Муса Җәлил иҗатында татар музыка культурасы
творческая работа учащихся (9 класс) на тему

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм  фәнни-гамәли конференциясе,  фәнни эш

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм  фәнни-гамәли конференциясенең 

“Муса Җәлил сәнгатьтә” секциясе

Муса Җәлил иҗатында татар музыка культурасы

2нче санлы Урыссу төп гомуми

 белем бирү мәктәбенең

9 А сыйныфы укучысы

Аюпова Аделинаның

фәнни-тикшеренү эше

Фәнни җитәкче:  Юсупова Р. Р.,

I кв. катeгорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ЭЧТӘЛЕК

I. КЕРЕШ..............................................................4

II. ТӨП ӨЛЕШ.....................................................6

  1. Муса Җәлилнең опера үстерү өлкәсендәге эшчәнлеге
  2. Муса Җәлил иҗат иткән опералар
  3. “Алтынчәч”либреттосының  чыганаклары

III. ЙОМГАК........................................................12

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ…………............13

Фәнни эзләнүләрнең максаты: Муса Җәлилнең татар операсын үстерү өлкәсендәге эшчәнлеге.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • Муса Җәлилнең музыка өлкәсенә кереп китүен өйрәнү;
  • М.Җәлил иҗат иткән операларын барлау,өйрәнү;
  • “Алтынчәч”операсының нинди чыганакларга нигезләнеп язылуын өйрәнү;
  • “Алтынчәч”операсы  сәхнәдә куелуын күзәтү.

Хезмәтнең структурасы. Фәнни-эзләнү эше максат һәм бурычлар ачык билгеләнгән, теманың өйрәнелү дәрәҗәсе күрсәтелгән, шагыйрь иҗатына гомумбәяләр чагылдырылган Керештән, проблема чишелгән бер бүлекле Төп өлештән һәм шул бүлектә чыгарылган нәтиҗәләрне бергә кушып биргән Йомгактан, аны язуда ярдәмче материал буларак файдаланган әдәбиятны һәм чыганакларны чагылдырган исемлектән тора.

I. КЕРЕШ

Эшебезнең темасы “Муса Җәлил иҗатында татар музыка культурасы”дип атала. Без Муса Җәлилнең татар операсын үстерү өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп куйдык.(1нче слайд).Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итәргә кирәк булды.(2нче слайд)

  1. Муса Җәлилнең музыка өлкәсенә кереп китүе.
  2. Муса Җәлил иҗат иткән опералар.
  3. “Алтынчәч”либреттосының нинди чыганакларга нигезләнеп язылуын өйрәнү.
  4. “Алтынчәч”операсы сәхнәдә куелу тарихын күзәтү.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була.Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе.Юк,ул исем генә түгел,бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып  батырлык,кыюлык,каһарманлык,талантлылык,тугрылык,фидакарьлек кебек сүзләр тора.Ул,чыннан да,бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше.Моның әһәмияте бик зур.Чөнки муса Җәлил диягә,аны күз алдына китерәләр.Димәк,ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе,горурлыгы.

30 нчы елларның икенче яртысында татар поэзиясендә, традицияләре яшәсә дә, яңа жанр төре буларак, либреттоның кинәт үсеп китүендә М. Җәлилнең әйдәп баручы булуы бәхәссез. Татар-ислам менталитеты, сәнгате өчен опера яңарак күренеш була. Затлы музыка тусын өчен, яхшы сәхнә, тамашачы таләпләренә җавап бирердәй либреттолар кирәк була. Катлаулы, синтетик жанрның үсүе өчен алшартлар булдырыла, халыкның рухи ихтыяҗын исәпкә алып, 1934нче  елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршысында Татар дәүләт опера студиясе төзелә, М. Җәлил аның эшчәнлеге өчен җаваплы кеше итеп билгеләнә.(3нче слайд) Көнбатыш һәм рус либреттоларының үзәгендә фольклор әсәрләре сюжеты, мотивы, образлары, сурәтлелек чаралары ятканны исәпкә алып, шул елда Җәлил «Совет фольклорын җыйнарга чынлап керешергә» дигән мәкаләсен язып чыга һәм үзе дә 30 нчы елларның икенче яртысында иҗат ителәчәк, татар поэзиясе тарихының энҗеләрен — «Хат ташучы» һәм «Алтынчәч» әсәрләренең нигезенә яткан халык җырларын, әкиятләрен, мифология үрнәкләрен яңа күзлектән һәм таләпләрдән килеп өйрәнә башлый. Бу чорда Җәлил татар тарихының катлаулы чорларын эстетик аң, фәлсәфи-психологик бәя аша уздыра, аның иң борынгы чорларын тырышып күздән кичерә.
Либреттолар язу шөгыленә шул чорның иң җитлеккән, эзләнүчән шагыйрьләрен тарта. Бер-бер артлы халык әкиятләренә, дастан-легендалар эчтәлегенә яңа тормыш биргән әсәрләр пәйда була. Ә. Фәйзи «Зөлхәбирә», «Качкын», «Сафа», Ә. Ерикәй «Асылгөл», Ш. Маннур «Котан батыр», Н. Исәнбәт «Идегәй батыр», М. Җәлил «Алтынчәч», «Илдар» драматик поэмаларын иҗат итәләр. 30 нчы еллардан соң да либреттолар языла һәм бу сукмакка эзләр хәзер дә суынмый.
Шагыйрь иҗатын өйрәнүгә зур көч куйган Г. Кашшаф, Н. Юзиев, Р. Мостафин, Р. Бикмөхәммәт, В. Воздвиженский кебек галимнәр Җәлилнең халык иҗаты белән бәйләнеше тирән һәм күпкырлы булуга басым ясыйлар.(4нче слайд) Поэзиясенең фольклоризмы әкият сюжетын, легенда мотивын җанландыруга, кыска җыр, мәкаль-әйтем рухын яңартуга яисә халыкның ритмик үлчәмнәрен өлге итеп алуга гына кайтып калмый. Болары — күзгә бәрелеп торган үзенчәлекләр.

Илленче еллардан башлап Г.Кашшаф үзенең бөтен калган гомерен, тәҗрибәсен, сәләтен бай һәм татар халкының горурлыгы - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын тикшерүгә багышлый. Нәтиҗәдә, "Муса Җәлил" исемле күләмле монографиясе языла.

 Нил Гафур улы Юзиев  Муса Җәлил иҗатының индивидуальлеген тикшерә һәм шуңа бәйләп әдәби осталык, поэзиянең аерым жанрлары хакында теоретик мәсьәләләрне күтәргән «Муса Җәлил поэмалары» монографиясе ( 1960) языла.

Р.Мостафин, әдәби эшчәнлеге белән бергә, күп еллардан бирле герой-шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча тарихи-гыйльми тикшеренүләр дә алып бара. Аның Җәлилгә багышланган беренче әсәре — “Эзләнү дәвам итә” китабы 1965 елда басылып чыга. Анннары бер-бер артлы “Батырлык поэзиясе”, “Муса Җәлил эзләре буйлап” китаплары һәм күпсанлы мәкаләләре дөнья күрә. Ләкин тынгысыз әдәбиятчы-галим, ирешелгән нәтиҗәләр белән генә канәгатьләнмичә, эзләнүләрен дәвам иттерә. ГДРда, ГФРда, Польшада иҗат комнадировкаларында булып кайта; архивларда эзләнә. Ул Җәлил эзләре буйлап Волхов сазлыклары аша җәяүләп уза һәм нәтиҗәдә җәлилчеләрнең яшерен көрәшенә бәйле күп кенә яңа фактларны ачыклый, яңа документлар таба; шул материаллар нигезендә “Герой-шагыйрь эзеннән” китабын яза.

Герой-шагыйрь турындагы әдәби-гыйльми тикшеренүләре, хезмәтләре өчен 1976 елда Р.Мостафин М.Җәлил исемендәге премиягә лаек була. 2004 елда исә “Өзелгән җыр эзеннән” дигән китабы өчен аңа Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.

II. ТӨП ӨЛЕШ

Муса Җәлил тормышны, әдәбиятны өйрәнү белән бергә халык авыз иҗатына аеруча игътибар итә. Кече яшьтән үк әбисенең шомлы әкиятләрен тыңлап үскән шагыйрь, чын халыкчан поэзия халык авыз иҗатының нур чәчеп торган образларыннан башка үсә алмаганлыгын белә.(5нче слайд) Халык җырлары, әкиятләре, халык легендалары халыкчан әдәбиятны азыкландырып торалар.Тормышны, әдәби мирасны һәм фольклорны берсен икенчесеннән аермыйча өйрәнү нигезендә шагыйрьнең иҗаты киңәя.Үзе дә матур итеп мандолинада уйнаган,җырлаган.Аның шигырьләренә Җ.Фәйзи,Л.Хәмиди,З.Хәбибуллин язган җырлар бик популяр булган.Муса Җәлилнең җыр-музыка өлкәсендә куәтле булып ачылган таланты аны опера культурасына алып килә. Муса Җәлилнең исеме татар опера театры тарихына тыгыз бәйләнгән.[1] 

Мәскәүдә эшләү чорында Муса Җәлил татар музыка культурасын үстерү буенча да зур эш алып бара. Әгәр дә сәнгатьнең үзенчәлеген, нечкәлекләрен яхшы белмәсәң, барлык поэтик талантыңны җигеп эшләсәң дә зур уңышка ирешмәскә мөмкин. Шагыйрь моны белә һәм студия студентлары белән бергә, алардан калышмыйча, хәтта аларны узып китеп, опера сәнгатенең специфик якларын, рус, Европа музыкасын өйрәнә. Ул рус классик операларының һәм балетларының, Көнбатыш Европа классик опера һәм балетларының либреттоларын һәм музыкаларын барлык нечкәлекләре белән тикшерә, халык көйләрен игътибар белән укый. Нәтиҗәдә, ул музыканы нечкә аңлаучы белгечләр рәтеннән урын ала. Аның фикере белән һәркем хисаплаша, аның сүзе авторитет санала. Музыканың иң яхшы белгече академик Б. Асафьев белән дә Муса Җәлил уртак тел тапкан.(6нчы слайд) Асафьевның хатларында Мусаны хөрмәт итү ачык күренә.

Уңышлы лирик шигырьләрендә, «Хат ташучы», “Җиһан”, «Алтынчәч» кебек күләмле әсәрләрендә Җәлил халык йөрәгенең җылысын, тарихын үзенә сеңдергән байлыкка киң таяна.(7нче слайд) Бер яктан, ул фольклорда халык акылы, фәлсәфәсе, фикерләве чагылышын күрсә, икенчедән, анда мәңге яшь, гүзәл шигъри осталык, камиллек үрнәкләрен таба, шулар нигезендә аның иҗатында шартлы рәвештә «фольклор өслүбе» дигән агым калыплаша. Шул чорда Җәлил поэзиясенең халык иҗаты белән багланыш алымнары төрләнә. Милли колорит белән бергә шигырь-поэмаларга җылы лиризм һәм табигый матурлык иңә. Чынбарлыкны сәнгатьчә тасвирлавында халык фикерләвенә яңа югарылыктагы якынлык туа. Мәсәлән, «Озату» (1934), «Сагыну» (1936), «Җир җиләгем» (1937), «Кушалмагач» (1937), «Чишмә җыры» (1938), «Җилләр» (1938) җырларының үзәгендә чынбарлыкны нечкә хис һәм яшәеш фәлсәфәсе, кеше белән табигать, шәхес белән олы дөнья арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, әхлакый дөнья һәм мәхәббәт күрке турында уйланулар ята.

Муса Җәлил иҗат иткән опералар

1938 нче елны, Казанга күчеп килгәч, Муса Җәлил Татар Дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлеге җитәкчесе булып эшли.(8нче слайд)  Ул анда зур оештыру эшләре алып бара, үзенең иҗатын да киң җәелдереп җибәрә, татар сугышчыларының акфиннарга каршы сугышта күрсәткән батырлыкларына багышланган «Илдар» операсы өчен либретто яза. Булачак театрның репертуарын әзерләүгә күп көч куя, бу эшкә татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен тарта, классик операларның либреттоларын тәрҗемә итә, композитор Нәҗип Җиһанов белән бергә «Алтынчәч» операсын тудыру өстендә эшли. Халык арасында популяр булган күп санлы лирик җырлар яза. 

“Алтынчәч” һәм “Илдар” опералары татар совет культурасы тарихында күренекле урын алып торалар.(9нчы слайд)Поэтик яктан да,драматургик яктан да алар оста художник,зур шагыйрь-драматург каләме белән эшләнгәннәр.Шагыйрь үзенең фантазиягә байлыгын да,конфликтларны кискенләштереп бирү осталыгын да,образларны эзлекле рәвештә көрәш һәм бәрелешләрдә үстереп,тулыландыра белүен дә күрсәтте.Совет патриотизмы идеясен художестволы итеп гәүдәләндерде.Язучы үзен югары культуралы,киң эрудицияле,чын халык шагыйре итеп танытты.Бу әсәрләрдәге образлар системасы һәм идея юнәлеше Муса Җәлилнең Ватан сугышы чорында язган әсәрләренә бик нык бәйләнгәннәр.Изге Ватан образы,азатлык идеяләре,кешелек дөньясының бәхете өчен көрәш идеяләре бу әсәрләрнең үзәгендә тора.

