2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре
методическая разработка на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

Хезмәт белем бирү оешмаларында эшләүче татар теле укытучыларына, мәктәп җитәкчеләренә, милли мәгариф хезмәткәрләренә тәкъдим ителә. Методик киңәшләрдә норматив –хокукый  документлар, Федераль  дәүләт белем стандартларында очрый торган төшенчәләр, уку-укыту программаларының һәм эш  программаларының структурасы, Федераль исемлеккә кертелгән дәреслекләр, язма эшләрне бәяләү критерияләре күрсәтелә, уку-укыту өлкәсендәге технологияләргә кыскача күзәтү ясала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1245tatar_tele_microsoft_word.doc398.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Өстәмә һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү учреждениесе

“Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты”

2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре

Казан -2014

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешенеп,  Өстәмә һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү учреждениесе “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты”ның редакцияләү, нәшер итү советы карары нигезендә басыла.

Проектның җитәкчеләре:

Р.Х.Хамитов, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент.

Л.Ф.Салихова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эшләре буенча проректоры, педагогика фәннәре кандидаты.

Төзүче:

Д.Ш.Гыйльманов, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасының мөдире, филология фәннәре кандидаты.

Рецензент:

Р.К.Зиннәтуллин, Казан шәһәре муниципаль мәгариф Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең информацион-методик бүлек методисты.

2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре: методик киңәшләр/ төз. Д.Ш.Гыйльманов. – Казан: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 2014. – 52 б.

         Хезмәт белем бирү оешмаларында эшләүче татар теле укытучыларына, мәктәп җитәкчеләренә, милли мәгариф хезмәткәрләренә тәкъдим ителә. Методик киңәшләрдә норматив –хокукый  документлар, Федераль  дәүләт белем стандартларында очрый торган төшенчәләр, уку-укыту программаларының һәм эш  программаларының структурасы, Федераль исемлеккә кертелгән дәреслекләр, язма эшләрне бәяләү критерияләре күрсәтелә, уку-укыту өлкәсендәге технологияләргә кыскача күзәтү ясала.

2014/2015 нче уку елында татар теленнән белем бирүнең  бурыч һәм максатлары

Мәктәптә татар теле аерым фән буларак укытыла. Аның төп максатларыннан берсе- укучыларны әдәби тел һәм аның нормалары белән коралландыру, әдәби телнең төзелешен өйрәтү. Шуңа күрә ул татар әдәби теленең сөйләм практикасы өчен иң кирәкле һәм гомуми закончалыклары турында мәгълүмат бирүне эченә ала. Бу закончалыклар исә үз нәүбәтендә татар әдәби теленең орфоэпиясе, фонетикасы, орфографиясе, лексикасы, грамматикасы (морфология һәм синтаксисы), пунктуациясе, стилистикасы, хәтта берникадәр аның тарихы буенча да эзлекле белем системасын тәшкил итә. (Б.М.Мифтахов).

Татарстан  Республикасы мәгариф сәясәтенең   төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт  телендә һәм чит телләрдә дә иркен  аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

        Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсендә һәм “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Законда күрсәтелгәнчә, Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык  урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку фәннәренең берсе булып тора.

Федераль  дәүләт белем  стандартларында белем һәм күнекмәләр комплекслы рәвештә компетенцияләр буларак карала. Компетентлык – ул кешенең, белем, күнекмә һәм шәхси сыйфатларына нигезләнеп, ниндидер эшне  башкара алу сәләте. Тел дәресләрендә төп компетенцияләр дип коммуникатив, тел (лингвистик), лингво-культурологик компетенцияләрне күрсәтергә мөмкин. Коммуникатив компетенция укучыларның аралаша белү осталыгы, билгеле күләмдә тел байлыгына ия булуын, эзлекле фикерләү сәләтен, сөйләм күнекмәләренә  ия булуын күзаллай.

Тел (лингвистик) компетенциясе теоретик материалны төпле, аңлы үзләштерүне, аны сөйләмдә оста файдалануны, билгеле күләмдә телче-галимнәр, тел тарихы белән таныштыруны максат итеп куя. Фәндә бу компетенцияне тел һәм лингвистик компетенцияләргә бүлеп карау күренеше еш очрый, әмма  белем  стандартларында алар берләштереп карала. Татар теле буенча мәктәп курсының эчтәлеге тел төшенчәсенең гомуми мәгънәсенә нигезләнә һәм ул лингвистика фәненең соңгы казанышларына нигезләнеп төзелә. Лингвистикада тел төшенчәсе ике мәгънәдә аңлатыла:

1) гомуми тел (барлык кешеләрнең дә теле);

 2) аерым бер этник төркемнең теле, бу очракта татар теле. Татар теле – ул тарихи формалашкан система, фикерләү, аралашу һәм дөньяны танып-белү, мәгълүматны саклау һәм тапшыру чарасы.

Шулардан чыгып, тел төшенчәсенең эчтәлегенә бәйләнешле рәвештә мәктәптә аны өйрәнүнең түбәндәге юнәлешләре күзаллана:

 1) телне тарихи яктан үскән система буларак карау һәм өйрәнү;

2) укучыларның тел сәләтен үстерү, аралашу процессында тел чараларын дөрес һәм уңышлы файдаланырга өйрәтү;

3) телне стилистик яктан, сөйләмнең төрле стилистик үзенчәлекләре булу күзлегенән чыгып, яки матур әдәбият барлыкка китерүнең беренче элементы буларак карау кирәклеге билгеләнә.

Лингвокультурологик компетенция телне мәдәни күренеш итеп карауны, тел картинасын, сүзнең эчке формасын аңлауны, мәгънәсенә төшенүне, контекста анализлауны, концептлар белән эшли белергә өйрәтүне күзаллый. Туган телне укытканда,  аның милли үзенчәлеген искә алу мөһим. Туган тел аша укучылар аның грамматик, лексик үзенчәлекләрен, тасвирлылыгын, образлылыгын үзләштерә.

Бүген татар телен мәктәптә фән буларак укытуның торышын, бу өлкәдә шактый гына казанышлар, уңышлар булуга карамастан, тулысынча канәгатьләнерлек, дип әйтеп булмый. Мәктәптә укучылар туган телнең асылы, социаль табигате, функциясе турындагы элементар төшенчәләрне үзләштерәләр. Аларда телгә карата сакчыл караш, ихтирам һәм таләпчәнлек тиешле дәрәҗәдә тәрбияләнми, тел милләттең рухи һәм мәдәни хәзинәсе икәнлеген, аны өйрәнүнең мөһимлеген аңлау җитәрлек күләмдә түгел, ди телче галимнәр. Шуңа да, илебездә бөтен мәгариф өлкәсе яңа белем бирү стандартларына күчкән чорда, узган елларда тупланган алдынгы тәҗрибәне һәм фәнни карашларны күз уңаенда тотып, психология, педагогика, лингвистика, мәдәният һәм лингводидактиканың соңгы казанышларына таянып, мәктәптә татар телен укытуның яңа юнәлешен булдыру мөһим.

Дәүләт стандартлары таләпләреннән чыгып, ана телен укытуның төп бурычлары түбәндәгеләрне тәшкил итә:

• укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү;

• укучыларның сөйләм эшчәнлеген һәм фикерләү сәләтен, төрле шартларда әдәби телдә дөрес аралаша белү күнекмәләрен үстерү;

• татар теле гыйлеме, аның төзелеше, кулланылыш өлкәсе, төп нормалары, сөйләм этикеты, стилистик чаралары белән танышу, сүз байлыгын арттыру;

• тел фактларын анализлый, тел күренешләрен күрә, таба белү сәләтен, тәкъдим ителгән мәгълүматтан мөһимен сайлау осталыгын үстерү;

• алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү.

Татар теле дәресләрендә төрледән-төрле эшкә җәлеп итү аша укучының фикерләвен, сөйләмен һәм рухи үсешен тәэмин итү белем бирү процессының төп максатын тәшкил итә.

Бүген белем бирү системасы, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр заман дәресләренә яңа таләпләр куя. Федераль дәүләт белем бирү  стандартларында алар ачык чагылыш таба.

Стандарт нигезендә системалы-гамәли юнәлеш (системно-деятельностный подход) ята һәм укыту эшчәнлеген дөрес оештыру күз уңаенда тотыла. Бу, үз чиратында, түбәндәгеләрне үз эченә ала:

• яңа иҗтимагый тормыш таләпләренә җавап бирерлек яшь буын тәрбияләү;

• шәхеснең универсаль уку күнекмәләре аша дөньяны танып белүе, билгеле компетенцияләргә ия булуы  һәм белем бирүнең нәтиҗәгә юнәлтелүе (укытучының ничек, нинди юллар белән эшләве түгел, ә нәтиҗә мөһим);

• эшчәнлек төрләрен, аралашу формаларын укучыларның шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайлау, аларның шәхес буларак үсешен тәэмин итү;

• белем бирүнең һәр баскычында дәвамчанлык принцибының саклануы (балалар бакчасы, башлангыч, төп һәм урта мәктәп);

• эшләрне оештыруда төрле формалар тәкъдим итү, мөстәкыйль эшчәнлекне игътибар  үзәгенә алу;

• универсаль эш  ысулларына өйрәтү;

• укучының теоретик белемен генә түгел, ә танып-белү, гамәли мәсьәләләрне уңышлы чишүен бәяләү.

Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнгән уку-укыту программасы укучы аңында “Мин бурычлы яки тиеш булган өчен түгел, ә белемсез мөмкин түгел икәнен аңлаганга укыйм” дигән фикернең өстенлек алуына юнәлтелгән. Бала, үзгәрүчән заман шартларында үзенә урын һәм юнәлеш табу өчен, тәкъдим ителгән уку программасының минимумын үзләштерергә кирәк икәнлеген аңларга тиеш.

Федераль дәүләт белем стандарты шартларында  гомуми белем бирү системасы көтелгән (планлаштырылган) нәтиҗәләрне игътибар үзәгенә куя. Уку-укыту эшчәнлеге төрләрен үзләштерү укучыларга яңа төр компетенцияләргә үзлектән ия булырга мөмкинлек бирә, төпле белем алырга өйрәтә. Уку-укыту эшчәнлеге төрләре универсаль (күпьяклы) дип йөртелә, чөнки алар шәхеснең гомуми, шәхси, танып-белү, үзлектән үсеш халәтен, төрле курслар, фәннәр арасындагы бәйләнешне тоемлавын, психологик мөмкинлеген, сәләтләренең үсешен дә күз уңаенда тота.

