Валиева Айсылу Нурхадовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Сине яратуларын теләсәң, үзең кешеләрне яратырга өйрән.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: повышение профессиализма

Увлечения: интересные книги, пение, танцы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Набережные Челны

Место работы: 28 школа

Звание, ученая степень: учитель

Навигация

Мои сайты
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/valieva-aysylu-nurhadovna
Кош - канаты белән, Кеше - дуслык белән көчле.
Татар халык мәкале

Мин укытучы һөнәрен сайлаганмын икән, гомер буе укырга  һәм укытырга тиеш, минемчә. Чөнки шушындый заманда бүген укымыйсың икән, иртәгә инде син соңга калуың бар. Балалар бездән күп белүне, дәреснең кызыклы булуын таләп итә. Шушы сайтта без дуслашырбыз, тәҗрибә белән уртаклашырбыз, дип уйлыйм.Мин кешеләргә гел яхшылык кына эшләргә тырышам, чөнки бу тормышта барысы да үзеңә кире кайта. Хөрмәтле коллегаларым, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик.

О себе

Я, Валиева Айсылу Нурхадовна, табигатьнең иң матур җиренә урнашкан Әлки районы Иске Чаллы авылында гаиләдә төпчек бала булып, әти-әниемә куаныч булып дөньяга килгәнмен. Сигезьеллык мәктәпне туган авылымда тәмамлагач, 9-10 класска Яңа Чаллы авылында бетердем. Укытучы һөнәренә мәхаббәтне беренче укытучым Галия апа һәм рус теле укытучысы рузалия Салиховна уяткандыр инде. Аларга охшарга тырышып КГПУ ның филология факультетына укырга кердем.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала".Кешедәге ихтыяр көчен һәм киләчәккә, кешеләргә булган ышанычны шушы китапны укып ныгытырга кирәк, минемчә

Мой взгляд на мир

Барысы да яхшы булыр.

Мои достижения

Сыйныфымдагы 28 баланың мине яратуы һәм миңа ышанулары.

Моё портфолио

Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем.Игенче дә кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлыклар белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә.Укытучы да нәни балаларның күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли.Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халыкка хезмәт итә.Моннан 24 ел элек мин дә беренче тапкыр мәктәп бусагасыннан укучы булып түгел, ә укытучы булып аяк бастым. Дулкынландым, каушадым, балаларны, үз фәнемне яраттым.Мин шул һәнәр иясе булуым белән бик бәхетле.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы