Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р.
презентация к уроку на тему

Хайбуллина Фания Фаридовна

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon akhmetsafin_r.r.ppt2.95 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ДӘҮЛӘКИ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМБЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ Сугыш чоры баласы - Әхметсафин Рифат Риза улының тормыш юлы. Эшләделәр: 5 сыйныф укучылары Җитәкче: Хәйбуллина Фәния Фәрид кызы

Слайд 2

Анкета 1.Фамилиясе: Әхметсафин. 2. Исеме : Рифат. 3. Атасының исеме : Риза улы. 4. Туган елы: 1937 нче ел , 19 май. 5. Сугыш чорында яшәгән урыны : Мәскәү шәһәре һәм Апас районы Дәүләки авылы. 6. Гаилә составы: хатыны, 3 баласы. 7. Укыган һәм эшләгән урыны: Дәүләки башлангыч һәм кичке мәктәп, МТСкада- токарь. 8. Өй адресы һәм телефоны : 422343, ТР Апас районы, Дәүләки авылы, Тельман урамы, 12нче йорт. Тел: 8(843)76 32852

Слайд 3

Мәктәпне тәмамлаган елны ук - 1951нче елның 4нче октяберендә МТСка токарь хезмәтенә өйрәнчек булып алындым. Бер елдан мөстәкыйль эшли башладым. 1957нче елны Совет Армиясенә киттем. Мин, Әхметсафин Рифат Риза улы 1937нче елның 19нчы маенда Мәскәү шәһәрендә туганмын. Гаиләдә без 4 бала, 3 кыз һәм бер егет. Сугыш башланганда, миңа 4 яшь иде, шуңа күрә мин сугыш башланганны бик аз хәтерлим. Шулай да көчле шартлаулар, күп төтен хәтеремдә уелып калган. 1941нче елның 1нче июлендә Мәскәүдән ивакуацияләп безне әнием Вәсимә белән Апас районының Дәүләки авылына кайтардылар. 1944нче елда Дәүләки мәктәбенә укырга кердем. 7нче классны 1951нче елда тәмамладым. Сугыш беткәнен-Җиңү көнен, мин беренче укытучымнан ишеттем.

Слайд 4

Армиядә хезмәт иткәндә дә токарь булып эшләргә туры килде. 1961нче елның 19нчы августында армиядән кайттым. Яңадан МТСта токарь булып эшли башладым. 1963нче елда Дәүләки кызы Наҗия белән тормыш корып җибәрдек. 1970нче елда кичке мәктәпне, 10нчы классны тәмамладым. 46 ел бер урында эшләп, 1997нче елда лаеклы ялга чыктым.

Слайд 5

Шул 46 ел эшләү дәверендә ел саен диярлек Мактау грамоталары белән, медальләр белән бүләкләделәр. “За доблестный труд”; “Ударник девятой пятилетки”; “Победитель социалистического соревнавания”; “Участником ВДНХ СССР”; “За достигнутые успехи в развитии народного хозяиства СССР”; “Орденная книжка “Трудового красного знамении”;”Ветеран труда” книжкасы; Удостоверение “На рационализаторское предложение” һәм башкалар.

Слайд 8

Тормыш иптәшем-Наҗия белән 3 бала үстердек. Хәзерге вакытта аларны үз тормышлары белән яшиләр. Үзебез төп йортта хатыным белән икәү яшәп ятабыз.