 Гомуми белем бирү системасында  универсаль уку-укыту эшчәнлеге төрләре шәхескә кагылышлы, регулятив, танып-белү, коммуникатив гамәлләр дип аерып йөртелә.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен, әдәп-әхлак нормаларын үзләштерүен, тиешле карар кабул итә белүен, үзен тормышта лаеклы шәхес итеп куюын үз эченә ала.

Регулятив универсаль  уку  гамәлләренә:

•максат кую (уку бурычларын билгеләү, нәрсәне беләбез, нәрсә билгесез?);

•планлаштыру – максатка ирешү, нәтиҗәгә килү юлларының эзлеклелеген билгеләү;

•фаразлау – булачак нәтиҗәләрне, аның күләмен күзаллау;

•контроль – эшчәнлек төрләрен, читкә тайпылуларны искәртү;

•коррекция – планнан тайпылышлар булганда, башкарылган эшкә төзәтмәләр кертү;

•бәя – укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә үзләштерүен аңлавы, үз хаталарын тануы һәм төзәтүе керә.

Танып-белү универсаль уку гамәлләренә эзлекле фикер йөртүгә (логикага) нигезләнгән һәм алга бурыч кую, аны чишү белән бәйле гамәлләр керә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре  башка кешеләрнең фикерен исәпкә алуны, тыңлый, әңгәмәгә кушыла белүне, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итүне күзаллай.

Универсаль уку гамәлләре бербөтен  системаны тәшкил итә, шуңа да аларны комплекслы кулланганда гына көтелгән нәтиҗәгә  ирешергә мөмкин.

Мәктәптә татар телен өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә алып килергә тиеш:

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучының һәр яклап үскән, мөстәкыйль рәвештә белем алырга, камилләшергә әзер буларак формалашуы;

метапредмет нәтиҗәләр: белем алу  нигезен тәшкил иткән төп компетенцияләргә ия булу, предметара төшенчәләрне үзләштерү;

уку фәне (предмет) буенча нәтиҗәләр: татар  теле программасы буенча билгеле бер белем һәм күнекмәләргә ия булу;   иҗади эшчәнлек тәжрибәсен, белем-күнекмәләрен гамәли файдалана алу.

Татар телен укытканда  яңа, заманча технологияләргә мөрәҗәгать  итү сорала, чөнки, тәҗрибәдән күренгәнчә, аларны  куллану укыту сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләү сәләтен үстерә, үз-үзенә ышанычын арттыра,  аларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну уята һәм  укучыларны туган илен яратучы, аның киләчәген кайгыртучы шәхес  буларак тәрбияли.

 Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге федераль дәүләт стандартлары

таләпләрен тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш эшләр  белем бирү процессының бер өлеше булып тора. Шуңа күрә,   укучыларның белемнәрен  тирәнәйтү, эстетик зәвыгын үстерү, дөньяга карашларын формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, мәктәптә сыйныфтан тыш эшләрне оештыруга да нык игътибар итәргә кирәк. Татар теле буенча аларның төрләре гаҗәеп күп: телдән журнал, бәйгеләр, викториналар, диспутлар, иҗат түгәрәкләре, галимнәр, язучылар белән очрашулар, экскурсияләр, конференцияләр һ.б.

         Бу эшләрнең барысы да төп программа материалын тирәнтенрәк өйрәнүгә, киңәйтүгә, укучыларыбызның телебезгә, мәдәниятебезгә карата кызыксынуларын арттыруга хезмәт итәргә тиеш.

Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең

хокукый-норматив нигезләре[1]

Телләр өйрәнүнең хокукый нигезләре Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының югары норматив документлары белән раслана.

Россия Федерациясе Конституциясенең 26 нчы маддәсенең 2 нче пункты нигезендә, “һәркем үз туган телен куллану хокукына; аралашу, тәрбия алу, уку һәм иҗат итү өчен телне ирекле сайлау хокукына ия”. 

Россия Федерациясе Конституциясенең 68 нче маддәсенең 2 нче пункты Россия Федерациясе составындагы республикаларга, Россия Федерациясе дәүләт теле белән беррәттән, үз дәүләт телләрен гамәлгә кую хокукын бирә. Әлеге хокуктан файдалану йөзеннән, Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсендә Татарстан Республикасының  дәүләт телләре билгеләнгән: “Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре». 

“Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы РФ законының 3  нче маддәсенең 3 нче пункты нигезендә, “Россия Федерациясе субъектлары гражданнарның аралашу, тәрбия, белем алу һәм иҗат итү телен сайлау ирегенә хокукын саклауга кагылышлы законнар һәм башка документлар кабул итәргә хокуклы”.

Шундый ук мөмкинлек “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы РФ законының 14 нче маддәсендә расланган: “Россия Федерациясе законнары нигезендә, Россия Федерациясе территориясендәге республикаларның дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында Россия Федерациясе дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту гамәлгә куелырга мөмкин”.

“Татарстан Республикасында мәгариф турында”гы ТР законы бу мәсьәләгә ачыклык кертә: “Татар һәм рус телләре, Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак, федераль дәүләт гомуми белем бирүнең  аерым баскычы (башлангыч, төп урта, гомуми урта белем. – Ред.) өчен билгеләнгән стандартлары  нигезендә тигез күләмдә өйрәнелә”.

2011 елның 1 сентябреннән Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты гамәлгә керде. Россия Федерациясенең  милли һәм мәдәни күптөрлелеген искә алып, стандарт нигезендә Россия Федерациясе белем бирү оешмалары өчен төп (базис) уку-укыту планының өч варианты эшләнде. Өченче вариант – ике дәүләт теле законлы рәвештә гамәлдә булган субъектларга карый. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” РФ законының 28 нче маддәсенең 3 нче пункты нигезендә, белем бирү оешмалары уку-укыту программаларын төзү һәм раслау хокукына ия. Шул рәвешле, һәр белем бирү оешмасы уку-укыту планын мөстәкыйль рәвештә төзи, һәм, әлеге план, федераль һәм аерым төбәкнең тел турындагы законнары кысаларында, белем бирү оешмасы җитәкчесе тарафыннан раслана.

5-11 нче сыйныфларда фәннәрне Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2004 нче елда расланган уку-укыту (базис) планнары нигезендә укыту дәвам ителә. 

  Төп (базис) уку-укыту планында татар телен укытуга бүлеп бирелгән сәгатьләр саны милли-төбәк компоненты һәм, өлешчә, белем бирү оешмасы компоненты хисабына башкарыла, һәм бу  Россия Федерациясе субъекты уку-укыту планын төзүнең гамәлдәге нормаларына каршы килми. Белем бирү оешмасы компонентының калган сәгатьләре (атнага өч сәгатькә кадәр), укучыларның белем алудагы ихтыяҗларын искә алып, белем бирү оешмасы карары нигезендә, федераль компонентка караган уку фәннәрен, шул исәптән рус телен тирәнтен өйрәнү максатларында файдаланыла.

Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының 5 – 11 нче сыйныфларында федераль төп (базис) уку-укыту планнары гамәлгә ашырыла. Анда уку-укыту сәгатьләре түбәндәгечә бүленә:

– Россия Федерациясенең барлык территорияләре өчен бердәм булган федераль компонентка кергән  уку фәннәренә – гомуми норматив вакытның 75 % ы;

– Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан мөстәкыйль билгеләнгән милли-төбәк компонентына кергән уку фәннәренә – 15 % ы;

 – белем бирү оешмасы компонентына кергән фәннәрне өйрәнүгә гомуми норматив вакытның 10 % ы бүлеп бирелә.

Татар теле һәм әдәбияты милли-төбәк компоненты сәгатьләре хисабына укытыла. Бу таләпләр нигезендә, мәктәпләрнең һәм аларның эш үзенчәлегендә барлыкка килгән аерымлыкларны искә алып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен уку-укыту планнарының төрле вариантлары раслана.

Шул ук вакытта һәр белем бирү оешмасының да үз уку-укыту планына мөһим үзгәрешләр кертү мөмкинлеге бар. Моңа бәйле рәвештә, мәктәпләр, белем бирү оешмасы компоненты хисабына, төп (базис) уку-укыту планына кергән фәннәрне, шул исәптән рус телен өйрәнү өчен сәгатьләр санын мөстәкыйль рәвештә арттыра алалар. Бу очракта катгый кагыйдә  – дәүләт телләрен тигез күләмдә өйрәнү – бары тик төп (базис) сәгатьләр санына гына карый.

Ассызыклап әйткәндә, федераль дәүләт стандартлары тарафыннан белем бирү оешмалары компоненты карамагына билгеләнгән сәгатьләр санын, ата-аналар теләген искә алып, теләсә кайсы фәнне өстәмә өйрәнүгә бүлеп бирергә мөмкин.

Татарстан Республикасында дәүләт телләрен генә түгел, республикада яшәүче башка халыкларның туган телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә һәм моңа катнашы булган оешмаларны саклау һәм камилләштерүгә дә җитди игътибар бирелә.

2013 елда  бу юнәлештә өч дәүләт программасы:

 – “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү”;

– “2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру”;

– “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 -2016 еллар)” программалары эшләнде һәм расланды. Бу чаралар һәрберсе татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак төпле өйрәнүгә хокукый нигез булып тора.

Татар теле программасын һәм фән буенча  курслар программасын төзүгә  карата  кайбер тәкъдимнәр

“Россия Федерациясендә Мәгариф турында” Федераль Законының    “Уку-укыту программалары” дип исемләнгән 12 нче маддәсе (5,7 нче пунктлар) нигезендә:

        5. Әгәр гамәлдәге федераль закон тарафыннан  башкача билгеләнмәгән булса, уку-укыту программалары уку-укыту эшчәнлеген гамәлгә куючы оешма тарафыннан мөстәкыйль рәвештә әзерләнә һәм раслана.

