программа по татарскому языку для русской группы 1ого класса
календарно-тематическое планирование на тему

Татар теленнән 1нче сыйныф рус балалары өчен ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1nche_klass_tatar_tele_hm_dbi_uku.docx128.88 КБ

Предварительный просмотр:

«  Каралды »

Методик берләшмә утырышында

Протокол №__________________

« ____»  ___________  2014нче ел

«Килешенде »

Укыту  эшләре буенча директор урынбасары____   / Хөсәинова Л.Т/ 

«_____» ______________2014ел

« Раслыйм»

Мәктәп  директоры

_________     / Евсеева С.А../

« _____   »    ____________ 2014ел

                                                                                                                                         

                                                                                          Татар теленнән

1нче сыйныф өчен

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы Мәгариф идарәсе

2 нче  гомуми белем бирүче мәктәбе-

Муниципаль белем бирү учреждениесе

Төзүче: Йосыпова Руфина Рим кызы

2014-2015 нче уку елы

«Татар теле һәм әдәби уку»

предметы буенча укытучының

эш программасы

1нче сыйныф

Аңлатма язуы

  Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

  • Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.
  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.
  • Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты.2010нчы ел.
  • “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” фәненнән дәүләт стандарты.1-4нче сыйныфлар. Төзүчеләр: К.С. Фәтхуллова, Р, З. Хәйдәрова. 2011нче ел.
  • “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)1-4нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева.
  • Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

  Татарстан Республикасы Конституциясенең 4нче маддәсе һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

  Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

  Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

  •  1нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
  • татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

  Укыту – методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешле булган коммуникатив технологиягә нигезләнә. Гомуми дидактик прин тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндегеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы  (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы ( аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.

  Укытунаң планлаштырылган нәтиҗәләре

“Татар теле һәм әдәби уку” придметы буенча 1нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
  • шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

  Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дәрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
  • әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
  • үрнәк буенча эшли белү;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә билү;
  • рәсем буенча җәмләләр, сораулар төзи белү;
  • аңлап укый белү;
  • укылган яки тыңлаган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү белү;
  • чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

 Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

  1. Сөйләшү

  Диалогик сөйләм.

1нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80%ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • Сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

  • Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
  • өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

  1. Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

  • нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
  • ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
  1. Уку

  Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү;
  • транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аҗлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор һ.б.;
  • сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру;
  • уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.
  1. Язу
  • 1нче сыйныфта язуга өйрәтүнең  төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү;
  • иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру;
  • дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.

Cәгать саны

Тема

Лексика

Грамматика

1

10

Әйдәгез танышабыз

Исәнмесез,хәерле көн,син,кем?Мин,

кыз,малай,исем,ничек?Сау булыгыз,

балалар,укытучы,әйе,юк,түгел,ул,

хәлләр,рәхмәт,яхшы,Казан,Чаллы,

Алабуга,Чистай,Зәй,Әлмәт,шәһәр,

авыл,сыйныф,ничә?ничәнче?яшь,

1-10га кадәрге саннар,саный,гөмбә,

агач,чәчәк.

Зат алмашлыкларының берлектә

 тартым белән төрләнеше

(минем,синең,аның).

Ничек? соравы белән сорау җөмлә

 төзү.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә

 куллану.

Яши фигыленең берлек санда зат

белән төрләнеше.

Кайда? соравы белән сорау җөмлә

 төзү.

Ничә? соравы белән сорау җөмлә

 төзү.

2

5

Мәктәптә

Нәрсә?Дәфтәр,китап,бетергеч,каләм,

карандаш,бир,әле,мә,кирәк(кирәкми).

Уку-язу әсбапларының исемнәре

белән җөмләләр төзү.

Сан+исем конструкциясен сөйләмдә

 куллану.

Миңа дәфтәр кирәк; миңа дәфтәр бир

әле төзелмәләрен куллану.

3

6

Урман дусларыбыз

Поши,куян,аю,бүре,төлке,тиен,керпе,

дус,фил,жираф,арыслан,бака,нинди?

Су,балык,җир,куркак,хәйләкәр,усал,

зур,кечкенә,соры,җырлый.

-лар/-ләр күплек кушымчаларын

сөйләмдә куллану.

Әле кисәкчәсен сөйләмдә куллану.

Сыйфат+исем конструкциясен

сөйләмдә куллану.

Нинди? соравы белән сорау җөмлә

төзү.

Яши фигыленең юклык формасы

белән таныштыру.

4

15

Спорт бәйрәме

Кош,йөгерә,сикерә,йөзә,оча,нишли?

