Мин – табигать баласы
классный час (5 класс)

Гараева Резеда Илкамовна

Класс сәгате. Мин табигать баласы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kl.sg_.min_-tabigat_balasy.docx18.96 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате

Тема: Мин – табигать баласы

 Максат:   1) Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата  аңлы караш тәрбияләү.

                 2)  Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне җиткерергә өйрәтү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

                 3)  Туган як табигатенә сакчыл караш,  экологик  культура тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, компьютер, рәсемнәр,карточкалар.

        Хәерле көн, миңа,

        Хәерле көн, сиңа !

        Хәерле көн, безгә.

        Хәерле көн, барыбызга да!

        Исәнмесез, укучылар, хөрмәтле коллегалар. -Укучылар, әйдәгез уңайлы утырышыйк, елмаеп бер – беребезгә уңышлы көннәр юллыйк. Класс сәгатен видеороликтан башлап җибәрик.

          -Менә бу видеороликны карагач, сездә нинди фикерләр туды?

         -Бүгенге класс сәгатендә без нәрсәләр турында сөйләшербез?

        -Бүген без сезнең белән табигать турында , аны саклау, экологик  проблемалар  турында сөйләшәбез.

-Сезнең өчен табигать нәрсә ул? (урман, кырлар, чәчәкләр, безне әйләндереп алган тирәлек  һ.б.)

(Слайд)

-ХХI нче гасырга без глобаль экологик проблемалар белән бергә кердек. Бүгенге вакытта бу- глобаль проблемаларның берсе. Кеше үзен табигатьнең хуҗасыдай тоеп табигатькә каршы чыкса да, бүген ул үзен табигатьнең бер кисәкчеге икәнен ниһаять таныды. Табигать шулкадәр камил система - анда бер генә артык һәм ким әйбер дә юк. Бары табигать белән бер гармониядә яшәү, аның кануннарына буйсыну гына кешелек цивилизациясен саклап калуның бердәнбер юлы булачак. Узган 2017 нче ел экологик проблемалар елы булды.

-Сез әле кечкенәләр. Зур җирнең кечкенә генә бер шәһәрендә яшисез. Сез үзегезнең өлешегезне табигатьне саклауга кертә аласызмы?(Әйе)

Әйдәгез, шуны ачыклау өчен, төрле биремнәр эшлибез.

1. Инструктаж төзү. 2 группага бирем бирелә.Сез төрле экскурсияләргә йөрисез. Укытучылар сезгә чыгар алдыннан инструктаж үткәрәләр. Бүген сез үзегез инструктаж төзеп карасыз.

“Урманда үзеңне тота беләсеңме? дип атала. 1 төркемгә” Урманда нишләргә ярамый? Һәм 2 нче төркемгә “Урманда нишләргә ярый? “ Төркемнәргә берешәр бит бирелә. Алар шунда эшлиләр.

Биремнәрне тикшерер вакыт җитте. Әйдәгез, 1 нче төркем ничә “ярамый” язды икән. “ нче төркем нәрсәләр эшләргә ярый икән безгә. Шуларны санап китсен әле. Нәтиҗә ясау.

2. Экологик ситуацияләр чишү. Төркемнәрдә  экологик ситуациялщр язылган биремнәр. Укучыларга уйларга вакыт бирелә. Сорауларга җавап бирү.
1.Әгәр сез урманга кергәч, куак астында каты итеп бер кош кычкыра
башласа, нишләр идегез?
2. Сез иптәшегезнең ботак сындырганын күрәсез. Бу очракта, 
нишләр идегез?
3.Каен агачының суы акканын күрдегез.Нишләр идегез?
4.Экскурсиягә баргач, чүп - чарларны кайда ташлар идегез?
5. Кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның сирәк очрый торган 
яки бөтенләй юкка чыккан төрләре кайда тупланган?

6 Узган 2017 нче ел –экология, табигатьне саклау елы булды. Аның белән проблемалар беттеме?

7.Чишмә буеның пычранганын күрдегез. Нишләр идегез?

8.Кыш көне кошларга, хайваннарга ничек ярдәм күрсәтәсез?

Рәхмәт. Нәтиҗә ясау. Димәк, сез катлаулы булмаган экологик ситуацияләрне чишә аласыз икән.


3. Тактада Җир шары рәсеме. Укучыларның өстәлендә төрле төсле кәгазьдән чәчәкләр киселгән. Бирем.

        Киләчәктә сез табигатьне саклауга нинди өлеш кертә алыр идегез. Шуны чәчәкләргә язып тактадагы рәсемгә ябыштырырга.

(Укучылар фикерләрен әйтә баралар, тактага чыгып ябыштырп баралар).

        Нәтиҗә. Менә һәркем үз өлешен кертә алса, безнең табигатебез чәчәкләргә күмелер.

Йомгаклау. Беркайчан да рәнҗетмәгез,

                Табигать ул – Җир –Ана.

                Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала!

Шуның белән класс сәгате тәмам. Үзегезнең класс сәгетендәге эшчәнлекне бәялик әле. Монда ике конверт. Берсе яшел төс, икенчесе –сары. Кемнәргә кл.сәгате ошады, үземә яңалык алдым дип уйлый, яшел яфрак сайлап яшел конверка саласыз, ә кем инде миңа кызык булмады, башкаларга ияреп кенә утырдым дип уйлый, сары яфракны сары конверка салырсыз.

Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Син-табигать баласы.

Презентация по учебнику Р.З.Хайдарова для русскоязычных учащихся 7 класса. С элементами ГИА....

"Мин - табигать баласы" инша

4В сыйныфы укучысы Гайфуллина Алисәнең "Мин - табигать баласы" исемле иншасы...

"Мин- татар баласы"

"Мин- татар баласы" сыйныфтан тыш чараның сценариясе....

Син – табигать баласы

Табигать ул безнеӊ әйләнә тирәбез. Кеше үзенә кирәк әйберләрне табигатьтән ала.Табигатебез бай, ләкин аны сакларга кирәк. Кызганычка каршы, табигать торган саен күбрәк зарарлана бара. Кешеләр киләчәк ...

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р.

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р....

Син- табигать баласы

Презентация по родному языку по теме " Син- табигать баласы" ( 8 сыйныф)...