Эссе "Мин укытучы"
статья на тему

"Мин укытучы"темасына эссе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе "Мин укытучы"22.63 КБ

Предварительный просмотр:

Мин – укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкь менә укытучы һөнәрен сайладым? Бәләбәй педагогия училищесына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Балаларны яратам”, “Туганнарым - укытучылар”, “Укытучы булырга мин балачактан ук хыялландым”дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, тулысынча түгелдер. Кулыма диплом алгач, Урыссу бистәсенә юл тоттым. Бу минем өчен тагын бер сынау булды, әлбәттә.

Беренче дәресемне бүгенгедәй ачык хәтерлим. Балаларның күз карашы, миңа ошарга тырышып җавап бирүләре, миңа чын укытучы итеп караулары күңелемә көч һәм дәрт өстәде. Беренче укучыларым мине кабул итте, укытучы итеп таныды, ышаныч белдерде. “Укыта алырмынмы?” дигән шикләрем балаларның күңел җылысыннан эреп юкка чыккан кебек булды.

Минем мәктәп тормышым шулай башланып китте. Беренче укытучылык

адымнарымны ясаганда остазларым Рушания Вәсим кызы, Ильфизә Әхтәм кызларының ярдәмнәрен һәрдаим тоеп, аларның киңәшләрен истә тотып эшләргә тырыштым. Алар мине укытучылар дөньясына әкрен генә, җайлап кына алып керделәр, югары белем алуның кирәклегенә төшендерделәр. Шулай итеп, 2005 нче елда, читтән торып,  Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамладым.

Инде менә егерме бер ел үтеп тә киткән. Шатлыклары, борчулары белән егерме бер ел! Еллар үткән саен мин, чыннан да, никадәр җаваплы хезмәткә алынганлыгымны ныграк тоя барам, үземнең укучыларыма кирәклегемне аңлап, горурланып куям.

Бүген, әлбәттә, укытучы һөнәренә караш төрлечә. Тик шулай да, минемчә, әгәр син бу эшкә алынгансың икән, аңа ахыргача тугры булып калырга тиешсең. Укытучылык – ул минем һөнәрем. Минем инде үз эш тәҗрибәм, үз ачышларым, җиңүләрем, үз эш юнәлешләрем бар. Мин егерме ел балаларга татар телен һәм татар әдәбиятын укытам.  Рус телле укучылар белән эшлим. Мин беләм: тел ул – байлык. Аны кулланырга өйрәтү – минем максатым. Һәр бала, беренче чиратта, шәхес. Минемчә, әлеге гыйбарә укытучылык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш. Шуңа күрә, мин һәр укучыма аерым якын килеп, аңа шәхес итеп карарга тырышам.

Мин – укытучы! Минем бурычым – белемле, туган җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү, укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң булдыру.

Әйе, югарыда китерелгән максатларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа

һәм туачак! Уйланулар вакыт, рухи көч таләп итә. Уйланулар мөгаллимне ияләнелгән гадәти тормыш тәртибеннән йолкып ала, хаталарны тануга, рухи кыйммәтләрне кабаттан кайтып карарга, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр итә. Бары тик икеләнә, үзенең эш-гамәлләрен анализлый белүче, уйлана торган укытучы гына шаблоны булмаган һөнәри мәсьәләләрне чишә ала.

Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда замана сулышын эләктерергә тырышасың. Булган кадәр тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту, минемчә, дөрес булмас.

Ике мең бишенче елда республикада рус телле балаларга татар телен яңача укытуны сынап карау эше башланды. Бу яңа технология мине дә читләтеп үтмәде. Эксперимент гамәлгә керүгә, яңа дәреслек – әсбапларны өйрәнеп, бу яңалыкны сынауда катнашып карарга булдым. Яңа технологияне укучыларым да, ата – аналар да үз итте. Чит телләр өйрәнү процессында инде мктодик стандарт итеп кабул ителгән Е.И.Пассовның коммуникатив технологиясе, коллектив ысул җелән укыту системалары педагогик прцесска тәкъдим ителә. Әйткәнемчә, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Дәресләрем укучыларда кызыксыну уятсын өчен, чамасын һәм урынын белеп кенә заманча техниканы файдаланам. Бүгенге көндә интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбиятка булган кызыксынуны саклап калу, минем төп бурычларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Шагыйрь юкка гына “Китап укып елый белгәннәрнең, күңелендә булмый карасы” димәгәндер.

Мин үзем күбрәк китап – журнал яздыру, каләм, дәфтәр тотып, китапханәләрдә эшләү, эзләнү ягында. Минем укучыларым да өстәмә уку белән кызыксыналар, татар журналларын яратып укыйлар, төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашалар. Сәләтле балалар да аз түгел. Һәр укучы - мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без, укытучы исемен йөртүчеләр, аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк.

Укучыларым сыйныфтан тыш чараларда да яратып катнашалар. Республикакүләм үткәрелә торган фәнни конференцияләр, шигырь бәйгеләре, төрле иҗади конкурслар... Бу, әлбәттә , зур сөенеч. Район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда призерлар булу да эшемнең нәтиҗәсе дип уйлыйм. Димәк, мин укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаганмын, “Бу - минем табышларым” дип әйтә алам.

Укытучы илебезнең киләчәген кайгырта, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә.Мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр, укытучы һөнәренә игътибарның артуы күңелдә киләчәккә ышаныч уята. Мин – укытучы! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу - үзем сайлаган язмыш та.

Әткәм дә син, әнкәм дә син,

Дәүләтем дә син минем.

Син яшәсенгә яшимен,

И газиз туган телем...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...