Юныс Әминевнең “Язылмаган законнар”драмасына кергән фразеологизмнар
материал

Научная работа на тему "Юныс Әминевнең “Язылмаган законнар”драмасына  кергән  фразеологизмнар"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Драматург Юныс Шәрип улы Әминев 1921 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасының хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1936-1939 елларда Минзәлә педагогия училищесында укый, аны тәмамлагач, бер ел Актаныш районында мәктәптә балалар укыта. 1940 елның ноябрендә гаскәри хезмәткә алынып, 1942 елның мартына кадәр хәрби мәктәптә укый, аннары взвод командиры сыйфатында Дон фронтына җибәрелә. 1943 елның 6 мартында Ю.Әминев яралы һәм контузияле хәлендә немецлар кулына әсир төшә һәм 1944 елның августында совет гаскәрләре азат иткәнгә кадәр Румыниядәге хәрби әсирләр лагеренда тоткынлыкта яши. Сталино (хәзерге Донецк) шәһәрендәге 240 нчы совет лагеренда әсир төшү сәбәпләрен ачыклау буенча махсус хәрби тикшерүне үткәннән соң, 1945 елның гыйнварыннан Ю.Әминев янәдән фронтка җибәрелә, сугыш беткәнче алгы сызыкта була, Будапештны штурмлауда, Братиславаны азат итү сугышларында катнаша, икенче тапкыр яралана. Сугышны ул Прага шәһәрендә тәмамлый.
1945 елның августында гвардия кече лейтенанты дәрәҗәсендә фронттан кайткач, Ю.Әминев туган төбәгендә үзенең төп һөнәри хезмәтен — укытучылык эшен башлап җибәрә, ләкин бер елдан аны, әсирлектә булып кайткан кеше буларак, мәктәптә укыту эшеннән читләштерәләр. Ул башка эшкә күчәргә мәҗбүр була: берникадәр вакыт Краснобор урман хуҗалыгында десятник, аннан соң Молотов (хәзерге Пермь) өлкәсендәге нефть разведкасы оешмасында балта остасы булып хезмәт итә. 1947 елның гыйнварында ул, ниһаять, укытучы булып эшләргә рөхсәт ала, һәм шуннан соң аның Әгерҗе районының Барҗы авылы җидееллык мәктәбендә озак елларга сузылган укытучылык хезмәте башлана. 1953 елда, эшеннән аерылмыйча укып, ул Алабуга укытучылар институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Бала чагыннан ук әдәбият белән кызыксынып үскән һәм үзе дә каләм көчен сынап караган Ю.Әминев узган гасырның илленче еллары башында чын-чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. 1950 елда языла башлап, 1955 елда тәмамланган һәм шул ук елны Минзәлә драма театры коллективы тарафыннан сәхнәгә куелган «Язылмаган законнар» исемле беренче күләмле пьесасы ук Ю.Әминевне сәләтле драматург итеп таныта. Бу спектакль 1957 елда, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында, Мәскәү тамашачыларына да күрсәтелә.
Драматургның шуннан соң иҗат ителгән «Гөлчәчәк» (1956), «Тамырлар» (1961), «Әти балак» (1964), «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (1966), «Уҗым бозавы» (1966), «Минем җинаятем» (1968), гражданнар сугышы чорында авылдагы сыйнфый каршылыкларны үзәккә алып язылган «Умырзая чәчәкләре» (1959), сәүдә хезмәткәрләренең тормышын яктырткан «Сатучылар» (1961 ) исемле комедия һәм драмалары Татарстанның Минзәлә, Әлмәт, Республика Күчмә театрлары һәм Башкортстанның Салават, Сибай театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. «Умырзая чәчәкләре» белән «Гөлҗәннәтнең җәннәте» Татар дәүләт академия театрында да куела, ә «Умырзая чәчәкләре», рус теленә тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) репертуарына кертелә. Әдипнең «Язылмаган законнар», «Тамырлар» драмалары буенча Минзәлә драма театры сәхнәсендә куелган спектакльләр өчен режиссер С.Әметбаев 1960 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ни хикмәт, пьесаларның авторы бу бүләктән читтә калдырыла.
1959-1961 елларда Ю.Әминев Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының икееллык Югары әдәби курсларында укый. 1969 елда исә гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчеп, гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яшәп иҗат итә.
Драматургның Әлмәт чорындагы әдәби иҗаты тематик яктан үзгәреш кичерә: аның әсәрләренә шәһәр тормышы, нефтьчеләр, завод-фабрика эшчеләре образлары, производство-хезмәт темалары килеп керә. «Кан кардәшләр» (1972), «Сафура бураннары» (1975), «Сөймим дисәң дә… » (1975), «Очрашырбыз, Гөлсылу!» (1980) кебек комедия һәм драмалар әнә шул тематик киңәюгә мисал булып торалар. Язучы бу елларда бигрәк тә Әлмәт татар драма театры белән иҗади дуслыкта эшли: аның һәрбер яңа пьесасы диярлек тамашачы хөкеменә беренче булып шушы театр сәхнәсе аша җиткерелә.
Ю.Әминев утыз еллык иҗат гомерендә ике дистәдән артык сәхнә әсәре яза. Аның әдәби иҗат мирасында «Тикшерү», «Каракның бүреге яна», «Аерылышу», «Латыйфә» кебек бер пәрдәле пьесалар да бар. Аларда да әдипнең үзенә генә хас язу стиле, сюжет кору осталыгы, халыкчан образларга бай шигъриятле теле сизелеп тора. Гомумән, Ю.Әминевнең пьесалары сугыштан соңгы татар драматургиясенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Пьесалары аша әдип кеше шәхесенең рухи матурлыгына дан җырлый һәм уңай геройлары үрнәгендә тамашачы һәм укучы күңеленә югары әхлак һәм гражданлык сыйфатларын иңдерергә тырыша. Ю.Әминевнең үзе исән чагында аерым басма яки пьесалар тупланмасы рәвешендә ун китабы дөнья күрә.
Драматургия һәм театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен Ю.Әминевкә 1981 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Юныс Әминев озакка сузылган каты авырудан соң 1982 елның 3 декабрендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.
Ю.Әминев — 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

М.Юныс "Энҗеләр табучы әдип"

Миргазиян Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.       Әдәби әсәрләренә күзәтү ясау....

Доклад: “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле” Укытучы:Юнысов Х. М.

Ата-аналар сизәдер дип уйлыйм: гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ат...

М.Юныс Энҗеләр табучы әдип

Энҗе табучы әдип (Миргазиян Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты)...

Г.Юнысованың "Умырзая" шиғыры

Г.Юнысованың "Умырзая" шиғыры.Маҡсат. Г.Юнысованың тормошо һәм ижады менән таныштырыу, шиғырҙың идея-тематик йөкмәткеһен асыу аша умырзая сәскәһенең матурлығын күрһәтеү, тасуири уҡырға өйрәтеү, уҡыусы...

Юныс Әминов һәм Минзәлә татар дәүләт драма театры.

Драматург сәнгатьтә үз урынын таба алса, шул урыннан торып юлын билгели белсә, шул юлга тугрылыклы булып кала алса, бу – аның бәхете. Юныс Әминов менә шундый драмургларның берсе....

Рәфикъ Юныс белән очрашу кичәсе

Язучылар союзы берлеге әгъзасы авылдашыбыз Рәфикъ ага Юныс белән очрашу кичәсе....