Алар,бас,утыр,гафу ит(егез),ярый,

тиз,әкрен,көчле,җиңел,авыр,көлә,

ярыш,ярыша,җиңә,җиңүче.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең

берлектә 1, 3нче зат формаларын

сөйләмдә куллану.

Нишлисең? соравы белән сорау

 җөмлә төзү.

Боерык фигыль формасын сөйләмдә

 куллану.

5

6

Без дәрестә

Тәнәфес,дәрес,рәсем,татар теле,рус

теле,укый,яза,рәсем ясый,мәктәп,бар,

бүген,укучы,өстәл,белән,астында,

өстендә,ничәле?дүртле,бишле,өчле,

ала,матур,чиста.

Исемнәрнең 1, 2нче затта берлектә

 тартым белән төрләнеш формаларын

 сөйләмдә куллану.

Саша белән утыра,акбур белән яза

структураларын сөйләмдә куллану.

Астында,өстендә бәйлек сүзләрен

сөйләмдә куллану.

6

14

Йорт хайваннары һәм кошлары

Сыер,сарык,ат,кәҗә,дуңгыз,песи,эт,

әтәч,тавык,каз,үрдәк,чеби,бәбкә,

кая?кемгә?кайдан?кайчан?күл,кайта.

Исемнең урын-вакыт килеше.

Кая? соравы кулланып,җөмлә төзү.

Исемнәрне чыгыш килешендә

 сөйләмдә куллану.

7

5

Без хезмәт яратабыз

Кишер,шалкан,кыяр,бәрәңге,суган,

кәбестә,кабак,алма,җиләк,җир,ялкау,

эшчән,сибә,җыя,бакча,ярата,үсә,чәчә,

казый,уңыш.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3нче

 зат барлык формасын сөйләмдә

 куллану,юклык формасы белән

таныштыру.

8

4

Без уйныйбыз,

җырлыйбыз!

Шар,туп,машина,уенчык,курчак,

шакмак,Кар кызы,чыршы,бәйрәм,Яңа

ел,Кыш бабай,чана,янына,11дән 20 гә

кадәрге саннар,тота,котлыйм.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1нче

 затта күплектә куллану.

11дән 20гә кадәрге саннар белән

таныштыру.

Бүген көн матур,җил юк,салкын

түгел,урамда рәхәт конструкцияләрен

 сөйләмдә куллану.

9

7

Шәһәрдә

Хат,сала,көтәм,күңелле,иртәгә,һәм,

бик,киң,урам,йөри,гаилә,әби,бабай,

әни,әти,апа,абый,сеңел,эне,безнең,

тату.

Автобус белән барам  конструкциясен

сөйләмдә куллану.

10

7

Киемнәр кибетендә

Тун,күлмәк,чалбар,итәк,бүрек,бияләй,

итек,башлык,яулык,кыйбат,арзан,

кулъяулык,киемнәр кибете,иске,сала,

кия,сум,сатучы,сата.

Төсләр белән таныштыру.

11

5

Сәламәт бул1

Тән әгъзаларын атаучы лексика;дару,

авырта,сабын,тарак,сөлге,теш

 щёткасы,юына,чистарта,юа.

Исемнең күплек санда 1нче,2нче затта

 тартым белән төрләнеше (грамматик

 төзелмә формасында).

-мы/-ме кисәкчәсен кулланып,сорау

 бирү.

Исем+боерык фигыль төзелмәсе.

12

3

Яз килә!

Яз,җитә,җылы,эри,тамчы,тама,ага,ел,

фасыл,ни өчен? Кара карга,күгәрчен,

тукран,чыпчык,торна.

13

3

8нче Март – Әниләр бәйрәме

Сәламәтлек,телим,бәхет,бүләк итә.

Исемнең төшем килеше.

14

3

Без кунакка барабыз

Җәй,савыт-саба исемнәре:кашык,

тәлинкә,пычак,һ.б.,татар халкының

милли ризыклары.

15

2

Туган көн- зур бәйрәм

Туган көн

16

4

Җәй

Балык тота,су коена,саф һава,гөмбә.

1нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр.

Татар теленең башка телләр арасында урынын белү.

Авазларны сүзләрдә,сүзтезмәләрдә,җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү.

Сүзләрдә басымны дөрес куя белү.

Исемне күплек санда куллана белү;1, 2нче затта берлектә тартым белән төрләндерү.

Боерык фигыль формасын,хәзерге заман хикәя фигыльнең берлектә 1,2,3нче зат,күплектә 1нче зат формаларын сөйләмдә

 куллана белү.

Ничек?Ничә?Кая?Кайда? сорауларын кулланып,җөмләләр төзи белү.

Хикәя,боерык,сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтү һәм җөмлә ахырында нокта,сорау,өндәү билгеләрен куя белү.

Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап яза белү.