“Алтынчәч”либреттосының  чыганаклары (10нчы слайд)

«1938 елда Муса Җәлил миңа «Алтынчәч» операсын язу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.Бу тәкъдимгә җавабым уңай булса да,  мин опера драматургиясенең  поэманы кыскартуны сораячагын аңлаттым. Муса моңа катгый каршы төште. «Син минем йөрәк каны белән язган юлларымны сызарга телисеңме? Юк, юк, юк!  Мин моңа беркайчан да риза булмаячакмын!» – диде ул.Мин аны, әлбәттә, аңлый идем. Шулай да операның уңышы өчен кыскартулар кирәк иде. Мисалга «Фауст» (Гуно һәм Гете), «Евгений Онегин» (Чайковский һәм Пушкин), «Травиата» (Верди һәм Дюма) кебек дөнья һәм рус операсы өлгеләренең дә либреттолары тулы вариантта кулланылмавын аңлату да Мусаны минем белән килешергә мәҗбүр итмәде. Җәлил, әлбәттә, нечкә хисле иҗат кешесе, аның ул хисләренә каты кагылып булмый иде.Көннәр, атналар, айлар узды. Мин музыкаль аһәңе белән сокландырган поэманы йотлыгып өйрәндем. Образлар, әсәрнең язылу теле искиткеч иде. Әсәрнең төп героинясы – тугыз пәһлеван анасы Тугзак. Мусадан мин: «Нигә  операның исеме Тугзак була алмый?» – дип сорадым. «Алтынчәч» – яңгырашлы исем. Син бит музыкант, яңгырашның ни кадәр мөһим икәнлеген яхшы аңлыйсың. Тугзак – трагик героиня. Ләкин без ул трагедиягә матурлык аша киләчәкбез. Драматургия бит бу!» – дип җавап бирде Җәлил. Ул хаклы иде.Опера язылган дәвердә без Муса белән музыканың халыкны рухи тәрбияләүдәге әһәмияте хакында бик күп сөйләштек. Татар зыялылары арасында татар профессиональ музыкасын үстерү юллары хакында бәхәсләр барган еллар иде ул. Җәлил татар музыкасының миллилекне югалтмыйча, дөньякүләм  билгеле музыкаль өлгеләргә йөз тотып үсәргә тиешлеген, милли чикләнгәнлек уңыш китермәячәген аңлый иде». [1, б. 39]… дип яза Нәҗип Җиһанов.

 Муса Җәлилнең «Алтынчәч» драматик поэмасы озак еллар буе бик күп халыклар авыз иҗатын, көнчыгыш халыкларының борынгы тарихларын өйрәнү җимеше булып туа. Муса үзе дә бу әсәрдә «әкият белән тарих, реаль чынбарлык белән хыял бергә аралашалар», дип яза.(11нче слайд) Мусаның көчле таланты һәм үткен хыялы кискен конфликтларга корылган халык трагедиясен тудыра. Бу трагедиядә характерлар көрәше аша халыклар язмышы, халыкның көчлелеге һәм үлемсезлеге идеясе яктыра. Анда фикер һәм хисләрнең тыгызлыгы таң калырлык осталык белән бирелгән, ә моны бары зур сәнгать кенә башкара ала. Үзенең идея-эстетик карашлары белән, халыкның көч чыганагы чиксез булуын чагылдыруы белән, тиранияне җиңмичә көрәштән туктамаячагын җырлавы белән «Алтынчәч» драматик поэмасы Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклына тиң. Аның һәр юлы куәтле хис һәм тирән фикер белән тулы.

“Алтынчәч”минем тарафтан драматургик поэма төсендә 1936 нчы елда ук язылган иде.Мин бу поэмага теманы халык әкиятләреннән алдым.Ләкин бу әкиятләрдә драматургик әсәр өчен җитәрлек материал булмаганлыктан,миңа,әкиятнең темасын һәм кайбер мотивларын файдаланган хәлдә,бөтен сюжет корылышын,аның вакыйгаларын һәм образларын үз хыялымнан үземә иҗат итәргә туры килде.Шунлыктан бу әсәр әкият мотивларын файдаланып эшләгән өр-яңа оригинал әсәр булып туды. [1, б. 39]… дип яза Муса Җәлил.

Чын мәгънәсендә халык драмасы булып әверелгән «Алтынчәч» әсәре нигезендә опера өчен либретто языла. «Алтынчәч» либреттосы өстендә эшләгәндә ул шигъри фантазиясенә, талант көченә ышанып кына калмый: гыйльми тикшеренү эшен җәелдерә һәм татар, монгол, Урта Азия, Алтын Урда тарихларына бәйләнгән бик күп китапларны укып чыга, көнчыгыш халыкларының легендаларын, җырларын, этнографияләрен өйрәнә. Бу эзләнүләр турында авторның блокнотларында шактый бай материал саклана. Тиешле материал туплангач, Муса Җәлил халык эпосы мотивлары буенча, халыкның изелүгә каршы тарихи көрәшен чагылдыруны максат итеп ала. Бу бурычны үтәүдә ул Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Тукай, Гафури кебек язучыларның халык әкиятләре нигезендә әдәби әсәр иҗат итү тәҗрибәләрен истә тота һәм «Алтынчәч»нең берничә вариантын яза.

Либреттоның сюжет чыганаклары татар халкы арасында йөри торган әкиятләрдән алынган. Бу әкиятләрнең бер варианты «Туктар әкияте» исеме астында, 1921 елда, Р. А. Васильев тарафыннан чыгарылган «Памятники татарской народной словесности» җыентыгына кертелгән була. Төзүченең искәртмәсенә караганда, алтын чәчле Зөләйха матур һәм аның улы Туктар батыр турындагы бу әкият 1914 елда Тәтеш өязендә язып алынган.

Либреттодагы кайбер темалар һәм мотивлар шулай ук татар халык әкиятләрендәге мотивларны, әсәрнең төп сюжетына бәйләп, файдалану нигезендә эшләнгәннәр. Мәсәлән, алтын каурый темасы 1912 елда элекке Уфа өязендә язып алынган «Алтын каурый» әкиятеннән, сихерле аккош темасы «Алтын кош» әкиятеннән, шәһәр салыначак урынга оялаган аждаһаларны җыеп яндыру һәм иң карт аждаһаның үзен куа килгән бер батырны алты кисәккә аерып ташлавы темасы профессор Катанов тарафыннан җыйналган иске Казан турындагы әкиятләрдән алынганнар. Хатны ук башына чорнап ату, читтә йөргәндә исәнлекне белдерү өчен агым су буйлап аккош мамыгы агызу, каурыйның каралуына карап, читтәге якын кешегә бәхетсезлек килгәнен белү һәм башкалар шулай ук татар халык әкиятләрендә киң урын алган мотивлар.

Халык әкиятләренең темаларын һәм төп сюжет корылышларын саклап, шул нигездә әдәби әсәр иҗат итү үрнәкләре рус һәм татар әдәбиятында шактый гына табыла (Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Тукай, Гафури һ. б. әкиятләре). «Алтынчәч» либреттосы менә шул тәҗрибәләрне истә тотып, халык әкиятләре нигезендә яңа әсәр иҗат итү тәртибендә эшләнгән.

«Алтынчәч» либреттосының нигезенә татар халык эпосы «Җик- мәргән» алынган. (12 нче слайд)Бу эпосның бер варианты атаклы язучыбыз Мирхәйдәр Фәйзи тарафыннан 1915 нче елда «Аң» журналында әдәби стильләштерелеп бирелгән була. Автор үзенең алдына шушы эпосның төп мотивлары буенча драматик поэма тудыруны бурыч итеп куйган хәлдә, бу поэманың опера өчен либретто итеп файдаланылуын да күздә тоткан.Әсәр нигездә әкият төсендә төзелгән. Шунлыктан аңарда вакыйганың тарихи дөрес булуы, нинди дә булса конкрет тарихи фактның чагылуы күзәтелми. Ләкин шул ук вакытта, либреттода «Җик-мәр- гән» әкияте материал биргән кадәр, билгеле бер тарихи чор алына. «Җик-мәргән»нең М. Фәйзи тарафыннан эшләнгән вариантында, Тугзак әби эргәсен туздыручы яуның кем икәнлеге башта билгеле булмаса да, соңыннан Җикнең Казан ханлыгына каршы оештырган походыннан бу яуның кемлеге ачык аңлашыла: «Җик-мәргән» төштә күргән әтисенең киңәше белән, Агыйдел буендагы башкорт егетләрен берләштереп, Казан ханлыгына каршы сугышка китә. Әкияттә бу башкорт егетләре Казан ханлыгының җәбереннән һәм авыр салымнардан качып, бу җирләргә килгән булып күренәләр. Әлбәттә, вакыйганың болай бирелешендә тарихи дөреслек бар. Җимерелгән Алтын Урда дәүләтеннән аерылып, Идел буена килеп, ханлык торгызучы Казан ханының, бу җирләрдә моңарчы яшәп килгән җирле халыкларны кысуы, алардан көчләп салым һәм солдат җыюы, аларның илләренә баскынчылык итүе бик табигый хәл. Шулай ук җирле халыкның, бу җәбергә түзә алмый, баш күтәрүе турында да тарихи материаллар җитәрлек (моны раслаган документлар рус телендәге «Татарстан тарихы» җыентыгына да кертелгәннәр). Җик-мәргән эпосында менә шул вакыйгалар билгеле дәрәҗәдә чагылган булсалар кирәк.Тугзак әби җәйләвенең Казан ханы тарафыннан туздырылуы, Җикнең халыкны ханга каршы көрәшкә туплавы бу эпоска — халыкның изелүгә каршы көрәшен чагылдырган героик эпос төсен бирә. Либреттода, аңлы рәвештә, менә шул идея нигезгә алынып, вакыйгалар шул планга корылганнар.

Алтын Урда егылгач, Алтын Урдадан килгән монгол ханының Идел, Кама һәм Агыйдел буендагы җирле халыкларны (башлыча татар, мари, башкорт, чуваш һ. б.) буйсындырып, яңа вак ханлык торгызуы прогрессив хәл булмау белән бергә, аңа каршы халыкның баш күтәрүе — килмешәк ханнар хакимиятенә каршы юнәлтелгән халык көрәшеннән гыйбарәт иде. Тарихи документларда расланган һәм эпоста чагылган бу чыгышларны менә шулай аңлап була.Эпоска ияреп, либреттода да менә шушы тарихи чор һәм тарихи вакыйгалар күздә тотылган.

Ләкин либретто, үзенең бөтен образлары һәм сюжеты белән, әкият планында эшләнгән. Аңарда реаль тормыш фантазия элементлары белән бергә бәйләнеп алып барыла. Әкият белән тарих, реаль чынбарлык белән хыял бергә аралашалар. Шунлыктан бу либреттода, халыкның ханнар золымына каршы күтәрелеше кебек җитди содержание, аңлы рәвештә, әкияткә хас булган беркатлылык (наивность) һәм гайре табигыйлек белән чишелгән.

Либреттодагы образлар, конкрет индивидуаль шәхес булудан бигрәк, әсәрнең эчтәлеген тәшкил иткән философик идеяләрне гәүдәләндерүче, гомумиләштерелгән образ-характерлар булып эшләнгәннәр.

«Алтынчәч» либреттосына 1938 елда, Мәскәүдәге Татар дәүләт опера студиясенең тапшыруы буенча, рус совет музыкасының эре мастерларыннан, РСФСР халык артисты, орденлы композитор, профессор Б. В. Асафьев опера яган. Ләкин бу опера, башкару өчен уңайсыз булганлыктан һәм татар фольклорын эшләүдә кайбер шартларны күздә тотып җиткерә алмаганлыктан, Татар дәүләт опера театры репертуарына керә алмаган.

1939 елда бу либретто белән РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, алдынгы совет татар композиторы Нәҗип Җиһанов кызыксынып, аның буенча опера язарга теләген белдергән. Әсәрнең авторы, композиторның киңәшләрен күздә тотып, «Алтынчәч» либреттосын яңадан бер кат ныклап эшләгән һәм күп кенә үзгәртүләр, төзәтүләр керткән. Хәзерге көндә сәхнәләрдә уйналучы “Алтынчәч”операсы — либреттоның соңгы варианты. Композитор Н. Җиһановның операсы шушы вариант буенча эшләнгән. Тик опера либреттосы белән аның әдәби варианты арасында кайбер текстларда һәм детальләрдә аермалар бар.

