге Мөслим районы Октябрь авылында башлана. Гаилә корып җибәргәч, туган авылына кайта һәм мәктәптә әдәбият, тарих, хәрби белем нигезләрен укыта, 1981 елда Октябрь мәктәбендә эшләүче укытучылар аны үз мәктәпләренә директор итеп чакыртып алалар. Берничә елдан ул райондагы иң зур саналган Татар Бүләр урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә.
Шәвәли бәләкәй түгел, Шәвәли үсте инде.Беркатлылык бу малайданЗурларга күчте инде.
Күңелемнең канатлары талып, Очкын сибеп бәгырь янганда, Туган ягым – гомер бишегемә Мин табындым һаман, һаман да. (“Кайту”).
Язмыш Факил Сафинны Чаллы шәһәренә алып килә. КамАЗның автомобильләр җыю заводында, баш конвейрда слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли. Эш дәверендә I нче класслы мастер, КамАЗның Мактау тактасына кертелә, Минавтопром буеча җиңүче була.
Әй Чаллының серле төне! – Йолдыз атылды күктә.Сөю канатында икәүОчабыз мәңгелеккә.(“Чаллы вальсы”. Луиза Батыр-Болгари көе.)
1988 елда Чаллының Автозавод районы мәгариф бүлеге Ф.Сафинны укыту эшенә чакыртып ала. Ул шәһәрнең 24 нче, 18 нче мәктәпләрендә тарих укыта. Шәһәр тарихында беренче мәртәбә рус телле балаларга 8 нче сыйныфларга кадәр “Татарстан тарихы, әдәбияты, мәдәнияте” дигән яңа фән-дәресләр укыта башлый.
Язгы гөрләвектәй уйнап, Йөгердек без дөнья буйлап,Укытучым! Җаным – канат, Синең янга кайтам кабат.(“Укытучыма”. Илгиз Закиров көе.)
Бераздан Тукай район мәгариф бүлеге карамагына җибәрелә. Тик иҗат эше тынгылык бирми. Шул елларда аның исеме шәһәр матбугатында күренә башлый.1990 елда Факил Сафин, укучыларга Әмәк псевдонимы белән танылган язучы, шагыйрь үз чорында данлыклы «Таң йолдызы» газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә килә. Авыр икътисади буталыш башланган елны газетаның абруен күтәрүгә зур көч куя.
1991 елның февралендә Факил КамАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясенә эшкә күчә. Беренче Татарстан президентын сайлаган чорда Шәймиев Минтимер Шәрип улыннан шәһәрдә иң беренче татарча интервью алган кеше ул була.
Чаллыда Факил Сафинның иҗатын яклаучылар, аңа фатиха бирүчеләр арасында танылган әдипләр Газиз Кашапов, Кадыйр Сибгатуллин була. Хәниф Хөснуллин аның шигырьләрен җыйнап Мөдәррис Әгъләмов-ка Казанга җибәрә. Күп тә үтми, «Шәһри Казан» газетасында шагыйрь Факил Әмәк исеме пәйда була, бер бәйләм шигырьләре басылып чыга. Аның республикада таныла башлавы була бу.
Кадыйр Сибгатуллин
Хәниф Хөснуллин
Газиз Кашапов
Мөдәррис Әгъләмов
Җаннарга туфан кубарыпТибә дә тибә йөрәк – Шагыйрьме илләргә кирәк, Илме шагыйрьгә терәк?..(“Шагыйрь һәм көтүче”).
1991 елның август аенда Факил Сафин «Аргамак» журналына проза, шигърият бүлегенә мөхәррир итеп чакырыла. Беренче санны әзерләүдә катнаша, журналны саклап калу өчен зур көч куя һәм, 1993 елның көзеннән җаваплы сәркәтиб итеп билгеләнгәннән соң, «Аргамак» журналы эчтәлеге, тышкы бизәлеше белән республика басмалары арасында алдынгы урынга чыга.
Тугай өсләп исә язгы җилләр,Кар астында гөлләр тередер.Безнең җаннар Ил күзеннән учлапЯкты нурлар җыйган бөредер.(“Язларда яшик! ” Фоат Садриевка)
1995 елның гыйнварыннан Факил Сафин шәһәр мәгариф идарәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогия колледжына әдәбият укытырга китә. Укыту-тәрбия эшендәге үзгәрешләр, яңа технологияләр, методикалар барлыкка килү, яңалыкка омтылу шәһәр җитәкчеләрен Чаллыда фәнни-методик журнал чыгару фикеренә этәрә. Яңа журналны оештыру Факил Сафинга йөкләнә. «Фән һәм мәктәп» журналы 1996 елның октябрь аеннан чыга башлый.
