София Губайдуллина
методическая разработка (9 класс) по теме

Презентация урока по теме "София Губайдуллина"

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon c.gobydullina_prezentaciya.ppt2.29 МБ
Microsoft Office document icon plan_uroka_sofiya_gobydullina.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының

муниципаль  мәгариф учреждениесе

2 нче санлы Урыссу гомуми  белем бирү мәктәбе

Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив технологиясе буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе,

9 нчы сыйныф.

Материалны әзерләде

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Йосыпова

Руфина Рим кызы

2011 нче ел

Тема: “София Гобәйдуллина”тексты(1нче слайд)

Тип: ЛГКК

Максат:  

  1. а) “София Гобәйдуллина” тексты белән таныштыру;

б) Текстта булган яңа сүзләр һәм грамматик категорияне кабатлау;

в) Уку тизлеген үстерү;

  1. Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.
  2. Композитор турында күбрәк белү теләге тудыру.

Җиһазлау: дәреслек (17нче бит), методик ярдәмлек (20нче бит), дәрескә әзерләнгән прзентацион материаллар, Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”

                                                          Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Уңай халәт булдыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысез!

- Кәефләрегез ничек?

- Бик яхшы. Кояшлы иртә кебек.

- Сез татар теле дәресенә әзерме?

- Әйе, әзер.

- Бик әйбәт. Утырыгыз.

            2. Дежур укучының чыгышы.

                - Бүген кем дежур?

                - Дәрестә кем юк?

                - Бүген ничәсе?

                - Атнаның нинди көне?

               - Бүген нинди көн? (Дежур укучы җавап бирә)

               - Рәхмәт.

           3. Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

              Бүген Гүзәл шундый матур тасма таккан! Рөстәмнең костюмы килешәме? Һ.б

  1. Өй эше тикшерү.(2нче слайд)
  1. Хәзер өй эшен тикшерәбез. Исем фигыль темасын кабатлап килергә кушылды. Мин сезгә тестлар таратам. Игътибар белән язмача җавап бирегез.
  1. Актуальләштерү.

Затлы, нәсел, су басу, аягүрә, тыйнак, остаз сүзләренең әйтелеше, дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы буенча эш.(3нче слайд)

  Тактада транскрипция билгеләре белән язылган сүзләр:

               Затлы – [з а0 т л ы]

               Аягүрә – [а0 йа ғ ү р ә]

             Су басу – [су ба0 су]

             Нәсел – [нәсел]

             Тыйнак – [тйнақ ]

              Остаз – [ǒстаз]

  1. Тактада язылган сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).
  2. Сүзләрнең әйтелеш өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла)
  1. сүзләрдәге үзенчәлекле авазларны әйтү;
  2. сүзләрне кабатлау;
  3. сүзтезмә әйтү: затлы нәселдән, су басудан саклап калу, тыйнак кеше, аягүрә сәламләү һ. б.;
  4. 2-3 сүздән торган җөмләләр әйтү:
  1. С. Гобәйдуллина – затлы нәселдән.
  2. Су басудан саклап калу чаралары кирәк.
  3. Уңышларын тыйнак аңлата.
  4. С. Гобәйдуллинаны аягүрә басып сәламлиләр.

               Ситуатив күнегүләр.

                    Спросите у друга:

  1. из знатного  ли он рода;
  2. слышал ли он про наводнение;
  3. кто его наставник;
  4. приветствовали  ли певца стоя?

               Аудирование күнегүләре.

                  Прослушайте укажите слова со звуком [а0]

               Остаз, затлы, тыйнак, аягүрә, нәсел, бәхет, су басу, куркыныч.

                Прослушайте и скажите, что добавлено ко второму предложению каждой пары:

   1) Без композитор турында укыйбыз.

        Без затлы нәселдән булган композитор турында укыйбыз.

               2)     Гидростанция төзегән вакытта кыркыныч туа.

          Гидростанция төзегән вакытта  су басу куркынычы туа.

                 3)    Үзенең уңышларын аңлата.

          Үзенең уңышларын тыйнак кына аңлата.

  1. Физкультминутка.
  2. С.Гобәйдуллина турында кыскача белешмә бирү.(4нче слайд)

София Гобәйдуллинаның атасы, бабасы, бабасының бабалары Ютазы ягының Бәйрәкә авылында яшәгән. Бай тормышлы, тегермән-мәчет-мәдрәсә кордырган нәсел. Гобәйдулла бабаның иң укымышлы улы Әсгать Гобәйдуллин Чистай каласына күченеп китә. София Гобәйдуллина 1931 елда Чистайда  туа, ләкин кечкенә Саниягә (бәләкәй чакта аны “Сания” дип йөртә торган булалар) җиде ай тулар-тулмаста Әсгать Гобәйдуллинның гаиләсе Казанга күченә. София Казанда музыка мәктәбен, музыка училищесын(5нче слайд), консерваторияне(6нчы слайд) бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Аннан Мәскәү консерваториясенә(7нче слайд) укырга керә. Һәм үзенең беренче әсәрләрен иҗат итә башлый. Ләкин аның язганнары укытучыларга да, профессиональ музыкантларга да ошамый. Композитор Дмитрий Шостакович (8нче слайд)аның әсәрләре белән танышкач әйтә: чыннан да, сез дөрес язмыйсыз, ди, ләкин сез шушы дөрес булмаган юлыгыздан беркайчан да тайпылмагыз!

Шостакович София Гобәйдуллинаның олы композитор булачагын әүлия кебек алдан күргән. “Скрипка белән оркестр өчен концерты” 1981 елда Вена каласында башкарылгач кына аның исеме дөньяга чыга.  Хәзер дәреслекләрегезнең 17нче битен ачыгыз. С.Гобәйдуллина турындагы текстны табыгыз.

  1. Текст өстендә эш.(9нчы слайд)
  1. Текстны укытучы укый.
  2. Пышылдап уку.
  3. Чылбыр белән кычкырып уку. Бәя бирү.
  1.  Күнегүләр.

Дәреслек, 18нче бит 8нче күнегү.

Бирелгән эчтәлектәге җөмләләрне хикәядән табып укыгыз.

Сорауларга җавап бирү.

  1.  Йомгаклау.

 Без дәрестә кем турында сөйләштек? Сез София Гобәйдуллина турында нәрсәләр белдегез?Быел София  Гобәйдуллинага 24 октябрьдә 80 яшь тула. Бөтен дөньяга танылган бөек композиторыбыз  исеме безнең  өчен үзе бер горурлык. Нинди генә киртәләр очраса да, югалып калмаган Гобәйдуллиннар истәлеге һәрчак хәтердә сакланыр, дип өстисе килә. Бүгенге көндә бөек композиторга 80 яшь һәм район оешуга 20 ел тулу уңаеннан Бәйрәкә авылында София Гобәйдуллина исемен йөртәчәк төбәк музее оештыру эшләре бара. Сезнең кебек  яшь буын өчен, үткәннәрне, хәзергене йөрәкләрдә саклау өчен бик кирәк ул.

(10нчы слайд)

  1.  Өйгә эш бирү.

Дәреслек, 18нче бит 12нче күнегү.