“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте”
методическая разработка на тему

Галиева Айгуль Рашатовна

Үзем укыта торган сыйныфлар арасында рус төркемнәрендәге рус телле укучылар да бар. Татар балалары белән беррәттән, нәкъ менә шул балаларга да дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару —төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше, дип саныйм. Мәктәп яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fgosshartlarynda_milli_trbiya.docx30.63 КБ

Предварительный просмотр:

Гәлиева Айгөл Рашат кызы,

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы-

“Федераль  дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында

милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте”- мәкалә

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,

чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

Р.Фәхреддин

Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара.

Россия  педагоглары, заман таләпләрен  искә алып, беренче  мәртәбә  буларак,  бала   шәхесе  үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты  дигән  фикергә  килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны  тормышка  ашыру өчен  бакча балаларына  белем-тәрбия  бирүдә  яңа  федераль  дәүләт  таләпләре куелса, шуның дәвамчысы буларак укучыларга  белем бирүнең  икенче буын  дәүләт  стандартлары (ФГОС) төзелде.

Яңа  федераль  дәүләт  мәгариф  стандартына (ФГОС)  күчү - “Безнең  яңа  мәктәп” милли мәгариф инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора. Яңа  стандартның гамәлдәгесеннән аермасы  бала шәхесенең игътибар  үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең  нәтиҗәлелегенә  йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый,  ә аларны көндәлек  тормышта, алга таба укуында  файдаланырга да өйрәнә.

Шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү, ягъни  баланы укырга, язарга, санарга гына өйрәтү түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштыру, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булу –  бүгенге көндә һәрберебез алдында торган бурыч.

Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын үзгәртеп коруга китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар (ФГОС, ФГТ) педагогик системаның структурасын федераль таләпләр буенча үзгәртүне таләп итә. Бу таләпләр буенча мәктәп учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләләренә нык игътибар итү сорала.

Ә тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын  өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән. Халкыбыз: “ Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән”, - дип бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган.

 Бүгенге көндә Федераль  дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәптә милли тәрбия процессы – гаҗәеп катлаулы, кешелек җәмгыятенең иҗтимагый, икътисадый, сәяси, педагогик һәм психологик шартларына бәйле күренеш. Милли яшәешкә юнәлеш бирүче милли тәрбия системасын ачыклаганда, күренекле педагоглар Р.Фәхреддин, К.Насыйри, Г.Баруди, М.Х.Корбангалиев, М.И.Мәхмүтов, В.С.Казыйханов хезмәтләре нигез итеп алынды. Бүген дә милли мәгариф өчен кыйммәтен югалтмаган бу педагогик хезмәтләр эшне максатчыл һәм нәтиҗәле итеп оештырырга зур этәргеч. Галимнәрнең өйрәтүләре бүгенге заман таләпләренә аваздаш.  

Үзем укыта торган сыйныфлар арасында рус төркемнәрендәге рус телле укучылар да бар. Татар балалары белән беррәттән, нәкъ менә шул балаларга да дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару —төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше, дип саныйм. Мәктәп яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә ала.

Тәрбия планымның төп максаты — тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең, матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү.

Бурычлары:

халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру; иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;

туган телебез, мәдәниятебез үсеше өчен җаваплылык хисе булдыру;

йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Төп принциплары:

сыйныфта гуманлылык мөнәсәбәтләре урнаштыру;

халыкчанлык;

укучыларның белем дәрәҗәсен арттыру һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;

балаларда гомумкешелек кыйммәтенә аңлы караш тәрбияләү;

иҗтимагый активлыкны үстерүгә юнәлеш бирү;

эзлекле һәм даими тәрбия бирү.

Укучыларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын – әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; халыкка хас әдәп кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз.

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, тәрбия бирү чараларын белү, үтәү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Ә мәктәп менә шул зур вазифаны башкара ала. Бу юнәлештә Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып, түбәндәге темаларга төрле тәрбия сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары, кичәләр һ.б. үткәрәбез.

“Тәрбиядә ата йогынтысы”.

“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр”.

“Ни чәчсәң – шуны урырсың”.

“ Кыз балалар, ир балалар тәрбиясе бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?”

“Укучы нинди шәкерт әдәпләрен үтәргә тиеш”.

“Ата-ана әдәпләре”.

“Гаилә учагы нинди булырга тиеш”.

“Хатын-кыз – дөньяның тоткасы”.

“Изге балалар күктән төшмиләр”.

 “Ата-ананың олуг бурычы”.

В.Казыйхановның “Әхлак дәресләрен”, Р.Фәхреддиннең “ Балаларга үгет-нәсыйхәт” исемле китапларын дәресләремдә, өстәмә сәгатьләрне укытканда даими кулланам. Татар теле укытучысы буларак төп максатым – укучыларда халкыбызның буыннан буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү. Әдәби әсәрләрнең эчтәлегенә бәйләп, тормышта очрый торган гыйбрәтле мисаллар китерү, аларга бергәләп аңлатма бирү, укучыларны җәлеп итә торган алымнар куллану, уңай нәтиҗәгә китерер, дип уйлыйм.

Әдәбият дәресләрендә әдәплелек сыйфатларын аңлату белән генә чикләнмичә, әхлак кагыйдәләрен үтәү гадәтләре тәрбияләү өчен гаиләдә дә, мәктәптә дә тиешле шартлар булдыру бик мөһим.

Укучыларга милли тәрбия бирүдә экскурсияләрнең дә өлеше бик зур булды. Автобус белән мәктәптән Кырлайга сәяхәт ясалды. Анда укучылар музей хезмәткәрләренә  Тукай шигырьләрен сөйләделәр, осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук Г.Тукай, К.Насыйри музейларына бардылар.

Узган ел Шәһри Болгарга сәяхәт кылдылар. Болгар-татарларның данлыклы халык булулары, төзү-кору эшләрендәге уңышлары, куркусыз яугир булулары укучыларда горурлык хисләре уятты.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү ил тормышының өстенлекле өлкәсенә әверелә бара, яшьләрне тәрбияләүгә юнәлтелгән федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. Һәм бу олы эшне һәр төбәк үз туган телендә алып барырга тиеш, дип саныйм мин. Әлбәттә, аларны татар теле укытучылары катнашыннан башка тормышка ашыру мөмкин түгел. Чөнки без, мәктәптә үз фәнебез буенча белем бирүдән тыш, тел өйрәтү белән беррәттән, балларны татар халкының тормышы, көнкүреше, милли йолалары, тарихы, үткәне һәм хәзергесе белән таныштыруны үз өстебезгә төп бурыч итеп алабыз.

Сөйләм телен, туган телебезне өйрәтүнең төп һәм иң киң кулланыла торган нәтиҗәле чарасы – дәрестән тыш эшләр. Аларның әһәмияте менә нәрсәләрдә:

     -бала үзен иркенрәк тота;

     -үзе теләгән әйберне ишетә һәм өйрәнә;

     -тәрбияче баланың эчке дөньясын ача;

     -тәрбияче белән бала якынрак аралаша.

     Ә болар барысы да ана телен өйрәтү һәм камилләштерүдә, ана теле дәресләренә караганда, түгәрәкләрдә, өстәмә сәгатьләрдә күп тапкыр нәтиҗәлерәк, дип саныйм.

Бала  үз теленең бөтен нечкәлекләрен, матурлыгын белеп үсәргә тиеш. Шуңа күрә мин дәресләрдә һәм түгәрәкләр уздырганда сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә, интонациягә, дикциягә нык  игътибар итәм. Шушы юнәлештә эшне оештырганда миңа театр ярдәмгә килә. Чөнки сәхнәләштерү алымы белән үткәрелгән дәресләрдә балалар һәр теманы бик теләп, кызыксынып һәм җиңел үзләштерә. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда. Мәсәлән: яз турында бер-ике сүздән торган җөмләләр белән хикәя төзибез: Кояш җылыта. Үләннәр үсә. Тамчылар тама. Кар эри. Сулар ага. Кошлар оча һ.б. Һәр балага роль бирелә. Берсе – кояш, икенчесе – тамчы, калганнары кар, су, кош һ.б. була. Балалар төрле хәрәкәтләр ясап, җөмләнең мәгънәсен аңлатып бирәләр, яңа сүзләрне, җөмләләрне берничә тапкыр кабатлыйлар. “Яз” турындагы җырны да искә төшерәбез. Шулай итеп алар бу дәрестә язга хас булган үзенчәлекләрне дә, яңа сүзләрне дә үзләштерәләр.