Тормыш – уй ул!Биеклек һәм киңлек, тирәнлек һәм вакыт үлчәме...Җирдә каламмы мин, күккә күчәмме, Җай гына барганда упкынга төшәмме – Кечерәямме, кисәк дәү үсәмме – Үзгәрми бер нәрсә – шуңа төшендем:Гомер диңгезен меңенче кабат кичәм мин.(“Уйның туган җире”).
Әдәбиятка Ф. Сафин бай «күңел тарихы», тормыш тәҗрибәсе булган хәлдә килеп керә. Беренче әсәрләре белән үк укучыларның игътибарын яулап ала, тиз арада әсәрләрендә фәлсәфи бөтенлеккә ирешә алган үзенчәлекле язучыларның берсе булып таныла. Факил Сафин — «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» (1999) романы, «Саташып аткан таң» (2002) роман-трилогиясе, күп санлы хикәяләр, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һ.б. әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр; публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы.
2000 елның көзендә ул Казанга «Казан утлары» журналына бүлек мөдире итеп эшкә чакырыла. Әмма Чаллыда әдәби-нәфис журнал оештыру уе тугач, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге бу эшкә Факил Сафинны тәкъдим итәләр (2001). Ул кыска гына вакыт эчендә «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән, хәзер инде халыкка билгеле әдәби-нәфис, иҗтимагый журнал оештыра, аңа уңышлы җитәкчелек итә. Факил Сафинның җыр-музыка өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Бигрәк тә балалар җырын үстерүгә зур әһәмият бирә. Шәһәр үзешчән композиторлары арасында ул, беренчеләрдән булып, Казанда Татарстан Президенты Аппараты, «Җыен» фонды үткәргән балалар җырлары конкурсында катнашып лауреат булды.
Чаллы шәһәрендә үткәрелә торган Республика «Тургай» җыр фестивален оештыруда турыдан-туры катнашты, бу фестивальнең беренче җиңүчесе булды (үзешчән композиторлар арасында). Факил Сафин — Чаллыда иң тәүге балалар иҗат түгәрәкләрен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Шәһәр «Балалар иҗат үзәге»ндә шигырь түгәрәге үткәреп йөргән чагында, ул «Көмеш кыңгырау» газетасын оештыру фикеренә килә. Күп каршылыклар аша бу газета оешып, тиз арада балаларның яраткан басмасына әверелә. Ул балалар әдәбиятында да актив эшли. Аның балалар, яшүсмерләр өчен заман сулышын тоеп, алар психологиясен тирәнтен белеп язган әсәрләре «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» газеталарында, «Салават күпере», «Ялкын», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә. 1994 елда курчак театрлары өчен Ю. Чеповецкийдан тәрҗемә иткән «Тычкангали һәм Мыраубәк» дип аталган спектакльне балалар яратып карыйлар.
Чаллы язучылар оешмасы рәисе урынбасары, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе (1999—2002) буларак та Ф. Сафин яшь әдәби көчләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Факил Сафин — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (1999), 1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Милли китапханә ачылганда...
Чаллыда язучы Зифа Кадыйрованың иҗат кичәсе узды
Факил Сафияның басылып чыккан китапларыСоңгы көз: Повесть, хикәяләр.— Чаллы: «КамАЗ» кит. нәшр., 1992.— 112 б.— 7000.Тузганак чәчәге: Шигырьләр.— Казан: Газета-журналлар нәшр., 1994.— 96 б.— 10 000.Гөлҗиһан: Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 288 б.— 3000.Биек тауның башларында: Роман.— Казан: Газета-журналлар нәшр., 1998.— 240 б.— 5000.Сәфәр: Шигырьләр.—Казан: «Идел-Пресс» нәшр., 2002.— 1686.—1000.Саташып аткан таң. Роман-трилогия.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.— 527 б.—5000.
Үксез халык буламыни – Тарихыңны җуймасаң?...Сүзсез халык буламыни – Телне тегеп куймасаң?!(“Милләт бакчасыннан репортаж”)
 
БиблиографияМөдәррис Әгъләмов. Шигъри әнкә баласыдыр // Шәһри Казан.— 1993.— 10 июнь.Мансур Вәлиев. Яңа исемнәр, яңа әсәрләр//Казан утлары.— 1994.— № 1.Фәйрүзә Мөслимова. Уч тулы талант//Сабантуй.— 1994.— 2 июнь.Фирүзә Җамалетдинова. Өлешемне өстәү тиеш//Таң йолдызы.— 1997.— 29 март.Гөлчәчәк Галиева. Мәйдан тоткан егетләрдә өмет // Мәдәни җомга.— 2004.— 23 гыйнв.Фоат Садриев. Йолдыз нуры//Казан утлары.—2004.— №1.Рәшит Бәшәр. Кояшлы иҗат//Шәһри Чаллы.— 2003.— 31 дек.Равил Сабыр. Тезләнмичә дә яшәп була // Ватаным Татарстан.—2004.— 6 февр.Наис Гамбәр. Талантлы син, Кеше туганым//«Саташып аткан таң» китабына кереш мәкалә.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.Лилия Хөснетдинова. Таңнар саташып атмый // Мәйдан. Чаллы.—2004.— № 1.
Факил Сафин — безнең милли язучыбыз ул, иманлы язучыбыз. Аның әсәрләре халыкны уятырга ярдәм итә. Мин аның татар язучысы исемен лаеклы йөртәсенә ышанам.Аяз Гыйләҗев, Татарстанның халык язучысы. 1996 
Бәхеткә, безнең әдәбият — чын талантлар әдәбияты... Факил Сафин кебек прозаиклар белән теләсә кайсы әдәбият горурлана алыр иде.Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты. 2002
Факил Сафин иҗаты турыңда язучылар
Әдәбият мәйданына аяк баскансың икән, син инде аңларга тиеш, Факил, татарның тагын бер бәхетсез баласы артты...Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы. 1990
Факил Сафин иҗаты турыңда язучылар
Кулыма Факил Сафияның «Соңгы көз» исемле китабы килеп керде. Кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткән. Бәхетле китап. Язучының иң зур уңышы — укып, таушалып беткән китап.Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1996
Факил Сафин иҗаты турыңда язучылар
Факилнең хикәяләрендәге вакыйгалар тормышның үзеннән сөзеп алынганнар. Укыганда җан кинәнә! Бер караганда алар сатирик та, юмористик та шикеллеләр, шул ук вакытта алар эстрада өчен дә түгел кебек, лирик юморга ия. Чеховча гап-гади буяулар белән тиеп-тиеп кенә алынган.Мөдәррис Әгълэмов, шагыйрь. 1992
Факилнең һәр шигыре уйга сала, һәр шигыре яндыра. Берсеннән аерылып, икенчесенә күчеп булмый. Көчле шигырьнең тылсымы да нәкъ шунда шул — кешеләргә үз күңелләрен, йөрәкләрен аңларга ярдәм итә ул.Зөлфәт, шагыйрь. 2002
Факил Сафин иҗаты турыңда язучылар
Факил Сафин шигырьләре әрнүле шигырьләр. Бу әрнүле аваз аңлашыла, күңелдә теләктәшлек таба, синең әрнүең булып китә. Шул ук вакытта ул яшәүнең куанычын, шатлыгын да күрә белә. Аның шигырьләре мине нык уйландырды. Фикер таза, әйтәсе сүз тартынмыйча, туп-туры әйтелә, тәртә арасына көчләп кертелми.Кадыйр Сибгатуллин, шагыйрь. 1990
Буш шигырьләр язмыйсың син, Факил. Миңа шунысы сөенеч булды. Алга табан да сөенечләр бүлешеп яшәргә язсын. Фәнис Яруллин, Татарстанның халык шагыйре. 2002
Кулланылган әдәбиятСафин Ф.М. Галәм күзе. Шигырьләр, балладалар, поэмалар. – Казан. 2011. Сафин Ф.М. Биек тауның башларында. Роман. – Казан. Татарстан газет һәм журналлар нәшрияты. 1998.Факил Әмәк. Тузганак чәчәге. Шигырьләр, пародияләр, эпиграммалар. – Аргамак журналы китапханәсе. – Казан. 1994.Сафин Ф.М. Шәүлә. Роман, хикәяләр. – ТКН. Казан. 2008.Язучыларыбыз. Факил Сафин. //Мәгариф. 2008 .-№ 12.-Б.16.Р. Даутов. Балачак әдипләре. Библиографик белешмә. Икенче басма.– Казан. Мәгариф нәшрияте. 2004.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

Музыкаль кичə «Миллəтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай…»

Музыкальный вечер на татарском языке, посвященный творчеству Габдуллы Тукая....

Факил Сафин

Ижатына кузэту...

Әҙәби – музыкаль композиция «Факиһа Туғыҙбаева-әҙәбиәтебеҙ ғорурлығы».

Балаларҙы Башҡортостандың халыҡ шағиры Факиһа Туғыҙбаеваның ижады, тормош юлы  менән таныштырыу.Уҡыусыларҙа Факиһа Туғыҙбаева тормошона һәм ижадына ҡарата ҡыҙыҡһыныу, һөйөү, хөрмәт тәрбиәләү...

Презентация «Факиһа Туғыҙбаева-әҙәбиәтебеҙ ғорурлығы»

Балаларҙы Башҡортостандың халыҡ шағиры Факиһа Туғыҙбаеваның ижады, тормош юлы  менән таныштырыу әсән материал....

Факил Сафин белән очрашу

"Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил Сафин белән очрашу. Ф.Сафинның тормышы һәм иҗаты белән танышу....

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай......