Г.Тукай әдәбиятыбыз тарихында гаять бай мирас калдырган шәхес. Ул – талантлы балалар язучысы, тәрҗемәче, мөгаллим, мәктәп дәреслек-хрестоматияләр авторы, фольклорчы, тәнкыйтьче, сатира һәм юмор остасы, журналист. Һәр татар баласының теле сөекле Тукаебызның “Бишек җыры”, “Туган тел”е белән ачыла. Без балалар бакчасына килгәндә үк инде аның “Шүрәле”сен, “Су анасы”н, “Кәҗә белән сарык” әкиятен белеп киләбез. Еллар үткән саен, Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәребез тирәнәя бара.
Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейзажның әһәмиятен аңлату, шагыйрь иҗатындагы табигать белән бәйләнешле образлар системасын ачыклау. Минемчә, бу – иң актуаль темаларның берсе, чөнки Тукай әдәби әсәрдә табигать күренешләрен тасвирлау аша үзенең геройларының табигатькә мөнәсәбәтен, туган илгә мәхәббәтен, аның матурлыгына соклануын тасвирлый. Бу тасвирлар, еш кына очракта әсәр композициясенең мөһим бер өлешен тәшкил итеп, образ тудыруның, кеше кичерешләрен төрле яклап ачуның тәэсирле чарасы булып тора. Г.Тукай иҗатының да шактый өлешен табигатьне тасвирлау алып тора. Ул аны образларның эчке кичерешләрен ачуда оста файдалана.
Вложение | Размер |
---|---|
gabdulla_tukay-konkurs.docx | 40.88 КБ |
Татарстан Республикасы
Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Азнакай шәһәре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Габдулла Тукай иҗатында табигать темасы
Эшләде: 8нче А сыйныфы
укучысы Гарипова Э. И.
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Галиева А.Р.
2015-2016 нчы уку елы
Эчтәлек.
Кереш.
Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. Табигатьне саклау- һәр кешенең изге бурычы. Язучыларыбыз, беренчеләдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде.
Безнең мәшһүр шагыйребез Г.Тукай да үзенең балалар өчен язылган шигырьләрендә һәм поэмаларында пейзажга еш мөрәҗәгать итә. Бөек татар улының әсәрләрдә табигать күренешләрен сокландыргыч итеп сурәтләве Тукайның үз тормышы белән дә бәйле, чөнки аның балачагы матур һәм урман-суларга бай табигате белән данлыклы Казан артында үтә.
Г.Тукай әдәбиятыбыз тарихында гаять бай мирас калдырган шәхес. Ул – талантлы балалар язучысы, тәрҗемәче, мөгаллим, мәктәп дәреслек-хрестоматияләр авторы, фольклорчы, тәнкыйтьче, сатира һәм юмор остасы, журналист. Һәр татар баласының теле сөекле Тукаебызның “Бишек җыры”, “Туган тел”е белән ачыла. Без балалар бакчасына килгәндә үк инде аның “Шүрәле”сен, “Су анасы”н, “Кәҗә белән сарык” әкиятен белеп киләбез. Еллар үткән саен, Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәребез тирәнәя бара.
Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейзажның әһәмиятен аңлату, шагыйрь иҗатындагы табигать белән бәйләнешле образлар системасын ачыклау. Минемчә, бу – иң актуаль темаларның берсе, чөнки Тукай әдәби әсәрдә табигать күренешләрен тасвирлау аша үзенең геройларының табигатькә мөнәсәбәтен, туган илгә мәхәббәтен, аның матурлыгына соклануын тасвирлый. Бу тасвирлар, еш кына очракта әсәр композициясенең мөһим бер өлешен тәшкил итеп, образ тудыруның, кеше кичерешләрен төрле яклап ачуның тәэсирле чарасы булып тора. Г.Тукай иҗатының да шактый өлешен табигатьне тасвирлау алып тора. Ул аны образларның эчке кичерешләрен ачуда оста файдалана.
Куйган максатыма ирешү өчен, мин Г.Тукайның табигать күренешләре сурәтләнгән шигырь-поэмаларын укып чыктым, анализладым, Тукай иҗатына багышланган фәнни хезмәтләрне өйрәндем, шагыйрь иҗатында булган табигать образларын тупладым.
Теманы яктыртуда Л.Минһаҗева, И.Мияссирова, Ф.Миңһаҗева, М.Әмир, Н. Хисамов, Т. Гыйләҗев хезмәтләре кулланылды.
Хезмәт кереш, төп өлеш, йомгак, файдаланган әдәбияттан тора.
Төп өлеш.
1.Табигать белән бәйләнешле образлар системасы.
Г.Тукай иҗатында табигать белән бәйләнешле образалар гаять зур урын тота. Шагыйрь үзенең беренче әсәрләрендә үк табигать образларын, бигрәк тә күк җисемнәрен еш куллана. Мәсәлән, кояш образы. Бу образ күп халыкларда, шул исәптән татарларда да, тормыш чыганагы булып исәпләнә. 1906 елда язылган”Пушкинә” шигырендә Тукай үзе өчен һәрвакыт үрнәк санаган рус шагыйре Пушкинны кояш белән чагыштыра:
Якты кояшка тиң шигырь алдында ник биемәсен;
Илаһи илһамга ия булган көчле шагыйрь бит син.
Күңелгә күләгә төшми: шигырьләрең якты шундый, -
Гүя бөтен дөнья балкый алтын кояш яктысында.
Шулай ук Г.Тукай С.Гыйззәтуллина-Волжскаяны (“Ике кояш”) һәм Х.Ямашевны (“Хөрмәтле Хөсәен ядкәре”) кояш җылысы белән чагыштыра:
Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд:
Карны-бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп, – ди ул “Хөрмәтле Хөсәен ядкәрләре шигырендә.
Татар әдәбиятында кояш чыгу һәм кояш бату, таң ату, яктыру кебек образлар халыкның милләт буларак уянуын да күрсәтә. Г.Тукай иҗатында да бу образлар чагылыш тапмый калмый.
Мәзлумнәргә якты, нурлы көннәр килде,
Азатлыкның кояшы тугъды имди,-
ди ул “Дустларга бер сүз” шигырендә.
Моннан тыш таң ату шагыйрь иҗатында тормыш матурлыгын, тынычлыкны, гармонияне дә чагылдыра:
Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата...
(“Җәйге таң хатирәсе”, 1910)
“Бу шигырьдә тасвир колачы гаять киң, шагыйрьнең сулышы көр. Иҗатка һәм яшәргә этәргеч бирә торган маҗара күз алдына килеп баса”, - ди бу шигырь турында профессор Н.Ш.Хисамов.[7;23]
Ә 1908 елда язылган “Өмид” шигырендә кояш образы фикер яктылыгы буларак тасвирлана:
Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеннән болыт;
Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт!
Яктылык, нур шагыйрь иҗатында белемгә омтылыш, наданлыкны бетерергә тырышуны да белдерә:
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күплем, күзем.
(“Китап”,1907)
Г.Тукай иҗатында ай, йолдыз образлары да билгеле бер урын алып тора; ай образы күп очракта кызларның гүзәллеген тасвирлау өчен кулланылса,
Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне,
Күрермен ай йозендә уз йөземне,
( “Хур кызына”, 1906)
йолдыз образы ярдәмендә автор шагыйрь буларак бөеклекне тасвирлый.
“Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай өч йолдыз ул”, - ди ул “Җавап” шигырендә.
Тукай иҗатында су образы да еш кулланыла. Ул шагыйрьнең төрле шигырьләрендә төрле мәгънәне аңлата. Мәсәлән, “Мөхәрриргә”(1908) шигырендә ул белемне диңгез белән чагыштыра:
Булганы белән канәгатьләнмә, тәрәкъкый ит, алга бас;
Гыйлем диңгезләренең иң тирәне сиңа кояр.
“Бер татар шагыйрьнең сүзләре”(1907) шигырендә ул диңгез образы аша лирик геройның кайгы-хәсрәтен күрсәтә:
Шагыйрь гомре хәсрәт, кайгы күрсә күрер,--
Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез.
Тукай иҗатында күп кулланылучы табигать образларының тагын берсе – җил. Ул татар халкының авыр тормышын чагылдыра:
Колакны шаулата инде суык җил,
Тулып эчкә, өрә, мисле куык, җил.
(“Көз” ,1906)
Көчле җил һәм буран образлары изелгән халкының көрәшкә омтылышын тасвирлый:
Кайный тормыш, туктамый —
Әйтерсең, каты буран.