Дәресләрдә картиналар, рәсемнәр белән эшлим, аларны да “җанландырырга” тырышам. Мәсәлән, “Безнең гаилә” дигән картина буенча эш болайрак оештырыла. Башта әңгәмә үткәрәм:

-Балалар бу картинаның исеме ничек?

-Нигә ул “Гаилә” дип атала?

-Картинада кемнәр күрәсез?

-Әйдәгез, балалар, картинаны “җанландырабыз”.  Ничек дисезме? Сез әби, бабай һәм башкалар булып уйнарсыз (балалар рольләрне үзләре сайлап алалар). Күрәсезме, картинада сүрәтләнгән образлар эш белән мәшгуль. Ягез әле, аларны игътибар белән күзәтик һәм нәрсәләр турында сөйләшүләрен тыңлыйк.

Һәм шуннан соң инде, чыннан да, шау-шулы тамаша башлана, Һәрберсе тырыша-тырыша үз ролен башкара, нәрсәгә оста булуын күрсәтә, картина буенча төзегән хикәясен сөйли.

Балаларны халкыбызның күренекле язучылары, шагыйрьләре, ком позиторларының тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштырганда, шулай ук сәхнәләштерү алымын киң кулланам. Г. Тукайның, М.Җәлилнең олы юбилейларына багышлап үткәргән бәйрәм, кичәләр сценарийларына аларның бик күп әсәре керде. Балалар да ул чараларда уңышлы чыгышлары белән безне куандырды.

Түгәрәкләрдә, өстәмә сәгатьләрдә халык педагогикасына таянып, татар балалар фольклорын, халык авыз иҗатын өйрәнәбез. Бу шөгыльләрдә милли бәйрәмнәргә, йолаларга, милләтнең традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләнә. Балалар түгәрәккә теләп йөрсеннәр өчен төрле кызыксындыру чаралары: туган көн бәйрәмнәре, төрле уеннар үткәрәм, балалар өчен чыга торган татарча кызыклы газета-җурналларны бергәләп укыйбыз, кызыклы ребусларны чишәбез. Балаларның туган телләрен яратуларын, гореф – гадәтләребезне хөрмәт итүләрен күрү – белү үзе бер куаныч.

Мин язмамда эш системамның кайбер алымнарына тукталдым. Эш барышында дәресләремне Федераль  дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында яңа педагогик технологияләргә нигезләнеп, шул ук вакытта халык педагогикасының бай мирасыннан иҗади файдаланып оештырам, балаларга әхлакый, милли тәрбия бирергә, аларда тырышлык, намуслык, шәфкатьлелек һәм башка иң күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. Ә моның өчен безгә – татар теле мөгаллимәләренә, армый – талмый эшләргә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучыларга таләпләр. Доклад.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучыларга таләпләр...

"Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартларының эшчәнлекле ысулын кулланып, рус төркемнәрендә укучы балаларга татар телен укыту" исемле методик тема өстендә өзлекле эш

        Икенче буын  Федераль Дәүләт Белем  Бирү Стандартлары (ФДББС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүч...

"Белем бирү стандартларын үзләштерүне тәэмин итүче заманча дәрес ресурслары" темасына педагогик киңәшмә өчен чыгыш

"Белем бирү стандартларын үзләштерүне тәэмин итүче заманча дәрес ресурслары" темасына педагогик киңәшмәдә ясаган чыгышым. Дәресләрдә кулланган алымнар. ...

Белем стандартларын тормышка ашыру шартларында, милли төбәк компоненты үзенчəлеклəрен исəпкə алып, уку-укыту үсеш мохитен оештыру

Методик кулланма татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли төбәк компоненты (МТК) куллану материалларын үз эченә ала. Бу хезмәт барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылар өчен тәкъдим ителә....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...

“Туган телне укытуда hәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның роле”

Без мәгълүматлар чолганышында яшибез һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, без шуны үзебез аңларга...