Факил Сафин
классный час (11 класс) по теме

Хайруллина Рамзия Лотфулловна

Ижатына кузэту

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aznakaychalpydan.f.safin_kitabyna_karata.r.l.hayrullina.docx30.8 КБ

Предварительный просмотр:

Азнакай муниципаль  районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе муниципаль бюджет  белем бирү  учреждениесе “ Чалпы  авылы гомуми урта  белем бирү мәктәбе”

Язучы Факил Сафин белән Чалпы мәктәбендә очрашу кичәсендә

доклад

Тема: “Факил Сафинның “Ләлә белән Арслан” китабына   күзәтү”

Язды:Хәйруллина Рәмзия Лотфулла    кызы  -  Чалпы урта       гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2013 нче ел. 25 нче гыйнвар.Чалпы

1

Язучы Факил Сафинның 2005 нче елда “Мәгариф” нәшриятында басылып чыккан “Ләлә белән Арслан”китабына балалар өчен язылган хикәяләр,әкиятләр тупланган. Китапның бизәлеше дә үзенә җәлеп итеп тора. Рәссам Валерий Булатов  рәсемнәрен Л.Р.Вафина компьютерда камилләштереп урнаштырган.”Кышның беренче көне” хикәясендә балалар саны аз булганлыктан,  нәниләрнең  бакчаларын авыл җирлегендә  ябуның дөрес түгеллеге,аларны кабат ачарга кирәклеге проблемасы яктыртыла.Өйдә утырган балаларның тормышны ,табигатьне үзләренчә аңлаулары күзәтелә.Әхәт исемле малай  көзнең кышка кереп барышын тәрәзәдән карап күзәтеп утыра.”Күлдәвекләрдә йөзгән яфраклар көймә кебек чайкалалар”. Урман артына таба агылган болытларны да  тузгып торган сарык йонына охшата.Икенче көнне  кыш килеп  тә җиткән . Яңгырдан ясалган күлдәвекләрне боз каплап алган. Бала ничек өйдә утырсын!”Болыт арасыннан чыккан кояш Әхәтне эзлидер шикелле”,-ди язучы.Баланың түзмичә табигатькә омтылуын түбәндәге өзек тә бик ачык чагылдыра.”Әхәт тиз генә ашады да әбисе китереп биргән киемнәренә тотынды. Өстенә җылы бишмәтен киеп алды. Башына кызгылт бәйләм кәпәч менеп кунды, аякта- әтисе Чаллыдан алып кайткан шәп  итекләр. Урамга ашкынып,йөгереп кенә чыкты.Салкынча,күңелле тышта.Озаграк йоклавына үкенеп тә куйды әле малай.Каяндыр кулына бер таяк килеп эләкте,капкадан урамга атылды.Шома боз каплаган күлдәвектә шуа да башлады.Рәхәт инде,таягы белән бозга сугып та карады. Кай арада шулай ныгыган бу боз,таяк белән сугуга исе дә китми,ватылырга  уйламый да.Шу да шу.Ләлә белән Миләүшә чыкса,тагын да күңелле булыр иде,алар әле йокыдан яңа торып килә торганнардыр.Кызлар бит алар иркәләнеп ятарга яраталар.”  Әсәрдән алынган бу өзектә без балаларга хас кичереш-тойгыларны  күрәбез.Язучының тел- стиль үзенчәлекләре дә чагылыш таба.Хикәя мавыктыргыч  стиль белән язылган,вакыйгалар бәйләнеше бик кызыклы. Хикәянең икенче бүлегендә Әхәт ачулы Җилбану белән кышны китергән Суык абзый белән каршылыкка керә. Суык, малайны сынап карау өчен, көнне тагын да суытып җибәрә.Ә Әхәт сынатмый , бияләен киеп ала да  шугалакта уйнавын дәвам итә.”Тиз генә бирешә торганнардан түгел”,-дип ,автор Әхәткә үз бәясен бирә.Әсәрнең төп фикере дә шунда:авыл балалары да

                                                        2

өйдәутырмаска,уйнап,табигатьне күзәтеп үсәргә тиешләр.Әхәт кебек тормышны яратып,табигатьтән аерылмыйча   үсәргә кирәк..”Балалар бакчалары кабат ачылырга, анда йөргән һәр бала бәхетле балачак хокукына ия булырга тиеш “,-дип, чаң суга Факил Сафин...

Ләлә белән Арслан

Авылда туып үскән Ләлә исемле кыз  кунак малаена  игътибар итмичә,күрше Мәликә әбинең кәрзингә салып алып чыккан каз бәбкәләрен яшел чирәмгә җибәрүен  күзәткәндә , ата казның ыслап килгәнен сизми дә кала. Кечкенә генә кунак малай, килеп,ата казны куып җибәрә.Алар танышып китәләр.”Минем исемем- Арслан,ә синең исемең ничек?”-дип сорый малай.”Ләлә-минем исемем”,-дип җавап кайтара кыз.”Арслан-кыю,җитез,көчсезләрне яклаучы дигән сүз,ә синең исемең нинди мәгънә белдерә?”-дип сорагач,кыз аптырап кала.Ул әнисеннән сорарга дип өйгә таба борыла.Арслан да аңа иярә.Әнисе көлеп җибәрә дә:”Синең исемеңне ләлә чәчәге исеменнән алдык . Яз көне, ләлә чәчәк аткан чакта туган идең.Әтиең сине,алтынсу чәчләреңнән сыйпап,сары ләләм дип кенә йөртә.Сары ләлә- муллык,уңганлык.матурлык билгесе.”.-дип аңлатып бирә.Шулчак кыз елмаеп:”Белдеңме инде минем исемне?-дип ,Арсланга карый.-Матур бит.!”Ләлә мактана төшүен сизеп,керфекләрен түбән төшерә. Хикәянең ахыры:”Арслан да шат.Ләләнең  исеме дә,үзе дә аңа бик ошый иде”,-дип  тәмамлана..Язучы Факил Сафин  “Ләлә белән Арслан”хикәясендә кеше үз исеменең мәгънәсен,аның  тарихын белеп,горурланып үсәргә тиеш.,ди .Татар  әдәбиятында исемнәрнең мәгънәсе проблемасын М.Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повестенда Сәйрин Сәләхов образында да күрәбез.Сәйрин үз исемен әйткәндә,кешеләр бик гаҗәпләнеп сорау бирсәләр дә сынатмый.Әти-әнисе кушкан исеменә тугрылыклы кала.Аны үзгәртми.Бөек Ватан сугышында,батыр очучы буларак,ни кызганыч, Германия җирендә ятып кала.Ләкин аны туган авылында әнисе,сөйгән кызы да,авылдашлары да бары тик Сәйрин буларак горурланып сөйлиләр.Димәк,язучы Факил Сафин М.Юныс традицияләрен дәвам иттереп,кеше исемнәренең кешегә бер генә тапкыр бирелүен,аның белән Ләлә белән Арслан кебек кечкенәдән горурланып үсәргә тиешлеген бу хикәянең исеменнән үк аңлатып бирә.Егетләр тормышта

                                                    3

кызларны яклап яшәргә тиешләр,ди Ул чагында гаиләләр дә тотрыклы булачак,җәмгыятебезнең нигезе дә ышанычлы булыр,ди.

Фазыл чишмәсе

Хикәядә  балаланы табигатьне сакларга  өйрәтү.хезмәткә өйрәтеп үстерү проблемасы күтәрелә.Әтисенә ияреп, печән әйләндерергә

