Рәфикъ Юныс белән очрашу кичәсе
план-конспект

Язучылар союзы берлеге әгъзасы авылдашыбыз Рәфикъ ага Юныс белән очрашу кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rafyyk_yunys.docx36.54 КБ

Предварительный просмотр:

Класстан тыш чара: Рәфикъ Юныс белән очрашу кичәсе

Тагын кайттым (шигырь белән башлыйбыз)

Туган күкме җиңел икән-

Җиңеләйде адымнар.

Авылым тәрәзәләренә

Туры карыйм. Хакым бар.

Күңелдәге изге сүзне

Сакладым, ерттырмадым.

Читтә йөреп, чит-ятлыкны

Тамчы да йоктырмадым!..

Калмам монда кайгыда да,

Шатлыкта да өлештән...

Өйгә җитсәм, вәт сөенеч:

Сыерчык кайтып төшкән!

Җырлый, сөйли! Әле керә,

Әле чыга оядан!

И туганым, шундый ук дәрт

Тынгы бирми миңа да.

Сыкранмадык бозлы җилләр.

Канатларны өткәндә.

Дөнья матур-туган бакчаң,

Үз кунакчаң көткәндә.

Мин әйтсәм дә ышанмассың:

Кайтмый бөтен киткәннәр!

Ким-тарлыктан качабыз дип

Уйлыйлармы, исәрләр?

Үзләренең канатларын

Үзләре бит кисәләр.

Үз авылын үз итмәгән

Кызык тыпмый иленнән.

Бар дөньяга үги була

Халкыннан йөз чөергән!

-Сез Рәфикъ ага Юнысның Тагын кайттым”исемле шигырен тыңлап үттегез.

-Әйе, ул кайтты.Ул бүген туган авылында. Бу лирик шигырьдән агылган хисләр аны бүген яңадан үз кочагына алгандыр.

-Хәерле көннәр, хөрмәтле тамашачылар! Бүген без бу залга бик матур, истәлекле бәйрәм кичәсенә җыелдык. Бездә бүген Кәче авыл җирлегеннән чыккан бердәнбер каләм иясе - иҗади шәхес, талант иясе- шагыйрь, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, 1986 нчы елдан СССР (Татарстан) Язучылар союзы берлеге әгъзасы авылдашыбыз Рәфикъ ага Юныс белән очрашу кичәсе.Бу очрашу очраклы гына түгел, аның җитди сәбәпләре бар.

 Беренчедән, без үзебезнең авылдашыбызны  Арча районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да күрсәтәсебез, аның иҗаты белән таныштырасыбыз килде.

 Икенчедән, Рәфикъ ага әле яңа гына үзенең олы юбилеен-75 яшьлеген билгеләп үтте. Без, авылдашлары, аның белән чиксез горурланабыз. Хөрмәтле Рәфикъ ага, бүген сезне туган авылыгызда, бигрәк тә мәктәбебездә  күрүебезгә шатбыз. Котлаулар  алда булыр әле, ә хәзер бәйрәмебезне җыр белән дәвам итик.( “Сагындым авылымны” җыры-Нигъматзянова А.Р.- музыка укытучысы.

1 нче  укучы.- Рәфикъ Юныс(Рәфикъ Юныс улы Юнысов) 1943 нче елның 1 нче мартында Арча районының Кәче авылында туган.Кәчедә җидееллык,Арчада урта мәктәпне тәмамалый. Ел ярымлап- колхозда, ярты еллап Казанда төзелештә эшләп ала. 1962-1965 нче елларда армиядә була. Кайткач, Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң,(1969) 16 ел “Татарстан яшьләре” газетасында эшли.

2 нче  укучы.- Шул елларда аның “Вакыт чылбыры” исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Аның бу җыентыгы иҗатын үзенә хас кайбер яклары белән туплабрак карарга ярдәм итә. Беренчедән, ул бик җитди шагыйрь. Икенчедән, ул башка күп кенә шагыйрьләребез кебек күп сүзле дә, буш сүзле дә  түгел. Аның укучыга үз әйтер сүзе бар. Төрле якка чәчелми- түгелми, җыйнак. Китапның исеме “Вакыт чылбыры” дидек. “Вакыт” дигән сүз аның өчен коры бер абстракт төшенчә генә түгел, ә хәлиткеч тарихи этап. Тарихны ясау урынына аны югалту яки соңга калу арасында вакыт өзеклеге килеп чыгу, мирасны югалту  һәм иясез калдыру куркынычы барлыгын искәртә ул.

“Алка таптым” шигырендә бу ачык сурәтләнә.(тыңлап китәбез)

3 нче  укучы.- 1985-91 елларда Рәфикъ ага Татарстан китап нәшриятында редактор, редакция мөдире, баш редактор урынбасары булып эшли. Шул елларда аның яңадан “Җирдә яшим”, “Учтагы песнәк”, “Сүнгән яшен” исемле 3 шигырь җыентыгы дөнья күрә. Аның иҗаты үзенең ярсуын күрсәтмәскә тырышып каен төбеннән сабыр гына тибеп торган чишмәне хәтерләтә. Бу җыентыкларны кулына алган һәр буын кешесе үзенә җан азыгы таба ала. Буыннар гына түгел, җан омтылышлары төрле булган адәм балалары: философик рухлымы ул, лирик җанлымы, сәяси рухлы яки мәхәббәт шигырьләренә мөкиббәнме – һәммәсе өчен дә хисси дулкыннар җитәрлек монда.(  шигырьләре тыңлана)

1.”Ага вакыт”

2.” Бер уйланасым бар әле”...

4 нче  укучы.- Рәфикъ Юныс 1992 елдан  13  ел "Идел" журналы баш мөхәрриренең беренче урынбасары йөген җигелеп тарта. Бу журналның иң актив авторлары: "Идел"не Рәфикъ Юныстан башка күз алдына да китерә алмыйбыз",— диләр. Аның үтә дә таләпчән, шул ук вакытта, искиткеч кешелекле кеше булуын тирән хөрмәт итәләр. Табигатьнең олуг бүләге саналган Мәхәббәткә илаһи карашы, аерата саф мәхәббәткә гомере буе мәдхия җырлавы белән дә зур ихтирамга лаек ул.

1.”Мин сине ялгыш яраттым”

2.Төнге җыр

5 нче  укучы Бу елларда аның “Син һәм мин” исемле шигырьләр җыентыгы һәм зур әһәмияткә ия булган, олы шәхесләребез тарафыннан югары бәя бирелгән тарихи-публицистик әсәре -  “Татарстан референдумы” китабы дөнья күрә. 2000 нче елны әсәр Татарстан китап нәшриятында китап булып чыкты. Шушы хезмәте өчен Рәфикъ Юныс Г.Исхакый бүләгенә лаек булды.

“Татарстан референдумы” –ифрат кызыклы китап”,- дип бәя бирә аңа республикабызның беренче президенты М.Ш.Шәймиев.

6 нче  укучы.- “Шагыйрьлеге өстенә Рәфикъ Юныс искиткеч талантлы публицист та. “Татарстан референдумы” исемле китабында автор тарафыннан тәфсилләп тупланган документлар татар халкының ничек итеп үз азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәш башлаганлыгы  турында сөйли. Тик ятмый кеше, яна-көя, яза:ватанына, милләтенә хезмәт итә”,- дип яза аның турында Рабит Батулла. Рәфикъ  шәхес буларак тирән фикерле, зур мәгълүматлы, бай рухлы кеше. Күрә алмаганы: милләтебездә очрый торган хөсетлек, көнчелек сыйфатлары. Үзенә искиткеч таләпчән, кешеләргә ярдәмчел, киң күңелле булуы белән дә аерылып тора ул. 

