Белем стандартларын тормышка ашыру шартларында, милли төбәк компоненты үзенчəлеклəрен исəпкə алып, уку-укыту үсеш мохитен оештыру
учебно-методическое пособие на тему

Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәмәтовна

Методик кулланма татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли төбәк компоненты (МТК) куллану материалларын үз эченә ала. Бу хезмәт барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылар өчен тәкъдим ителә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon milli-tobk_komponenty.doc200.5 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе

“1 нче гимназия”

Белем стандартларын тормышка ашыру шартларында, милли төбәк компоненты үзенчəлеклəрен исəпкə алып, уку-укыту

үсеш мохитен оештыру

Алабуга шəһəре муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе “1 нче гимназия”неӊ методик советы карары нигезендə бастырыла, 2 февраль, 2015 нче ел, 3 номерлы беркетмə

Төзүчеләр:

Л.Г. Вәгыйзова - югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

З.М. Гайсина - югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Р.Н. Нигъмәтуллова – югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Редколлегия:

Тазиев С.Ф.- педагогия фəннəре кандидаты, Алабуга дəүлəт педагогия институты каршында оештырылган этнокультуралы фəнни лаборатория мөдире, Нигъмəтуллова Р.Н., укыту эшлəре буенча директор урынбасары, Вəгыйзова Л.Г., тəрбия эшлəре буенча директор урынбасары.

Рецензент:

Габидуллина Ф. И – филология фәннәре кандидаты, КФУ АИ доценты

Миннуллина Р.Ф., педагогия фəннəре кандидаты,  КФУ АИ доценты

Белем стандартларын тормышка ашыру шартларында,    милли төбәк компоненты үзенчəлеклəрен исəпкə алып, уку-укыту үсеше мохитен оештыру: татар теле һəм əдəбияты. - Төзүчелəр: Л.Г. Вәгыйзова, З.М. Гайсина, Нигъмәтуллова. – Алабуга 2015. – 19б.

Методик кулланма татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли төбәк компоненты (МТК) куллану материалларын үз эченә ала. Бу хезмәт барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылар өчен тәкъдим ителә.

Татар əдəбияты дəреслəрендə милли- төбəк компонентын кулану  буенча методик ярдəмлек

Аӊлатма язуы

Бүгенге көндә төп бурычларыбызның  берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү. Ә ул, үз чиратында, туган телебезне яратуны, үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Бу бурычны тормышка ашыруның  күптөрле юнәлешләре була.

Хәзерге чорда фәннәрне укыту эчтәлеген регионлаштыру, ягъни әйләнә- тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Педагогик әдәбиятта ул милли-региональ компонент термины белән йөртелә. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, моңа укыту процессында өйрәтергә кирәк.

Туган төбәк, туган шәһәр, туган җир.... Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә. Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законнары, аларның үтәлүен тәэмин итү программалары укыту-тәрбия процессына милли-региональ компонент кертүнең хокукый нигезе булып тора.

Милли-төбәк компоненты куллануның максат һəм бурычлары:

1. Шәһәребездә, районыбызда   яшәүче  халыкның авыз иҗатына, тарихына, күренекле шәхесләренә, бай традицияләренә таянып туган төбәгебез турында комплекслы белемнәр тупларга ярдәм итү.

2. Татарстан күләмендә табигатьне, тирә-юнь мохитне саклау чаралары белән танышып, татар халкының табигать турындагы белемнәренә таянып, укучыларда сөйләм телен үстерү һәм эчке культура формалаштыру.

Көтелгəн нəтиҗə.

  • Төбəгебезнеӊ тарихы, күренекле шәхесләре, бай традицияләре, тирә-юнь мохите турындагы белемнəргə ия;
  • Җирле язучы, шагыйрь, драматургларның тормыш юллары, иҗатларын белə;
  • Әдәби әсәрне укып, төп эчтәлегенә төшенə, анализлый ала.

Үзлəштерелергə, камиллəштерелергə тиешле махсус белем һəм күнекмəлəр

5 сыйныф

Тема

МТК

1.

Кереш дәрес. Халык авыз иҗаты.   Әкиятлəр.

Г. Әхтәмова “Тылсым йорты” (10 бит)

2.

С.ү. Әкият язу

Укучыларның үзләре иҗат иткән әкиятләрен уку.

3

Г.Тукай «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре. Әсәр белән танышу.

Әсәрнең эчтәлеген аңлап сөйләү.

Автобиография төшенчәсе.

Г. Әхтәмова “ Кайта безгә Тукай рухы” (“Күңел ашкынуы”, 122 бит).

4

Г Ибраһимов. Иҗат биографиясе белән таныштыру. «Алмачуар»  хикәясе.

Ф. Шәех “Тулпарым” шигыре (“Туган якның бер талы”, 142 бит).

5

Һ.Такташ. «Ак чәчәкләр», “Урман” шигырьләре. “Караборынның дусты” әсәрен  укып өйрәнү, эчтәлеген сөйләү

Г.Әхтәмова “Кышкы бакчада” ( “Йөрәгемдә яшен”, 127 бит).

С. Гыйльметдинова “Картайган маэмай турында” ( “Шомыр чәчәк атканда”, 85 бит).

6

Ә.Еники. Биографиясе, иҗаты белән танышу «Курай» хикәясе“. Мин укыган әсәр”. Өй эшен тикшерү.

Тәлгать Зариповның курайда уйнавын тыңлау (аудиоязма)

7

Г.Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты. «Сагыну» нәсере

Ф. Шәех “Туган-үскән җир” шигыре (“Туган якның бер талы”, 127 бит).

8

М.Җәлилнең тормыш юлы,  иҗаты

“Җырларым”, “Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка” шигырьләрен укып өйрәнү

Рифма турында төшенчә бирү

Г.Әхтәмова “Муса Җәлил истәлегенә”

( “Йөрәгемдә яшен”, 214 бит).

9

Ф.Кәримнең тормыш юлы, иҗаты. “Үлем уены” поэмасы. “Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли”шигырьләрен өйрәнү

Ф. Шәех “Әрнү” шигыре (“Туган якның бер талы”, 126 бит).