Чакыру кәгазьләре,үзең турында кечкенә белешмә,котлау яза белү.

Басма текстан сүзләрне һәм җөмләләрне дөрес күчереп яза белү.

Коммуникатив максатларны аңлап,диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү.

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес,эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм белдерә белү

Укудан эш программасы

1 нче сыйныф

( 33 сәг )

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия,Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту буенча сынап карау программалары”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Укудан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан,төп бүлекләрне,белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән,укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга уку дәресләрен укытуның төп максаты һәм бурычлары.

           1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән”Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту процессы башланды.Мәгариф министры җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә бу өлкәдә нәтиҗәле эш оештырылды:махсус программалар,дәреслекләр,методик әсбаплар,дидактик материаллар әзерләнде,”Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”төзелде.

           Татар исемнәрен,Татарстан җирлеге топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү,аларның семантикасы белән кызыксындыру,балалар фольклоры,татар халык авыз иҗаты,әдәбият-сәнгать вәкилләре белән таныштыру;

укучыларны татарча аралашырга өйрәтү;

лексик-грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

татар теленә хөрмәт тәрбияләү,бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

           Бу максатка ирешү өчен,түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

татар этикеты тәгъбирләрен кертеп,бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

карап чыгу,танышу,өйрәнү,эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып,төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

халыкларның үзара аңлашып,тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Укудан эш программасы рус телендә сөйләшүче балаларны Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплексына таянып төзелде.Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде.(Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы.Казан:Мәгариф,2003; Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы:1-4 сыйныфлар.Казан:Мәгариф,2009; Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы.Казан:Мәгариф,2003; Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.1 нче сыйныф:Укытучылар өчен методик кулланма.Казан:Мәгариф,2003)                                                                                                                                                                                              Укыту планында 1 нче сыйныфта укудан атнага 1 сәгать бирелә.Программада 33 сәгать каралган.

1 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче укучыларның ел ахырына үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары:

1. Син (ул,бу,сез,алар) кем(нәр)?                                                                                 10. Укучы нишли?          

    Мин - Азат. Ул - укучы. Бу - әни. Без - укучылар. Алар - балалар.                            Укучы яза (әйтә, укый, сөйли).

2. Бу нәрсә?                                                                                                                     11. Укучы кайдан кайта?

    Бу - китап.                                                                                                                         Ул мәктәптән кайта.

3. Болар нәрсәләр?                                                                                                         12. Укучы кая бара?

    Болар - китаплар.                                                                                                             Ул мәктәпкә бара.

    Болар кемнәр?                                                                                                            13. Бу ничәнче мәктәп?

    Болар - балалар.                                                                                                               Бу - беренче мәктәп.

4. Бу дәфтәрме?                                                                                                             14. Сыйныфта ничә укучы бар?

   Әйе. Бу - дәфтәр. Юк. Бу - дәфтәр түгел, бу - китап.                                                   Сыйныфта 10 укучы бар.

5. Азат бармы?                                                                                                              15. Ул ничек укый?

   Әйе, Азат бар. Азат юк.                                                                                                  Ул яхшы укый.

6. Китап нинди?                                                                                                           16. Ул кем белән уйный?

    Китап матур.                                                                                                                  Ул Азат белән уйный.

7. Бу нинди китап?                                                                                                      17. Китап кайда?

    Бу - матур китап.                                                                                                           Китап өстәл өстендә.

8. Китап кемнеке?                                                                                                       18. Дәфтәр кайда?                      

    Китап минеке (Азатныкы,Рәшитнеке).                                                                      Дәфтәр өстәл астында.

9. Китап кайда?                                                                                                           19. Ул кемне (нәрсәне) ярата?

   Китап өстәлдә.                                                                                                               Ул әнине (мәктәпне)ярата.

Тыңлап аңлау

Диалогик сөйләм

Монологик сөйләм

Уку

Аерым авазларны,иҗек     калыпларын,сүзләр,сүзтезмәләр, җөмләләрне,бәйләнешле текстларны ишетеп,мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңлый белү,аңлаган турында фикер йөртү;                   Дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап,төшенеп баруга һәм аралаша алуга ирешү.              

Лексик темалар буенча сөйләшү үткәрү(һәр укучының репликалар саны 3тән ким булмаска тиеш);     Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп,диалог төзү; Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.              

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү(җөмләләр саны 4-5тән ким булмаска тиеш);                             Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирә белү;                                                  Котлау кәгазьләре,хатлар яза белү.

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;                                       Җөмләләрне,текстларны дөрес интонация белән укый белү;          Текстларны аңлап,эчтән уку;          Укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару,укыганда сүзлекләр куллана белү;                                    Тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү.        

