“Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да,
Тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең.” Р. Фәхреддин
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 22.49 КБ |
“Әдәбиятта
сәламәтлек темасы”
Шәйхиева Фаина
“Азнакай шәһәре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”, 8 нче сыйныф укучысы.
Фәнни җитәкче - татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Галиева Айгөл Рашат кызы.
“Әдәбиятта сәламәтлек темасы”на тезислар:
“Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да,
Тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең.” Р. Фәхреддин
Сәламәтлекне саклауга авырудан котылуга караганда да зуррак әһәмият бирү өчен, кеше үзенең тормышына, хезмәтенә, яңа фәлсәфә-сәламәт тормыш рәвеше фәлсәфәсе булдырырга омтылырга тиеш. Ә моңа, безнең фикеребезчә, матур әдәбиятыбыз аша гына ирешеп була. Иң беренче чиратта, күренекле язучыларыбыз әсәрләрендә сәламәт яшәү рәвеше бик үтемле итеп җиткерелә.
Фәнни эшебезнең темасы итеп татар әдәбиятында сәламәтлек темасын алдык. Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңача карарга, тырышлыкны сәламәт кешеләрнең саулыгын саклауга, физик активлыкны арттыру юлы белән авыруларны кисәтүгә, эчкечелекне, наркоманияне, туберкулезны, СПИДны һәм башка социаль чирләрне кисәтүгә юнәлдерергә кирәк. Республика гражданнарында сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес социаль стиль формалаштыру мөһим. Безнең эшебез дә югарыдагы мәсьәләләрне хәл итүе белән бик актуаль булып тора. XXI гасырда без физик һәм рухи сәламәтлекнең зур кыйммәт булуын аңларга тиеш. Менә шушы бурычларны чишү белән эшебез зур кыйммәткә ия. Ә тикшеренү объекты булып теманы яктырткан әдәби әсәрләр тора. Шуннан чыгып, фәнни эшебезнең төп максатын татар әдәбияты тарихында сәламәтлек мәсьәләсенең күтәрелешен күзәтү һәм нәтиҗәләр ясау, дип куйдык. Мәсәлән, Каюм Насыйри, Гөлшат Зәйнашева, Алмаз Гыймадиев һ.б. иҗаты.
Каюм Насыйри хезмәтләрендә хәзерге көн өчен актуаль булган проблемалар күрсәтелә.
Бөек галимебез Риза Фәхреддин "Юаныч” исемле китабында начар гадәтләрдән саклану чараларын ачык күрсәтеп: тәмәкененең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуын, исерткеч эчүдән котылу чаралары турында бик күп кыйммәтле мәгълүматлар яза. Наркомания, СПИД кебек бик яман авырулар чәчәк аткан вакытта, әхлагыбыз Р.Фәхреддин аңлаган дәрәҗәдән бик күпкә түбән төшкән заманда, бу нәсыйхәтләрне өйрәнү безгә бик зарур.
Гөлшат Зәйнашева иҗатында сәламәтлекне ныгыту һәм аны саклау, спорт белән дус булып яшәү проблемаларын яктырткан шигырьләрнең тәрбияви кыйммәте гаҗәп зур.
Алмаз Гыймадиев әсәрләренә салынган идея һәрвакыт тәрбияви юнәлештә бирелә. Явызлыкны, җитешсезлекне, образлардагы тискәре якларны юмор-сатира аша тасвирлап, ул җәмгыятьне, аерым шәхесне дөрес омтылышларга, тәрбияле булырга, сәламәт яшәргә, спорт белән дус булырга өнди.
Бүгенге көн әдәбиятыннан бигрәк тә Нәбирә Гыйматдинованың күп кенә әсәрләрендә, мәсәлән, “Ак торна сагышы”, Мәдинә Маликованың “ Алтын ятьмә”, Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете”, Марат Әмирхановның “Мөкәррәмә”, Фәйрүзә Бәйрәмованың “Алыплар илендә” повестьларында, эчкечелек һәм башка шундый яман гадәтләр тәнкыйтькә алынып,сәламәт яшәү образы алгы планга чыгарыла.
Тикшерү эшеннән чыгып шуны әйтә алабыз: яшь буынның тәрбияле, белемле һәм сәламәт булып үсүен күз алдында тотып язылган әсәрләр күп. Автор күзлегеннән карап, балаларда рух, җан, тән чисталыгының тәңгәл килүе матур әдәбиятыбызда бик ачык итеп тасвирлана. Аларда ук социаль сәламәтлек (ана белән бала арасындагы каршылыклы мөнәсәбәт) тәрбиясе дә бирелә, алкоголь- тәмәкенең зыяны-физик сәламәтлеккә, тормышка куркыныч янаганда, үзеңнең куркынычсызлыгыңны тәэмин итү- социаль сәламәтлек икәне дә, гомумән, сәламәт яшәү рәвеше җәмгыятьнең ныклыгын күрсәтеп торуы бик үтемле итеп бирелә.
Гомумиләштереп әйткәндә, сәламәтлек темасы татар әдәбиятында зур урын алып тора. Язучыларыбыз үзләренең идеяларын төрле образлар һәм әдәби алымнар аша укучыларга җиткерәләр, җәмгыятьне, аерым шәхесне дөрес омтылышларга, тәрбияле булырга, сәламәт яшәргә, спорт белән дус булырга өндиләр. Һәм шушы әсәрләре белән алар кешеләргә: “Сәламәтлегегезне саклагыз!” – дип әйтәләр кебек.
Бүгенге көндә кешеләр үзләрен сакламыйлар. Сәламәтлекне саклауга багышланган утырышларның берсендә Республикабызның Премьер-министры утырышны ачып җибәргәндә, әлеге мәсьәләнең актуальлегенә басым ясап үтте. Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов: “Эчкечелек һәм тәмәке тарту күренешләренә каршы кискен көрәш алып барырга кирәк”- ди. Җитәкчеләребезнең киңәшләрен онытмыйк.
Татар яшьләре! Сак булыгыз! Безнең тирәбездә эчкечелек, наркомания, рухи пычраклык кебек куркыныч афәтләр йөри. Бу афәтләргә каршы торыр өчен сезгә аек акыл, сәламәт рух кирәк. Сәламәт булу якыннары, җәмгыять алдындагы бурычы икәнен аңламаса, шуңа төшенмәсә, бала бу мәсьәләгә игътибар итми. Үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга өйрәнмәгән яки кайгырта белмәгән кеше психологик яктан зыянлы һәм чын тормышка яраклашмаган була. Кыскасы, сәламәт тормыш рәвеше булдырырга омтылырга-сау булырга теләргә, эшне шуннан башларга кирәк. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл.
«Течет река Волга»
Весенняя сказка
Хризантема и Луковица
Агния Барто. Сережа учит уроки
Военная хитрость