СССР халык артисты композитор Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсы — татар совет әдәбиятында һәм татар совет музыкаль культурасында аерым урын тоткан әсәр — әнә шулай барлыкка килә.

 «Алтынчәч» операсы Бөек Ватан сугышы алдыннан гына тәмам булган. Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсенә ул Ватан сугышы башлангач менгән. Инде бик күп еллар узса да, «Алтынчәч» Казан сәхнәсеннән күчеп, башка өлкә һәм республикаларның сәхнәләреннән дә көчле яңгырый. Ул опера Чехословакиядә дә уңыш казана. Шушы либретто нигезендә композитор Нәҗип Җиһанов язган опера югары Дәүләт бүләгенә лаек була.(13нче слайд)

III. ЙОМГАК

Муса Җәлилнең әсәрләренә музыка язмаган татар композиторлары юк диярлек. Ул эмоциональ көчле, тәэсирле лирик җырлар язылган, үзләренең сафлыгы белән аерылып торган романслар туган. “Алтынчәч”операсының көнүзәк проблемаларга кагылып язылуы аны һәр чорда иң популяр операларның берсе итеп тота.Хәтта Муса Җәлилнең исеме тыелган 40 нчы-50 нче елларда да бу опера сәхнәләрдән төшмичә уйнала.Инде без ничә буын артистларының шушы операда уйнавын күреп сокланабыз. 1941нче елда “Алтынчәч”операсы беренче тапкыр куела. Алтынчәч ролендә Г.Кайбицкая,Җик ролендә Н.Даутов.(14нче слайд) 1990 нчы елларда төп рольдә ТР һәм РФнең халык артисткасы В.Ганиева,Тузгак-ТРның халык артисткасы Г.Ластовка,Җик – ТРның атказанган артисты Р.Дәминев.(15нче слайд)

Фәнни эзләнүләребез нәтиҗәсендә, шулар ачыкланды:

-Муса Җәлилнең җыр-музыка өлкәсендә куәтле булып ачылган таланты аны опера культурасына алып килә.

-Муса Җәлилнең исеме татар опера театры тарихына тыгыз бәйләнгән.

-  «Алтынчәч» либреттосы  халык әкиятләре нигезендә яңа әсәр иҗат итү       тәртибендә эшләнгән.

- Бик күп еллар узса да, «Алтынчәч» Казан сәхнәсеннән күчеп, башка өлкә һәм республикаларның сәхнәләреннән дә көчле яңгырый.

КУЛЛАНЫЛГАН  ӘДӘБИЯТ

1. Ә. Җәлил “М.Җәлил турында”, 1989.

2. Х. М. Җәлил “М.Җәлилне искә төшерү”, 1984.

3. Ф. Г. Галимуллин “Мәктәп китапханәсе” сериясе,                                                                     XXXI   том, 2004.

          4. “Безнең якташларыбыз – Советлар Союзы          геройлары” Кн. 1, Казань, 1984.

                              5.Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. совет Татарстан язучылары.–       Казан,                   Татарстан китап нәшрияты, 1986.– 639 б.


[1] Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. совет Татарстан язучылары.– Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.– 639 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татар шагыйрьләре иҗатында әнигә мәхәббәт хисе."

Төрле шагыйрьләрнең бу хисне төрлечә тасвирлавын өйрәнү...

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

Муса Җәлил иҗатында тоткыннык мотивлары.

Муса Җәлилнең тоткынлык темасын яктыртан шигыръләренә күзәтү....

"Сөйләм культурасы.Текст редакцияләү" 9 нчы сыйныф, татар теле

"Сөйләм культурасы.Текст редакцияләү" 9 нчы сыйныф, татар теле...

5 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресе планы. Тема "Сөйләм культурасы"

5 нче сыйныфта татар теле дәресе планы бирелә.Татар теле һәрвакыт моңлы, йомшак, нәфис тел булуы белән аерылып тора. Ләкин соңгы елларда сөйләмебезнең сафлыгын, борыңгыдан килгән матурлыгын саклыйсы у...

Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәтенең чагылышы Хабибуллаева Айгөл , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9 сыйныф Җитәкчесе Хәйруллина С. И.

Татар язучылары һәм  шагыйрьләре иҗатында дөнья  сурәтенең  чагылышы           Хабибуллаева Айгөл  , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9...