М.Юныс "Энҗеләр табучы әдип"
план-конспект урока (9 класс) по теме

Миргазиян Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.       Әдәби әсәрләренә күзәтү ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon n.yunys_.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

ГБМУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе”

Энҗеләр табучы әдип.

(М. Юныс тормыш юлы, иҗаты).

9 нчы класслар өчен бирелгән ачык

                         дәрес

                                                                               

                                                                              Сәгыйтова Гөлсинә Гаязовна

                                                                              1 кв. Категорияле татар теле

                                                                              Һәм әдәбияты уытучысы

                                                  2010

Тема: Энҗе табучы әдип (Миргазиян Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты)

Максат. 1. Миргазиян Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.       Әдәби әсәрләренә күзәтү ясау.

               2. Уку, сөйләү, уйлау күнекмәләре булдыру, иҗади эшләргә өйрәтү.

              3. Әдипнең әсәрләренә һәм тормыш юлына нигезләнеп, туган якны сагыну, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. М. Юныска багышланган презентация, язучы портреты, китаплар күргәзмәсе, сүзлек.

                                                                   Дәрес планы

  1. Башлам.
  1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт булдыру.
  2. Укучыларны барлау.
  1. Актуальләштерү.
  1. “Гөлҗамал” җырын тыңлау.
  2. Сагыну, моңлану турында әңгәмә.
  1. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
  1. Миргазиян Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты.
  1. тормыш юлы;
  2. язучылык эше;
  3. сынчылык эше;
  4. диңгезчелек эше.

  1. Ныгыту.

            1. “Безнең өй өянке астында иде”исемле хикәясе

            2. “Энҗе эзләүчеләр” хикәясе.

  1. Йомгаклау.

                                     1. Без бүген кем иҗаты һәм тормышы белән таныштык?

  1. М. Юнысның башка язучылардан аермалы тематикасы.
  2. Әсәрләренең нинди әһәмияте бар?
  1. Өй эше. М. Юныс иҗаты буенча тестка әзерләнергә.

                                                          Дәрес барышы

(“Гөлҗамал” җырын тыңлау)

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Без әле генә сезнең белән татар халкының моңлы борынгы көе “Гөлҗамал” җырын тыңладык. Укучылар, бу җырны тыңлагач, сезнең күңелләрдә нинди хисләр туды?

 (моңлану, сагыну, сагыш хисе: әби-бабайларны сагыну, яраткан кешеңне сагыну, Туган якны сагыну)

        Әйе, укучылар! Туган як... Туган җир... Туган нигез... Әле без туган ягыбызда яшәгәндә алтынсу, мул уңышлы шул ук вакытта пычрак көзнең дә, салкын буранлы кышның да, ямьле җылы яз, җәй айларының да кадерен белмибез. Әгәр дә читкә, еракка китсәк, безнең үз өебезгә, нигезебезгә кайтасы килә. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез туган якны күрү теләге белән яналар. Туган якны күрәсе килү теләге җирсү дип атала. (сүзлеккә игътибар иттерү)

        Ә хәзер Австралиядә яшәүче Ләйлә Садрыйның “Ватансызлар” исемле шигырен укып китик. (Сүзлек. Ватансызлар – туган илдән читтә яшәүчеләр)

Укучы.

 Бик күп кеше әле аңлый алмый

Ватан хисен, Ватан сагышын.

Ватансызлар гына аңлый ала

Ул язмышның авыр каргышын.

“Чит илләрдә яшәү рәхәт”, - диләр.

Чит ил бит үз илең булалмый,

Оясыз кош иркен очалса да,

Оясына кайтып куна алмый.

     Укытучы. Күргәнебезчә, бу шигырь туган яктан читтә яшәүче милләттәшләребез турында. “Сөембикә” журналында Руфия Скандретның “Мин бәхетемне илдә табып киттем” дигән мәкаләдә аның гел җәй генә булып торган Австралиядә бик яхшы, бик бай тормышта яшәве турында сөйләнелә. Ул тормышы, ире, балалары турында сөйли дә сөйли.