барган Фазыл  тирән чокыр төбендә дымланып торган урынны күреп ала.Төш вакыты җиткәч,тирән чокырга таба атлый.Әтисе дә түзми, аңа иярә.Яр ишелгәч,  юкка чыккан  элеккеге  чор чишмәсе турында сөйли. “Безнең бабайлар,әткәйләр,суын эчеп,сусавын баскан чишмә”.,-дип кабатлаган җөмләләрдә никадәр изге хисләр чагыла!  Таныш сукмак,таныш чишмә сүзләрен автор кабатлап бирә.Бу аны кадерләвен,изгеләштергәнен искәртә. Ниһаять,әти белән малай чишмәне табып чистарталар. Әтисе, куаклар арасыннан кабык колаша  алып чыгып,чишмә  юлына урнаштырып куя.Бергәләп, чишмәнең суын эчеп карыйлар.Хикәянең ахыры киләчәк буыннарның да бу шифалы чишмәгә килеп йөрүләре турында сөйли.”Ә  чишмәне “Фазыл чишмәсе” дип йөртәләр.Башлап кем өйткәндер,белгән кеше юк.”.-дип,сүзен  бетерә язучы. Факил Сафинның “Фазыл чишмәсе”хикәясендә буыннар бәйләнеше чылбырының ныклыгы,кеше һәм табигать  берлеге күзәтелә.Фазыл кебек малайлар әтиләренә ияреп,печән дә әзерлиләр,чишмәләр  дә чистарталар.”Еллар үткәч тә,Фазыл ул болынга барып чыккан саен ,чишмә буйларын чистартып куя,сукмагын рәтли”,- дип ,автор үз героеның яхшы эшләрне гел эшләп торуын,кешеләрне сөендерүен искәртә.Татар әдәбиятында чишмә рухи сафлыкны,күңелләр чисталыгын белдерә. Чишмә  ул-символик образ.Җырларда җырлана.Кешенең сердәше, мәхәббәте,буыннар шаһиты да булып тора.Татар әдәбиятында  С.Хәкимнең “Фазыл чишмәсе” шигыре,Г.Бәшировның “Җидегән чишмәсе” романы , җыр булып ,халкыбыз күңеленә кереп калган.Язучы Факил Сафинның да, “Фазыл чишмәсе” хикәясен күңел сафлыгы символы итеп, шул әсәрләр белән янәшә куеп була. Без дә чишмәләребезне Фазыл кебек барлап, чистартып торыйк.Язларын “Чишмә операциясе”ндә катнашыйк.2013 нче ел әйләнә-тирәне саклау елы булганлыктан,Ф.Сафинның “Фазыл чишмәсе”хикәясен әдәбият дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә өйрәнеп,табигатькә мәрхәмәтлелек кайтавазын ишетербез дип , ышанып әйтәсе килә.

                                             4                                                                                                  

                                       Якты күл сагышы

Ф.Сафинның “Якты күл сагышы”хикәясендә тирә-яктагы елга- күлләрнең чисталыгын саклау проблемасы күтәрелә.Хикәянең башында:”Борынгы күл инде ул.Аның тирәсенә кешеләр күп килделәр,күп киттеләр.Төбендә уйнаклап йөзгән акбалыкларга,төнбоекларга карап сокландылар”,-дип күлнең элеккеге якты тормышын сурәтли  автор.Рәхәтләнеп сөйләшеп кармак салган малайлардан хәтта көнләшеп тә куя.Озак гомерләр кешеләр белән үзара дус булып,аңлашып яшәде ул кешеләр белән”,-ди язучы.Еллар узгач,авыл кешеләре үзгәрә.Язлар саен  аккошлар кайтмый.Читтән кайткан малайлар да авыл кешеләрен сөендерми.”Авызларыннан төтен чыга.Яшеренеп кенә бер-берсенең беләкләренә нәзек ук төртәләр.Күзләреннән нур кача.Аннан кыргыйларча чабып,акырып йөриләр яр читендә.Балыклар качып бетте хәзер...төптән күтәрелмиләр дә.”-дип, язучы  әхлаксыз малайларга нәфрәтләнә. Кешеләр яр читенә чүп түгәләр.Якты күлнең хәлен сорамыйлар.Якты күл аларга:”Нишлисез,бөтен ямем бетте,кайчандыр әти-әниләрегез, сез үзегез дә сокланган Якты күлегезне харап итәсез ич,туктагыз!Мин озак еллар сез түккән чүпне йотып бардым,төпкә  озаттым,кояш күзеннән яшерергә омтылдым.Инде хәзер көч- куәтем калмады.Төбем саекты.Үзем елдан-ел кечерәям.Балаларыгызга ни калыр?”- дип ачыргалана дулкыннар теле белән.”Тик кешеләр  аны тыңлап та тормадылар.Менә шулай кешеләр күлне,Якты күл кешеләрне аңламый торган вакыт җитте”,-ди язучы. Чүп түгүчеләр аны аңламыйча авыл ягына китеп баралар.Шулвакыт күл буена ике малай килеп,су кермәкче булып,тынчу суга карап торалар да кире борылып кайтып китәләр.Якты күл үксеп елап кала.”Кешеләр бер –берсенә ни өчен минем хәлемне аңлатып бирмиләр икән?”,-дип өзгәләнә.”Якты күл кайбер кешеләрнең  дә инде бер-берсен аңламый башлаганнарын белми иде шул,-”дип  нәтижә ясый Ф,Сафин.Бу сүзләргә тирән мәгънә салынган. Бүгенге көннең иң актуаль булган экология,наркомониягә каршы көрәш ,авылларның әхлагын саклап калу проблемасын  Якты күл образы аша бик үзенчәлекле чишеп бирә.” Балаларны начар адымнардан сакларга  кирәк. Елга-күлләрнең  дә җан авазын тыңлыйк!”-дип чаң суга.Бу хикәя “Фазыл чишмәсе”хикәясенә капма –каршы куелган.Табигатьне челтерәп аккан Фазыл чишмәләренең тавышы гына ямьли ала.Якты күлләребез пычранмасын,саекмасын

                                                     5

 иде”,- дигән автор фикеренә безнең дә кушыласыбыз килә.Әйе, бер генә авылның да матурлыгы юкка чыкмасын иде!

“Сыерчык”

Хикәя  шәһәрдән авылга әбисе янына кунакка кайткан Айгөл исемле кызның әтисе  ясап куйган ояга килеп кунган сыерчыкларны күзәтүе белән башланып китә.Әтисе Айгөлгә әти сыерчыкның гаиләсен кайгыртуы турында сөйли.”Менә  нинди әйбәт сыерчык бу,-диде әтисе,сокланып. -Үзенә дә җим тапкан, әнкә сыерчыкка да алып кайткан.Ничек тату,матур яши бу кошкайлар!”-дип,кошларга соклануын белдерә.Алар янына килеп баскан Мәликә әби дә кошларга битараф түгел икән.Кошкайларны оя ясап сөендергәне өчен киявенә рәхмәт белдерә.”Сез киткәч,гел шушы сыерчыклар белән серләшеп йөрим”.-дип,күз яшьләрен сөртеп ала.Хикәя:”Әтисен мактауны ишетү Айгөлгә бик рәхәт иде”,-дигән җөмлә белән бетә.Күргәнебезчә,язучы Факил Сафин “Сыерчык”хикәясендә кошларны саклау, аларга мәрхәмәт-лелек прблемасын күтәрә.Әти сыерчык белән Айгөлнең әтисен тәңгәл куя.Кошлар да үз гаиләләрен саклыйлар,кайгырталар икән бит! Ә кешеләр? Күп гаиләләр таркала.Җәмгыятебез ныклы булсын өчен,  Айгөлнең әтисеннән дә, кошлардан да үрнәк алырга кирәк “.-дигән нәтиҗә ясый язучы Факил Сафин. Татар әдәбиятында кошларга мәрхәмәтлелек, аларны  рәнҗетмәү, кайгырту проблемасы Г.Тукайның“Кошларга”,  С.Сөләйманованың”Кеше барыбер кошлар нәселеннән”шигырьләрендә, Г.Бәшировның”Туган ягым- яшел бишек”, М.Мәһдиевның”Бәхилләшү” әсәрләрендә  дә күзәтелә.М.Мәһдиевнең “Бәхилләшү” романы белән Факил Сафинның “Сыерчык”хикәясендә бу проблема  әти сыерчыкның үз гаиләсен кайгыртып яшәвен үрнәк итеп куеп, җәмгыятьнең тотрыклы гаиләләрдән торырга тиешлеген  күрсәтү белән чишелә.Күргәнебезчә,хикәядә,кошларны саклап калырга,аларга кайгыртучанлык күрсәтергә, үзең корган ояны туздырмыйча,яхшы күңелле кешеләр булып үсәргә  кирәк  дигән бик әһәмиятле фикерләр чагыдырыла.                                                                                                    

Очрашу

Хикәянең төп герое-Айгөл әтисе белән болындагы сап- сары тузганак  чәчәкләренә, аларга килеп кунган бал кортларына сокланып таң кала.