        7. Уку-укыту эшчәнлеген дәүләт аккредитациясенә ия булган уку-укыту программалары нигезендә гамәлгә куючы оешмалар (югары белем бирүче оешмалар тарафыннан мөстәкыйль расланган белем стандартлары нигезендә гамәлгә ашырылучы уку-укыту программаларыннан кала) уку-укыту программаларын федераль дәүләт стандартларын һәм алар нигезендә эшләнгән якынча төп уку-укыту программаларын искә алып төзиләр.

        Якынча программа белем бирү стандартларында каралган  предмет темаларының  эчтәлеген конкретлаштыра, курсның  бүлекләре буенча якынча уку сәгатьләрен билгели, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, белем алуның эзлекле фикер йөртүгә  нигезләнгән процессын, предметара бәйләнешләрне исәпкә алып  өйрәнелә торган темаларны, бүлекләрне билгеле бер тәртиптә өйрәнүне  тәкъдим итә.

        Татар теленнән якынча программалар Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган.

        Якынча программалар нигезендә автор программалары, дәреслекләр төзелә.

        Федераль дәүләт белем  стандартлары таләпләренә туры китереп төзелгән төп уку-укыту программалары (п.18.2.2)  түбәндәге өлешләрне үз эченә ала:

  1. аңлатма язуы-  укытыла торган фәннең (курсның) үзенчәлеген

искә алып, гомуми белем бирүнең максат-бурычлары билгеләнә;

  1. укытыла торган фәнгә, курска гомуми характеристика;
  2. уку планында фәннең, курсның тоткан урыны;
  3. программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр  (шәхескә

кагылышлы, метапредмет, уку фәненә кагылышлы нәтиҗәләр);

  1. уку предметының, курсның  эчтәлеге;
  2. төп уку эшчәнлеге төрләрен чагылдырган  тематик план;
  3. укытуның матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин ителеше.

Эш программалары түбәндәгеләрне искә алып төзелә:

  • федераль дәүләт белем  стандартлары таләпләрен;
  • уку программасы эчтәлегенең мәҗбүри минимумын;
  • чыгарылыш сыйныфлар алдына куелган таләпләрне;
  • уку предметына һәм курсына укыту планы тарафыннан бирелгән

сәгатьләрне;

  • укучыларның кызыксыну дәрәҗәләрен;
  • укытучы сайлаган укыту методик комплексын.

Эш программасына  түбәндәге өлешләрдән тора:

  1. титул бите;
  2. аңлатма язуы;
  3. укучыларның белемнәренә таләпләр;
  4. укыту фәненең, курс программасының эчтәлеге;
  5. календарь-тематик план;
  6. укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

һәм формалары;

  1. өстәмә белем бирү чыганаклары (әдәбият исемлеге, компьютер

программалары, сайтлар һ.б.)

Предмет буенча төзелгән якынча программа эш программасы буларак кулланыла алмый, чөнки анда укыту материаллары  темалар буенча сәгатьләп бүленмәгән. Укытучы якынча программа, автор программалары  нигезендә үзенең эш программасын төзи. Предмет укытучысы, эш программасын төзегәндә, кайбер бүлекләрнең эчтәлегенә, сәгатьләр бүленешенә, андагы темаларны өйрәнү тәртибенә үзгәрешләр кертә ала. Әмма бу үзгәрешләр гомуми күләмнең  20% ыннан  артмаска тиеш.

Эш программасының титул бите түбәндәге мәгълүматларны үз эченә ала:

- белем бирү оешмасының тулы юридик исеме;

- эш программасының килешенүе һәм раслануы турындагы култамгалар һәм мөһер (1нче таблица);

  • эш програмасының исеме;
  • эш программасын гамәлгә ашыручының һәм төзүченең фамилиясе,

исеме, әтисенең исеме;

  • фән, курс өйрәнелә торган сыйныф;
  • программаның төзелгән елы.

Эш программасының аңлатма язуында түбәндәге мәгълүматлар

күрсәтелә:

        - эш программасын төзегәндә кулланылган   программаның (якынча программа, автор программасының)  исеме, авторы, төзелгән елы;

- эш программасы үтәлешендә белем һәм күнекмәләргә куелган максатлар һәм бурычлар;

        - якынча яисә автор программасы нигезендә төзелгән эш программасына кертелгән үзгәрешләр, аларга аңлатмалар;

        - куелган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыруда кулланылган УМК  авторлары, исеме, нәшрияты, басылган елы (дәреслек, эш дәфтәре һ.б., РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган исемлек буенча);

        - эш программасын тормышка ашыруда каралган гомуми сәгатьләр саны, шулай ук  контроль эшләрнең (диктант, сүзлек диктанты, инша, изложение, тест), практик эшләрнең, проектларның, экскурсияләрнең һ.б. күләме конкрет күрсәтелә. Ел ахырында башкарыла торган контроль эшнең төре ассызыклана (имтихан булса күрсәтелә);

         - якынча яисә автор программалары нигезендә җентекле календарь-тематик план төзелә. Календарь-тематик планда язылган темалар турыдан-туры китап темасының күчерелмәсе булмаска да мөмкин, әмма төп фикернең саклануы мәҗбүри. Календарь-тематик планда предмет буенча каралган минимум үтәлергә тиеш. Тематик план аның үтәлешен тәэмин итә.

        Сыйныф журналында язылган темалар календарь-тематик план белән туры килергә тиеш.

        Календарь-тематик планны түбәндәге таблица буенча төзергә мөмкин:  

Дәрес темасы

Сәгать

саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге яки уку эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

(шәхескә кагылышлы, метапредмет һәм уку фәне буенча нәтиҗәләр).  

Өй эше

Үткәрү вакыты

План

Факт

Уку процессын дидактик яктан тәэмин итү үз эченә түбәндәгеләрне

ала:

  • дәреслекләр;
  • рәсем характерындагы кулланма әсбаплар (терәк конспектлар,

схемалар, таблицалар,  диаграммалар, модельләр һәм башкалар);

  • күрсәтмәләр характерындагы кулланма әсбаплар  (укучыларның

мөстәкыйль эшләрен оештыру буенча күрсәтмә һ.б.);

  • укучыларның белемнәрен тикшерү буенча әсбаплар;
  • төрле баскычтагы өй эшләре, иҗади эшләр;
  • класстан тыш чаралар, фәнни-эзләнү, проект эшләре (реферат һәм фәни-эзләнү эшләре өчен темалар);
  • дәрестән тыш  уку өчен әдәбият исемлеге.

Федераль дәүләт белем стандарлары буенча якынча дәрес структуралары

Федераль дәүләт белем стандартлары тәләбе укытучыга татар теле дәресләрен оештыруда комплекслы караш булдырырга ярдәм итә, ижади эзләнеүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайтырга булыша.

Традицион укыту системасынан аермалы рәвештә, заман дәресләренең төп үзенчәлекләре түбәндәгеләр.

Төп максат – укучы шәхесенең интеллектуаль, рухи, физик үсеше, аның кызыксынуын формалаштыру;

Дәрес эчтәлеге– теманың тормыш белән бәйлелеге, дөнъяны танып-белүгә әһәмиятле булуы.

Белем бирүгә этәргеч көчләр – ижат итү, үз үсешеңне күрү, белемне арттырырга омтылу, үз үзеңә ышаныч, гамь уянуы.

Эш ысуллары– бергәләп эзләнү, төркемләп эшләү, эвристик әңгәмә,

дәрес-диспут, укытучы һәм укучы арасында эшлекле мөнәсәбәт.

Дәресне оештыру: сорауларга җавап эзләү, тормыш белән бәйле иҗади күнегүләр эшләү, шәхси, төркемле, парлы эш оештыру.

Укытучы – ярдәмче, дус, киңәшче, юнәлеш бирүче. Аның төп бурычы

– укучыларны уку мәсьәләләрен хәл итеү процесына дөрес җәлеп итү, кызыксындыра белү.

Төп нәтиҗә – укучының белемен яңа ситуацияда мөстәкыйль куллануы,

хаталарын күрүе, үз-үзен бәяли белүе.

Яңа таләпләр буенча:

- дәрес укытучы белән укучы, укучы белән укучы арасындагы хезмәттәшлеккә корыла;

- дәрес укучының үсешен тәэмин итүне күздә тота (укучы дәрестән  чыкканда: Мин нәрсә белә идем? Бүген нәрсә белдем? Алар арасында нинди бәйләнеш булды?- дип аңлап, үзүсешен ачыклап чыгарга сәләтле була);

- укучылар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан,  укытучы проблемалы, эзләнүле ситуацияләр аша укучыга үсеш өчен шартлар тудыра;

- укучылар эзләнү, проблеманы чишү, адымлы гамәлләр аша мөстәкыйль нәтиҗәләр ясарга өйрәнә;

- дәрестә укучы  уку процессының үзәгендә була;

- укучы  әзер җавап белән эш итми, ә иҗат итә, иҗади хезмәттәшлек итә;

- һәр эшчәнлек укучының яшь үзенчәлегенә һәм уку материалын үзләштерү мөмкинлегеннән,  классның профиленнән чыгып оештырыла.

Яңа тема өйрәтү дәресенең  якынча структурасы

1) Тема, максат, бурычлар билгеләү. Ике тема бирү үзен аклаячак: тео-

ретик материал өйрәнү буенча һәм  тәрбияви, үстерүче максатлардан

чыгып лексик тема алына. Мәсәлән, сыйфат дәрәҗәләре. Кешедә барысы да матур булырга тиеш.

2) Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек).

Максаты: укыучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү. Сыйныфта уңай

эмоциональ атмосфера булдыру.

Эш алымнары: укытучының изге теләкләре, бүгенге эш өчен кирәкле

сыйфатларны билгеләү, девиз, эпиграф белән таныштыру, өлге буенча

өй эшен мөстәкыйль тикшерү һ.б. (1, 2 минут).

3) Белемне актуалләштерү.

Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, уку- чыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау (4, 5 минут).

4) Проблемалы ситуация булдыру.

Уку мәсьәләсен кую.

Максат: авырлыкларны ачыклау (Ни өчен шундый сорау килеп туды? Без әле нәрсәне белмибез?), дәрес максатын я теманы төп сорау кебек итеп билгеләү (4, 5 минут).

Уку мәсьәләсен кую буенча проблеманы ачыклауга юнәлтелгән, темага алып килгән әңгәмә үткәрү.

5) Яңа тема өйрәнү.

Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау

(7, 8 минут).

Эш төрләре: төрле фикерләр тудырган, проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән әңгәмә, төркемләп, парлап эшләү.

6) Ныгыту.

Максат: бергәләп, чиратлап яңа белемне кабатлау, терәк сигнал формасында теркәү (4, 5 минут).

Эш төрләре: фронталь эш, парлы эш, продуктив күнегүләр башкару.

7) Үҙ аллы эш.

Максат: һәр укучыны теманы аңлавына, күнегүләр башкара алуына ышандыру (4, 5 минут).

Эш төрләре: 2, 3 зур булмаган язма эш башкару, укучыларның өлге буенча үзләрен тикшереп барлавы.

Яңы теманы кабатлау, ныгыту.

Укучыларга яңа тема буенча эш тәкдим ителә (1 күнегеү), алга таба шушы

ук күнегү алдан үтелгән темалар белән бәйләп ныгытыла (7, 8 минут).

8) Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе).

Максат: укучыларның үз укыу эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе (2, 3 минут).

Сораулар: Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты? Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?  

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең  якынча структурасы (ныгыту дәресе)

1)   Оештыру этабы.

2)    Өй эше тикшерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

3)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4)    Беренчел ныгыту:

- таныш ситуациядә (типлаштырылган);

- үзгәртелгән ситуациядә (конструктив).

5)  Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр).

6) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

7)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау). 

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресенең якынча стуктурасы (кабатлау дәресе)

1)  Оештыру этабы.                                                                                        2) Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.                                                3) Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.                                                                                                        4) Белемнәрне актуальләштерү:                                                                        - контроль дәрескә әзерлек максатыннан;                                                                - яңа теманы өйрәнүгә әзерлек максатыннан.                                                        5) Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.                                                6) Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.        Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

8) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.        

9) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Белем һәм осталыкларны системалаштыру дәресенең якынча структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә  әзерләү.

Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән).

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

7. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау. 

Белем һәм осталыкларны контрольләштерү дәресенең якынча структурасы

1) Оештыру этабы.

2) Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3) Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү ( биремнәр күләме һәм авырлык дәрәҗәсе буенча программага һәм һәр укучының белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш).

Контроль дәресләрнең формалары:

- язма контроль;

- телдән һәм язма контроль аралаштырып бирелгән булырга мөмкин.

4) Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)

Белем, осталык һәм күнекмәләргә төзәтмәләр кертү дәресенең якынча структурасы

1) Оештыру этабы.

2) Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3) Белем, осталык һәм күнекмәләрне диагностикалауның нәтиҗәләре. Укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге хаталарны ачыклау, аларны төзәтү юлларын, белем һәм осталыкларын камилләштерү.

Диагностика нәтиҗәләре буенча укытучы коллектив, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү алымнарын планлаштыра.

4) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

5) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Катнаш дәреснең якынча  стуктурасы

1)    Оештыру этабы.

2)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3)    Белемнәрне актуальләштерү.

4)    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5)     Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.

6)    Беренчел ныгыту.

7)    Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтүләр кертү.

8)    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча аңлатма бирү.

9)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Татар теле дәресенең технологик картасы

Укытучы

Дәрес

Татар теле

Сыйныф

Дәрес төре

Дәреснең технологик төзелеше

Дәрес темасы

Максат

Төп терминнар, аңлатмалар

Ирешеләчәк  нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Язу күнекмәләре:.......

Уку-язу күнекмәләре:.......

Тел күнекмәләре:........

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

-дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

--фикереңне дәллили белү

Регулятив УУГ:

-уку бурычларын кую

-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү

-үз фикереңне төгәл җиткерү

-дөрестән дөрес түгелне аеру

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү

-нәтиҗәләр формалаштыру

                           Танып –белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

-рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавп таба белү;

-укыганны анализлау;

                            Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

фронталь эш

төркемнәрдә һәм парларда эш

индивидуаль эш

Куллану өчен дәреслек:

Хәйдәрова Р.З. Күңелле татар теле

Эш дәфтәре

Техник чаралар: компьютер, презентация, мультимедиадиск

Өйрәнү технологиясе

Дәрес этаплары

Формалаштыры-лырга тиешле универсаль уку гамәлләре

Слайдлар, күрсәтмәлекләр, картина

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре

Өй эшләренә таләпләр

        Татар теленнән өй эше дәрестә формалаштырылган универсаль уку гамәлләрен ныгыту максатыннан бирелә.

        Өй эше дәреснең төрле этабында бирелергә мөмкин, күпчелек укытучылар аны дәреснең ахырында бирәләр. Өй эшен аңлату өчен дәрестә махсус вакыт каралган булу шарт. Биремнәр барлык укучылар өчен дә аңлаешлы булырга,  күнегүләр бирелгән очракта, алар дәрестә башкарылган эшләрдән үзгә булырга тиеш түгелләр.

        Укучыларның предметка карата кызыксынуларын арттыру максатыннан, өй эшенә стандарт булмаган биремнәр бирергә мөмкин. Мәсәлән, проблемалы ситуацияләргә, эшлекле уеннарга, конкурсларга, ярышларга (“кем тизрәк?, күбрәк?,  яхшырак?”), иҗади эшләргә (инсценировкалар, лингвистик әкиятләр, табышмаклар,  рефератлар, проектлар, ребуслар, схемалар) корылган биремнәр. Шулай ук, өйрәнелгән материал буенча белемнәрне тикшерү максатыннан тестлар, сораулар, төрле биремнәр белән карточкалар (хаталарны төзәтергә, төшеп калган хәрефләрне, тыныш билгеләрен куярга һ.б.) төзергә тәкъдим итәргә мөмкин. Шул рәвешле, без укучыларны дәрестә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтәчәкбез.

        Өй эшен биргәндә һәр баланың мөмкинлекләре дә исәпкә алынырга тиеш, өйгә укучы үзаллы башкара алырлык кына биремнәрнең бирелүе мәҗбүри. Һәр дәрестә укучыларга төрле эш алымнары тәкъдим ителә. Өй эшен авырлык дәрәҗәсенә карап берничәне тәкъдим итәргә була, укучы үз мөмкинлекләреннән чыгып берсен генә башкара.

        Өй эшенең күләме артык зур булмаска тиеш,  башка предметлардан биреләчәк өй эшләренең дә күләмен онытмаска кирәк.

        СанПиН 2.4.2-2821-10 нормаларына яраклы рәвештә өй эшенең күләме (барлык предметларга бирелгән сәгатьләр саны):

        1 нче сыйныфта өй эше бирелми.

        2-3 нче сыйныфлар – 1,5 сәг.

        4-5  нче сыйныфлар- 2 сәг.

        6-8 нче сыйныфлар- 2,5 сәг.

        9-11 нче сыйныфлар – 3,5 сәг.

ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ СХЕМАСЫ

I вариант

 1. Сыйныфка кыскача характеристика.

 2. Дәреснең темасы.

 3. Тематик бүленештә бу дәреснең урыны.

 4. Дәреснең максаты:

 а) белем бирү;

 ә) фикерләүне, күнекмәләрне үстерү;

 б) тәрбия бирү.

 5. Дәреснең төре:

 а) яңа материалны аңлату;

 ә) ныгыту;

 б) гомумиләштерү-йомгаклау;

 в) белемнәрне тикшерү-контроль;

 г) катнаш дәрес.

 6. Дәреснең структурасы, төп элементлары, вакыт бүленеше.

 7. Дәрестә кулланылган материалларның максатка ирешүдәге роле.

 8. Дәрестә кулланылган методлар, алымнар.

 9. Дәрестә күргәзмәлелек.

 10. Балалар белән индивидуаль эш формалары.

 11. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

 12. Дәрескә йомгак (уңышлы, уңышсыз яклар).

II вариант

 1. Укытучының Ф.И.О. белеме, эш стажы, категориясе. Нинди методик проблема өстендә эшләве. Ни өчен әлеге проблеманы сайлавы. Эксперименталь эше, нәтиҗәләре.

 2. Дәреснең темасы, класс, программада бу дәреснең нинди урын тотуы.

 3. Дәрес тибы.

 4. Дәреснең максатлары. Өйрәтү, күнекмәләр үстерү һәм тәрбияви максатларга ирешә алу-алмавы.

 5. Дәрес үткән сыйныфның үзенчәлекләре (үзләштерү дәрәҗәсе, башка дәресләрдә һәм хәзерге дәрестә активлыклары, мөмкинлекләре, укытучының бу класс укучылары белән эшләвендә нинди индивидуаль алымнар куллануы, ни өчен нәкъ әлеге сыйныфта ачык дәрес күрсәтүнең сәбәпләре).

 6. Дәресне оештыру өчен кулланылган фәнни һәм методик әдәбият, техник чаралар, компьютер технологияләре һ.б. күрсәтмәлелек.

 7. Дәрестәге үзеңнең эшчәнлегеңә һәм укучылар эшчәнлегенә бәя, дәреснең нәтиҗәлелеге, планлаштырылган эшләрнең үтәлүе, үзеңнең тәэсирләрең. Дәреснең уңай һәм кимчелекле дип тапкан яклары.

 8. Киләчәктә нинди юнәлештә эшләргә планлаштырасың.

