Сандугач керде күңелгә...(Сыйныфтан тыш чара)
материал (6 класс) на тему

Миннегараева Гульнур Муллаяновна

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен тәкъдим ителә. Моның белән без мәктәптә укучы талантлы балаларны сәхнәгә алып чыгабыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sandugach_kerde_kunelg.docx17.64 КБ

Предварительный просмотр:

Сандугач керде күңелгә

1. Исәнмесез, диеп сүз башлыймын,

Танышулар шуннан башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башласам,

Бәхетем арта, күңел шатлана.

2. Татар җыры... Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен

Оялчан ул, инсафлы, ягымлы ул –

Үзе йомшак, үзе әкрен.

3. Хәерле көн, кадерле укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар! Хөрмәтле җыр сөюче дусларыбыз! “Сандугач керде күңелгә” дип аталган җыр фестивален башлыйбыз.

4. Син дә җырла, батыр егет,

Син дә җырла, матур кыз.

Матур булсын, матур булсын

Матур булсын бу тормыш.

           Сезнең каршыгызда ... сыйныф укучысы..............җыры белән. Каршы алыгыз!

1. Җырдан гомерлерәк нәрсә бар соң?

Җыр тормышта бизи хезмәтне

Җыр кешегә дус та, юлдаш та

Җыр яшәртеп яши йөрәкне.

2. Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Җырлап ачыла күңел

Җырлап ачылмаган күңел

Мәңге ачылачак түгел.          

Җырлый ... сыйныф укучылары “Сандугачым, былбылым”

1. Без – татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

Яшибез без бу җирдә,

Бар халыклар белән берләшеп.

2. Тыпыр-тыпыр тыпырдашып

Бергә басаек әле

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Күңел ачаек әле.

8б сыйныф кызлары башкаруында башкорт халык биюе.

1. Җырла, дускай, матур җырларыңны

Бөтен донья яңгырасын

Тыңлаучылар күңелендә

Яңа хисләр уянсын.

2. Калфагыңның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр

Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы дисеннәр.

Җырлый ... сыйныф укучысы ...

1. Йөрәкләрне җилкендерсен

Тальянның көмеш чыңы

Бар яшьләрнең күңеленә

Керсен халкыбыз моңы.

 ... сыйныф укучысы ...  баянда уйный

(... укучылары музыкаль инструментларда чыгыш ясыйлар)

Биесәнә, биесәнә

Биюләрең килешә

Синең кебек зифа, матур

Теләгенә ирешә

 Сәхнәдә ... сыйныф укучысы ... һинд биюен башкара.

1. Дуслык безнең тормыш үзәге

Дуслык булса яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.

Ишетелә җырлар туган илдә

Бәхет, шатлык, дуслык турында.

... сыйныф укучылар ...  җыры белән чыгыш ясыйлар

1. Күп милләтле илем булгач

Сөйлим төрле телләрдә.

Күп милләтләр телен белү-

Артык түгел кемгә дә.

2. Бөтен тел үзенчә яхшы,

Сөйләшик төрле телләрдә

Үзебезнең ана теле

Булсын йөрәк түрендә.

4а сыйныф укучысы............................”.........................” шигырен сөйли.

1. Биюченең читеге

Бии-бии шомара.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии-бии остара.

...  сыйныф укучылары заманча бию белән чыгыш ясыйлар.

1. Әниемнең әнисе-

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле

Ул мине дәү әнием.

2. Ак яулыклы, көләч йөзле

Шат күңелле, сөйкемле дә

Кем ул диеп сорыйсызмы?-

Дәү әни ул, әлбәттә.

...  сыйныф укучысы ...  “Әй, әбием, әбекәем” җыры белән.

Әнкәй, сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен

Юллар кебек озын булсын

Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең сүзләре.

...  сыйныф укучысы ...  “Туган көнең белән, әни” җырын башкара.

1. Җырла, җырла дип әйтәсез,

Сезгә нинди җыр кирәк?

Сез дусларга җырлар өчен,

Сандугач теле кирәк.

2. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлап ачыла күңел.

Җырлап ачылмаган күңел

Мәңге ачылачак түгел.

...  кызлары “Кояшлы ил” жырын җырлыйлар.

...  укучылары “Туган як” җырын башкаралар.

1. Шаулат, шаулат бию көен,
Ашыксыннар барысы да;
Яшь егетләр чакырсыннар,
Кызлар чыксын каршыга.
2. Әйдә, әйдә, катырак бас,
Биегәнне күрсеннәр;
Баскан җирдән ут чыгара
Безнең яшьләр, дисеннәр.

...  сыйныф укучылары башкаруында “Трубочисты” биюе

1. Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм

Туган телемне зурлыйм

Туган җиремне зурлыйм

Туган илемне зурлыйм.

2. Без җырлыйбыз, җырлыйбыз

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Сандугачлар кушыла сайрап.

 Җырлый........

1. Тик уңышлар гына юлдаш булсын

Сәламәтлек булсын корычтан

Яшәгез сез шатлык-куанычта,

Тәм, ямь табып, шушы тормыштан.

2. Кадерле укытучылар, укучылар. Безнең җыр бәйрәмебез тәмам. Барчагызга зур рәхмәтебезне белдерәбез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

Сандугач керде күңелгә

Яшь талантларны барлаганда......