     (1 укучыдан өзек укытыла, “Сөембикә”, 21 бит)

     Укытучы. Укучылар, без сезнең белән “Гөлҗамал” җырын тыңладык, шулай ук Руфиянең чит илләргә киткәндә, борынгы моңлы “Иске карурман”, “Хафизәләм-иркәм” җырларын алуына игътибар иттек. Сагынганда, борчылганда без моңга тартылабыз. ә инде шушы татар моңын диңгезләргә, океаннарга таратучы, үз милләте белән горурланучы, сәяхәтче, сынчы, диңгез төпләренә төшеп энҗе эзләүче язучыбыз Миргазиян Юнысның тормыш юлына һәм иҗатына тукталырбыз.

      Укытучы: Әйе, укучылар, һәркемгә дә сагыну, туган якны сагыну хисе таныштыр ул, мөгаен. Озак вакытка туган якларыннан читкә китүчеләргә бигрәк тә якын бу хис. Алардагы сагыну хисенең зурлыгын сүзләр белән генә дә әйтеп бетереп булмый торгандыр. Сагыну хисен татарның күренекле язучысы Миргазиян Юнысов та бик ачы татый. Сагыну хисен үзе кичермәсә, әдип тудырган образларда ул шул дәрәҗәдә көчле булыр идеме икән?

      Кем икән соң ул Миргазиян Юныс? Бүгенге дәрестә без аның  тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. М. Юныс башка татар язучыларыннан кайсы яклары белән аерыла соң? Бүгенге дәрестә шул сорауга җавап эзләрбез, укучылар.

Укытучы. Миргазиян Юныс – күпкырлы шәхес. Аның турында күренекле язучы, публицист, алтын куллы сынчы, кыю диңгезче дип әйтеп була. Язучы 1927 нче елның 25 маенда Татарстанның гүзәл табигатьле Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

       М. Юнысның бала һәәм үсмерчагы сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Сугыш башланган көннең икенче көнендә, 1941 елның 23 нче июнендә, аның әтисе – Гражданнар сугышы ветераны Мөхәммәтзакир абзый гүр иясе була. Шушы елны авыл мәктәбенең 6 нчы сыйныфын тәмамлаган Миргазиян, алга таба мәктәптә укуын ташларга мәҗбүр була, колхоз эшенә җигелә. 1944 елның августында ул, хәрби хезмәткә алынып, сугышка китә. Укучылар, игътибар итик әле, сугышка киткәндә, язучы ничә яшьтә булган икән?

       Укучылар. 17

       Укытучы. Бик дөрес, укучылар, бер карасаң, яшүсмер егетнең 17 яшендә сугышка китүен күз алдына китерүе дә авыр, чөнки хәзерге 17 яшьлек егетләр белән чагыштырып та булмый. Армия сафларыннан качып йөргән кайбер егетләрне сугыш кырында күз алдына китереп булмый. Сугыш ул – ялкын белән ут сүндерү. Исән калу турында өметләнеп, үлемгә бару. Сугышның ахыры якынлашкан чорда кешеләр күңелендә яшәү-исән калу ышанычка әйләнеп бара, яшисе килү  тойгысы тагын да арта.

       Сугыштан соң, язучыга белем алырга юл ачыла. Ул, тизләтелгән юнәлештә, Харьков хәрби авиация училищесын тәмамлый. (1950). 1955 елда М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына читтән торып укырга керә. Алдагы гомер юлы М.Юнысның хезмәттә һәм сәяхәттә үтә.

       Кара диңгез дәүләт пароходчылыгында навигатор булып эшли. Чит илгә йөри торган сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе итеп билгеләнә.

       Сәүдә флоты корабында ул бик күп вазифаларны башкарып, бөтен дөньяны әйләнеп чыга, диңгез-океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша, диңгезчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бихисап кызыклы, гыйбрәтле хәлләргә тап була. Тора-бара бу истәлекләр күңелдә тәмам тулышып, аны кулына каләм алырга мәҗбүр итә. (Европа, Азия, Африка, К. Һәм Т. Америка, Австралиядә була)

       Укытучы. М. Юныс коеп куйган язучы, диңгезче-сәяхәтче генә түгел, сынчы да. (сүзлек эше: сынчы) Аның агачтан уеп ясалган сыннарында яшәүнең асылы, халык язмышы, тормыш мәгънәсе чагылыш тапкан. Диңгезчелек эшен башкарып арыган, кулга каләм алырга мөмкинлек булмаганда, М. Юныс кулына өтерге һәм үткен пычак алып сын ясаган. Хәтта ул иҗат итәсе сынның эскизын да, рәсемен дә алдан ясамый, ә алай эшләү ифрат читен. Аның сыннарына бер сыйфат – тамашачыны тетрәндерү, уйларга, фикер йөртергә, эзләнүгә бирелеп китү берләштерә.