Татар теленнән язма эшләр һәм аларны бәяләү критериясе

Сүзлек диктанты күләме

Мәктәп тибы Сыйныф

Татар мәктәбе

Рус мәктәбендә татар балалары

Рус телле балалар

I

3-5

-

-

II

5-7

6-7

5-6

III

7-10

8-9

7-8

IV

10-15

10-12

8-9

V

15,20

12-15

9-10

VI

20-25

15-17

10-15

VII

25-30

18-20

15-18

VIII

30-35

22-25

18-22

IX

35-40

25-28

22-25

X

40-45

28-33

25-27

XI

45-50

33-35

28-30

Бәяләү

Мәктәп тибы Билге      

Татар һәм рус

мәктәпләрендә укучы татар балалары

Рус телле балалар

"5"

Хатасыз

Хатасыз, пөхтә

"4"

1-2 хата

1-2 хата

"3"

3-4 хата

3-5 хата, 4-5 төзәтү

"2"

5 һәм күбрәк хата

6 һәм күбрәк хата

Контроль диктант күләме

Мәктәп тибы

Сыйныф,

Татар мәктәбе

Рус мәктәбендә татар балалары

Рус телле балалар

Ел башы

Ахыры

Ел башы

Ахыры

Ел башы

Ахыры

I

-

50

-

-

-

-

II

70

80

25

30

III

80

90

30

35

IV

90

100

35

40

V

100

110

50

50-60

35-40

40-45

VI

110

120

55-65

60-70

45-50

50-55

ҮП

120

130

65-80

85-100

55-60

60-65

VIII

130

140

85-100

95-110

65-75

75-80

IX

140

150

105-120

115-125

80-90

90-100

X

150

160

120-130

125-135

95-105

105-115

XI

160

170

130-140

135-145

110-12

115-125

Бәяләү

Мәктәп тибы

Билге    

Татар мәктәбе

Рус мәктәбендә татар балалары

Рус телле балалар

"5"

0/0 иск.: 1/0,0/1 (пөхтә эшкә)

0/0, 0/2, 1/0

0/0, 1/0,0/1

"4"

1/1 Иск.: 1/2, 0/3, 2/1

2-3/3-2    

2/2, 3/2, 2/3

"3"

2/2, 2/3 Иск.: 1/4, бер төрдәге 5/4

4/4, 3/6

4/4, 3/6

"2"

5/5 һәм 4 төзәтүле

6/5, 5/8

6/5, 5/8

"1"

6/5, 7/4 һ.б.

Изложение

Текстның күләме

Мәктәп тибы

Сыйны

Татар мәктәбе

Рус мәктәбендә

татар балалары

Рус телле балалар

Ел башы

Ахыры

Ел башы

Ахыры

Ел башы

Ахыры

V        

150-170

170-200

70-110

110-140

55-65

65-75

VI

200-220

220-250

140-160

160-190

70-80

85-95

VII

250-300

300-350

190-230

230-270

90-95

100-100

VIII

350-400

400-450

270-310

310-350

110-120

120-130

IX

450-475

475-500

350-370

370-390

130-140

140-150

X

475-500

500-525

390-410

410-430

150-160

165-175

XI

500-525

525-550

430-450

450-470

175-180

190-210

Бәяләү

Мәктәп тибы

билге    

Татар мәктәбе

Рус мәктәбендә

татар балалары

Рус телле балалар

"5"

Текст эзлекле

бирелгән, стиль бердәмлеге саклана фактик

хатасыз;

1/0, 0/1 пунктуа-

цион яки грамма-

тик хата.

Текст тулысынча

ачылган. Фактик

хатасыз;

1/2,0/2 пунктуа-

цион яки грамма-

тик хата.

Текстның

эчтәлеге тулы,

эзлекле, дөрес;

1/1 пунктуацион

яки грамматик

хата.

"4"

Тексттан бераз

читкә кителгән; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә.

 1 фактик хата 2/1

пунктуацион яки

грамматик хата.

Фикер белдерүдә

ялгышлыклар

җибәрелсә, 1-2

фактик хата;

2/2, 2/3 пунктуа-

цион яки грамма-

тик хата.

Текстның

эчтәлеге эзлекле,

дөрес язылган; 1 -2

эчтәлек ялгышы;

2-3/3-2 пунктуа-

цион яки грамма-

тик хата.

"3"  

Тексттагы эзлек-

лелек сакланма-

ган, фактик хата-

лар бар; 3/2, 1

грамматик хата.

Эчтәлек эзлекле

бирелмәсә, стиль

бердәмлеге сак-

ланмаса, 3 фактик

хата; 3/4 пунктуа-

цион, 2 грамматик

хата.

Эчтәлек өлешчә

эзлекле язылган;

4-5/4 пунктуацион

яки 4-5 грамматик

хата.

"2"

Эзлеклелек сак-

ланмаган, стиль

бердәмлеге юк,

сүзләр һәм

җөмләләр

бәйләнешендә

хаталар күп, ор-

фографик хата-

ларның саны

өчтән, пунктуаци-

он хаталарның

саны икедән,

грамматик хата-

ларның саны

өчтән артык.

Эчтәлек, стиль

бердәмлеге сак-

ланмаса, эш план-

га туры килмәсә,

фактик хаталар

күп булса, орфо-

график хаталар-

ның саны дүрттән,

пунктуацион ха-

таларның, саны

биштән, грамма-

тик хаталар саны

өчтән артык.

Эчтәлек бөтенләй

ачылмаган, эзлек-

ле язылмаган, 6

дан артык

орфографик, 5 тән

артык пунктуаци-

он яки 6 дан ар-

тык орфографик,

5 тән артык пунк-

туацион яки 6 дан

артык грамматик

хата.

Сочинениене бәяләү

Мәктәп тибы

Билге

Татар мәктәбе

Рус мәктәбендә

татар балалары

Рус телле бала-

лар

"5"

Эчтәлек темага

туры килә, фактик ялгышлар юк, эзлекле

язылган; теле бай, образлы;

стиль бердәмлеге сакланган; 1 орфографик, 1 пунк-

туацион яисә грамматик хата.

Эчтәлек темага

туры килә, фактик хаталары юк; теле бай,

стиль бердәмлеге сакланган; 1 орфо-

график яисә 2 пунктуацион (грамматик)

хата.

Эзлекле язылган

һәм эчтәлек

тулысынча ачылган; 1 орфографик, 1

пунктуацион

яки 2 грамматик

хата.

"4"

Язманын эчтәлеге темага нигездә туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата; теле бай, образлы,

стиль бердәмлеге сак-

ланган;2/2 пунктуацион

һәм 2 грамматик

хата.

Эчтәлек нигездә

темага туры

килә; зур булмаган ялгышлыклар күзәтелә; 1-2 фактик хата; 2

орфографик, 3

пунктуацион

(грамматик)

яисә бер-ике

сөйләм хатасы.

Тема эзлекле

язылган, ләкин

2-3 эчтәлек ял-

гышы, 2-3 орфо-

график,2-3

пунктуацион

хата.

"3"

Эчтәлекнебирүдә моһим

читләшүләр бар:

ул нигездә дөрес, ләкин

фактик төгәлсезлекләр

очрый, хикәяләү

эзлекле түгел;

тел ярлы; сүз

куллануда ялгышлар

җибәрелә; стиль

бердәмлеге сакн

ланып җитмәгән; 3/3

һәм 3 грамматик хата.

Эчтәлекне

бирүдә җитди

ялгышлыклар,

фактик

төгәлсезлекләр;

эзлеклелек,

стиль

бердәмлеге сак-

ланмаган; теле

ярлы; 3 орфо-

график, 4 пунк-

туацион (грам-

матик) яисә 3-4

сөйләм хатасы.

Тема өлешчә

эзлекле язылган;

эчтәлек тулы-

сыңча ачылма-

ган; 4-5 орфо-

график, 4-5

пунктуацион

хата.

"2"

Тема ачылмаган; фактик

төгәлсезлекләр күп; эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз кулла-

ну ялгышлары

еш очрый; стиль

бердәмлеге юк;

7/7 хата.

Язма темага туры килми;

Фактик төгәлсезлекләр

күп; теле ярлы; текст кыска;

сүзләр дөрес кулланылмаган; стиль бердәмлеге сакланмаган; 5 орфографик, 8 пунктуацион

(грамматик), яисә 4-6 сөйләм хатасы.

Тема эзлекле

язылмаган һәм

эчтәлеге ачыл-

маган, 6 дан

артык орфогра-

фик, 6 дан артык

пунктуацион

һәм грамматик

хата.

Язма эшләрдәге хаталарны төркемләү

Язма эш төре______________________________

Класс_____________________________________

Текст_____________________________________

Үткәрү вакыты ____________________________

Укытучы__________________________________

I. Орфографик хаталар

1.

0-ы, ө-е

2.

э-е

3.

е,ю,я

4.

Ъ-ь

5.

Җ

6.

н-ң (нг-ңг, нк-ңк)

7.

Һ-Х

8.

Къ-гъ, к-г

9.

йо,йө кушылмалары

10.

в-[W]

11.

кушма сүзләр язылышы

12.

парлы сүзләр язылышы

13.

тезмә сүзләр язылышы

14.

алынма сүзләр язылышы

15.

кушымчалар, теркәгечләр язылышы

16.

кисәкчәләр язылышы

II. Пунктуацион хаталар

1.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

2.

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре

3.

Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре

4.

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре

5.

Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре

6.

Әйе, юк сүзләре янында тыныш билгеләре

7.

Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре

8.

Туры сөйләмдә тыныш билгеләре

9.

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре

10.

Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре

11.

Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре

12.

Ия белән хәбәр арасында сызык

13.

Кызыл юлларны билгеләү

14.

Катлаулы төзелмәләрдә тыныш билгеләре

15.

Катнаш кушма җөмләдә тыныш билгеләре

III. Техник хаталар

1.

Игътибарсызлык нәтиҗәсендә хәреф төшеп калу

2.

Бер хәреф урынына икенчесен алмаштырып язу

3.

Укучының сөйләмендә кимчелекләр булу аркасында җибәрелгән хаталар

4.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү

5.

Хәреф элементлары дөрес булмау

Рус телле балаларның белемнәрен диктант, изложение, сочинениеләрдәге  хәреф хаталары санына гына карап бәяләү дә дөрес булмас,  укучыларның белем күнекмәләрен тикшерү өчен ситуатив биремнәрне дә кулланырга тәкъдим итәбез. Мондый күнегүләрдә сөйләм бурычлары төрле була: спроси, узнай,  докажи, предложи һ.б. Алар, нигездә,  русча бирелә.  Бала сөйләм бурычын  ана телендә аңлап кабул итә һәм аны үтәү өчен, өйрәнгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне кулланып, үзенең уй-фикерләрен татарча әйтә алырга тиеш була.

Әйтик:

а) Узнай у друга:

–       где останавливается автобус, который едет в Казань (Җавап: Казанга баручы автобус кайда туктала?);

–        куда он поступит после окончания 9 класса  (Җавап: 9 нчы сыйныфтан соң син кая укырга керәсең?)

Мондый тип күнегүләрнең әһәмияте шунда: укучы  фикерен җиткерү өчен өйрәнелә торган тел чараларын үзе җыя, һәм укучыда эчке сөйләм эшчәнлеге башлана. Ә бу аралашу процессына өйрәтүдә бик мөһим чара.

Сөйләм дәрәҗәсен контрольгә алуда диалогик формадагы эш төрләре дә бик отышлы санала. Әйтик:

- төшеп калган репликаларны өстәп языгыз;

- диалогларны дәвам итегез (6-7 реплика өстәргә);

- схема буенча диалог төзегез;

-  диалогтан монолог төзеп языгыз;

- монологтан диалог төзегез. һ.б.

Укучыларның фикерләү һәм сөйләм дәрәҗәсен контрольгә алуда иҗади характердагы эшләрне кулланырга кирәк. Аларга программадагы төрле темалар буенча сочинениеләр, укучыларның үзләренең кечкенә хикәяләр төзеп язуларын кертә алабыз.

Югарыда күрсәтелгән эшләр, рус телле балаларның татар телендә  тел чараларын кулланып арлаша алуларын, эчке сөйләм эшчәнлеген оештыра алуларын тикшерә һәм йомгаклау контроленә куелган таләпләргә  дә җавап бирә.

2014/2015 нче уку елына гомуми белем  оешмалары өчен  Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән федераль дәреслекләр исемлеге

Татар теле

Вәгыйзов С.Г.

Вәлитова Р.Г.

1

Татарстан китап нәшрияты

Гарипова В.А.

Шакирова Г.Р.

2

Татарстан китап нәшрияты

Харисова Ч.М.

Шакирова Г.Р.

3

Татарстан китап нәшрияты

Ягъфәрова Р.Х

Асылгәрәева Р.Ә.

4

Татарстан китап нәшрияты

Гарифуллина Ф.Ш.

Мияссарова И.Х.

1

(“Әлифба”)

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Харисов Ф.Ф.

Сираҗиева Г.Д.

1

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Харисов Ф.Ф.

Харисова Ч.М.

Панова Е.А.

2

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Харисов Ф.Ф.

Шакирова Г.Р.

Сәгъдиева Р.К.

Хисматова Л.К.

3

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Харисов Ф.Ф.

Харисова Ч.М.

Сәгъдиева Р.К.

Гарипова В.А.

4

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Җамалетдинова З.И.

1

Татарстан китап нәшрияты

Җамалетдинова З.И.

2

Татарстан китап нәшрияты

Җамалетдинова З.И.

3

Татарстан китап нәшрияты

Җамалетдинова З.И.

4

Татарстан китап нәшрияты

Мияссарова И.Х.

Гарифуллина Ф.Ш.

Шәмсетдинова Р.Р.

1

(Әлифба)

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Мияссарова И.Х.

Харисова Ч.М.

1

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Мияссарова И.Х.

Фәйзрахманова К.Ф.

2

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Мияссарова И.Х.

Фәйзрахманова К.Ф.

3

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Мияссарова И.Х.

Фәйзрахманова К.Ф.

4

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Фәтхуллова К.С.

1

Татарстан китап нәшрияты

Фәтхуллова К.С.

2

Татарстан китап нәшрияты

Фәтхуллова К.С.

3

Татарстан китап нәшрияты

Фәтхуллова К.С.

4

Татарстан китап нәшрияты

Харисов Ф.Ф.

Харисова Ч.М.

1

Татарстан китап нәшрияты

Харисов Ф.Ф.

Харисова Ч.М.

Җәләлиева А.К.

2

Татарстан китап нәшрияты

Харисов Ф.Ф.

Хисамова Ф.М.

Харисова Ч.М.

3

Татарстан китап нәшрияты

Харисов Ф.Ф.

Харисова Ч.М.

4

Татарстан китап нәшрияты

Хәйдәрова Р.З.

Галиева Н.Г.

1

“Татармультфильм” нәшрияты

Хәйдәрова Р.З.

Галиева Н.Г.

Әхмәтҗанова Г.М.

2

“Татармультфильм” нәшрияты

Хәйдәрова Р.З.

 Әхмәтҗанова Г.М.

Гыйниятуллина Л.Ә.

3

“Татармультфильм” нәшрияты

Хәйдәрова Р.З.

 Әхмәтҗанова Г.М.

Гыйниятуллина Л.Ә.

4

“Татармультфильм” нәшрияты

Литвинов И.Л.

Садыйкова Э.Р.

Гарипова Л.Р.

1

Татарстан китап нәшрияты

Литвинов И.Л.

Садыйкова Э.Р.

Гарипова Л.Р.

2

Татарстан китап нәшрияты

Литвинов И.Л.

Садыйкова Э.Р.

Гарипова Л.Р.

3

Татарстан китап нәшрияты

Литвинов И.Л.

Садыйкова Э.Р.

Гарипова Л.Р.

4

Татарстан китап нәшрияты

Ягъфәрова Р.Х.

1

(Әлифба)

Татарстан китап нәшрияты

2014/2015 нче уку елында басылып чыгачак дәреслекләр

Ягъфәрова Р.Х.

Асылгәрәева Р.Ә.

4)

Татарстан китап нәшрияты

Җамалетдинова З.И.

4

Татарстан китап нәшрияты

Мияссарова И.Х.

Фәйзрахманова К.Ф.

4

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Харисова Ч.М.

 Максимов Н.В.

Сәйфетдинов Р.Р.

5

Татарстан китап нәшрияты

Юсупов Ф.Ю.

 Харисова Ч.М.

Сәйфетдинов Р.Р.

 /М.З.Зәкиев редакциясендә

6

Татарстан китап нәшрияты

Максимов Н.В.

 Нәбиуллина Г.Ә.

/М.З.Зәкиев редакциясендә

7

Татарстан китап нәшрияты

Зәкиев М.З.

8

Татарстан китап нәшрияты

Зәкиев М.З.

9

Татарстан китап нәшрияты

Фәтхуллова К.С.

4

Татарстан китап нәшрияты

Фәтхуллова К.С.

5

Татарстан китап нәшрияты

Фәтхуллова К.С.

6

Татарстан китап нәшрияты

Фәтхуллова К.С.

7

Татарстан китап нәшрияты

Фәтхуллова К.С.

8

Татарстан китап нәшрияты

Фәтхуллова К.С.

9

Татарстан китап нәшрияты

Литвинов И.Л.

Садыйкова Э.Р.

Гарипова Л.И.

4

Татарстан китап нәшрияты

Нигъмәтуллина Р.Р.

6

Татарстан китап нәшрияты

Нигъмәтуллина Р.Р.

7

Татарстан китап нәшрияты

Нигъмәтуллина Р.Р.

8

Татарстан китап нәшрияты

Нигъмәтуллина Р.Р.

9

Татарстан китап нәшрияты

Хәйдәрова Р.З. һ.б.

4

“Татармультфильм” нәшрияты

Хәйдәрова Р.З. һ.б.

5

“Татармультфильм” нәшрияты

Хәйдәрова Р.З. һ.б.

6

“Татармультфильм” нәшрияты

Хәйдәрова Р.З. һ.б.

7

“Татармультфильм” нәшрияты

Хәйдәрова Р.З. һ.б.

8

“Татармультфильм” нәшрияты

Хәйдәрова Р.З. һ.б.

9

“Татармультфильм” нәшрияты

Харисов Ф.Ф.

Харисова Ч.М.

4

Татарстан китап нәшрияты

Харисов Ф.Ф.

Харисова Ч.М.

Сәгъдиева Р.К.

Гарипова В.А.

4

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Шәмсетдинова Р.Р.

Һадиева Г.К.

Һадиева Г.В.

5

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Сәгъдиева Р.К.

Гарәпшина Р.М.

6

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Харисова Г.Ф.

Сабирҗанова Л.К.

Нуриева М.А.

Сабирҗанова Ф.С.

7

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Сәгъдиева Р.К.

Нурмөхәммәтова Р.С.

Җамалетдинова Г.Ф.

8

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Сәгъдиева Р.К.

Нурмөхәммәтова Р.С.

Җамалетдинова Г.Ф.

9

“Мәгариф–Вакыт” нәшрияты

Педагогик технологияләр[2]

Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.                                                                Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул.                                                                Педагогик технология укытуны, белемнәрне үзләштерүне, идея-фикерне, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Аларның бурычы – укыту процессын, яңалыклар кертеп, даими камилләштереп тору, яңа дәреслекләр, укыту өчен кинофильмнар, компьютерларга программалар һ.б. ярдәмлекләр төзү.                                                                                                Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Заманча технологияләр кулланып татар телен өйрәтү- уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла:                                                                                                1) татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту;

2) укучыларның танып белү        активлыгын арттыру;                                                3) телне өйрәнү буенча уңай шартлар  булдыру;                                                4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.  (Р.Б.Камаева).                        Бүгенгесе көндә уку-укыту өлкәсендә киң таралыш алган кайбер технологияләрне карап үтик.                                                                                        

1. Шәхес тәрбияләүгә нигезләнгән педагогик технологияләр.                                •Хезмәттәшлек педагогикасы. Аның гомумиләштерелгән тәжрибәсе рус (К.Д. Ушинский, Н.П. Пирогов, Л.Н. Толстой) һәм чит илләр  (Ж.-Ж. Руссо, Я. Корчак, К.Д. Роджерс, Э. Берн) психологик-педагогик практикасына һәм фәненә, шулай ук илебездә XX гасырда барлыкка килгән Н.К. Крупская, А.С. Макаренко, С.Т. Шанкий, В. А. Сухомлинский мәктәптәренең иң яхшы традицияләренә таяна.        Хәзерге "Россия Федерациясендәге гомумбелем бирү концепцисе" шуңа нигезләнә. Аның эчтәлеге өлкәннәр һәм балаларның бергәләп үсүе, үзара аңлашу һәм рухи тәңгәллеккә омтылу, уку-укыту эшчәнлегенең барышын һәм нәтиҗәләрен бергәләп анализлау кебек шәрехләнә. Ул укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен үзгәртүне күздә тота. Традицион педагогикада укытучы-педагогик барышның субъекты, ә укучы-объекты буларак карала. Яңа технологиядә бу укучыны да субъект итеп карау кирәклеге хакындагы кагыйдә белән алыштырыла. Шуңа күрә педагогик барышта ике субъект бергәләп эшләргә, хәрәкәт итәргә, дуслык һәм хезмәттәшлек мәнәсәбәтләре урнаштырырга тиеш булалар. Хезмәттәшлек педагогикасында 4 юнәлеш аерып чыгарыла:                                                                - балага гуманлы-шәхси якын килү;                                                                - активлаштыручы һәм үстерүче дидактик комплекс;                                                - тәрбия концепциясе;                                                                                        - әйләнә-тирәне (мәктәп, гаилә, тирәдәге кешеләр) укыту-тәрбия эшенә тарту.

  • Ш.А. Амонашвилиның  башлангыч сыйныфларның математика һәм

тел  дәресләрендә кулланылган “Тормыш мәктәбе”, “Кешелекле шәхес” технологиясе.

"Тормыш мәктәбе" дип исемләнгән бу концепциясендә күренекле грузин педагогы, академик  Ш. А. Амонашвили  дөньяви укытуны дини мәдәният элементлары белән кушып алып баруны күздә тота. Технологиянең эчтәлегендә төрле предметлар укыту методикасына кагылышлы кагыйдәләр бар. Телгә мөнәсәбәтле, укуны танып белү белән кушу, уку-язу эшчәнлеген бергә үстерү, лингвистик тоемлау тәрбияләү, укучыны көндәлек эшчәнлекне планлаштыруга өйрәтү, кыюлык һәм чыдамлылык тәрбияләү, аралашу культурасы булдыру, әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрергә өйрәтү. Уку-укыту эшчәнлеген билгеле бер тәртиптә оештыру белән бергә, гуманлылык, һәр балага шәхси якын килү, аралашу осталыгы, гаилә резервларына мөрәҗәгать итү алга чыга.        

•Е.Н. Ильин технологиясе.        Бу технология әдәбият дәресләренә кагылышлы.  Ул әдәбият дәресләрен кешене формалаштырыучы предмет итеп укытуны

күзаллый.  Бу технологиянең эчтәлеге предметның үзенчәлекләреннән үсеп чыга. Мәктәп программасына кергән әдәби әсәрләр бик күп әхлакый проблемалар күтәрә. Шушы сорау-проблема дәресның үзәген тәшкил итәргә тиеш: сорау укучы өчен актуаль, әһәмиятле, аңа кагылышлы булсын; аңа җавап эзләү әсәрне җентекләп укуны, дәреслек һәм өстәмә әдәбият белән танышуны, әсәрнең язылу тарихын һәм язучы биографиясен ачыклауны таләп итсен. Укыту процессы мондый төзелеш кебек күзаллана: шәхси тәҗрибәдән - әдәби әсәр анализлауга - аннан китапка. Ул укучыны әдәби әсәргә деталь, сорау, проблема аша якынайтуны таләп итә. Әдәбият дәресе:                - кеше формалаштыручы процесс, аралашу дәресе, эш кенә түгел, сәнгать, тормышның үзе;                                                                                                        - бер пәрдәле спектакль, укытучы һәм укучының бергәләп иҗат итүе;                        - ачышлар ясау;                                                                                                - укытучы белән укучының иҗади нигездә, рухи тигезлектә, шәхесара аралашуда бергәләп эшләве.                                                                                Шулай итеп, бу технология, бер яктан, бары тик укыту предметының нигезен тәшкил иткән фәнне үзләштергәндә генә, укучылар бергәләп югарырак баскычка күтәрелү мөмкин икәнлекне билгели. Икенче яктан, әдәбиятның үз әхлакый, гуманлылык потенциалын тулы килеш файдалану кирәклеген күрсәтә. Өченчедән, әдәбият дәресен сәнгать законнарына кору хакында сүз алып бара. Аныңча, әдәбият предметыннан белем бирү - шул ук тәрбия эше ул. Шуңа күрә укучы каршына дәрес темасы белән генә түгел, үткен проблема белән килергә кирәк. Белем исә аралашу ярдәмендә үзләштерелә ала. Укытучының сүзне хис белән куша алуны әдәбият предметы өчен бик тә әһәмиятле. Шуңа да, автор фикеренчә, әдәбият укытучысы рәссам да, табиб та булырга тиеш.                                                                                2. Укыучылар эшчәнлеген активлаштыру  һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән  педагогик технологияләр.

Уен технологиясе. Уен - гаҗәеп киң төшенчә. Шиллер уенны «һәр сәнгатьнең нигезе» дип санаган. Уен бөтен кешелек мәдәниятенең нигезендә ята, чөнки уен – иҗат эшенең беренче адымы. Ул - мәҗбүрилектән котылу юлы: кеше уйнаган вакытта ирекле уйный, тоя, иҗат итә башлый, бары тик яшәешнең табигый эчке законнарына гына буйсына.

Укучылар коллективында уен һәм белем бирү бер-берсенә шулкадәр тыгыз үрелгән, кайбер очракларда аларның чикләрен билгеләү дә кыен, чөнки уенның кайчан шаярудан туктап, чын хезмәткә әйләнүен белеп булмый. Укучыларга хас хәрәкәтчәнлек, яңалыкка омтылыш күп очракларда уенда уңай нәтиҗәсен бирә, балада үз-үзенә ышаныч уята. Ул чын-чынлап укучыга хезмәтне алыштыра.

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтиҗәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: уен оештырганчы, төп бурычны билгеләү, укучыларны теоретик яктан әзерләү, аның шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштыру мөһим. Бурычлар үтәлеп, чишелешнең дөреслеге тикшерелсә һәм нәтиҗә бәяләнсә генә уен максатка ярашлы була.

        Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:

  • әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;
  • өйрәнелгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;
  • грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;
  • грамматик формаларны, җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм җөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.

Формалары ягыннан алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр.

Татар теле дәресләрендә уеннар материалның үзенчәлеге һәм эчтәлегенә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, дәреснең өч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә, яңа тема өйрәнгәндә һәм ныгытканда да кулланыла.

Проблемалы укыту. Америка философы, психологы һәм педагогы  Дж. Дьюи (1859 – 1952) 1894 елда Чикаго каласында нигезләнгән тәҗрибә мәктәбенең теоретик нигезләренә таяна. Проблемалы укыту педагогик процессны укытучы җитәкчелегендә укучыларның проблемалы ситуацияләрне чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеге буларак карый, шуның нәтиҗәсендә белемнәр үзләштерелә, күнекмәләр формалаштырыла, фикерләү үсә. Проблемалы укыту материалны проблемалы ситуацияләр төсендә тәкъдим итүне сорый. Проблемалы ситуация укучыны активлаштыручы эш-гамәлләр, сораулар ярдәмендә тудырыла. Укытучы укучыларны каршылыклы күренеш белән таныштыра, аны чишү юлын табарга тәгъдим итә. Бер күренешкә төрлечә якын килү юллары билгеләнә, сораулар куела, проблемалы биремнәр бирелә. Проблеманы чишү барышында укучылар яңа белемнәрне үзләштерәләр, мәгълүмат алалар. Проблемалы укыту технологиясен гамәлгә ашыру өчен: иң үткен мәсьәләләрне сайлап алу, укытуның проблема тудыруга корылган моделен төзү, укытучының осталыгы, укучыны активлаштыра алуы кирәк.                

•Аралашуга  өйрәтү технологиясе. Аралашуга өйрәтү технологиясе, ягъни коммуникатив технология Е.И.Пассов, В.П.Кузовлев, В.Б.Царьков һ.б.  хезмәтләренә нигезләнә.

  Бу технологиягә корылган дәресләрдә күнегүләр системасы аралашуга корылган. Е.И.Пассов ике төр күнегүне аерып күрсәтә: шартлы тел күнегүләре һәм тел күнегүләре. Шартлы тел күнегүләре күнекмәләр үстерү максатыннан махсус оештырыла. Бу күнегүләр бер типтагы лексик берәмлекләрнең кабатлануына нигезләнә. Тел күнегүләре аша лексика һәм грамматиканы күпләп өйрәнү мөмкинлеге тормышка ашырыла. Күнегүләр эшләү барышында хаталарны төзәтү эше дә оештырыла. Фонетик хаталарны төзәтү максатыннан һәр дәрестә фонетик күнегүләр планлаштырыла. Татар теленә генә хас булган нинди дә булса аваз алына һәм 1-2 атна дәвамында шул авазны дөрес әйтү өстендә күнегүләр эшләнелә. Ә грамматик хаталарны төзәтүгә барлык укучыларның игътибарын тарту мөһим, ләкин кагыйдәләрне анлату озакка сузылырга тиеш түгел.        Коммуникатив технологиянең өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Коммуниктив технология нигезендә укыту цикллылыкка корылган. Цикл — текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик катлаулылыгына, текстның күләменә бәйле.        Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст белән эшләү этабы, тексттан соңгы этап. Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнәләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр - лексик күнекмәләр һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ, ГКФ). Бу дәресләрнең эчтәлеге турыдан-туры текст эчтәлеге белән бәйле.                                                                                                Укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укуга күчәргә мөмкин. Бу дәрестә текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Дәрес тибы буенча бу дәресләр - лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре (ЛГКК, ЛКК, ГКК), диалогик-монологик сөйләм үстерү дәресләре оештырыла.                                Коммуникатив метод лексик берәмлекләрне һәм аларның грамматик формаларын билгеле бер ситуацияләргә бәйләп өйрәтүне таләп итә. Чынбарлыкта кешеләр, аралашу сферасыннан чыгып, бер-берсе белән хәбәрләшәләр һәм моның өчен кирәкле тел берәмлекләреннән файдаланалар. Шуңа күрә дә икенче телне өйрәнгәндә, аралашу ситуацияләренә бәйле репликаларны истә калдыру телне гамәли үзләштерүне җиңеләйтә һәм аның нәтиҗәлелеген арттыра. (Р.Б.Камаева)

 • В.Ф.Шаталов технологиясе. Бу укытуны камилләштерүдә схемалар һәм терәк билгеләргә таяна. Технология берничә принципка нигезләнә:                                - материалны күп тапкырлар кабатлау, һәр үзләштерү этабын көчле күзәтү контрольдә тоту;                                                                                                        - материалның үзләштерү өчен авыр формада тәкьдим ителүе;                                - эре блоклар белән өйрәнү;                                                                                - терәк материалга таяну;                                                                                - һәр укучыга шәхси якын килү;                                                                        - гуманлылык (һәр бала талантлы!);                                                                - мәҗбүр итмичә укыту;                                                                                - конфликтсыз укыту, һәр баланың уңышын билгеләп, бәяләп бару, үсеш юлларын алдан күрсәтеп эшләү;                                                                                - укыту һәм тәрбия берлеге.                                                                        Уку-укыту процессы яңа материалны сыйныфта такта янында аңлату, яңадан бер кат терәк конспект-плакат ярдәмендә аңлату, аны тагын бер тапкыр күздән кичерү, укучыларның үз конспектлары белән эшләүләре, ныгыту. Өйдә мөстәкыйль эш укытучының аңлатканын конспект аша искә төшерү, китаптан әлеге материалның бирелеше белән танышу, укыганны конспект белән чагыштыру, дәреслек материалын конспект ярдәмендә сөйләп карау, конспектны истә калдыру, истә калдырганны язып карау һәм конспект белән чагыштыру. Беренче кат кабатлау: сыйныфта конспектны яттан кабатлау, укытучының тикшерүе, башта язмача аннан телдән, икенче кат кабатлау: зачет сораулары нигезендә әзерләнү, такта янында язмача, телдән, үзара сорашу, дөресләргә ярдәм итү, уен элементлары кертү, контроль, билге кую.

3. Уку процессын оештырыу һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр.

С.И. Лысенкова технологиясе.  Педагог-новатор төрле интеллектуаль мөмкинлекләре булган укучыларны өстәмә дәресләрсез, ата-аналар ярдәменнән башка эшләү  методикасын төзи.

Дәрестә авыр темаларны өйрәнгәндә, башта – көчле, аннары – уртача, ахырдан исә йомшаграк укучылар эшли. Шулай итеп, белем бирү процессында, көчләреннән килгәнчә, барлык балалар да катнаша. Бу методиканың төп нигезләмәләре:

- эзлеклелек, өйрәнелә торган материалны бирүгә системалы якын килү;

- сәләтле укучының көчсезрәгенә ярдәм итүе;

- балага шәхси якын килү;

- хаталарны кисәтү;

- сыйныфта үзара ярдәмләшү мохиты, уңайлык тудыру;

- уку материалының һәр укучыга көч җитәрлек итеп бирелүе.

Терәк схемалар, укытучы материалны аңлаткан вакытта, балалар күз алдында ук туа һәм схема, таблица, рәсем, карточкалар рәвешендә тәкъдим ителә. Укытучы белән алып барылган  эшчәнлеккә укучы аңлатма биреп бара: («уйлыйм», «әйтәм», «язам»).

Билгеле булганча, рус сыйныфларында укучыларның әзерлек дәрәҗәсе төрлечә була. Шул сәбәпле, татар теле дәресләрендә С.Н.Лысенкова технологиясен файдалану (бигрәк тә башлангыч сыйныфларда) өйрәнелә торган телдә сөйләм эшчәнлегенең белем һәм күнекмәләрен үзләштерүне яңа дәрәҗәгә күтәрүне тәэмин итә. Материалның схемаларга салынып бирелүе күрү хәтере яхшырак булган укучылар өчен бигрәк тә уңайлы санала, шулай ук башкалар да билгеле бер теманы, тел күренешен схема рәвешендә системалы истә калдыралар.

Проектлар технологиясе. «Проект» ( projectum, projicere) — латин теленнән нәрсәнедер алга этәрүче  дигәнне аңлата.

20 нче гасырның 20 нче елларында америкалы Джон Дьюи нигез салган дип саналучы “проектлар методы” Россиядә гасыр башында ук билгеле була. Ләкин Совет власте елларында әлеге технология үсеш ала алмый, 1931 елда бөтенләй тыела. 90 нчы елларда кире әйләнеп кайткан бу технология “21 нче гасыр технологиясе” дигән исем ала.

 Проект методын куллану — ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынландырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу. 

Проектлар методы –укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы. Укучылар  педагог җитәкчелегендә  нинди дә булса фәнни практик яисә иҗади эш башкаралар, бу хезмәт  өстендә эшләгәндә  өстәмә    информация  туплыйлар һәм  һәр этапка рефлекция ясыйлар.

Компьютер технологиясе

Хәзерге заманда компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияне дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Укытучы һөнәре дә төрле дәресләрдә компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллануны күздә тота.        Дәресне заман таләпләренә туры килгән компьютерлар белән тәэмин итү - информацион технологияләрне гамәлгә куюда беренче шарт. Мәгълүмати технологияләрне укыту тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты.                                                                         Алган күнекмәләрне кирәкле дәрәҗәдә үстерү өчен, заманча мәгълүмати технологияләрне дәрестә системалы һәм урынлы итеп файдалану зур әһәмияткә ия.  Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу технологияләрне куллануның нәтиҗәлелеге бәхәссез.  Компьютер күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә, этәргеч бирә.        Компьютер куллану шулай ук укучыны дөрес язарга, дөрес укырга өйрәтә. Компьютерның өстенлеге шунда: мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Мәсәлән, презентацион программаларны төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләрне кертә ала. Мондый программа белән танышканда, укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Электрон презентацияләр даими кулланылганда гына уңай нәтиҗәләргә китерә. Презентация слайдлары яңа материалны аңлатканда да, белемнәрне актуальләштеру этабында да, белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру этапларында да уңышлы кулланылырга мөмкин. Материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш. Яңа теманы аңлатканда, презентация бирелешенең әһәмияте зур. Слайдларда рәсемнәр, схемалар, даталар, терминнарга аңлатмалар, кыскача тезислар язылырга мөмкин.  Дәрес барышында башка эш төрләре дә актив кулланыла: дәреслек белән эш, тактага язу, сүзлекләр белән эшләү һ.б. Шулай итеп, презентация материалын күрсәтү башка эш төрләре белән үрелеп бара. Электрон презентацияләр төзү укчыларга өй эше итеп тә бирелергә        мөмкин. Мондый эшлэр башкару укучыларга үз фикерләрен төгәл, җыйнак итеп әйтеп бирергә мөмкинлек бирә.                                                                Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә куллану укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне        таләп итә. Бу - яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты булып тора (Р.Б.Камаева).                        

Кулланылган әдәбият

1. Әминева Р.Ә. Яңа буын стандартларына күчү шартларында рус телле мәктәпләрдә башкорт телен укыту/ Р.Ә.Әминева  // Башкортостан укытучысы. – 2012. - №11. – Б.16-20.

2. Иделбаев М.Х. Хәзерге заман  технологияләре һәм яңалыклы дәресләр /М.Х.Иделбаев // Башкортостан укытучысы. – 2012.- №3. – Б. 6-10

3.  Камаева Р.Б.  Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар /Р.Б.Камаева. – К(И)ФУ АФ нәшрияты, 2012. -137 б.

4. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар / басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. – 239 б.

5. Селевко Г.К. Современные образовательные технологии /Г.К.Селевко. – М.: Народное образование, 2012.- 358 с.

6. Таһирова С.А.  Хәзерге башкорт әдәби телен укытуның кайбер мәсьәләләре /С.А.Таһирова // Башкортостан укытучысы. – 2012. - №7. – Б.9-14.

7. Фәнни-методик фикер үсеше: казанышлар, проблемалар, киләчәккә фаразлар: II Республика фәнни-методик конференциясе кысаларында үткән материаллар җыентыгы /Ә.Р.Мотыйгуллина редакциясендә. – Казан: Отечество нәшрияты, 2014. – 256 б.

8. Фәхрисламова Г.И. Дәресне заманча төзү методикасы хакында /Г.И.Фәхрисламова //Башкортостан укытучысы. – 2012. - №12. – Б.13-18.

9. Харисов Ф. Татар телен өйрəтүдə заманча технологиялəр /Ф.Харисов  // Мəгариф. – 2002. - №6. - Б. 21-22.

10. Хәйдәрова Р.З. Балалар турында уйланырга вакыттыр / Р.З.Хәйдәрова // sirina-tatar.ru/dya-ya-a-m-kal // Мәкалә Хәмидуллина Сиринә Марс кызының шәхси сайтыннан алынды.

11. Шәкүрова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика / Уку-укыту ярдәмлеге.  / М.М. Шәкүрова, А.Ф.Йосыпов. – Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшр., 2009.

12. Шәкүрова М.М., Татар телен укыту методикасы: теория һәм практика / М.М. Шәкүрова  – Казан: Казан дәүләт университеты, 2009.

13. Языковая политика в Республике Татарстан: политико-правовое регулирование. /Состовители: Т.Ф.Акчурина, Г.Г.Валеева, Е.Б.Султанов.  – Казань: Магариф, 2006. -327 с.

14. Җыентыкта  Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты материаллары да кулланылды.


[1]  Бу бүлекне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты милли мәгариф лабораториясенең фәнни хезмәткәре С.Ю.Әхмәтҗанова төзеде.

[2] Бу бүлек язылганда күрсәтелгән хезмәт файдаланылды.  Камаева Р.Б.  Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар /Р.Б.Камаева. – К(И)ФУ АФ нәшрияты, 2012. -137 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа буын стандартлары кысаларында әдәбият укыту үзенчәлекләре

Әлеге мәкаләдә әдәбият дәресләрен укыту үзенчәлекләре яңа буын стандартларына бәйле мөнәсәбәттә ачыла....

КСО (коллектив укыту ысулы) технологиясен кулланып татар телен укыту.

Берничә ел дәвамында мин берничә төркемдә татар телен бу ысулны кулланып укыттым. Башка милләттән булган балалар өчен бу технология бигрәк тә отышлы....

ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту

Әлеге презентациядә ФДББС буенча татар телен укыту буенча мәгълумат бирелә...

"Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартларының эшчәнлекле ысулын кулланып, рус төркемнәрендә укучы балаларга татар телен укыту" исемле методик тема өстендә өзлекле эш

        Икенче буын  Федераль Дәүләт Белем  Бирү Стандартлары (ФДББС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүч...

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан?  (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....