Доклад "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану"
учебно-методический материал

Кабирова Гульчачак Минулловна

Выступление на муниципальном августовском совещании по родным языкам

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx24.18 КБ

Предварительный просмотр:

 

Доклад                    

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

                                                                       Кабирова Г. М.      

                           

    татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                     

                                                       

     

 

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлы. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә:

  • укучыда телгә кызыксыну уята;
  • аның танып белү активлыгын үстерә;
  • укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә;
  • белемнәрне тирәнәйтә.

Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача. Мин үзем татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм.

  Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала. Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстен чыга. Менә шушы вакытта компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, мин аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертәм.

 

  интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.

Шулай ук дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле ноктасыннан эзләп табу шартларын тудыра.

Дәресләр кызыклы үтсен өчен шулай ук  синквейн технологиясе турында эйтэсе килэ.

Синквейн- француз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр, билгеле план буенча языла, биш юлдан тора, предметны ( төшенчәне) ачыклый.

Үткәрү максатлары:

  • Сүзлек запасын баета.
  • Эчтәлек сөйләүгә әзерли.
  • Идеяне билгеләргә өйрәтә.
  • Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә.
  • Барлык балалар да башкарып чыга ала.

Синквейнны язу кагыйдәләре:

  • 1 юл – бер сүз – шигырьнең исеме, гадәттә исем.
  • 2 юл – ике сүз (сыйфат яки сыйфат фигыль). Теманы сурәтләү.
  • 3 юл – өч сүз (фигыльләр). Темага караган эш- хәрәкәтләр.
  • 4 юл – дүрт сүз – җөмлә. Авторның темага булган мөнәсәбәтен күрсәтүче фраза.
  • 5 юл – бер сүз – теманың төп фикерен кабатлаучы ассоциация, гадәттә исем.

         Әдәбият дәресләрендә әсәрләргә анализ ясаганда бу алым бик кулай.            

      Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерүгә, дөрес бәяләүгә, үзаллы карар кабул итүгә өйрәтә.Зур күләмле информацияне гомумиләштерүгә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булышлык итә. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару – җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә.Синквейн төзү укучыдан уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгаклау ясауны һәм шуны берничә сүз белән ( кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә.Синквейн алымы ярдәмендә дәреснең төрле этабында укучыларның ассоциацияләре белән танышырга мөмкин.

Дәрес башында : “Бу тема буенча мин нәрсә беләм?”

Дәрес уртасында: “Тема үзләштерү ничек бара?”

Дәрес азагында: “Нинди максатларга ирештек?”

Сүземне йомгаклап , синквейн алымының өстен якларын санап китәсем килә:

  • Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгын арттыра
  • Грамматик материал кабатлана
  • Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли
  • Тәнкыйди фикерләүне камилләштерә
  • Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла
  • Катлаулы информация гомумиләштерелә
  • Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә
  • Бөтен укучы да яза ала.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

уен технологиясен дә кулланам, чөнки уен технологиясен яңа материалны аңлатканда һәм ныгытканда, сөйләм телен үстергәндә кулланырга мөмкин.  

Уеннарда шулай ук күрсәтмәлелек файдалану (киемнәр, уенчыклар, муляжлар, маскалар) яхшы нәтиҗә бирә. Аларны кулланып, кибеттә әйберләр алу, бүлмәне җиһазлау, өстәл әзерләү турында сөйләшергә, киңәшләшергә мөмкин. Рольле уеннарның ситуацияләрен укучылар үзләре дә тәкъдим итә. Иң кызык уеннарның берсе — курчак театры оештыру, күренешләр сәхнәләштерү. Сәхнәләштерелгән уеннар иҗади хыялны, уйлау сәләтен үстерә. Алар уку эшен җанландыра, төрләндерә, сөйләм телен үстерүгә уңай йогынты ясый.

Шул рәвешле, мин рус телле балаларда татар телен өйрәнү, белү теләге тәрбияләргә тырышам.

Чыгышымны йомгаклап әйтәсем килә: укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында  көндәшлеккә сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Статья об использовании новых технологии на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану...