Пакет документов на участие в конкурсе "Туган тел"

пакет документов на муниципальный этап Всероссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә

үткәрелә торган мастер-класс бәйгесенә  тәкъдим ителүче

Ютазы муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе

2нче санлы Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Руфина Рим кызы Юсупованың

 педагогик эшчәнлегенә  

БӘЯЛӘМӘ

Руфина Рим  кызы Юсупова, 1976 нчы елның 1нче гыйнварында Башкортстан Республикасының Шаран авылы Зирекле авылында, гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә.

1981 нче елда ул Зирекле авылының урта гомуми белм бирү мәктәбенә укырга керә, 1992 нче елда аны тәмамлый. 1992-1995 нче елларда Бәләбәй педагогия училищесендә, 2002нче-2006нчы елларда Алабуга педагогия Университетында белем ала.

Училищене уңышлы тәмамлаганнан соң, 1995 нче елда 2нче санлы Урыссу урта мәктәбенә укытучы булып  билгеләнә.

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе 2 нче санлы Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юсупова Руфина Рим кызының педагогик осталыгы әхлаклы шәхес тәрбияләүгә, укучыларның тел байлыгын үстерүгә юнәлтелгән. Аның хезмәтенә фәнне тирәнтен белеп, алдынгы укыту алымнарын уңышлы кулланып, укучылар белән ныклы элемтәдә торып эшләү сыйфатлары хас. Педагог буларак, ул үзенең бурычын укучыларда туган телгә мәхәббәт хисләре уятуда, аларның иҗади һәм интеллектуаль сәләтен үстерүдә, халкыбызның, милли мәдәниятнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксынган зыялы шәхес тәрбияләүдә күрә. Аның эш тәҗрибәсе балаларның тел байлыгын үстерүне, бәйләнешле сөйләм теле һәм язу күнекмәләре булдыруны,  ныклы грамоталылык формалаштыруны үз эченә ала.

         Балаларның мөстәкыйль иҗади эшчәнлеген үстерү максатыннан укытучы яңа эш төрләре эзли. Программаның аерым темалары буенча укучылары белән докладлар, коллектив эш өчен биремнәр әзерләү, дәресләрне ассистент һәм консультантлар белән уздыру, традицион булмаган дәресләрне  эш практикасында куллану- укытучының методик арсеналында булган чаралар.

Руфина Рим кызы бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган, тормышта үз урынын табарга омтылучы шәхес тәрбияләүне күз алдында тотып, укучыларында  максатчанлык, лидерлык сыйфатлары тәрбияли. Моңа укытучының үзара хезмәттәшлеге, дустанә мөгаләмәсе ярдәм итә.

 Укытучының кабинетында уку-укыту процессын нәтиҗәле оештыру өчен барлык шартлар булдырылган.  Дәресләрне тирән  эчтәлекле итеп уздыру өчен  әсбаплар, заманча технологияләр белән эшләү өчен аудио, видео материаллар,  компьютер, DVD – караоке, мультимедия комплексы урнаштырылган.

Ул укыткан сыйныфларда өлгермәүчелә юк.Укучыларының 80 % фәнне “4” һәм “5”билгеләренә үзләштерә.Аның укучылары район һәм республика күләмендәге конкурсларда,фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

2015нче - 2016нчы уку елында Руфина Рим кызының укучылары “Сәхнә көзгесе” X төбәкара балалар милли театр фестивалендә III Дәрәҗәле лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.Габдулла Тукай иҗаты буенча “Яхшы фәнни-тикшеренү эше”республика конкурсында Шахкарамова Виктория II дәрәҗәле лауреат иясе булды.

2016нчы-2017нче уку елында Руфина Рим кызының укучысы Галявкин Ансель “Пейзажные образы в произведениях поэтов и писателей Нижнего Прикамья”дип исемләнгән XI республика фәнни-гамәли конференциясендә призёр исемен яулады.

2017нче-2018 нче уку елында Халыкара “Сомик ”проекты кысаларында үткәрелгән шигырь укучылар конкурсында Галиуллин Айнур җиңүче булды.

2018нче-2019нчы уку елында Махмутова Ралина Һади Атласи исемендәге регионара укуларда икенче,Ибраһим Хәлфин исемендәге республика конференциясендә өченче урын яулады.

Укучыларның төрле конференцияләрдә, фестиваль һәм кокурсларда актив катнашуы һәм призлы урыннар алуы укытучының эш нәтиҗәләренең югары булуын күрсәтә.

Республика күләмендә тәҗрибә уртаклашу:

  1. “Әдәби туган як”республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып,чыгыш ясаган өчен диплом.(2016)
  2. Республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм”акциясендә катнашып дипломнар белән бүләкләнде.(2017,2018)
  3. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрылыгы тарафыннан Рәхмәт хатына ия булды. (2018)
  4. Р.Фәхретдин укуларында 1нче дәрәҗәле диплом иясе.(2018)

Район күләмендә тәҗрибә уртаклашу:

1. Ютазы муниципаль районының туган тел (татар теле һәм әдәбияты)укытучыларының “Туган төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез иҗатын өйрәнү” дигән туган (татар)теле һәм әдәбияты укытучыларының семинарында “ “Дуслар белән күңелле”темасына ачык дәрес (2016)

2.Ютазы муниципаль районының туган тел (татар теле һәм әдәбияты)укытучыларының “Рус телле укучыларда әдәбият укыту барышында универсаль уку гамәлләрен формалаштырудагы үзенчәлекләр” дигән туган (татар)теле һәм әдәбияты укытучыларының семинарында чыгыш ясау(2017)

3.Ютазы муниципаль районының туган тел (татар теле һәм әдәбияты)укытучыларының “Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теле дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү” дигән туган (татар)теле һәм әдәбияты укытучыларының семинарында чыгыш ясау(2018)

4.”Татарча диктант-2018”чарасында катнашу(2018)

2017 нче елда Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән  “Ел укытучысы” муниципаль конкурсында катнашып, Юсупова Руфина Римовна “Педагогик осталык өчен”дипломы белән бүләкләнде.(2017)

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “2нче санлы Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Юсупова Руфина Рим кызының нәтиҗәле педагогик эшчәнлеген югары бәяләп, республикакүләм бәйгегә тәкъдим итә.



Предварительный просмотр:

Представление

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение "Уруссинская основная общеобразовательная школа №2" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан

(наименование образовательной организации Ютазинского муниципального района Республики Татарстан)

выдвигает на участие во Всероссийском конкурсе мастер-классов учителей родного языка и литературы в 2019 году

Юсупову Руфину Римовну

(в родительном падеже : фамилия. Имя. Отчество кандидата на участие в муниципальном этапе конкурса)

Учителя родного языка и литературы

(занимаемая должность,наименование – по трудовой книжке )

муниципального бюджетного образовательного учреждения "Уруссинской основной общеобразовательной школы №2" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан

(место работы, наименование – по уставу образовательной организации)

Директор

МБОУ “Уруссинская ООШ№2”                                                                                                                     Ф.М. Салимова



Предварительный просмотр:

Мин – укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкь менә укытучы һөнәрен сайладым? Бәләбәй педагогия училищесына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Балаларны яратам”, “Туганнарым - укытучылар”, “Укытучы булырга мин балачактан ук хыялландым”дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, тулысынча түгелдер. Кулыма диплом алгач, Урыссу бистәсенә юл тоттым. Бу минем өчен тагын бер сынау булды, әлбәттә.

Беренче дәресемне бүгенгедәй ачык хәтерлим. Балаларның күз карашы, миңа ошарга тырышып җавап бирүләре, миңа чын укытучы итеп караулары күңелемә көч һәм дәрт өстәде. Беренче укучыларым мине кабул итте, укытучы итеп таныды, ышаныч белдерде. “Укыта алырмынмы?” дигән шикләрем балаларның күңел җылысыннан эреп юкка чыккан кебек булды.

Минем мәктәп тормышым шулай башланып китте. Беренче укытучылык

адымнарымны ясаганда остазларым Рушания Вәсим кызы, Ильфизә Әхтәм кызларының ярдәмнәрен һәрдаим тоеп, аларның киңәшләрен истә тотып эшләргә тырыштым. Алар мине укытучылар дөньясына әкрен генә, җайлап кына алып керделәр, югары белем алуның кирәклегенә төшендерделәр. Шулай итеп, 2005 нче елда, читтән торып,  Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамладым.