10

С.Хәким “Колын” , Н.Баян “Сандугачка” шигырьләре

Гарәфи Әгъләмҗан тормышы, иҗаты турында мәгълүмат алу

11

М. Кәрим иҗаты. Язучының тормыш юлы, иҗатын өйрәнү. “Озын-озак балачак” әсәрен өйрәнү, эчтәлеген сөйләү, анализ

Т. Кәримова “Укытучыма” ( “Энҗе чәчәк”, 135 бит).

12

Ш.Галиевнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу. Шигырьләрен укып анализлау.

Г. Әхтәмованың балалар өчен язылган шигырьләре( “Йөрәгемдә яшен”, 153 бит).

13

Г.Сабитов иҗаты

“Ярсулы яз”әсәрен өйрәнү,анализ

Г. Әхтәмова “Язгы сурәт”  

( “Йөрәгемдә яшен”, 164 бит)

6 нчы сыйныф

Дәрес темасы

МТК

1.

Халык авыз иҗаты. Җыр. Тематикасы, характеры

Алабуга композиторларыныӊ туган ягыбызга багышланган җырлары (Владимир Мироваев, И. Сəлəхов, Х.Сəлимов, В.Әхмəтшин һ.б.)

2

Дәрестән тыш уку. Г.Тукай «Туган авыл»

Г.Әхтəмова “Алабуга бəете”

3

Г.Камалның биографиясе, иҗаты.  Комедия «Беренче театр».

Т.Гыйззəт музее белəн танышу.

4

С.Рәмиев. «Уку» , «Авыл» шигырьләре.

Г. Әгъләмҗан “Авыл” ( “Урак өсте”, 67-68 бит”).

5

Х.Туфанның тормыш юлы, иҗат эшчэнлеге. «Каеннар сары иде» «Гөлләр инде яфрак яралар», “Киек казлар” шигырьләре

Репрессия корбаннары мемориал комплексы на вертуаль сəяхəт

6

Дәрестән тыш уку.   Н.Исәнбәт «Туган ил», «Уракчы кыз»

Г.Әгълəмҗан “Урак өсте”, 61 бит

7

Чыңгыз Айтматов турында кереш әңгәмә «Беренче мөгаллим»

Т.Кəримова «Исми тор вакыт җиле» китабыннан  « Мөгаллимгə” шигыре белəн  танышу (112 бит).

8

Сочинение. «Иң гүзәл кеше икәнсез»

Укучыларныӊ иҗат эшлəре

9

Р.Миңнуллин. Тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру. «Әнкәм кирәк миңа». «Әни, мин көчек күрдем». « Кайтыйк ла үзебезгә».

« Әнкәй»

Г. Әхтəмованыӊ балалар өчен язган шигырьлəре тупланган «Тылсым йорты» китабы белəн танышу

10

Л. Ихсанова. Тормыш юлы, иҗаты. «Наил һәм Фаил» әсәре.

Д.Каюмова «Кыз бала», «Унбер кыз, унбер малай» хикəясе (7-22бит).

11

М.Мәһдиев. Тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге.     “Без-41нче ел балалары”.

Ф. Шəех исемендəге патриотик тəрбия музеена сəяхəт

7 сыйныф

Дәрес темасы

МТК

1.

Татар халык мәкальләре  һәм әйтемнәре.

Мәкаль  һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлата алу

2.

Бәет турында төшенчә. “Сөембикә бәете”, “Сак-Сок бәете”.

Г.Әхтəмова “Алабуга бəете”.

3

Г.Исхакый иҗаты. “Кәҗүл читек” хикәясе.

Д.Каюмованыӊ балалар өчеен язган хикəялəре.

4

Дәрдемәнд иҗаты.”Кораб”, Рәсем”, “Урасча күп сүзең, азы татарча...”, , “Җәй үтте...”, “Видагъ”

 “ Татар яшəр, татар югалмас” җыентыгы, С.Гыйльметдинова “Халкыбызныӊ ачы язмышы”.

5

Һ.Такташ иҗаты.”Мокамай” әсәре.

Т.Кəримова “Энҗе чəчəк”. “Дуслык 6көче” шигыре (90 бит)

6

М.Әмир иҗаты. “Агыйдел” повесте

С. Гыйльметдинова “Шомырт чəчəк атканда” “Сигез чишмə бер тауда” балладасы

7

С.Хәким иҗаты. “Юксыну”, “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим”, “Тегермән стенасындагы язулар”, “Һәйкәл урынында уйланулар”

Т. Кəримова “Энҗе чəчəк” “Аналар”, “Әнкəм истəлегенə”шигырьлəре.

8

Ф.Кәрим иҗаты. “Ант”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар”, “Ватаным өчен”, “Кыңгыраулы яшел гармун”.

Ф.Шəех исемендəге патриотик тəрбия музеена сəяхəт.

9

Нури Арсланов. “Атлантида”, “Яз”, “Тәлгәш –тәлгәш миләш”, “Халкыма” шигырьләре

Г.Әхтəмова “Йөрəгемдə яшен”,“Язлар килə”, “Язгы җиллəр “шигырьлəре (122-124 бит).

10

Х.Сарьян иҗаты “Бер ананың биш улы”

Д.Каюмова “Кыз бала”. “Аналарныӊ кулын үбик” хикəясе (5 бит)

11

Д.т.у.“Сак-Сок бәете”

С.Гыйльметдинова “Чишмə җырлый”. “Бөек Болгар дигəн ил булган” бəете (6 бит)

8 нче сыйныф

Дәрес темасы

Милли төбәк компоненты

1

М.Фәйзи.  Драматург турында белешмә. «Галиябану» драмасы“.

Г.Әхтәмова “Мәхәббәтнең изге утында”  (Йөрәгемдә яшен”, 45 бит.)

2

Һади Такташ «Алсу», “Зәңгәр күзләр”, “Болай...гади җыр гына”,«Киләчәккә хатлар», “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмалары

С. Гыйльметдинова “ Такташ – мәхәббәт җырчысы”

 (“Шомырт чәчәк атканда”, 49 бит.)

3

Г.Бәширов. Язучы турында биографик белешмә. «Туган ягым –яшел бишек» романы

Т. Кәримова “ “Туган авылым”

( “Энҗе чәчәк” 10 бит.)

4

М.Җәлил «Тик булса иде ирек», «Соңгы җыр»,

«Серле йомгак», «Сандугач һәм чишмә»

Г.Әхтәмова “Муса Җәлил истәлегенә”  (Йөрәгемдә яшен”, 214 бит.)

5

Сыйныфтан тыш уку. 

Р.Фәйзуллин “Якты моң”, “Үлем белән үлемсезлек”

Гарәфи Әгъләмҗан иҗаты белән танышу.

6

Г.Афзал шигырьләре

“Язмышлар”,”Елмаям уйчан гына”, “Бигрәк юаш басып йөрдем җиргә”, “Чабаклар йөзгән Иделдә”

Г. Әгъләмҗан иҗаты

7

Н.Фәттах «Ител суы ака торур» романы. Өзекләр уку. Анализ.

Г.Әхтәмова “Шәһри Болгар”  (Йөрәгемдә яшен”, 44 бит.).

8

Д.т.у. Р Төхвәтуллин «Йолдызым»

Д. Каюмова “Кыз бала”хикәясе

9

А.Гыйләҗев «Язгы кәрваннар» повесте

Г.Әхтәмова “ Кырык беренчеләр”  (Йөрәгемдә яшен”, 22 бит.)

10

С.Сөләйманова шигырьләре

Ф. Хәбибрахманова иҗаты

11

Сыйныфтан тыш уку. Р. Харис. “Ант суы”, “Борылышта”.

Ф. Шәех иҗаты

9 нчы сыйныф

Дәрес темасы

МТК

1

Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары

“Җәмигъ” мәчете турында белешмә алу

2

Болгар чоры әдәбияты

Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” әсәре.

“Татар яшəр, татар югалмас” жыентыгы. С.Гыйльметдинова “ Изге Болгарга сəяхəт” (42-54 бит.).

3

Алтын Урда чоры әдәбияты

С.Сараи “Гөлестан бит - төрки”. “Сөһәйл вә Гөлдерсен”.

Г.Әхтəмова “ Борынгы Алабуга” тарихи эзлəнүлəр.

4

Казан ханлыгы чоры әдәбияты

Мөхәммәдьяр “Төхвәи мәрдан”, “Нуры содур”

 С.Гыйльметдинова “Чишмə җырлый”. “Сөембикə - сылу ханбикə” шигыре (8 бит)

Ф.Хəбибрахманова “Мөхəммəдьяр” шигыре

Алабуга тарихы турында легендалар

5

Г. Кандалый иҗаты

“Сәхибҗәмал” поэмасы

Жирле язучылар иҗатында мәхәббәт лирикасы (К.Наил, Г.Әгълəмҗан, Ф. Шəех)

6

К.Насыйри иҗаты

“Әбүгалисина кыйссасы”

Белем турында шигырьләр

Р.Кашапов “Авылым яме.  “Күрəзə əби” хикəясе (117 бит)

7

Татар прозасының реализм нигезләрендә җитлегү чорына керүе.    

М.Акъегет иҗаты “Хисаметдин менла” әсәре

Т.Җəлəева “Риза Фəхреддин” əдəби композиция

8

Татар поэзиясенең үсеше.

М.Акмулла иҗаты. Шигырьләре

Төбәк шагыйрьләре иҗаты белән танышу

9

Татар драматургиясенең беренче адымнары

Г.Ильяси, Ф.Халиди әсәрләре

“Бичара кыз”, “Рәдде бичара кыз”

Т.Җəлəева “Мəхəббəткə лаек йөрəгем”. “Мөхəммəдъяр” əдəби композиция.

10 нчы сыйныф

Дәрес темасы

МТК

1

Кереш. 20 нче гасыр башы үзенчәлекләре

Шәхес культы һәм татар язучылары

Репрессия корбаннары мемориал комплексы на вертуаль сəяхəт

2

20 нче гасыр башы әдәбиятына күзәтү

Татар әдәбиятының жанр һәм стильләр ягыннан баюы.

Иҗат методы.

Г.Әхтәмова “Үзем генә беләм” ( “Йөрәгемдә яшен”, 104 бит).

3

Гаяз Исхакый иҗаты.

Тормыш юлы, иҗаты

Д. Каюмова “Татар рухы” ( “Чулман язлары”, 105 бит).

4

Галимҗан Ибраһимов “Яшь йөрәкләр”

Г.Әхтәмова “Мәхәббәт юлында” ( “Йөрәгемдә яшен”, 49 бит)

5

Г.Тукай иҗаты

Г.Әхтәмова “Тукай рухы” ( “Йөрәгемдә яшен”, 35 бит)

6

Дәрдемәнд иҗаты.

Г. Әгъләмҗан иҗатына күзәтү

7

Әдәбият теориясе. Татар шигыре төзелеше, үзенчәлекләре. Поэзия төрләре.

Ф. Шәех шигырьләренең төзелеше

8

Сәгыйт Рәмиев иҗаты

Тормыш юлы, иҗаты

“Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары турында мәгълүмат бирү

9

Д.т.у. С.Рәмиев “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”

Җәләева Т.В. сәхнә әсәрләренә күзәтү

10

Г.Исхакый пьесалары

Җәләева Т.В. сәхнә әсәрләренә күзәтү

11

20 нче гасыр балалар әдәбияты, публицистика, тәнкыйть эшчәнлеге

Г.Әхтәмованың балалар өчен язган шигырьләре ( “Йөрәгемдә яшен”, 177 бит)

12

Һади Такташ иҗаты

Ф. Шәех “Такташ җитми” шигыре (“Туган якның бер талы”, 167 бит)

11 нче сыйныф

Дәрес темасы

МТК

1

Г.Исхакый иҗаты “Көз” повесте

 Д.Каюмова “Кыз бала”. “Соӊгы очрашу” хикəясе (105 бит)

2

Н.Исәнбәт иҗаты. «Идегәй» трагедиясе

Ф. Хуҗин “Әлмөхəммəт тарихы” (документаль повесть)

3

Муса Җәлил.  «Моабит дәфтәрләре»

Г.Әхтəмова “Җəлилгə” шигыре

4

Әмирхан Еники иҗаты

“Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык”

Т. Кəримова “Энҗе чəчəк” “Рəхмəт əнкəй”, Ф.Шəех “Әнкəм истəлегенə”шигырьлəре

5

Хәсән Туфан иҗаты

“Иртәләр җитте исә”, “Гөлләр инде яфрак яралар”

Алабуга төбəгендə яшəгəн репрессия корбаннары турында белешмə туплау

6

Гариф Ахунов иҗаты

“Хәзинә”

НГДУ “Прикамнефть” берлəшмəсе турында мəгълүмат.