 

                                                            6

Тырыша-тырыша бал җыеп,эшлекле хәрәкәт итүләренә  шаккатып   басып тора.Ә бераздан кечкенә көчек иярткән бер апаның үтеп баруына игътибар итә.Көчек тә Айгөлгә  текәлеп карап тора.Аны үз янына чакыра.“Ник шулай карап торасың инде?Кил минем яныма,кечкенә кызый.Икәүләп уйныйк шушы болында.Әнә күпме иптәш монда безгә уйнау өчен.-Ул баш очыннан канат җилпеп үткән күбәләкне күреп,урынында әйләнеп алды да янә Айгөлгә  текәлеп тора башлады.Сөйләшәсе килә иде аның Айгөл белән”,-дип яза Факил Сафин.Кызның эт белән кызыксынуы тагын да көчәя төшә.”Әтием, миңа да шушындый көчек алып бир”,-дип ялвара кыз..Эт ашыккан хуҗасына ияреп китеп тә бара..”Нинди матур көн иде,нинди акыллы кыз очраган иде,бергәләп уйнарга да рөхсәт итмәделәр бит”.-ди торгадыр инде,әйеме?”-дигән җөмлә белән  төгәлли Ф.Сафин үзенең “Очрашу” хикәясен. Хикәянең сюжеты бик мавыктыргыч.Чынлап та,кечкенә Айгөл образы аша кешеләрнең  матурлыкка омтылу хисләре чагылыш таба. Кеше табигатьнең  һәр могҗизасы: гүзәл болыннары,чәчәкләре,күбәләкләре,кечкенә бал кортлары,көчекләре белән тыгыз бәйләнештә тора икән ич. Язучы,чынлап та, балалар психологиясенең  һәрберсен күзәтеп, табигатьтән аларны танып,аралашып уйнауга корылган икәнен күрсәтеп бирә.Без татар әдәбиятында табигать матурлыгы белән очрашу темасын  Г.Тукайның”Бала белән күбәләк”,Р.Миңнуллинның”Әни,мин көчек күрдем”шигырендә,А.Алишның “Нечкәбил”әкиятендә дә күрәбез.”Р.Миңнуллинның “Әни,мин көчек күрдем” шигыре белән язучы Факил Сафинның “Очрашу”хикәясе  үзенең проблематикасын чишү ягыннан аеруча охшаш,”-  дияр идем.Ике әсәр геройлары да кечкенә көчек алуны  сорыйлар.Нечкә күңелле бу геройларның табигать матурлыгын үзләренчә танып белүләре күзәтелә.Бу әсәрләрнең әһәмияте шунда: мондый балаларның киләчәктә  матурлыкны күреп,яхшы эшләр генә кылып яшәүләренә ышанып каласы   килә.                                                                                      

                                              Дуслык                                                                                  

Хикәянең төп герое- Азат исемле малай ярышларда үзенчә җиңеп килә. Ул һәрвакыт сыйныфташы Әхәттән ярдәм сорый.Макетчылар ярышына әзерләнеп йөргән Әхәтне борчый.Рәсем ясап бирергә куша. ”Дуслык хакы-тәңре хакы”,-.ди безнең әби”,- ди ул.”Минем дә вакытым

                                                    7

 юк.Инша да язасым бар”,-.ди үзе.Беренчеләргә шефлык иткәне өчен, сыйныф  җитәкчесе тәртибенә “5”ле чыгарасын яшерә.Әхәт ул көнне аңа дуслык хакына рәсемнәр ясый.Икенче көнне өенә кайтырга кузгала . Беренчеләрнең ишеге ачык була. Укытучы апаларының  тавышы аермачык  ишетелеп тора.Ул Әхәтне мактый:

