"Сөйләм культурасы.Текст редакцияләү" 9 нчы сыйныф, татар теле
методическая разработка (9 класс) по теме

"Сөйләм культурасы.Текст редакцияләү" 9 нчы сыйныф, татар теле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_soylm_kulturasy._tekst_redaktsiyalu._9_klass.docx37.2 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы
Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

   

9 нчы сыйныфта татар теле дәресе.

I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы  

Шәяхмәтова Сиринә Фәгыйль кызы

Максат:

  • ” Сөйләм культурасы “ темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү һәм тирәнәйтү.
  • Текст редакцияләргә өйрәтү.  
  • Туган телне яратырга һәм нечкә итеп тоярга, аның сүз байлыгын дөрес файдаланырга өйрәтү.

Материал.

  • М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов  9 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге,
  • Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов “Хикмәтле дә , бизәкле дә туган тел.”
  • Р.Юсупов “Икетеллелек һәм сөйләм культурасы”
  • Х.Сәлимов Татар теленнән 222 тест  

Җиһазлау. Дәрес компьютер классында үткәрелә. Тестлар. Карточкалар. Плакатлар.   http://tnv.ru/main/katalog/publicisticheskie/tugan_ir/, http://tnv.ru/main/katalog/publicisticheskie/kanun_parlament_mgyyat/ http://www.apastovo.ru/ru/component/k2/item/634-vibor_040312.html- видеофрагментлар.

Дәрескә эпиграф

Тупаста булса тел илнең колагы,

Уеңны уйдырып сал шул колакка.

                                           Дәрдемәнд.

                             

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

а) “Исәнләшү” дигән шигырен  тыңлап үтәрбез.

Исәнлек – саулык сорашу-

Кешеләргә хас гадәт,

Тәрбиянең башлангычын

Бирүче изге әдәп.

“Исәнмесез”, диеп әгәр

Сорасалар хәлеңне,

Гел икенче кеше итеп

Хис итәсең үзеңне.

Җанга рәхәт булып китә,

Күтәрелә күңелләр.

Тоясың тәндә җиңеллек,

Ачылып китә йөзләр.

Исәнләшү- күркәм гадәт,

Килгән элек –электән.

Саулык сорап, хәл белешкән

Кешеләр чын йөрәктән.

Исәнләшү – ул хөрмәтләү

Кече, өлкән,һәркемне.

Исәнләшүдән башлана

Безнең яшәү һәркөнне.

Исәнләшик барысы белән,

Кемлегенә карамыйк.

Әйтеп аны чын күңелдән,

Без тормышта ямь алыйк.

б) Укытучының кереш сүзе.

- Исәнмесез, укучылар! Әле генә нинди матур шигырь тыңладык. Аның эчтәлеге бүгенге дәрес темасы белән бик тәңгәл килә: без сөйләм культурасы турында сөйләшүне дәвам итәбез. Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның сөйләменә игътибар итәргә кирәк. Без һәрвакыт матур итеп, саф татарча сөйләшүчеләргә сокланабыз. Моңа ирешү өчен, телне бик яхшы белергә, тоярга, гасырлар буе тупланып килгән сүз байлыгын дөрес файдаланырга кирәк. Искә төшерик әле, сөйләмгә нинди таләпләр куела ?

II. Белемнәрне тигезләү.

а) Укучыларның җаваплары тыңлана слайдта күрсәтелә слайд № 5:

  • Сөйләм төгәл булсын -  слайд № 6
  • Сөйләм аңлаешлы булсын - слайд № 7
  • Сөйләм саф булсын - слайд № 8
  • Сөйләм җыйнак булсын - слайд № 9
  • Сөйләм аһәңле булсын слайд - № 10

 б) - Бик дөрес , балалар. Ә без бу таләпләрне боза торган нинди хаталар җибәрәбез соң?

Җаваплар тыңлана слайд №11 ачыла:

  • Җөмләдә бер үк сүз яки форма кабатлану.
  • Сүз тәртибе бозылу.
  • Ике төрле аңлау мөмкинлеге.
  • Уңышсыз калька-тәрҗемәләр.
  • Алынмалар.Диалектизмнар.
  • Озын сөйләү яки язу.
  • Авазлар , кушымчалар, сүзләр кабатлану.

-- Дөрес ,укучылар.  Кызганычка каршы, сөйләм хаталары бик еш очрый. Менә хәзер без сезнең белән телевизор экраннарыннан бара торган берничә тапшыруны интернет аша ТНВ каналының видеоархивыннан  карап үтәрбез.

“ Туган җир “ тапшыруы (Гарипов Рамил, 20.11.2012 ел)

  • Фәнвәлия ханым чыгышы;
  • Фәнүс Кәримов – рус сүзләрен кыстырып сөйли;
  • Линар Искәндәров – анысына нитү юк.