7

Нурихан Фәттах иҗаты

“Сызгыра торган уклар”романы

Г.Әхтәмова “Борынгы Алабуга. Тарихи эзлəнүлəр”.

8

Туфан Миңнуллин иҗаты

 “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”

Т.Җəлəева “Мəхəббəткə лаек йөрəгем”. “Әнием – бердəнберем” пьесасы

9

Хәзерге поэзия

К.Наил иҗаты “Йөрəк куша җырлап яшəргə”

10

Балалар әдәбияты

Г.Әхтəмова “Тылсым йорты” җыентыгы

Кулланылган әдәбият.

  1. Г. Әгъләмҗан. Урак өсте. Шигырьләр. Җырлар. – Казан:  Мәгариф йорты нәшрияты. – 2000. – 144 б.
  2. С. Гыйльметдинова. Шомырт чәчәк атканда. – Алабуга, 2002. – 112 б.
  3. Т. Җәләева. Мәхәббәткә лаек йөрәгем. – Алабуга, 2001. – 86 б.
  4. Т. Кәримова. Энҗе чәчәк. Шигырьләр. – Алабуга, 1998. – 183 б.
  5. Ф. Шәех. Туган якның бер талы. Шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2007. – 206 б.
  6. Ф. Шәех, Д. Каюмова, Г. Әхтәмова. Чулман язлары. – Алабуга, 1997. – 172 б.

«Туган якның бер талы» Фазыл Шəех иҗатына багышланган

əдəби - музыкаль кичə

татартеле һəм əдəбияты укытучысы

Нигъмəтуллова Р.Н.

Кичәгә әзерлек

        Сәхнә түренә кичә исеме язылган плакат эленә. «Туган якның бер талы»

        Шагыйрьнең портреты. Портретның бер ягына шигъри юллары язылган плакат эленə.

        Кешеләргә мин юл булыр идем –

Төзек, иркен, тигез, якты юл.

                                                                               Ф.Шəех

Сəхнəгə шагыйрьнең китаплары, аның турында язылган мəкалəлəр урын алган «Даланың йөгəнсез тулпары» исемле  күргəзмə куела.

Музыка яңгырый. Экранда Ф.Шəехнең портреты күрсəтелə.

1 А.б.

«Сез яшәгез, шигъри тулпарларым,

Йөрәгемә ялкын кабызып.

Моңаймагыз, ләкин мин киткəндә,

Еламагыз яшьләр агызып!

Ә мин теге ерак дөньяда да

Сезне сагынып искә алырмын.

Каберем каенының шавы белән

Сезгә дога кылып калырмын…»

2 А.Б.

        Хәерле көн! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар. Бүген бездә менә шушы шигырь юлларының авторы – талантлы шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, озак еллар Алабугадагы сукырлар җәмгыятен, шәһәребездәге «Чулман» әдәби- музыкаль берләшмәсен җитәкләгән Фазыл Шәехне искә алу кичәсе.

1 А.б.

        Ф.Шәехнең имәндәй нык, мәгърур, горур сыны, һәркемне сокландырырлык ихтияр көче, олы сабырлыгы, кешеләрне, тормышны өзелеп сөюе, күңелендә беркемгә дә ачу, көнчелек хисе сакламавы таң калдыра иде.

Әйе, иде дибез… Әгәр исән булса, бүгенге көннәрдә (март аенда) ул үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәр иде. Күпләрнең күңелен үзенең иҗаты, тормышы белән кояш кебек яктыртып яшәүче кеше иде ул.

 «Әгерҗе вальсы» җыры яңгырый.

2 А.б. Экранда мəктəп еллары фотосурəтлəре күрсəтелə.

        Ф.Шәех 1937 нче елның 19 нчы мартында Әгерҗе районының Иске Кызылъяр авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылында башлангыч белемне алганнан соң, Тирсә авылына укырга йөри башлый. 1954 нче елда Иж-Бубый урта мәктәбен тәмамлый. Ул кара җирнең хуш исен иснәп, яңа өлгергән арыш, бодай бөртекләрен учына алып, авызында чәйнәп, тәмен татыган зат. Авыл мәктәбен «4», «5» билгеләренә генә тәмамласа да, зур шәһәрдә гел русча гына имтихан биреп, гел русча гына белем ала торган уку йортына эләгү җиңел булмый шул. Ниһаять, үзсүзле  егет икенче елны барыбер теләгенә ирешә. Ул авыл хуҗалыгы институтының инженер- механиклар әзерли торган бүлегенә студент итеп алына. Ә 5-6 сыйныфларда укыганда ук, тирән сер итеп сакланган беренче шигырьлəре язылган куен дәфтәрләре онытыла.

1 А.б.  Студент еллары рəсеме күрсəтелə.

        Бервакыт 3 нче курста укыганда, институт диварында эленеп торган «Табигатьне үзгәртүчеләр» исемле стенгазета студент егетнең игътибарын жәлеп итә. Ул анда таныш егетләренең язган шигырьләрен дә күрә. Хәтта берничә шигырьнең астына якын дусты Минтимер Шәймиев дип язылган. «Мин кемнән ким? Мин дә шигырь язган кеше бит!» - дип, егет шигъри каламен яңадан кулына ала. «Татарстан яшьләре» каршында оештырылган әдәби түгәрәккə йөрүләр, нәфис сүз серләренә өйрәнүләр, шигърияткә гашыйк булып, янып - көюләр…

2 А.б.

        «Үткән гомер, аккан сулар кебек»-, диелә халык мәкалендә.Ф.Шәех тə Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Алабугага кайтып, башта механик, аннан соң укытучы булып эшли. Берничә елдан Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп билгеләнә. Тик шул вакытта көтелмәгән фаҗига була: типсә тимер өзәрлек, энергиясе ташып торган егетнең күзләре сукырая. Аны дөм караңгылык чорнап ала. Бу шул кадәр көтелмәгән хәл була ки, Ф. Шәех башта хәтта югалып ук кала. Язмышым шушыдыр инде дип, язмышка буйсынып, кешеләр ярдәмен көтеп, күңел төшенкелегенә бирелергәме? Әмма сукыр булу никадәр генә кыен, ачы, үкенечле булса да түзәргә, башыңа төшкән шушы фаҗига белән һәр минут, һәр секунд көрәшеп яшәргә, бирешмәскәме?