Инде менә егерме бер ел үтеп тә киткән. Шатлыклары, борчулары белән егерме бер ел! Еллар үткән саен мин, чыннан да, никадәр җаваплы хезмәткә алынганлыгымны ныграк тоя барам, үземнең укучыларыма кирәклегемне аңлап, горурланып куям.

Бүген, әлбәттә, укытучы һөнәренә караш төрлечә. Тик шулай да, минемчә, әгәр син бу эшкә алынгансың икән, аңа ахыргача тугры булып калырга тиешсең. Укытучылык – ул минем һөнәрем. Минем инде үз эш тәҗрибәм, үз ачышларым, җиңүләрем, үз эш юнәлешләрем бар. Мин егерме ел балаларга татар телен һәм татар әдәбиятын укытам.  Рус телле укучылар белән эшлим. Мин беләм: тел ул – байлык. Аны кулланырга өйрәтү – минем максатым. Һәр бала, беренче чиратта, шәхес. Минемчә, әлеге гыйбарә укытучылык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш. Шуңа күрә, мин һәр укучыма аерым якын килеп, аңа шәхес итеп карарга тырышам.

Мин – укытучы! Минем бурычым – белемле, туган җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү, укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң булдыру.

Әйе, югарыда китерелгән максатларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа

һәм туачак! Уйланулар вакыт, рухи көч таләп итә. Уйланулар мөгаллимне ияләнелгән гадәти тормыш тәртибеннән йолкып ала, хаталарны тануга, рухи кыйммәтләрне кабаттан кайтып карарга, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр итә. Бары тик икеләнә, үзенең эш-гамәлләрен анализлый белүче, уйлана торган укытучы гына шаблоны булмаган һөнәри мәсьәләләрне чишә ала.

Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда замана сулышын эләктерергә тырышасың. Булган кадәр тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту, минемчә, дөрес булмас.

Ике мең бишенче елда республикада рус телле балаларга татар телен яңача укытуны сынап карау эше башланды. Бу яңа технология мине дә читләтеп үтмәде. Эксперимент гамәлгә керүгә, яңа дәреслек – әсбапларны өйрәнеп, бу яңалыкны сынауда катнашып карарга булдым. Яңа технологияне укучыларым да, ата – аналар да үз итте. Чит телләр өйрәнү процессында инде мктодик стандарт итеп кабул ителгән Е.И.Пассовның коммуникатив технологиясе, коллектив ысул җелән укыту системалары педагогик прцесска тәкъдим ителә. Әйткәнемчә, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Дәресләрем укучыларда кызыксыну уятсын өчен, чамасын һәм урынын белеп кенә заманча техниканы файдаланам. Бүгенге көндә интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбиятка булган кызыксынуны саклап калу, минем төп бурычларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Шагыйрь юкка гына “Китап укып елый белгәннәрнең, күңелендә булмый карасы” димәгәндер.

Мин үзем күбрәк китап – журнал яздыру, каләм, дәфтәр тотып, китапханәләрдә эшләү, эзләнү ягында. Минем укучыларым да өстәмә уку белән кызыксыналар, татар журналларын яратып укыйлар, төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашалар. Сәләтле балалар да аз түгел. Һәр укучы - мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без, укытучы исемен йөртүчеләр, аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк.

Укучыларым сыйныфтан тыш чараларда да яратып катнашалар. Республикакүләм үткәрелә торган фәнни конференцияләр, шигырь бәйгеләре, төрле иҗади конкурслар... Бу, әлбәттә , зур сөенеч. Район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда призерлар булу да эшемнең нәтиҗәсе дип уйлыйм. Димәк, мин укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаганмын, “Бу - минем табышларым” дип әйтә алам.

Укытучы илебезнең киләчәген кайгырта, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә.Мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр, укытучы һөнәренә игътибарның артуы күңелдә киләчәккә ышаныч уята. Мин – укытучы! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу - үзем сайлаган язмыш та.

Әткәм дә син, әнкәм дә син,

Дәүләтем дә син минем.

Син яшәсенгә яшимен,

И газиз туган телем...