(“Чечня. Гуманитар ярдәм көтәбез” сынын анализлау.  Күзләр – автомат көпшәсе, йөрәккә төбәлгән. Сугыш фаҗигасен шулай сурәтләү һәркемне тетрәндерә.)

    Укытучы. Үзенең әсәрләре белән язучы әдәбият офыкларын киңәйтте, моңарчы әдәбиятта булмаган геройлар, сюжетлар, темалар алып килде.

     1.  Ә хәзер М.Юнысның иҗатына күзәтү ясап китик. Беренче төркемгә “Безнең өй өянке астында иде” хикәясен укып килергә бирелгән иде.

 -Сезнеңчә әсәрнең төп идеясы, проблемасы нәрсәдә?

 -Бу хикәя белән язучы нәрсә әйтергә тели?

-Туган туфрак дигән төшенчәдән нәрсәне аңладыгыз?

 (Укучылар җавабы)

 Укытучы. Әйе, укучылар. М.Юныс чит илдә йөргәндә чынлап та бер олы яшьтәге апа белән очраша. Апаның туган туфрак дип өзгәләнүе, сагынуы аның күңелен кузгата. Диңгездә йөзеп, чит илләрдә йөргән, биш-алты телдә сөйләшкән-аңлаган, рус телендә хикәяләр язган М.Юныс үзенең татар булуын, туган ягын искә төшерә һәм шушы очрашу нәтиҗәсендә бу хикәясен яза.

 2. Икенче группа “Энҗе  эзләүчеләр”  хикәясен укып килде.

- “Энҗе эзләүчеләр” әсәрендә вакыйга кайсы чорларны тасвирлый?

- Гыймран әтисенең васыятен үти аламы?

- Туган ягын әтисе ничек сурәтли?

-Энҗе эзләүче кешеләр турында нәрсәләр әйтә аласыз?

(Укучылар фикере)

 Укытучы.Димәк, язучы ике хикәясендә дә  туган якны сагыну-җирсү хисен тасвирлый. Гомумән, аның әсәрләрен укып, без чит илләрдәге тормыш-яшәешне беләбез , диңгездәге  тынычлыкны да штормны да  тоябыз, су төпләренә төшеп энҗе дә эзлибез, туган якның  ни кадәрле якын икәнен аңлыйбыз.

       Укучылар,димәк, бүгенге дәрестә без кем иҗаты белән таныштык инде?

     М. Юнысның башка язучылардан аермалы яклары бармы? Нинди якларын белдегез?

        Әсәрләренең  үзенчәлеге нидә икән, укучылар?

     (Укучылар фикере.)

      Укытучы. Рәхмәт, укучылар! Сез бүген күпкырлы шәхес белән таныштыгыз. Алдагы дәресләрдә иҗаты белән тулырак та танышырсыз. Ә бүгенге дәресебез ахырында тест сорауларына җавап биреп китәбез.

     Тест

  1. М.Юныс ничәнче елларда туган?

А. 1927 ел 25 май

Ә. 1925ел 27 май

Б. 1930 ел 15 май

  1. Ничә яшьтә Бөек Ватан сугышына китә?

А. 18 яшь

Ә. 17 яшь

Б. 20 яшь

  1. Татарча язылган беренче хикәясен билгеләгез?

А. “Безнең өй өянке астында иде”

Ә. “Энҗе эзләүчеләр”

Б. “Тозлы җил”

  1. “Энҗе эзләүчеләр” әсәрендәге Гыймран ни өчен диңгез төбеннән энҗе эзли?

А. Яхшы тормыш өчен

Ә.чит илләрдә булу өчен

Б. Әтисенең васыятен  үтәү өчен.

Җаваплар тикшерелә. Әйдәгез, укучылар, хәзер өй эшләрен язабыз.  1. М.Юнысның тормыш юлы һәм иҗатын дәреслектән укырга. 2. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” хикәясен укырга.

Дәрес тәмам. Саубулыгыз.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

М.Юныс Энҗеләр табучы әдип

Энҗе табучы әдип (Миргазиян Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты)...