1 А.б.

        Ф.Шәех бирешмәскә, көрәшергә карар кыла. Әгәр дә син яшисең икән, синең  йөрәгең ярсып тибә, фикерең чиксез еракларга омтыла икән, кулыңны кушырып, күңелеңне төшереп утыру ул - хыянәт. Һәр кеше табигать тарафыннан бирелгән бөтен мөмкинлекләрен файдаланырга, һәр минут, һәр сәгать көрәшеп яшәргә тиеш түгелмени? Һәм ул үзен поэзиягә, шигърияткә багышларга карар кыла – иҗат итә башлый.

        «Көн яктысы белән хушлашканда» шигыре укыла. («Егет сүзе» , 89 бит)

2 А.Б.

        Ф.Шәех – татар әдәбиятында Н.Островскийлар батырлыгын дәвам иттерүче, көчле рухлы, фидакарь шагыйрь иде. Аның иҗаты белән танышкан кеше ул әсәрләрдән үзенә бай рухи азык ала, эчке дөньясын кабатланмас хис-тойгылар, фикерләр белән баета. Чыннан да, шагыйрьнең һәр әсәре үзенчәлекле, алар якты нур, тормыш-яшәешкә чиксез мәхәббәт, киләчәккә өмет белән сугарылганнар. Үзенең шигырьләрен ул « Күңел көзгесе» дип атый иде. Әйдәгез, керик әле шул күңел дөньясына.

1 А.б.        Шагыйрь үз халкына, милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә дә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртә. Үзенең туган халкы, республикасы белән чиксез горурлана иде.

        Экранда ачлык игълан иткəн һəм Айдар Хəлим белəн төшкəн фоторəсемнəре күрсəтелə.

Кичəгə чакырылган кунакларга сүз бирелə.

Рафыйк абый.

        Ул милләтпәрвәр кеше иде. Шулай булмаса, милләтнең киләчәгенә зур ышаныч белән, аның мәнфәгатьләрен яклап, 1995 нче елның май аенда Чаллы шәһәренең бик матур мәйданында бер атна буе ачлык игълан итмәс иде. Бу – батырлык. Бу – азатлык өчен көрәшкә әзер тору, башкаларга юл күрсәтү. Бу кадәр милли хисләр кайдан килгән соң аңа? Бер әңгәмәдә ул бу сорауга болай дип җавап бирә: « Бөек Тукай, ялкынлы Такташ, хыялый Туфан да үзләренең иҗатларында милләт мәсьәләсен беренче урынга куеп язган шагыйрьләр. Димәк, минем милли горурлыгым шул шагыйрьләрнең әсәрләрен укып, милләтемнең барлыгын, батырлыгын, матурлыгын күрә башлаган көннәреннән үк.»

Шигырьләр укыла. «Татар яшәр, татар югалмас», «Татарстан балкышы»

Мироваев В.А. җыры. «Татар иле», «Сылукай» вокаль триосы

2 А.б. Экранда «Сəяхəтче тиен» шигырьлəр китабы күрсəтелə

        Без һәрберебез балачак иленнән. Ф.Шәехнең дә балалар өчен язылган кызыклы шигырьләре бар. «Сәяхәтче тиен» җыентыгы менә шундый шигырьләрне туплаган да инде. Шигырьләрне укыганнан соң, уйлап куясың, шундый шигырьләрне язар өчен 15 яшьлек күңел көрлеге кирәк бит. Алар саф татар телендә, гади матур юллар белән рәхәтләнеп укырлык итеп язылганнар. Шигырь балаларга ошасын өчен, бала җанлы, аздан ямь табып, көр күңелле, бала йөрәкле булу кирәк. Ә безнең шагыйребез нәкъ шундый кеше иде.

        Әйдәгез балаларга сүз бирик.

1.А.б.

        Ф. Шәехтә мәхәббәт хисе башка бик күп хисләр кебек олы, кешелекле, газиз. Ул мәхәббәтне яшьлек белән генә тиңләми, ә бәлки, аны тугрылыклылык, ихласлылык һәм илаһи кодрәт итеп кабул итә. Менә ул - бәхетле мизгелләре белән, югалтулары-табышлары, өмете-сагышы белән шагыйрь язмышында тирән эз калдырган сөю тарихы.

«Сөю яктысы», «Мәхәббәткә өмет», «Мәхәббәтем яктысы» «Дала тулпарым» җыентыгы

2 А.Б.

        Сагыш һәм өмет арасында бәргәләнгән шагыйрь күңел җылысын кайдан ала соң? Мәхәббәт хисе генә күңел дөньясын бөтен итеп тота алмый бит әле. Әлбәттә, туган ягыннан, туган ягы белән бәйле изге, кадерле хатирәләрдән килә ул юаныч. Туган як тылсымы шагыйрьне гомере буе озата килгән, аңа көч һәм рухи ныклык биргән.

«Дала тулпарым» шигырьләр җыентыгыннан шигырьләр укыла. «Туган ягым», «Галиябанулар моңы», «Без яшь чакта».

        Татар халык җыры яңгырый.

1 А.б.

        Җыр, моң – Ф Шәехнең тагын бер юанычы. Моның нәрсә икәнен ул яхшы белә.Күңел күгендәге тетрәнү ул – моң. Шуңа күрә ул татар халык көйләрен яратып тыңлый һәм үзе дә моңлы тавышы белән җырларга ярата. Ә хәзер яңгыраячак җырыбыз аның рухын шатландырсын, караңгы гүрләренә якты нур булып иңсен иде.

Татар халык җыры башкарыла. 2 А.б.

        Ф.Шәех шигырьләрен язып кына калмады, аларны йөрәкне тетрәндерерлек итеп укый да иде.

(Хатирәләр тыңланыла.)

«Әйтмә син» шигырен Рафыйк абый укый.

1.А.б. Экранда шигырь җыентыклары күрсəтелə.

