"Белем бирү стандартларын үзләштерүне тәэмин итүче заманча дәрес ресурслары" темасына педагогик киңәшмә өчен чыгыш
учебно-методический материал на тему

"Белем бирү стандартларын үзләштерүне тәэмин итүче заманча дәрес ресурслары" темасына педагогик киңәшмәдә ясаган чыгышым. Дәресләрдә кулланган алымнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktptge_pedagogik_kinshm_ochen_zerlgn_chygyshym.docx25.61 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бирү стандартларын үзләштерүне тәэмин итүче заманча дәрес ресурслары  (11.01.2016)

Белем бирү ресурслары – ул кеше потенциалының матди, рухи һәм башка үсеш чаралары. Алар укучының уку-танып белү эшчәнлегенә кызыксынуын гына тәэмин итеп калмый, башка төрле педагогик максатлы функцияләрне дә: универсаль сәләтләрен үстерүне, предмет эчтәлеген, әйләнә-тирәдә үз-үзен әхлакый тоту кагыйдәләрен үзләштерүне дә башкара.

Ә белем сыйфатын тәэмин итүче төп ресурс булып дәрес тора. Дәрес – укыту-тәрбияләү процессын оештыручы төп форма. Белем бирү сыйфаты – дәрес сыйфаты дигән сүз.

Укытуның күрсәтү һәм техник чаралары кулланылмаган дәрес заманча дәрес була да алмый. Алар ярдәмендә дәрес  кызыклырак, баерак үтә. Чөнки алар укучыларга эмоциональ тәэсир итә, алар ярдәмендә укучылар материалны яхшырак истә калдыра, предметка кызыксыну арта, ныклы белем формалаша.

Яхшылап уйланмаган алымнар булмаса, укыту программасы материалын оештырып та булмый. Менә ни өчен укучыларны аңлы рәвештә уку хезмәтенә алып кереп китә торган  укыту методларын һәм чараларын камилләштерү мөһим.

Бүгенге көндә мәгълүмати-методик ресурсларның берсе – ул цифрлы белем бирү ресурсы. Ә икенче төрле әйткәндә, графика, тавыш, фото һәм видео мәгълүматны үз эченә алган презентацияләр. Мультимедия технологияләре бик зур эмоциональ һәм мотивацион мәгънәгә ия, тәкъдим ителә торган мәгълүматның күләме исәбенә дәреснең белем бирү эффектын арттыра, уку-укыту процессы белән идарә итүнең яңа мөмкинлекләрен ача.

Заманча дәрес:

  • укытучы укучының шәхси һәм актив акыл үсеше, белемнәрне үзләштерүе, әхлакый нормалары формалашуы өчен барлык мөмкинлекләрне дә оста кулланган дәрес ул.

Дәрес структурасына таләпләр:

  • дәреснең максатларын һәм аның тема циклында урынын, мәгънәсен дөрес билгеләү (дәреснең материалы өлешләргә бүленә, һәр өлеш конкрет максатка ия, аны үзләштерергә оптималь чаралар уйланыла);
  • дәреснең тибын билгеләү
  • яңа материал өйрәнүнең эффектив методларын сайлау
  • әлеге дәресне алдагы һәм киләчәк дәрес белән бәйләү
  • укучыларның  белемен тәэмин итә торган контроль сайлау
  • өйрәнгән материалны кабатлау һәм истә калдыру системасын уйлау
  • өй эшенә оптималь урын табу

Дәрескә таләпләр

Традицион дәрес

Заманча дәрес

Дәрес темасын игълан итү

Укытучы үзе әйтә

Белемнәреннән чыгып укучылар үзләре формалаштыра

Планлаштыру

Максатка ирешү өчен укучылар нинди эш башкарырга тиешлеген укытучы әйтә

Билгеләнгән максатка ирешү өчен укучылар үзләре план кора

Укучыларның практик эшчәнлеге

Укытучы күзәтүе астында укучылар практик биремнәр башкаралар

Укучылар уку гамәлләрен билгеләгән план буенча үзләре башкара (төркемдә һәм индивидуаль эш)

Контрольлек итү

Укытучы укучыларның практик эшен үзе тикшерә

Укучылар үзбәя ясыйлар (карточкалар, светофор)

Коррекция кертү

Укытучы укучыларның эшләгән эшләренә коррекция кертә бара

Укучылар кыенлыкларны үзләре ачыклый һәм коррекция кертәләр

Укучыларны бәяләү

Укытучы бәяли

Укучылар нәтиҗәләр буенча эшчәнлекләренә бәя бирәләр

Дәрес нәтиҗәсе

Укытучы укучылардан нәрсә истә калдырганарын сорый

Рефлексия башкарыла

Өй эше

Укытучы өй эшен бирә (гадәттә барысына да бер)

Укучылар, индивидуаль мөмкинлекләреннән чыгып, берничә күнегүдән сайлап ала

Константин Ушинский (Балалар үзләре мөстәкыйль өйрәнсеннәр, ә укытучы бу процесс белән контрольлек итсен һәм аның өчен материал гына бирсен иде) һәм Галимҗан Ибраһимов (Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы).

ФАЙН  ЗЕ ФИБ (текст буенча карточкаларга берничә туры килгән һәм берничә туры килмәгән җөмлә язалар; аннан командага укыйлар; килешеп уйлаганнарын калдыралар һәм сыйныфка укыйлар. 9, 11нче сыйныфларда кулланам)

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (укытучы әйткән җөмләләр дөрес булса, укучылар басалар, дөрес булмаса – урыннарында утыралар. 1, 5 нче сыйныфларда кулланам)

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН яки ФИНКИН МЭПС (конкреттан абстрактка таба фикерләү, мәсәлән, фигыльләрне яки алмашлыкларны төркемнәргә аеру.  6, 9, 11 нче сыйныфларда кулланам).

 

Тәнкыйди фикерләү технологиясенең “АЛТЫ ЭШЛӘПӘ” алымы (5, 6, 9, 11 нче сыйныфларда кулланам). Ул Британия психологы, язучы Эдвард де Бононың 1970 нче елда бастырылып чыккан “Фикерләүнең алты эшләпәсе” теориясеннән алынган. Ул киң таралган “баш миен штурмлауның”  (мозговой штурмның) иң популяр алымы булып тора.

Бу алым ярдәмендә балалар оялмыйча үз фикерләрен әйтә алалар, чөнки теге яки бу проблеманы чишкәндә фикерләр төрле булачак, ягъни “Вика болай диде, минеке дөрес булмас” дигән нәрсә юк. Димәк, кыска гына вакыт аралыгында проблема төрле яклап карала. Бу үз чиратында тыйнак яки сүлпән укучыларда тәвәкәллек уята, проблеманы мөстәкыйль чишүгә ышаныч тудыра. Фикерләргә өйрәтә.

Проблема 6 яктан тикшерелә:

Ак эшләпә – нинди яңа мәгълүматлар белгәннәрен әйтәләр

Сары эшләпә – өйрәнгән мәгълүматның уңай якларын әйтәләр

Кара эшләпә – тискәре якларын

Кызыл эшләпә – укучылар үзләренең эмоцияләрен белдерәләр

Яшел эшләпә – креатив, иҗади фикерләрен әйтәләр, фаразлар (икенчеләй булса, ничек булыр иде)

Зәңгәр эшләпә – барлык фикерләрне гомумләштереп, йомгаклап әйтү

Мәсәлән, мәгариф өлкәсенә электрон журнал кертү.

Ак – ноутбуклар кайтты, кәгазь журналлар бетерелде

Сары – күтәреп йөрисе, учительскийга кертәсе юк, кул белән язасы түгел

Кара – көнендә билге куярга кирәк, тутырырга, интернеттан башка булмый

Кызыл – эмоцияләрегез: җайлырак, тиз башкарыла, төзәтеп була

Яшел – электрон журнал урынына тагын нинди журнал булырга мөмкин

Зәңгәр – без әйткән бөтен сүзләрне гомумиләштереп, йомгаклап әйтү

Үзбәя

9 сыйныфта “Сорау алу” формасында кулларын күтәртеп “Кем нинди билгелек белде?” дип сорап та үткәрәм. Алар алдашмыйлар.

5ләрдә “Светофор”. Өч төс.

“Үзбәя картасы”. Мин аның ике вариантын кулланып карадым. Беренчесендә укытучы алдан әзерләгән дәрес этаплары буенча укучылар үзләренә билге куеп баралар. Икенчесендә без укулар вакытында өйрәнгәне – кыскарак, әмма тәнкыйди фикерләү сорый торган варианты – кәгазь өч баганага сызыла: мин нәрсә беләм, нәрсә белергә телим, нәрсә белдем.

Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучысының портреты:

- үзен шәхес буларак танучы, үзенең тормыш кыйммәтләрен һәм максатларын эзләүче

- укый белә торган, мәнфәгатьләреннән чыгып  үзенең киләчәк белем алу юлын сайлый ала торган

- башка шәхесләр белән дустанә мөнәсәбәт оештыра ала торган (толерантлык һ.б.)

- дуслаша белә торган, үзенең дусларын аңлы рәвештә сайлый торган

- конфликтлы ситуацияләрне чишә һәм командада эшли, лидер була ала торган

- инициативалы, эшләгән эш нәтиҗәләре өчен үзе һәм башкалар алдында җавап бирә алырлык,

- сәламәт һәм куркынычсыз яшәү кагыйдәләрен аңлы рәвештә башкара, әйләнә-тирә мохитне сакларга омтыла торган кеше.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч Педагогик киңәшмәгә чыгыш

Педагогик таяныч, булышлык (поддержка)- табигать тарафыннан бирелгән потенциаль мөмкинлекләренә таянып, укучыга теге яки бу кыенлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итү. Иң әһәмиятлесе- балага булышу. Педагогик ...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучыларга таләпләр. Доклад.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучыларга таләпләр...

"Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартларының эшчәнлекле ысулын кулланып, рус төркемнәрендә укучы балаларга татар телен укыту" исемле методик тема өстендә өзлекле эш

        Икенче буын  Федераль Дәүләт Белем  Бирү Стандартлары (ФДББС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүч...

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте”

Үзем укыта торган сыйныфлар арасында рус төркемнәрендәге рус телле укучылар да бар. Татар балалары белән беррәттән, нәкъ менә шул балаларга да дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару —төп белем ...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...