Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту-тәрбияләү процессының заманча методлары
статья на тему

Фатхуллина Флюза Рахимулловна
Яшь буынга татар телен, әдәбиятын өйрәтү хәзерге көндә иң әһәмиятле бурычларыбыздан санала. Безнең төп максатыбыз- балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Моның өчен заманча методларны, ысулларны күпләп һәм нәтиҗәле кулланырга кирәк. Белем бирүдә Федераль дәүләт белем бирү стандарты заманча дәрес оештыруга үзенең таләпләрен куя .Бүгенге дәрес төзелеше, эчтәлеге, оештырылуы зур үзгәрешләр кичерә. Яңа алымнар куллану укытучының оештыру сәләтен үстерүне дә таләп итә: бүген укытучы төркемдә кулланылучы коллектив эш формалары белән идарә итә белергә тиеш. Укытучының роле дә үзгәрә: ул- белем бирүче генә түгел, ә белемне үзләштерүдә укучылар эшчәнлеген оештыручы да.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zamancha_ukytu.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

 

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту-тәрбияләү процессының заманча методлары

                                    Фәтхуллина Ф.Р., Гафарова Р.Р.

 «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ, Колаңгы станциясе

          Яшь буынга татар телен, әдәбиятын өйрәтү хәзерге көндә иң әһәмиятле бурычларыбыздан санала.  

          Безнең төп максатыбыз- балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Моның өчен заманча методларны, ысулларны күпләп һәм нәтиҗәле кулланырга кирәк.

          Соңгы елларда мәгариф өлкәсе шактый зур үзгәрешләр кичерде. Уку – укыту   системасына электрон технологияләр ныклап үтеп керде. Белемле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, тиешле карарлар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү өчен, искечә эш итү генә җитәрлек түгел бүген.  Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү- дәресләрнең төп максаты булып тора. Ә татар теле укытучысы алдында татар телен камил белгән, татар халкының милли традицияләрен таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә. Әлеге максатка ирешүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләр һәм инновацион проектлар куллану замана таләбе булып тора. Без, укытучылар, әлеге алымнарны үзебезнең мәктәп шартларына нәтиҗәле яраклаштырып киләбез.

          Мәктәбебездә компьютер класслары, электрон журналлар, көндәлекләр, һәр укытучыга бирелгән ноутбуклар, интерактив җиһазлар, проекторлар белем бирүнең алшарты булды. Укытучыларыбызның ноутбуклардан файдалануын нәтиҗәле итү өчен, Wi-Fi технологиясе буенча көйләнгән Интернет урнаштырылды. Хәзер һәр ата – ана баласы нинди билге алганын алар өйләренә кайтып җиткәнче үк белә ала.  

          Татар телен укытуда проектлар методын куллануның әһәмиятенә игътибарны юнәлтәсем килә. Проектлар методының асылы һәркайсыбызга билгеле. Без дә, укучыларны төркемнәргә бүлеп, аларга махсус бирем тәкъдим итәбез. Биремне башкару вакыты билгеләнә, методик һәм теоритик ярдәм күрсәтелә. Әлеге биремне укучылар,нигездә, дәрестән тыш вакытта башкаралар.

          Иң мөһиме: проект балаларга үзләренә кызыклы булырга тиеш. Шулай булганда гына алар процесска зур кызыксыну белән кушылып китәчәкләр.Беренчедән, укучы, татар телендә нинди дә булса эш башкарып, аны тирәнрәк өйрәнә. Эш процессында үзләштерелгән яңа сүзләр яхшырак истә кала. Бу – бәхәссез. Икенчедән, баланың татар теле белән кызыксынуы һәм аңа мәхәббәте арта, чөнки ул  татар телендә үзенә ошаган, үзе яраткан продукт чыгара. Өченчедән, аның теге яки бу өлкәдә белемнәре арта, ә бу – предметара бәйләнешне тәэмин итә.

          Сингапур- алдынгы заман мәктәбе тудырган ил. Сингапур мәгариф системасында иҗади фикерләүгә, лидерлык сыйфатларын үстерүгә, төрле уку һәм тормыш мәсъәләләрен чишәргә өйрәтүгә игътибар зур.Мәктәпләрдә төркемнәргә бүлеп укытуга өстенлек бирелә. Төркемнәрдә эшләү –укучыларның үзара ярдәмләшүенә юнәлтелгән эш формасы. Укытучының максаты- билгеле бер белемнәр җыелмасын тапшыру түгел, ә баланың индивидуаль үсешен, аның кызыксынуын, сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру. Укытучыларның барлык сыйныфларда да бертөрле укыту методлары һәм алымнарыннан файдалануы еш кына укучыларның эмоциональ ялыгуына китерә. Безнең белем бирү системасында төп мәгълүмат алу чыганагы – укытучы һәм дәреслек. Ә төркемләп эшләгәндә балалар үзләре  мәгълүмат чыганагына әйләнә. Укучылар, бер-берсенең фикерен тыңлап, үзүсешкә ирешә ала.