Хәзер Рәфикъ аганың туган телебез турында язылган шигырьләрен тыңлап китик:

1.”Ана сөте белән”

2 Бию “Шәл бәйләдем”

7 нче  укучы.- Рәфикъ Юныс гаять бай фактик материалларга таянып һәм вакыйгаларның үзәгендә кайнаган кешеләрне сөйләтеп “Татарстан референдумы” дигән   тарихи-публицистик китап язган. Бу китапның бер генә юлы да авторның хыял җимеше түгел, ә сәяси яки тарихи детектив дияр идем”,- дип искә ала Фәндәс Сафиуллин.

-Шушы урында сүзне Сезгә бирәсебез килә .Бу китап турында да фикерләрегезне ишетәсе килә. Сүзне Сезгә бирәбез Рәфикъ ага.

8нче  укучы.- 2006 нчы елда, “Казан утлары”ның 1000 саны чыгу уңае белән, аның 85  еллык тарихи үткәнен һәм журналда дөнья күргән меңнәрчә проза, шигърият, публицистика, әдәби тәнкыйть, юмор-сатира, истәлек-мемуар һәм башка төр әсәрләрне күздән кичереп, шулардан иң характерлыларын сайлап алып, “Сүнмәс утлар балкышы”дигән бер саллы гына җыентык әзерләнде. Бу уникаль китап-хронологияне  киң җәмәгатьчелек тарихи әһәмияткә ия булган зур яңалык итеп кабул итте. Бу да Рәфикъ аганың хезмәт җимеше.

Җыр “Туган телем”

Кызы турында информация бирү.

Ләйсән ЮНЫСОВА  журналны 2009 елдан җитәкли. Татарстанның Язучылар берлеге, Иҗтимагый палата әгъзасы (2011–2012). Ул «Сөембикә»нең җәмгыятьтәге ролен янә күтәрү, басманың кыйбласын саклап калып, замана хатын-кызлары мәнфәгатьләренә яраклы итеп үзгәртү өстендә эшли. Журнал тагын бер мәртәбә «Бәллүр каләм» иясе була. Республика матбагалары арасында үткәрелгән биш бәйге җиңүчесе дип табыла, ике тапкыр «Ел иганәчесе» буларак бүләкләнә.

-“Күпер китә ич, Нурмый абый!”исемле ачык хатыгыз басылып чыккан иде “Мәйдан” журналында. Авылдашларыгызга карата фикерләрегезне ишетәсе килә иде. (сүз бирү)

“Рәнҗемәгез, авылдашлар”

Рәфикъ Юныс—Арча районы, Кәче авылыңда 1943 нче елнын 1 нче мартында якты дөньяга килә. Әтисе—Габделвәли утлы Юныс 81 яшенә кадәр, диннең иң нык тыелган елларында да, халыкның зур ихтирамы белән, шушы авылда муллалык хезмәтен башкара. Ике якны да бертигез күреп, ике хатын, ике йорт тота. Беренче хатыныннан өч бала, икенче хатыны Гыйльмебаяннан алты бала тәрбияләп үстерә. Рәфикъ төпчек бала (әтисе дә Габделвәлинең төпчеге, Габделвәли бабасы Вәлид атлы дәү бабасының төпчеге булган. Кызык бит, ә?). Габделвәли бабасы турында мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани бик матур фикерләр язып калдырган. Рәфикъның олы апасы Галия (бабасының өлкән хатыныннан туган беренче кыз) Ш. Мәрҗани мәчете имамы Хәбир Яруллинның никахлы хатыны.

Якын дусты шагыйрь Илдус Гыйләҗев тә "Шундый дустым бар минем" дигән шактый күләмле мәкаләсендә аның кайбер очракларда күрсәткән сәерлекләре турында шаярып язган иде. "Сәерлеге шагыйрь иткәнме, әллә киресенчәме, әйтүе кыен. Сәерлек аның ит ашамавында, аракы эчмәвендә, тәмәке тартмавында, коеп яңгыр яуганда да йөгерергә чыгып китүендә, юк-бар төркемнәргә иярмәвендә генә түгел, ә фикер сөрешендә, яшәү рәвешендә. Ул үз фәлсәфәсен булдырган зат",— дип язган иде. ("Мәдәни җомга" 28.02.2003 ел)

Рәфикъның тагын бер сәерлеген, дөресрәге, егетлеген "Татарстан яшьләре" гәзитендә эшләгән чагында Иделнең башланып киткән җиреннән Казанга кадәр 1500 чакрым җирне җәяүләп, бер ялгызы сәяхәт кылуында да беләм мин. Аның бу сәяхәте турындагы язмасын тыныч кына укып та булмый. Нинди генә хәлләргә тарымый ул анда, 35 көн буена. Кайбер урыннарында: әллә ничә чакрымнарга сузылган куе урман эченнән бара-бара төнгә кала, коеп яңгыр ява, барган саен су башта тубыктан, аннан тездән, өстәвенә су тулы тирән-тирән чокырлар башлана. Кычкырып үлсәң дә бер кеше ишетмәячәк тә, күрмәячәк тә. "Бетә бит инде бу, бетә", дип чынлап торып хафага төшәсең. Инде Казанга кайтып җитәм дигәндә Идел елгасы аша үтә торган тимер юл күперенә килеп җитә. Аны да җәяү үтү теләге белән күпергә таба юнәлә бу. Әмма анда мылтыклы сакчыны күреп туктап уйга кала. "Ярый да ул документларымны карарга риза булса... Якын килә башлауга сразу атып җибәрсә... Шулай итеп, күперне поезд белән үтәргә мәҗбүр була. Һәм моны ул җәяүле сәяхәтенә хыянәт керү дип кабул итә, гәрчә үзенең бер гаебе булмаса да.

Рәфикъ шәхес буларак тирән фикерле, зур мәгълүматлы, бай рухлы кеше. Күрә алмаганы: милләтебездә очрый торган хөсетлек, көнчелек сыйфатлары. Үзенә искиткеч таләпчән, кешеләргә ярдәмчел, киң күңелле булуы белән дә аерылып тора. 

Рәфикъ—күбрәк ачысын татып үскән сугыш еллары баласы. Өченче сыйныфта укыганда ук үз әнисе вафат була. Шул көннән башлап, әтисе беренче хатынын төп йортка күчерә. Икенче оя балалары аны электән үк дәү әни дип йөрткәннәр һәм тату, матур яшәгәннәр. Күрәсең, дәү әни үзе дә балаларны аермаган, тигез күргән. Шулай да, үз әниең—үз әни була инде ул... "Зәңгәр чардуган, ак каен..." дигән шигырендә моны тоймый мөмкин түгел.

Күп тә үтми Рәфикъ дәү әнисез дә кала. Әти кешегә тагын өйләнергә туры килә. Рәфикъ икенче үги әнисе—Факиһә ханымны да бик җылы, сагынып искә ала. Үги әнисенең бертуган сеңлесе Хөснури Тукай-Кырлайда озак еллар башлангыч сыйныфларда балалар укыта. Аларның әтиләре Хәбибрахман, бабалары Фәтхерахман мәзин һәм имам хезмәтләрен башкаралар. Тукай үзенең бер язмасында Фәтхерахман бабай турында мондый юллар язган, "...әллә ул әтием белән дус б$|дымы икән, миңа еш кына, сәдака итеп, 5 әр тиен акча биргәләгәнен һәм шул акчага Әтнә базарыннан ак күмәч алып, юл буе тәмләп ашап кайтканын яза",—дип сөйләгән иде Рәфикъ.

Унбиш яше тулар-тулмаста ул әтисен дә югалта. Кәчедә VII нче сыйныфны тәмамлагач, шул сыйныфтан бер үзе, җиде чакрым ераклыктагы Арчаның 2 нче урта мәктәбенә укырга керә. 1960 нчы елны аны уңышлы тәмамлый. Анда татар теле һәм әдәбиятын укыткан, бик күп әлифбалар авторы булган Сәләй Гатич Вәлидовны горурланып искә ала. "Ул безне бары бер ел укытты. Әмма шул бер елда да безгә күпме мәгълүмат биреп, татар әдәбиятына зур мәхәббәт тәрбияләп өлгерде",— дип остазына рәхмәт укый.

Армия хезмәтенә кадәр башта колхозда, аннан төзелештә эшләп ала. Армиядән соң Казан Дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1969 елны аны уңышлы тәмамлап, "Татарстан яшьләре" гәзитендә 16 ел эшләгәннән соң, 1985—91 елларда Татарстан китап нәшриятында редактор һәм баш редакторның урынбасары, 1992 елдан  13  ел "Идел" журналы баш мөхәрриренең беренче урынбасары йөген җигелеп тарта. Бу журналның иң актив авторлары: "Идел"не Рәфикъ Юныстан башка күз алдына да китерә алмыйбыз",— диләр. Аның үтә дә таләпчән, шул ук вакытта, искиткеч кешелекле кеше булуын тирән хөрмәт итәләр. Табигатьнең олуг бүләге саналган Мәхәббәткә илаһи карашы, аерата саф мәхәббәткә гомере буе мәдхия җырлавы белән дә зур ихтирамга лаек ул.

Туй җыры (беренче вариант)

Категория: БәйрәмСара Садыйкова көе, Рәфикъ Юныс сүзләре

Беренче туй күптән онытылды,

Көмеш туйга әле иртәрәк.

Тик йөрәгем ярсып тибеп куйды

Туй буласы йортка җитәрәк.

Туйда, туйда, туйда җырлап һич туймыйсың,

Эх! Кияү булып йөргән чакны уйлыйсың.

Бас, бас, бас бу якта,

Бас, бас кызу чакта.

Тал булып бөгелсен такта —

Туйда бии тукмак та.

Әйтерсең лә урам әйләнеп,

Төштек менә икәү чанадан.

Кар-бураннар, кыңгыраулар белән

Яшьлек кайтты кебек яңадан.

Туйда, туйда, туйда җырлап һич туймыйсың,

Эх! Кияү булып йөргән чакны уйлыйсың.

Бас, бас, бас бу якта,

Бас, бас кызу чакта

Тал булып бөгелсен такта —

Туйда бии тукмак та.

Еллар үткәч, яшәү шатлыгы

Көчле була икән бигрәк тә.

Туйда биеп, идән җимерерлек

Дәрт саклана икән йөрәктә!

Туйда, туйда, туйда җырлап һич туймыйсың,

Эх! Кияү булып йөргән чакны уйлыйсың.

Бас, бас, бас бу якта,

Бас, бас кызу чакта.

Тал булып бөгелсен такта —

Туйда бии тукмак та.

Источник: http://erlar.ru/node/118


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

М.Юныс "Энҗеләр табучы әдип"

Миргазиян Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.       Әдәби әсәрләренә күзәтү ясау....

Доклад: “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле” Укытучы:Юнысов Х. М.

Ата-аналар сизәдер дип уйлыйм: гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ат...

М.Юныс Энҗеләр табучы әдип

Энҗе табучы әдип (Миргазиян Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты)...

Г.Юнысованың "Умырзая" шиғыры

Г.Юнысованың "Умырзая" шиғыры.Маҡсат. Г.Юнысованың тормошо һәм ижады менән таныштырыу, шиғырҙың идея-тематик йөкмәткеһен асыу аша умырзая сәскәһенең матурлығын күрһәтеү, тасуири уҡырға өйрәтеү, уҡыусы...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Юныс Әминевнең “Язылмаган законнар”драмасына кергән фразеологизмнар

Научная работа на тему "Юныс Әминевнең “Язылмаган законнар”драмасына  кергән  фразеологизмнар"...

Юныс Әминов һәм Минзәлә татар дәүләт драма театры.

Драматург сәнгатьтә үз урынын таба алса, шул урыннан торып юлын билгели белсә, шул юлга тугрылыклы булып кала алса, бу – аның бәхете. Юныс Әминов менә шундый драмургларның берсе....