Син – табигать баласы
план-конспект занятия (7 класс) по теме

Табигать ул безнеӊ әйләнә тирәбез. Кеше үзенә кирәк әйберләрне табигатьтән ала.Табигатебез бай, ләкин аны сакларга кирәк. Кызганычка каршы, табигать торган саен күбрәк зарарлана бара. Кешеләр киләчәк буын турында кайгыртырга тиешләр.Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшү – һәркемнеӊ изге бурычы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sin_-_tabigat_balasy.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема: Син – табигать баласы

Дәрес тибы: Яӊа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Максат: 1. а) укучыларны “Син – табигать баласы” тексты белән

                     таныштыру;

                    б) лексик тема буенча яӊа сүзләр белән таныштыру һәм гамәли

                      үзләштерү

                2.  Укучыларның танып белү активлыгын үстерү, теоретик

                     белемнәрне практикада дөрес, урынлы куллана белү

                     күнекмәләрен камилләштерү.

                 3.  Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларда әхлак

                     сыйфатлары тәрбияләү.

                  4.  Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау:  Р.З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева  Татар теле ,рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнеӊ 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен ) (106-107нче битләр), ситуатив күнегүләр, методик кулланма, язылган сүзләр, табигать күренешләре рәсемнәре, кроссворд, проектор.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру  өлеше

1.) Исәнләшү

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, укытучы апа!

- Исәнмесез, кунаклар!

(Исәнләшү:укытучы-укучы, укучы-укучы, укучылар-кунаклар)

2)Лексик материалны кабатлау.

(русча әйт)

гасыр чире – болезнь века

радиоактив матдәләр-радиоактивные вещества

кайгырта – заботиться

казылма байлыклар – полезные ископаемые

табигать – природа

пычрана – загрязняется

куркыныч – опасно

гаепле – виноват

(татарча әйт)

болезнь века – гасыр чире

радиоактивные вещества- радиоактив матдәләр

заботиться- кайгырта

полезные ископаемые - казылма байлыклар

природа - табигать

загрязняется - пычрана

опасно - куркыныч

виноват - гаепле

3) Өй эшен тикшерү.105 бит 8 нче күнегү.

(укучылар бирелгән сүзләр белән төзелгән җөмләләрне укыйлар)

Авылда кешеләр терлек үрчетү белән шөгыльләнәләр. Бездә казылма байлыклар күп.

II.        Яңа  тема.

1. Хәзер без текст укыячакбыз, башта яңа сүзләр белән танышып үтик әле:

Терлек – скот, кешелек – человечество, үрчетә – разводит, матдә – вещество, гасыр – век, бурыч – долг.

2. Текст турында фикерләрегезне әйтерсез.

(укучылар текстны укыйлар)

-У. –Табигать төшенчәсен сез ничек аӊлыйсыз?

-Ук. –Ул синеӊ әйләнә - тирәӊ.

-У.- Тексттан табып, татарча әйтегез: это твое окружение; получает из природы; разводит скот; ее надо беречь; должны заботиться о будущем поколении; человечество перед опасностью; отравляется радиоактивными веществами; уменьшается количество диких животных; святой долг каждого.

3. Сорауларга җавап алу.

-Нәрсә ул табигать?

-Кеше табигатьтән нәрсәләр ала?

-Кешеләр җирдә нинди максат белән яшиләр?

 - Табигать ничек агулана?

- Без табигатьне ни өчен сакларга тиеш?

ΙΙΙ Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Уен.”Дөрес, дөрес түгел”(Такта янында ике урындык. Берсенә -“дөрес”, икенчесенә “дөрес түгел”- дигән карточка беркетелгән. Бер укучы такта янына чыга,калган укучылар аӊа текст эчтәлегенә туры килгән яки туры килмәгән җөмләләр әйтәләр.Укучы җөмләнеӊ мәгънәсен аӊлап,бер сорау да бирмичә, әле бер, әле икенче урындыкка утыра, ялгышса-аныӊ урынына икенче укучы чыга.

(табигатьне сакларга кирәк-дөрес; кеше яшелчәләр үстерми-дөрес түгел; табигать агулана - дөрес; җир астында казылма байлыклар юк –  дөрес түгел).