          Белем бирүдә Федераль дәүләт белем бирү стандарты заманча дәрес оештыруга үзенең таләпләрен куя .Бүгенге дәрес төзелеше, эчтәлеге, оештырылуы зур үзгәрешләр кичерә. Яңа алымнар куллану укытучының оештыру сәләтен үстерүне дә таләп итә: бүген укытучы төркемдә кулланылучы коллектив эш формалары белән идарә итә белергә тиеш. Укытучының роле дә үзгәрә: ул- белем бирүче генә түгел, ә белемне үзләштерүдә укучылар эшчәнлеген оештыручы да.

           Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән, техника өлкәсендә әледән-әле яңа ачышлар ясалган, яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә укый да, укыта да алмыйбыз. Укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Белем бирүдә  Федераль дәүләт белем бирү стандартында чагылыш тапкан  яңа кыйммәтләргә, яңа сыйфатка һәм яңа белем нәтиҗәләренә таләпләр гомуми белем бирүнең барлык баскычларында  укытуның яңа гамәлләрен, аеруча эшчәнлеккә корылган укыту ысулларын куллануны сорый.

          Заманча әдәбият дәресенә килгәндә, ул тормышка бәйле, күп мәгълүматлы көнүзәк мәсьәләләр чагылыш тапкан дәрес булырга тиеш, минемчә. Бүгенге шартларда мәктәптә әдәбият укытуның төп, стратегик максаты дип укырга өйрәтү, әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау культурасы булдыру күрсәтелә. Бүген исә стандартлар төзүчеләр дә, методистлар да әдәбият дәресләренең тулы әсәр белән таныштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтергә тиеш икәнен ассызыклыйлар.Бигрәк тә мәктәп курсының үзәге булган V-IX сыйныфлар баскычында әдәбият предметының әдәби әсәр турында , аның мәгънәви, эчтәлек, тел-форма үзенчәлекләре бердәмлегендә белем бирергә тиешлеге ассызыклана, укучының аны мөстәкыйль шәрехләргә өйрәнүе, шулай әдәбият теле ярдәмендә үз фикерләрен һәм кичерешләрен белдерергә күнегүе мөһим дип билгеләнә.

          Яңалыкларның икенчесе әдәбият укытуда вариативлыкның әһәмиятенә, ягъни материалны укучының яшь  һәм психологик кына түгел, бәлки шәхси фикерләү һәм дөньяга  караш үзенчәлекләреннән чыгып җиткерүгә кагыла.

Укытучы игътибар итәргә тиешле тагын берсе сыйфат-предметара бәйләнешләрне тәэмин итү. Бу очракта татар теле , рус теле һәм рус әдәбияты, тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләнешләр иң мөһимнәрдән санала.

          Татар теле дәреслекләре  эчтәлегенең укучыларга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән булуы зарур, чөнки ана теле аша укучыларда беренчел патриотик хисләр формалаша башлый. Үз халкының тарихын өйрәнү белән беррәттән, башка халыкларның яшәү рәвешен белү аша укучыларда универсаль уку гамәлләре формалаша. Дәүләт символикасын, туган ягының танылган шәхесләрен, табигатен, шәһәр – авылларын, елга – күлләрен үзләштерүгә юнәлтелгән күнегүләр, биремнәр укчының танып – белү күнекмәләрнең генә формалаштырып калмый, ә үз чиратында укучыда үзен ватанпәрвәр итеп тою хисләре булдыра.

          Укучыда ватанпәрвәрлек хисе булдыру аңа тормышка яраклашырга ярдәм итә, ягъни укучының күпмилләтле шартларда яшәү кануннарын үзләштерүенә мөмкинлек тудыра. Башка халыклар арасында укучы үз халкы , теле, мәдәнияте, иле өчен горурлык хисләре тоеп яшәргә, үз халкы өчен горурланырга, туган иленең мәдәни байлыкларын арттыруда үзеннән өлеш кертергә әзер булырга, үзен Ватанының тулы хокуклы гражданы итеп тоеп яшәргә өйрәнә.

          Укучыларның уңышлары безгә яңа көч бирә. Ә туган җирен яратучы, татар теленә хөрмәт белән караучы иҗади шәхесләр тәрбияли алсак, безнең өчен бу зур бәхет булыр иде. ә моның өчен укучыны яратырга, үз эшеңнең остасы булырга кирәк. Бу – безнең уртак бурычыбыз. Без, укытучылар, һәрвакыт бу җаваплылыкны тоеп эшлибез, иҗат итәбез.        “Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр”,- дигән Р.Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р.Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.            

          Татар теле – халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Туган телебезне камилләштерү, үстерү – дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе.

          Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда татар теленә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә. Шуңа күрә Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга яярдәм итүче төп ышанычы булып кала да инде.

                                             Кулланылган әдәбият

1.Дания Заһидуллина.Мәктәптә татар әдәбияты: үзәк принциплардагы үзгәрешләр/ “Мәгариф “ журналы, 2015. -№4.

2.Зәлфирә Җамалетдинова. Башлангыч мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирү юллары/ “Мәгариф “ журналы, 2015. -№5

3. Интернет ресурслары

4..Рашат Якупов.Татар теле – заманча тел/ “Мәгариф “ журналы, 2015. -№10

5.Фәнүзә Тарасова. Искечә укый да, укыта да алмыйбыз/ “Мәгариф “ журналы, 2014. -№2.

6.Хәмит Хәкимҗанов. Белем бирү шартлары үзгәрә/ “Мәгариф “ журналы, 2015. -№4.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне нәтиҗәле куллану"

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә...