"Мин - табигать баласы" инша
творческая работа учащихся по теме

4В сыйныфы укучысы Гайфуллина Алисәнең "Мин - табигать баласы" исемле иншасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_-_tugan_yortybyz.docx16.05 КБ

Предварительный просмотр:

«Табигать – туган йортыбыз» республикакүләм иншалар бәйгесенә эш

«Мин -  табигать баласы!»

                                                 Башкаручы:  Гайфутдинова Алисә Хөсәен кызы

  Яр Чаллы шәһәре 28 нче урта мәктәбе

                                                                               4 В сыйныфы укучысы

                                                                 туган көне: 19 апрель 2002 ел

                                              Тикшерүче: Вәлиева Айсылу Нурхада кызы,

                                                                              Яр Чаллы шәһәре 28 нче урта мәктәбе

                                                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

                                                              телефоны: 8(8552) 57-03-55,

                                                                          эл. почтасы: sch28_chelny@mail.ru

                                    Яр Чаллы

                                      2013 ел

Мин - табигать баласы. Табигатьнең кеше көче җитмәслек могҗизасы бар. Анда булган һәрбер үзгәрешкә гел гаҗәпләнеп, сокланып карыйм.  Кыш көне - күз ачкысыз бураннары, аяк астында шыгырдаган көмеш төсле карлары, җәй – чәчәкле болыннары, безне иркәләгән кояшы, үзенең рәхәт, җылы кочагына алырга торган елга - күлләре, көз – алтындай сарылыгы, муллыгы, ә яз – табигатьнең уянуы,күзне иркәли торган хәтфә яшеллеге, бернинди оркестр да алмаштыра алмый торган кошлар сайравы белән матур. Шушы матурлыкны күрер өчен кеше бер генә минутка туктап, күңел күзе белән як-ягына карасын иде. Бигрәк тә туган ягым табигате сихерли мине. Бернинди чит ил диңгезләре дә минем Чулманымны, джунглилар безнең катнаш урманнарны алыштыра алмый.

Туган як табигате ул – һәрбер кеше өчен дә иң мөһим, иң кирәкле әйбер, минемчә. Без, кибеткә кергәч, экологик яктан чиста ризык эзлибез, тапкач, шатланабыз, әле без шундый ризык ашыйбыз дип, бер-беребез алдында мактанабыз. Чит илдән китерелгән экологик яктан чиста ризыкны алганда нәрсә уйлыйбыз соң без? Экологияне үзебез пычратуыбыз турында уйлыйбызмы икән? Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләренә  пычрату, яр буйларын чүп түгү урыны ясаү,очсыз-кырыйсыз урманнарны  акча эшләү өчен генә бер мәгьнәсезгә кисеп бетерү, ә урынына бер агач та утыртмау,химия заводларының,  фильтрлар куймыйча, агулы газлар белән һавабызны агулап бетерүе  - болар әле туган ягыбыз табигатенә салган зыянның бер өлеше генә.Табигатьне пычратуыбызны туктатмасак, көрәшне бүген үк башламасак, берничә дистә елдан соң, безнең табигатебез юкка чыгачак. Ул вакытта инде без радиациядән саклый торган скафандрлар киеп, агуланудан сакланыр өчен противогазлар киеп йөрүебез дә ихтимал. Бу турыда безне галимнәребез күптән инде кисәтеп киләләр. Без генә моңа битараф. Без бер нәрсә дә күрмибез, ишетмибез, янәсе.

Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, чаң сугыйк! Миңа бүген булса җиткән, иртәгесен башкалар кайгыртсын дигән принцип белән яшәмик. Һәрбер кеше аз гына булса да өлеш кертсә, табигать безгә йөз белән борылыр иде. Югарыда утыручы түрәләргә, законнар кабул итүче депутат абыйларга мөрәҗәгать итәсем килә. Табигать бит шундый мәрхамәтле, әйдәгез аны рәнҗетмик, саклыйк. Минем уйларым Ә. Баяновның  “Сәяхатнәмә” поэмасы белән аваздаш.

Атом кебек шартлап, үкереп түгел,

Тавыш - тынсыз атлый һәлакәт.

Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,

Бакчабызның кадерен белмәсәк без,

Саклый белмәсәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Африканың табигый зоналары

Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу;   укучыларның Африка турында булган белемнәрен   актуальләштерү; укучыларның Җир табиг...

"Африканың табигый зоналары"

"Африканың эчке сулары" темасын кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү дәрес...

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...