        Кешенең йөрәге аның кул йодрыгы чаклы гына диләр. Әмма шушы бер йомарлам май шикелле генә йомшак, кечкенә йөрәккә үз гомерендә күпме югалтулар, кайгы-хәсрәт кичерергә туры килә. Ул беркайчан мескен булмады. Туры сүзле, кыю йөрәкле, ярдәмчел иде. Тик аяусыз үлем аны вакытсыз безнең арадан алып китте. Ләкин сафлык, яктылык бүләк итүче шигырьләре тупланган «Көзге күкрәү», «Дала тулпары», «Егет сүзе», «Сәяхәтче тиен», «Туган якның бер талы» кебек китаплары калды. Әйе, Ф.Шәех авырлык-кыенлыкларны җиңə-җиңә иҗат итте. Аның яшәү мәгънәсе башкалар өчен, милләте өчен янып яшәү иде.

(Шигырь укыла «Сукырлар кояшы». «Туган якның бер талы» җыентыгыннан.)

2 А.б.

        Шәһәребезнең тарихы, халкы, гүзәл табигате турында җирле шагыйрьләребез һәм шагыйрәләребез тарафыннан күп кенә шигырьләр, поэмалар иҗат ителде һәм ителә. Шушы уңайдан Ф. Шәехнең дә гүзәл калабызга багышлап язылган шигырен тыңлап китик әле.

(«Тарихыңны эзлим, Алабугам» шигыре укыла.

Җыр «Гүзәл Кама буйлары» В.Мироваев музыкасы

        Хөрмәтле кунаклар, бүгенге кичәдә кунакларыбыз Ф.Шәех җитәкләгән әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе әгъзалары – шагыйрьнең бергә иҗат иткән каләмдәш дуслары катнаша. Хәзер аларга сүзне бирик.

(« Чулман» берләшмәсе әгъзалары)

1 А.б.

        Ф.Шәех Ф. Яруллин, Гакыйл Сәгыйров, Илгиз Кәлимуллин кебек язмыш авырлыгын кулга каләм алып җиңеләйтергә тырышты, гаделлеккә, иманлы булырга өндәде.Әгәр ул исән-сау безнең арада булса, ниләр генә язмаган да, ниләр генә иҗат итмәгән булыр иде. Кадерле дуслар, хəзер бергəлəп Ф.Шəех белəн əңгəмə корып алыйк. Сезгə радиотапшырудан бер өзек тəкъдим итəбез.

2 А.Б.

        Әйе, ул – татарның 20 нче гасыр азагы олуг бер шагыйре иде. Ул Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан, С.Хәким, Р. Әхмәтҗаннарның шигырь йолдызлыгында бер якты йолдыз булып кабынды һәм якты йолдыз булып яначак.

Баттал сүзләре.

1.А.б.

        Бүгенге кичәбездә Ф.Шәехнең иҗатташ дусты, берсеннән берсе матур дистәдән артык уртак җырлары булган үзешчән композитор В.Мироваев кунакта.

(Сүз Владимир Мироваевка бирелә)

А.б. Кичәбез ахырына якынлаша. Без аны В.Мироваевның Ф.Шәех сүзләренә язылган «Татар яшәр, татар югалмас» җыры белән тәмамларбыз.

Гүзәллек дөньясында

(И.И.Шишкин эзләре буйлап сәяхәт)

                                                             югары категорияле татар теле

                                                      һәм әдәбияты укытучысы                                                                                                                                  

                                               Илдарханова Зимфия

                                      Миннәхмәтовна

Сыйныф сәгате

Тема:             «Гүзәллек дөньясында”(И.И.Шишкин эзләре буйлап  

                        сәяхәт)

Максат:          1.И.И.Шишкинның тормыш юлы,иҗаты турындагы

                        белемнәрне тирәнәйтү        

                        2.Укучыларның үз фикерләрен булдыру, иҗади  

                         сәләтләрен үстерү

                        3.Туган җиргә,аның күренекле кешеләренә карата    

                         горурлык хисләре тәрбияләү

Җиһаз:            И.И.Шишкин портреты,картиналары,укучылар ясаган    

                        рәсемнәр,китаплардан күргәзмә,газета материаллары,

                         магнитофон язмасы,телевизор,таратма материаллар.

Дәрес барышы

Магнитофон язмасыннан көй тыңланыла.Көй астында шигырь укыла.

Мөгаллим:  Нинди хозур,җәйге сихри таңда,

                     Чулмансуның талгын агуы.

                     Көмеш яллы йөгерек дулкыннарның

                     Ярларына килеп кагуы.

                     Нинди матур,Алабугам минем,

                     Тау башында изге мәчетең.

                     Якты маяк булып,юл күрсәтеп,

                      Горур тора басып,нур чәчеп!

                     Нинди зифа,Шишкин урманнарың,

                     Күктә агыла күксу болытлар.

                     Ераклардан үзенә чакырып тора,

                     Сәлам биреп,күркәм ак йортлар.

                     Нинди гүзәл,синең шәхесләрең,

                     Рәссамнарың,язучыларың.

                     Гүзәллеккә, бары гүзәллеккә,

                     Илтә синең олы юлларың!

Хәерле көн,укучылар! “Гүзәллек дөньясында” дип исемләнгән сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.Бүген без сезнең белән 1000 еллык Алабугада бала чагы һәм яшүсмер еллары узган рәссам-И.И.Шишкинның тормыш юлы,иҗаты турында сөйләшербез.Юкка гына сыйныф сәгатебез гүзәллек турындагы шигырь белән башланып китмәде. Ә менә ни өчен И.И.Шишкинга багышланган бу сыйныф сәгатен шулай атадык?

Укучы          И.И.Шишкин борынгы, гүзәл Алабуга шәһәрендә туа.Танылган рәссам булып китә. Ул ясаган  картиналарны гына да без гүзәллек дөньясы дип атый алабыз, чөнки монда туган җир табигате,табигать күренешләре шундый матур, нечкә итеп сурәтләнгән.

Мөгаллим    Әйе, укучылар. И.И.Шишкин−бөек рәссам. Түбәндәге шигырь юллары да нәкъ менә аның турында кебек:

                    Тормыш-мәйдан, һәр мизгеле сынау,

                     Гел елмаймый бәхет кояшы

                     Гомер кичкән чакта рухи көчне

                     Кемнәр итә якын юлдашы?