-Менә. балалар, безнең сыйныф тагын беренче урынны алды.Монда безнең шефыбыз Азатның ярдәме зур булды.Аңа рәхмәтебез чиксез.”-ди.  Азат аңа : “Осталыкның нигезендә тырышлык инде,Нурия Хәлимована.Башта озаклап темаларны сайлап йөрдем,аннары төне буе дисәң дә ярый, рәсем ясадым.Бер малайга булыш  дигән идем,кая ул,вакытым юк дип,кулын гына селтәде.Уйнаганда гына дуслар күп була ул,эшкә дисәң,юк...”-ди.Бу  җөмләләр  аша автор ялган белән чынлык бәрелешен күрсәтеп бирә.Әхәт үзенең  дусты Азатның  чын йөзен күрә. Язучы Факил Сафин кешеләрнең җиңүгә ялган белән баруларын күрсәтеп, андыйларга карата укучыда нәфрәт тудыра.Әйе, чын дуслар мондый булырга тиеш түгел.Җиңәсе килгән кеше кешеләрнең уңышларын үзләштермичә үзләре уңышка ирешергә тиешәләр.Татар әдәбиятында ялган җиңүче образы Марсель  Галиевнең “Җиңәсем килде”хикәясендә дә күзәтелә.Сукыр  шахматчының бер шашкасын яшергән малай соңыннан оятка кала,үз гаебен аңлый.Ә Ф.Сафинның “Дуслык”хикәясендәге Азат- тагын да куркынычрак тип.Җәмгыятебездә ояла белмәгән,кеше  хезмәте нигезендә ,ни кызганыч,җиңеп көн күрүчеләр күбәя бара.Кыскасы,Ф.Сафин ялган дуслыкка ия булган  шул ук вакытта  аларга буйсынып яшәгән йомшак  характерлы типларны фаш итә. Кыскасы,  укучыларын мондый  ясалмалылыктан,әхлаксызлыктан  сак булырга чакыра.                                                                                     Гомумән алганда,язучы Ф.Сафинның “Ләлә белән Арслан” китабына кергән хикәяләре мавыктыргыч реаль маҗаралы стильгә корылган.Табигать белән кеше янәшәлеген саклап калу проблемасы үзенчәлекле образлар аша чишелеш тапкан.Татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының өстәл китабы булырга лаеклы әсәрләре , буыннар  бәйләнешен саклап,табигатьне аңлап ,әхлаклы булып яшәргә чакыра.Татар балалр әдәбиятында Ф.Сафинның бу китабы да бик кыйммәтле хәзинә булып тора дип  ышаныч белән әйтә алабыз. Бүгенге көндә XXI  нче гасыр балалары психолологиясе яктыртылган  Ф,Сафинның “Ләлә белән Арслан” китабындагы(Казан,”Мәгариф”.2005

                                                  8

нче елда басылып чыккан) хикәяләрне татар әдәбиятын укыту  өчен, әдәбият прграммаларына һәм дәреслекләргә кертергә  кирәк  дип саныйм.

          Хәйруллина Рәмзия Лотфулла кызы- Азнакай районы Чалпы  урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

                                        25.01.2013 нче ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

Н. Сафина, Э. Шәрифуллина, М. Маликова, М. Әгъләмов, С. Сөләйманова, С. Гәрәева, Л.Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатлары

Материал -  Нәҗибә Сафина, Эльмира Шәрифуллина, Мәдинә Маликова, Мөдәррис Әгъләмов, Саҗидә Сөләйманова, Салисә Гәрәева, Ленар Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатларына багышлап чыгарылган ...

Презентация Ф. Сафин

презентация может быть использована как дополнительный материал к урокам татарской литературы...

Милләтемнең бөек улы. Факил Сафинга презентация

Язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (әдәби псевдонимы – Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы  Әмәкәй авылында туган.Ул кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксыны...

Әҙәби – музыкаль композиция «Факиһа Туғыҙбаева-әҙәбиәтебеҙ ғорурлығы».

Балаларҙы Башҡортостандың халыҡ шағиры Факиһа Туғыҙбаеваның ижады, тормош юлы  менән таныштырыу.Уҡыусыларҙа Факиһа Туғыҙбаева тормошона һәм ижадына ҡарата ҡыҙыҡһыныу, һөйөү, хөрмәт тәрбиәләү...

Презентация «Факиһа Туғыҙбаева-әҙәбиәтебеҙ ғорурлығы»

Балаларҙы Башҡортостандың халыҡ шағиры Факиһа Туғыҙбаеваның ижады, тормош юлы  менән таныштырыу әсән материал....

Факил Сафин белән очрашу

"Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил Сафин белән очрашу. Ф.Сафинның тормышы һәм иҗаты белән танышу....


 

Комментарии

Куадже Ася Шумафовна

Рамзия Лотфулловна! Я решила поддержать Вас. Удачи в конкурсе!
Я тоже участвую в конкурсе. Очень хотелось бы, чтобы Вы просмотрели мои презентации, и поддержали меня.

Здравствуйте! Мы с Вами участвуем в одном конкурсе. Давайте поддержим друг друга. Я проголосовала за Вашу работу. Вот моя ссылка http://nsportal.ru/node/649052, http://nsportal.ru/node/644680 Спасибо и удачи Вам!