“Канун.Парламент.” тапшыруы (Ханнанова Әнүзә, 22.12.2012 ел)

  • мәглумат

“Апас ТВ” хәбәрләр (Гөлназ Вәлиева, 4.03.2012 ел)

- Укучылар,  хәзер сезнең чират.  Өйдә үзегезгә ошаган бер тапшыруны анализлап килергә кушылган иде. Рәхим итегез, сүзне сезгә бирәм.

--Нинди генә хаталар ишетмисең?  Үзара сөйләшкәндә хаталар бик күп китә, әмма  ТВ тапшыруларында киткән хаталар да бихисап. Бигрәк тә алынма сүзләр урынсыз күп кулланыла. Монда Дәрдемәнд сүзләрен китерү урынлы булыр иде слайд №12:

Катыштырма вәләкин телгә телне

Тел уйнатмак наданлыктан гамәлдер.

Хаталар китмәсен өчен, уйлап сөйләү, язганыңны кат-кат тикшерү мөһим.

Рүзәл Юсуповның «Тәрҗемә һәм сөйләм культурасы» мәкаләсеннән өзекне уку -слайд №13

III. Белем-күнекмәләрне ныгыту.

- Без хәзер текст редакцияләрбез - сөйләм хаталарын табып, төзәтербез. Сезгә өйрәнгән белемнәрегезне файдаланырга кирәк булыр.

Текст укыла. Эчтәлеге буенче кыскача әңгәмә үткәрелә.  

I текст, телдән - слайд №14

 Ә  башта  әйткәнемчә,  миңа  килгәндә,  минем  киләчәк  юлым шушы  җыелыштан  соң  икенче  көнне  хәл  ителде.  Икенче  көнне базар  көн  булып,  без  мәктәпкә  бармадык.  Иртән  торып,  ике  апа да  эшкә  киткәч  (зурысы  ат  белән  тирес чыгара,  кечесе  кар тотуда иде),  мин  киенеп,  абзар  чистартырга  чыгарга  гына  дип  торганда, идарәдән  йомышчы  Мәймүнә апа килеп,  мине  тиз  генә  районнан килгән  судья  чакыра  дип  әйтеп  китте.  Мин,  Мәймүнәттәйне  дә узып  китеп,  идарәгә  йөгердем.  Әлбәттә,  кичә  колагыма  иелеп әйткән  йомшак  тавышын,  иңсәмә  куеп  кына  алган  җылы  кулын ишетмәсәм - тоймасам,  мин  каушап - куркып,  коелып  төшәр   идем, ләкин  мине  бүген,  идарәгә  чабып  барганда,  ниндидер  ашкынулы дулкын  биләп  алды.  Мин  шул  дулкын   эчендә  идарәгә  барып кердем.  (Хәсән Сарьян)

II текст - дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшлиләр- слайд №15   

Район киңәшмәсендә.

Вакыт кич. Әкрен генә ябалак кар ява. Колхоз рәисе бүлекчә бригадирларын  киңәшмәгә җыйды.Алар бүгенгесе көнне әһәмиятле булган мәсьәләләрне хәл итәргә җыеналар. Беренче булып “Ындырчы” бүлекчәсенең бригадиры  Әнәс Гыйниятуллинга сүз бирелде:

Тәк, җәмәгәт. Безнең сөт сату буенча показательләребез начар түгел дип әйтәсем килә. Барлык крупный рогатый скот прогулкага чыга, ашатырга җитә. Көненә 2.5 тонна сөт реализовать итеп барабыз. Дояркалар да тырышып эшли. Эшләгәненә карап хезмәт хакы да яхшы гына чыга. Ә менә производство мясада эшлисе эшләр эшләнмәгән әле, резервлар җитәрлек. Аннары сүз салам тарттыру мәсьәләсенә күчте.  Иптщш Ибраһимов 10 декабргә бу эшне төгәлләү мәсьәләсен куйды. Дөрестәндә, кар тирәнәйгәч  бу эшне башкарып чыгу авыр булачак.

“ Кормаш “бүлекчәсе бригадиры агымдагы ремонт эшләре турында информцаия бирде:

Тракторларны, сеялка һәм башка тагылма коралларны үзебездә ремонтлыйбыз.Мастерскойлар җылы, запчасть белән дә өзеклек булганы юк.

Киңәшмә соң гына тәмамланды. Канторт бинасы каршысына җыелган машиналар авылларга таралыштылар.

 Физкултьминт. Күзләрне ял иттерү.

Үзбәя. Укучылар үз эшләрен текстның дөрес варианты белән чагыштырып тикшерәләр. Хаталар анализлана.

- Менә бит мисаллардан күренгәнчә кешенең сөйләмендә көзгедә чагылган кебек аның тәрбиясе, культурасы чагыла. Әйдәгез бергәләп сөйләшү  әдәпләре белән танышыйк:

  • Сөйләшкәндә артык кычкырмагыз
  • Артык акрын да сөйләшмәгез
  • Тыңлый белегез
  • Тәрбиясез сүзләр кулланмагыз
  • Арттырып сөйләмәгез
  • Ялганламагыз
  • Башкаларга сүз бирмичә үзегез генә сөйләп утырмагыз
  • Кеше сүзен бүлдермәгез
  • Хөрмәт сүзләрен кулланыгыз
  • Берәр нәрсә турында сорасалар, кәефегез булмаса да әдәпле җавап бирегез.

IV. Рефлексия. 

  • “ Сөйләм культурасы “ темасы буенча тестлар эшләү.

1. Кайсы  җөмләдә  стилистик  хата  бар?

а) Бу  галстук  синең  кайсы  күлмәгең  белән  барыр  икән?

 б) Гомерләр  уза  икән  ул!

 в) Дәү  әниебезнең  урыны  җәннәттә  булсын!

г) Ләкин  мин  боларны кайдан  алыйм?

2.Кайсы  җөмләдә  стилистик  хата  бар?

а)Тышта  ниләр  бар  икән?

б) Храм  музейга  әверелдерелә.

в)Шомыртлар  чәчәк  ата.

 г) Бәхет  дигәннәре  шулдыр  инде  ул!

3.Татар  телендә  кайсы  пар  сүзләр  юк?

а) мәхәббәт – мәһабәт;

 б) зират – зыярат

 в) ахыры – ахры;

 г) таләп – тәләп.

4. Татар  телендә  кайсы  пар  сүзләр  юк?

 а) гыйбрәт – гыйбарәт;

 б) тәкбир – тәгъбир;

 в ) хуш – һуш;

 г) тәэсир – тәкъсир.

5.  Кайсы  җөмлә  рус  теле  калькасы  түгел?

 а) Яңа  еллар  котлы  булсын!

 б)  Мин  Сезнең  алда  бурычлы.

 в) Нинди  язмышлар  белән?

  г) Сезгә  үз  яшегезне  биреп  булмый.

6. Кайсы  сүзтезмә  дөресрәк?

а) авыруның  шифасы;

б) даруына  күрә  шифасы;

в) шифасының  дәвасы;

г) даруның  шифасы.

7. Кайсы  сүзтезмә  дөрес?

а) янгын  күзәтелде;

 б) авыл  кешесе;

 в) костюм – чалбар;

г) быелгысы  елда.

8. Кайсы  җөмләдә  гарәп  алынмасы  дөрес  кулланылмаган?

 а) Иншалла,  мәшәкатьле  юл  артта  калды.

 б) Насыйп  булса,  барып  җитәрбез.

в) Һәр  авыруның  дәвасы  була.

г) Ул  сугышта  шәһит  китте.

9.  Кайсы  неологизмның  мәгънәсе  дөрес  аңлатылмаган?

а) Фэн – кайнар  һава  агымы  ярдәмендә  чәч  киптерү  приборы;

б)  Кинолог – кинематография  белгече;

в)  Триллер – көчле  дулкынландыру, куркыту  тәэсире  тудыручы  әсәр (китап, фильм  һ.б.).

г)  Анклав – берәр  дәүләт  территориясе  эчендә  калган  икенче  бер  дәүләт  территориясе.

10.     Сөйләм  культурасы  нәрсә  ул?

 а) әдәби  телнең  язма  һәм  сөйләмә  формадагы  нормаларын  үзләштерү;

 б) тел  белеменең  тел  нормаларын  өйрәнүче  тармагы;

в) кешеләрнең  әдәпле  сөйләшүе;

г) А һәм Б вариантлары.

  • Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек рәвешендә С1 изложениенең микротемаларын билгеләү, кыскача сөйләп карау.

V. Өйгә эш бирү.  

Әдәби стильнең бөтен матурлыгын кулланып  сочинение (С2) язып килергә.

VI. Йомгаклау. Билгеләр кую.

Менә , укучылар, без “ Сөйләм культурасы “ темасы буенча үткәннәрне практик кулланып карадык. Бу эш белән кайбер һөнәр ияләре көн саен шөгыльләнә, кемнәр дип уйлыйсыз?                  (редакция хезмәткәрләре, укытучылар...) Бик дөрес. Редакцияләрдә бу эшне редакторлар, корректорлар башкара. Бәлки кайберләрегез киләчәктә укытучы, журналист, корректор булыр, бу белемнәрне эшендә кулланыр. Алай гына да түгел, һәркайсыгыз, Дәрдемәнд шигырендәгечә, “уен уйдырып салырлык булсын”. Кайда гына укысаң да, эшләсәң дә , кешеләр белән сөйләшә белү , дөрес язу бик мөһим. Юкка гына урыслар. Мин сезнең киләчәктә туган телебезне бик яхшы белүчеләр булуыгызны телим.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Эш программасы. 1 нче сыйныф,татар теле

Рус мәктәбенең татар төркеме 1 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы...

2 сыйныф татар теле эш программасы.

2 сыйныф эш программасы....

3 сыйныф татар теле эш программасы.

3 сыйныф эш программасы....

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...