( “Тәүлек”, 1908)
Кышкы рәхимсез кырыс табигать тә шагыйрь иҗатында гади халыкның авыр тормышына ишарә ясый. “Буран”, “Суык” шигырләрендә кышкы табигать күренешләренә ярлылыр тормышы параллель китерелә:
Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә.
Мин, фәкыйрь, михнәттә гүя, - чарлагыннан бай көлә!
Г.Тукай иҗатында табигать образлары турында сөйләгәндә, шагыйрьнең “Көзге җилләр”(1911) шигыренә тукталмыйча мөмкин түгел.
Шагыйрь реакция елларында халыкның рәхимсез рәвештә изелүен тирән әрнү белән кичерә. Аның бу кичерешләре шигырьдә ачыктан-ачык күренә:
Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.
Димәк, Г.Тукай үз иҗатында табигать белән бәйләнешле образларны максатчан рәвештә кулланган. Ул алар ярдәмендә укучыга үзенең фикерләрен җиткерә, кичерешләрен белдерә.
2. Габдулла Тукай - табигать сакчысы.
Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган тел, әдәби һәм тарихи мирас газиз җиребездә барлыкка килгән. Шуңа күрә балаларны татар халкының рухи тамырлары, ерак бабаларыбызның яшәү рәвеше, һөнәрләре белән таныштыру, аларда милли горурлык тәрбияләү мөһим. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче.
Г. Тукай үзенең шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган шагыйрь. Табигать темасын һәр язучы үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә. Шагыйрьнең пейзажы туган туфрактан, балачагы үткән Кырлай якларыннан аерылгысыз. Пейзаж күп очракта сабыйлык хатирәләре аша үтеп тасвирлана. Тукайның туган як табигатенә балаларча мәхәббәте сизелеп тора. Шигырьләренең исемен дә күңелгә якын, үз итеп «Туган җиремә», «Туган авыл», «Җәйге таң хатирәсе» һ. б. дип атый.
Тау башында салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, су тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
(Г.Тукай “Туган авыл”)
- дип яза шагыйрь туган авылының матурлыгына сокланып.
Г.Тукайның табигатькә багышланган шигърияте укучыны дөньяга гаҗәпләнеп карарга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Яшь укучылары өчен шагыйрь танып-белү материалы бирә, табигать табышмаклары иҗат итеп, баланы уйлануга этәрә, сораулар куя. Мәсәлән, «Елның дүрт фасылы», «Җәй көнендә», «Көз», «Чыршы» һ. б. күп шигырьләрендә татар авылының табигатенә мәдхия җырлый. Яңгыр, чык, кырау, буран, җил, кояш, ай, яз, көз, җәй, кышның — һәрберсенең үзенчәлекле билгеләре турында шигъри ачышлар ясап, укучы күңеленә җиткерә. “Чыршы” шигырендә автор көзнең бер билгесен- агач һәм үләннәрнең саргаюын, чыршының исә “үз төсен үзгәртми” калуын контраст кую рәвешендә ача:
Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;
Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.
...Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:
Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.
“Көз”, “Мәктәптә” шигырьләрендә исә әлеге тема инде киңрәк планда һәм тулырак бирелә, фикер катлаулана төшә: “саргаю” билгесенә кошлар китүе, игеннәр җыелу, кояшның җылысы кимү һ.б. сыйфатлар өстәлә.
Кояш та яктысын киметте шактый;
Тәәссеф!Басты золмәт,китте якты.
Колакны шаулата инде инде суык җил,
Тулып эчкә, өрә, мисле куык, җил.
Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез;
Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.
“Яратырга ярый” шигырендә исә табигатьнең күп вакытта кешегә дә бәйле булуы искәртелә. Кеше еш кына табигый матурлыкка тап төшерә.
Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;
Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар! –
(“Яратырга ярый”)
Шагыйребез иҗатында әйберләрне җанландыру, сынландыру, хайваннарны кешеләргә хас аерым билгеләр белән сурәтләү алымы киң файдаланыла. Бу аеруча йорт хайваннарын һәм кош-кортларны бирүдә күзгә ташлана. Ул шигырьләрендә һәрбер җан иясенең индивидуаль портретларын таба, аларны билгеле бер характерда, җанлы тормыш эчендә ача: “Мияубикә”, “Бичара куян”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Фатыйма белән сандугач”, “Шаян песи”, “Күгәрчен”, “Карлыгач” ,”Карга”, “Кошларга”, “Кошчык”һ.б. шундыйлардан. Г. Тукай үз шигырьләре аша балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүенә басым ясый, аларның иркендә генә матур итеп сайрый алуын әйтә. “Фатыйма белән Сандугач” шигырендә читлектәге кош ирек турында:
Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул, -дип әйтә.
“Кошларга” шигырендә исә: “Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!” – ди.
Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә табигатьнең төрле җан ияләре образлары аша укучыда кешелеклелек, йомшак күңеллелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли. Читлектән чыгарылган сандугачның сайравы кызда шатлык хисе уята.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, —
Бул яхшы, рәнҗетмә,
Һәм тимә син миңа!
Килде дә бер явыз аучы эт белән,
Атты үтерде аны мылтык белән («Фатыйма һәм Сандугач »)
- дигән юллар укучыда табигатьнең тере җан ияләренә кызганучан, мәрхәмәтле караш тәрбияли.
Шагыйрь хайваннарны дуслары, ярдәмчеләре дип саный, һәркемгә билгеле булган “Гали белән Кәҗә” шигыре үзе генә чын дуслыкның, мәхәббәтнең үрнәге булып тора. Табигатьтәге көчсез хайваннарны кызгана шагыйрь, кешеләрне бәгырьсезлектә гаепли. “Бичара куян” әсәрендә бүре куянның балаларын ашап китә, соңыннан әнкә куянны аучы ата. Ата куян ялгыз кала һәм аның өчен дөньяның яме, яшәүнең мәгънәсе бетә. Автор фикеренчә, явызлык, ерткычлык, бәхетсезлек китерә:
Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,
Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.
Шигырьдә бүре белән кеше бер яссылыкта куела. Икесе дә – корткычлар.
“Мияубикә” шигырендә шагыйрьне яшь буынның киләчәге борчый. Аларда нинди хисләр өстенлек итәр: мәрхәмәтлелекме, кешелексезлекме? Автор шул мәсьәләләргә туктала. Кеше кайвакыт кылган эшләре турында эш узгач кына уйлана, ләкин инде соң була:
Фани дөнья! Нинди эшләр эшлисең син шак та кат!
Шундый шат уйнап йөргән песи инде вафат!
Кеше үзен корткычлардан, күсе-тычканнардан саклап торган песинең кадерен белми, аны рәнҗетә, песи үлә. Чын дусты аңа хыянәт итә. “Бу җиһанның дусны дустан аеруы бигрәк яман!” – дип, акны-карадан, дусны дошманнан аера белергә кирәклеген әйтә шагыйрь.
Мифологик сурәтләргә бай “Шүрәле”, “Су анасы” әсәрләре халык әкиятләре стилендә язылган, тирән халыкчанлык белән сугарылган. Биредә табигатьнең бөтен матурлыгы һәм серлелеге сыйдырылган. Шагыйрь үзенә генә хас алым һәм зур осталык белән укучыларны табигать дөньясына алып керә, матурлыкны тоя һәм күрә белергә өйрәтә. Тукай борынгылыкны саклаган, халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән мифларны яхшы белә.
Шүрәле — әсәрдә төп образ. Ул табигать иркәсе, урман хуҗасы, шагыйрь аны әкияттәгечә куркыныч кыяфәтле, адәмнәрне кытыкларга яратылган озын бармаклы «урман пәрие» итеп сурәтли.
Былтыр белән Шүрәле очрашуы укучыны сагайтса, Былтырның акыл зирәклеге, тапкыр хәйләсе ярдәмендә җиңүе сөендерә.
Г. Тукай үзенең авылының гаҗәеп табигатен, үз вакытын белеп алышынган ел фасылларын, аларның һәрберсенең үзенә хас матурлыгын соклану катыш гаҗәпләнү хисләре белән яза. Кырлай авылы тирәсендәге калын урманнарны, сайрар кошлары, җәнлек-җанварлары, хуш ис бөркегән чәчкәле, кызыл җиләкле аланнары турындагы шигъри юллар кайсы укучыны гына хыял дөньясына алып китми икән?
Монда бульварлар, клуб һәм танцевальная, цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби;
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
- юлларын укыгач, шагыйрьнең үткәндәге тарихыбыз белән горурлануына, бай әдәби теленә, көтелмәгән чагыштыруларына, эпитетларына сокланасың.
Әсәрдәге халык көйләренең дәртле яңгырашын, интонация байлыгын, шигъри төгәллекне укучы сизеп кенә калмый, матурлык дөньясын күреп, аның сәнгатьчә сурәтләнүеннән ләззәт ала. Урман татар халкының тормышында да зур урын алып тора. Шул сәбәпле, әдәби әсәрләрдә урманны сурәтләү еш очрый. Тукай урманыбызның гүзәллегенә соклана. Борын-борын заманнардан бирле ул кешене туйдырган, һәртөрле куркыныч хәлләрдән саклаган. Урман — дәва ул, сәламәтлек чыганагы. Күкрәгеңне тутырып сула әле бер урман һавасын. Ипигә ягып ашарлык бит, билләһи. Бөек рус галиме Менделеев әйткән: «...урман утырту илеңне дошманнан саклау шикелле үк изге эш, кешеләрнең урманга карата булган мөнәсәбәте буенча илнең культура дәрәҗәсен билгелиләр, диләр!..»
Су анасы да — халык авыз иҗатында киң таралган образ. Авыл малаеның ялгыш адымы, аның эчке газабына әверелеп, тәүбәгә китерә. Шагыйрь, әкияти эчтәлектән чыгып, укучыны гыйбрәтле уйга сала.
Шагыйрьнең, миф дөньясына хас образлар ярдәмендә иҗат ителгән бай эчтәлекле, матур яңгырашлы, киң хыялый поэмалары укучыларында мифик образларга карата кызыксыну уята. Бу әсәрләрендә укучыны гаҗәеп табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою гүзәллеккә омтылу хисе уята. Бу әсәрләр аша кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына, батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр, хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул.
Йомгаклау.
Г.Тукай иҗатында тасвирланган табигать образларын, пейзажны барлаганнан һәм өйрәнгәннән соң түбәндәге нәтиҗәне ясадым.
Табигать образлары һәм пейзаж куллану Г.Тукай иҗатының барлык чорына да хас. Балалар өчен язылган әсәрләрендә пейзаж тәрбияви максатка ия.Ул табигатькә соклану да, сакчылык та, кошларга, хайваннарга карата мәрхәмәтлелек тә, хезмәт сөючәнлек тә, белемгә омтылыш та тәрбияли.
Башка шигырьләрендә табигать образлары исә авторның үзе яшәгән чорга мөнәсәбәтен, хакимияткә карата фикерләрен, гади халыкка һәм милләтенә булган хис-кичерешләрен чагылдыра.
Гомумиләштереп әйткәндә, Г. Тукай иҗатында туган як образы зур урын алып тора. Туган ягына булган мәхәббәтен иҗат җимешләре аша укучыларына җиткерә шагыйрь. Һәм шушы әсәрләре белән ул кешеләргә: “Табигатьне саклагыз!” – дип әйтә кебек.
Бүгенге көндә кешеләр табигатьне сакламыйлар. Елгалар пычратыла, хайваннар үлә, күп кенә үләннәр, чәчәкләр, агачлар юкка чыга. Габдулла Тукай табигатьне сакларга тырышкан. Безне дә шуңа чакыра!
Г.Тукай – үз халкын чын мәгънәсендә яраткан шагыйрь. “...Үз халкымның барлык башка халыклар семьясында бер әгъза булуын аңлап эш итә. Шуңа күрә аның турыдан-туры үз халкына багышлап язган әсәрләре дә барлык кешелек дөнясының уртак хәзинәсе булып әверелә”, - ди М.Әмир үзенең “Халыклар шагыйре” дигән мәкаләсендә. [1;47] Мин аның фикере белән тулысынча килешәм һәм киләчәктә дә Г.Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк дип саныйм.
Кулланылган әдәбият.
Всему свой срок
Солнечная система. Взгляд со стороны
Простые летающие модели из бумаги
Самый главный и трудный вопрос
Хрюк на ёлке