                     Бар икән ул, җиргә ныклап басып,

                     Сынатмыйча үрләр менүче.

                     Үз артыннан әйдәп, башкаларга

                      Юл күрсәтеп, киңәш бирүче.

                      Шундый ирләр тоткан икән ныклап,

                      Кулларында тормыш тезгенен.

                      Бөек эшләр, күркәм гамәл белән

                      Бизи-бизи гомер мизгелен.

                     

                      Үзәге нык имәннәрнең генә

                      Тирән китә җирдә тамыры.

                       Гомер тавын яулый сыгылмыйча,

                       Асыл ирләр, хезмәт батыры.

Ә хәзер, укучылар, И.И.Шишкинның тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясарбыз. Тактага игътибар итик әле. Монда рәссамның 4 картинасы бирелгән.Шушы картиналар аша бүген без Шишкин эзләре буйлап сәяхәт итәрбез.1- тормыш юлы, 2- иҗаты, 3- ирешкән уңышлары, 4- И.И.Шишкин-безнең күңелләрдә.Ә хәзер сүзне укучыларыбызга бирәбез.

 Укучы.    И.И.Шишкин−иң күренекле, танылган рәссамнарның берсе. XIX йөзнең 2 яртысындагы рус сәнгатенең чәчәк атуы аның исеме белән бәйләнгән.

     Ул 1832нче елның 13(25) гыйнварында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Рәссамның бала чагы һәм яшүсмер еллары 2 этажлы таштан төзелгән йортта уза. Әтисе Иван Васильевич үз чорының укымышлы кешесе булган. Фәнне яраткан, үзенең шәһәре тарихын өйрәнгән. И.И.Шишкин үзенең әтисендә бу сыйфатларын күреп үсә. Әтисе улының укымышлы булуын теләп, төрле укытучыларга да йөртә. Ә 1848 нче елда ул улын Казан гимназиясенә алып килә. Иванда укуга карата кызыксыну арта һәм ул, уку белән беррәттән, рәсем сәнгатенә дә тартыла.

Укучы   И.И.Шишкинның үзе турында язган характеристикасы да бар:

      “Уртача гына буйлы, төз, таза да, ябык та түгел, сәламәт һәм матур мин. Йөрешем гадәти, килешле, йөземнән җитәрлек дәрәҗәдә туры һәм тәрбияле икәнлегем күренә. Чәчем кыска гына итеп киселгән. Сакалым һәрвакыт кырылып йөртелә иде. Тавыш һәм сөйләм тоным уртача. Көчлелек турында сөйләгәндә, җитәрлек дәрәҗәдә көчле идем. Характер ягыннан тыныч, дөньяны яратучан. Һәрбер кешегә яхшылык кына теләүче. Шул ук вакытта бер кешенең дә минем яннан ризасызлык белдереп китүен теләми идем. Мактанып та әйтә алам, табигатьтән бирелгән акыл миңа барлык әйберләрне дә тиз төшенергә һәм аның ничек, кайчан килеп чыгуын тиз аңларга ярдәм итте.”

 Укучы   1852нче елда И.И.Шишкин Мәскәү сәнгать училищесына укырга керә. Ә 1856 елда үзенең укуын Петербург сәнгать академиясендә дәвам итә. Яхшы гына укып, уңышларга ирешеп, 1860 нчы елда аны тәмамлый.Тиздән Алабугага кайта. Бу вакытта ул бик күп этюдлар иҗат итә, карандаш белән ясый.

1862 елда ул Мюнхенга китә.(Бу вакытта аңа чит илгә чыгу мөмкинлеге бирелә). Танылган художниклар белән таныша. 1863 нче елда Цюрихка килә.  Профессор Колер җитәкчелегендә бик күп рәсемнәр иҗат итә. Шулай ук Дюссельдорфта, Лейпциг һәм башка шәһәрләрдә була. 1865 елда Шишкин яңадан Алабугага кайта.Гүзәл шәһәренең матурлыгы белән соклана. Шул ук елны Петербургка килә. Рәсәй буйлап сәяхәт итә. Һәр ел саен үзенең иҗат җимешләрен Академиядә тәкъдим итә. Гомеренең соңгы көннәре Петербургта уза.

 Мөгаллим  Рәхмәт, укучылар. Менә без сезнең белән И.И.Шишкинның тормыш юлына күзәтү ясадык. Игътибар иткән булсагыз, рәссамның бала чагы “Жатва” дип аталган картинасына урнаштырылган. Укучылар, бу - И.И.Шишкинның балачакта ясаган рәсемнәренең берсе. Бу вакытта аңа нибары 14-15 яшьләр булган. Инде сезнең рәсемнәрегез белән дә танышып китик.Без сыйныфта “Мин Шишкин кебек ясыйм” дигән бәйге игълан иткән идек.Укучыларыбызның рәсемнәре күргәзмәдә урын алган.

1.Укучыларның рәсемнәре белән танышу.

2. “Агачны бизәү”уены.(Укучыларга агач ясалган рәсемнәр таратыла.Бу агачны И.И.Шишкинга хас характер сыйфатлары белән бизәргә кушыла)

  Мөгаллим Инде хәзер рәссамның иҗаты белән танышып китик.Аның нинди картиналары сезгә таныш?

 Укучы  “Утро в сосновом лесу”, “Рожь», «Корабельная роща».һ.б.

 Укучы. Белгәнебезчә, И.И.Шишкин – табигатьне оста итеп, нечкәлекләренә үтеп кереп сурәтләүче рәссам. Аның тарафыннан иҗат ителгән  картиналар бик күп. “Жатва”, “Шалаш”, “Мельница в поле”,  “Сосновый бор”, “Рожь”, “Берёзовая роща”, ”Утро в сосновом лесу”  һәм башкалар. Аның иҗатында графика зур урын алып тора. 1000 ләп офорт, 68 литография, 39 цинкография бар.

Ә хәзер рәссамның кайбер картиналары турында сөйләп китик.

  Укучы     “Рожь”- рәссамга бик зур бөеклек алып килгән картина.

Ул 1878 нче елда иҗат ителә. Картинада тыныч күк йөзе, әкрен генә агучы болытлар, биек наратлар сурәтләнгән. Бу наратлар алтын икмәк диңгезен саклаучы пәһлеваннар кебек. Арыш – Рәсәй дәүләтенең образы буларак бирелә.

   Укучы   “Корабельная роща” – рәссамның аккош җыры. Бу картинасында ул үзенең туган җиренә дан җырлый,иҗат елларында аны ташламаган Җир-Анага горурлык һәм матурлык хисләрен белдерә.

  Укучы   “Шалаш” картинасында автор табигатьнең гадәти булмаган хәленә кызыксынуын белдерә. Кояш баешы, ай яктысы, яшенле яңгыр алдыннан була торган күк йөзе – картинаны бик нык үзенчәлекле итә.

  Укучы   “Сосновый бор” – премиягә лаек булган картинаның берсе. Рәссам урманның бөтен нечкәлекләрен сурәтләү белән бергә, аның нинди көчле һәм үзенә күрә тантаналы икәнен күрсәтә. Бу – географик урманнар гына түгел, бу – туган җир, туган җирнең характеры һәм бөеклеге. Күктәге бөркет- иреклекнең символы, чиксезлек билгесе.

  Мөгаллим.  Укучылар, рәссамның иң яратып сурәтләгән агачы нинди?

  Укучы.   Наратлар, чыршылар.

  Мөгаллим. Әйе, укучылар. Ә хәзер, әйдәгез ял итеп, уйнап алыйк. Мин сезгә киселгән рәсемнәр таратам. Сез шушы рәсемнәрне җыеп, ничек аталуын әйтегез һәм аңлатып та китегез.

 Мөгаллим.  Хәзер укучылар, әйдәгез, ирешкән уңышларына игътибар итик. Сезнең алда аның ирешкән уңышлары турында мәгълүматлар бар. Игътибар белән укыгыз һәм әйтегез.

1857 – Петербург күренешләре өчен акамедиядә кече көмеш медаль белән бүләкләнә.

1858 – Валаам утравы күренешләре картинасы өчен зур көмеш медальгә лаек була.

1859 – “Вид на острове Валааме” картинасы өчен кече алтын медаль белән бүләкләнә.

1860 – “Вид на острове Валааме. Местность Кукко” картинасы өчен зур алтын медаль ала һәм чит илгә чыгу мөмкинлеге бирелә.

1865 – Дюссельдорфта Акакдемик дәрәҗәсенә ирешә.

1866 – Рәссамнарны бүләкләү җәмгыятендә 1 нче премияне ала.

1873 – “Лесная глушь” картинасы өчен профессор дәрәҗәсенә ирешә.

Мөгаллим. Ә хәзер иҗади эш эшләп алабыз.Сезгә И.И.Шишкин тормыш юлы, иҗатыннан алынган кайбер даталар,сүзләр язылган битләр таратыла.Ә сез шушы мәгълүматлар ярдәмендә хикәя төзергә тиешсез.

1 төркем. 1832, Алабуга,тәрбияле, рәссам, “Рожь”, көмеш медаль,ошады.

2 төркем. Әтисе Иван Васильевич, 1848 ел,  яхшылык кына теләүче, Петербург, “Утро в сосновом лесу”,зур көмеш медаль,бик горурланабыз.

3 төркем. Уртача гына буйлы, характеры ягыннан тыныч, 1852 нче ел, Мәскәү сәнгать училищесы,”Жатва”, кече алтын медаль,музей.

4 төркем. Бала чагы һәм үсмер еллары, табигатьтән бирелгән акыл,Мюнхен, “Березовая роща”,зур алтын медаль,175 ел, һәйкәл.

Мөгаллим: Укучылар, без сезнең белән  И.И.Шишкин музеенда булдык.Әйдәгез,үзегезнең кичерешләрегез белән уртаклашыгыз әле.

Укучы: Мин бу музейда үземә бик күп кызыклы мәгълүматлар алдым.Рәссамның  гаиләсе,йорт эчендәге бүлмәләр,Шишкинның эш бүлмәсе белән таныштым.Аның төрле чорда иҗат иткән картиналары турында белешмәләр алдым.

Укучы: Аның музеенда рәссамның үзен күргән кебек буласың.1000 еллык Алабугада шундый бөек шәхес яшәгәнлеге белән горурланасың.  

 Мөгаллим. Әйе, укучылар. Нинди бөек дәрәҗәләр, исемнәр, премияләр иясе И.И.Шишкин! Үз эшенә бирелеп эшләгәндә генә, туган җиреңне, аның халкын яратканда гына, бу бөек исемнәргә ирешеп була торгандыр. И.И.Шишкин – бөек рәссам. Быел аның тууына 175 ел тулу уңаеннан бик күп чаралар үткәрелде.

Илебезнең төрле читләреннән аның оныклары, сныкларының оныклары искә алу тантанасына җыелды. Бүгенге көндә И.И.Шишкинның тормыш юлы, иҗатына багышланган музей гөрләп эшли, музейдан ерак түгел, “Шишкин буасы” төзелде, мәһабәт Шишкин һәйкәле дә күпләрне үзенә тартып, дәшеп тора. Китапханәләрдә аның яңа китаплары урын алды. Яшь рәссамнар аның артыннан “Мин Шишкин кебек ясыйм” дип үзләренең максатларын тормышка ашыралар.Тиздән Алабуганың 1000 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.Аның тарихында мондый бөек кешеләр урын алган икән инде,аның тарихы онытылмас,мәңге яшәр!

                             Җыр “Гүзәл Алабугам”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучыларга таләпләр. Доклад.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучыларга таләпләр...

Яңа буын стандартлары кысаларында әдәбият укыту үзенчәлекләре

Әлеге мәкаләдә әдәбият дәресләрен укыту үзенчәлекләре яңа буын стандартларына бәйле мөнәсәбәттә ачыла....

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте”

Үзем укыта торган сыйныфлар арасында рус төркемнәрендәге рус телле укучылар да бар. Татар балалары белән беррәттән, нәкъ менә шул балаларга да дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару —төп белем ...

2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре

Хезмәт белем бирү оешмаларында эшләүче татар теле укытучыларына, мәктәп җитәкчеләренә, милли мәгариф хезмәткәрләренә тәкъдим ителә. Методик киңәшләрдә норматив –хокукый  документлар, Федера...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...