2.Уен. “Сораулар бир”.(Класс ике командага бүленә.Беренче команда икенче командага текст буенча сораулар бирә, ә икенче команда-беренче командага).

-Ук. Урман безгә нәрсәләр бирә?

-Ук. Елга безгә нәрсә бирә?

-Ук. Җир астыннан нәрсә чыгаралар?

-Ук. Суларны ни өчен сакларга кирәк?

-Ук. Табигать ни өчен агулана?

-Ук. Безнеӊ изге бурычыбыз – нәрсә? Һ.б.

3. Китап буенча эш.

107 бит 4 күнегү.(Сүзләр һәм сүзтезмәләр белән җөмләләр төзергә).

Кеше                                  балык тоталар.

Җир астыннан                  үзенә кирәк әйберне табигатьтән ала.     

Елгалардан                        казылма байлыклар чыгаралар. 

Кешелек                             изге бурыч

Табигатьне саклау           зарарлы матдәләр белән агулана.

Табигать                          зур куркыныч алдында тора.

 

       

4.“Кем тизрәк җыя?” уены.

         - Ә хәзер, балалар, без сезнең белән парлы эшкә күчәбез. Сезнең парталарыгызда конвертлар ята. Конвертлар эчендә сүзләр язылган карточкалар. Сез бергәләп шул сүзләрдән табигать турында җөмлә төзеп куярга тиеш. Кем беренче төзи, кул күтәрә. Башладык!

1.Табигатьне, пычрату, бик, начар ,эш.

2. Урманнарны, сулыкларны, сакларга, кирәк.

3.Зарарлы, радиоактив, матдәләр, табигатьне, агулыйлар.

4. Без табигать балалары. Һ.б.

               

5. “Кем тизрәк таба?” логик уены.

         - Хәрефләрдән сүз ясарга кирәк. Беренче хәреф кызыл төстә булырга тиеш. Кем җитезрәк булыр икән?

1. Т,а,б,и,г,а, т,ь.

2. Җ, и, р, ш, а, р, ы.

3. Җ, ә, н, л, е, к, л, ә, р.

4. С,у, л, ы, к, л, а, р.      Һ.б.

6. Табышмакларныӊ җавабын тап.

а)Язын ямь бирә,

Җәен салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә.

б)Яз килсә – киенә,

Көз килсә – чишенә.

в) Олысы да, кечесе дә

Эшләпә кигән

7. Кроссворд чишү.

 - Ә хәзер соңгы уен – кроссворд чишү. Сез ике командага бүленәсез һәм кем күбрәк сүзләр таба, шул команда 1нче урын ала.

Сораулар.

  1. Урман “докторы”
  2. Озын аяклы кош.
  3. Язын беренче булып кайтучы кош.
  4. Олысы да, кечесе дә ап-ак эшләпә кия.
  5. Җир астында алтын казык.
  6. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык.
  7. Йөз кат кием, барысы да төймәсез.

IV Өй эше. 107 бит 11(2)күнегү

V        Йомгаклау.

        

  • Балалар, бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

        (табигать турында.)

           -У. Нәрсә  ул табигать?

          -У. Суларны ни өчен пычратмаска кирәк?

          - У. Кошларны ни өчен сакларга кирәк?

         - У. Без дәрестә табигать турында,аны саклау турында сөйләштек.

         Дәрестә бик яхшы эшләдегез, җавапларны әйбәт бирдегез.

         Дәрес бетте. Сау булыгыз, балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Син-табигать баласы.

Презентация по учебнику Р.З.Хайдарова для русскоязычных учащихся 7 класса. С элементами ГИА....

"Мин - табигать баласы" инша

4В сыйныфы укучысы Гайфуллина Алисәнең "Мин - табигать баласы" исемле иншасы...

"Мин- татар баласы"

"Мин- татар баласы" сыйныфтан тыш чараның сценариясе....

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р.

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р....

Мин – табигать баласы

Класс сәгате. Мин табигать баласы...

Син- табигать баласы

Презентация по родному языку по теме " Син- табигать баласы" ( 8 сыйныф)...