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә таләпләр

Укыту-методик комплекты

1.Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныфы өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.-Казан:Мәгариф,2008.

2.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.1нче сыйныф:Укытучылар өчен методик кулланма./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.-Казан:Мәгариф,2003.

3.Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.-Казан:Мәгариф,2005.

4.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы./Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова.-Казан:Мәгариф,2003.

5.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы(рус телендә сөйләшүче балалар өчен):1-4 сыйныфлар./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова.-Казан:Мәгариф,2009.

6.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы./Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева.-Казан:Мәгариф,2003.

Тематик план

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

БСҮ-бәйләнешле сөйләм үстерү                                                                                                             

ЛКФ-лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК-лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ-грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК-грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК-лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Дәресләрне планлаштыру

Дата

Дәрес тибы

Сөйләм материалы

Дәрес темасы

Коммуникатив максат

Сүзләр

Сөйләм үрнәге

План

Факт

2

3

4

5

6

Әйдәгез танышабыз! (14 сәгать)

1

2

Әйдәгез танышабыз

Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы.

ЛКФ1 ГКФ2

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү

исәнме(сез)

хәерле кен

сау бул

мин

син, сез

малай

кыз

кем

исем

ничек укучы укытучы

Исәнме(сез)! Хәерле көн! Сау булл(ыгыз)! Син кем? Мин - малай. Мин - кыз. Синең исемең ничек?

Мин - Азат. Ә синең исемең  ничек?

3

4

Бу кем? соравы һәм аңа җавап формасы

Бу нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКФ ГКФ

Бу кем? Бу нәрсә? сораулары аша  кирәкле информацияне

ала белү

Акбай эт

песи нәрсә күбәләк әйдә

уйныйбыз

Бу - укытучы. Ә бу - укучы. Мин укучы. Бу нэрсэ? Бу - күбэлэк. Әйдэ уйныйбыз.

5

Раслау һәм кире кагу

ЛКФ

Кире кага һәм раслый белү;

әйе

Бу Азатмы?

формалары

ачыклый белү (малаймы?);

аның

Әйе, бу - Азат.

әңгәмәдешеңнең хәлен сорый

түгел

Юк, бу Азат түгел.

белү

юк

Хәлләр ничек?

6

-мы / -ме сорау

ГКФ

хәлләр

Рәхмәт, яхшы.

кисәкчәләре

рәхмәт

яхшы

7

Әйдәгез танышабыз

Д/МС3

8

Бу кайсы шәһәр?

ЛКФ

Бу кайсы шәһәр? соравын

Казан

Бу кайсы шәһәр?

соравы

куя аңа җавап бирә белү

Чаллы

Бу Казанмы?

Түбән Кама

Юк, бу Казан түгел,

Бөгелмә

бу - Әлмәт.

Чистай

9

Татарстан шәһәрләре

Д/МС

Үзең яшәгән җирлекнең исе-

Зәй

мен әйтә белү

Алабуга

Әлмәт

Нурлат

яши

шәһәр

кайда

10

Син кайда яшисең?

ГКК4

Син кайда яшисең? соравын

авыл

Мин Казанда яшим.

соравы һәм аңа

куя һәм аңа җавап бирә белү

урман

Кем шәһәрдә яши ?

җавап формасы

әйдә

Кем авылда яши?

уйныйбыз

Мин шәһәрдә яшим.

бергә

Мин авылда яшим.

11

Әйдә бергә уйныйбыз

Д/МС

Бергә уйнарга чакыра белү

Әйдә, бергә уйныйбыз!

Д/МС - диалогик, монологик сөйләм;

ГКК — грамматик күнекмәләр камилләштерү.

12

1 дән 10 га кадәр

ЛКФ

Бер-береңнең яшен сорый

ничә

Сиңа ничә яшь?

саннар

һәм җавап бирә белү;

яшь

Миңа җиде яшь.

1 дән 10 га кадәр саннарны

бар

Азатка ничә яшь?

үзләштерү

1 дән 10 га

Азатка сигез яшь.

кадәрге саннар

13

Сиңа ничә яшь? Соравы һәм

Д/МС

өйрәнелгән барлык

сыйныф

Син ничәнче сыйныфта

аңа җавап фор

масы

төзелмәләрне яңа дидак

укый

укыйсың?

тик материаллар, уеннар,

ничәнче

Мин беренче сыйныфта

ситуатив һәм ишетеп аңлау

беренче

укыйм.

14

«Әйдәгез таныша

Д/МС

күнегүләре аша кабатлау.

быз» темасын йом

Ничәнче  сыйныфта укуыңны

гаклау

әйтә белү

Урман дусларыбыз (6 сәгать)

15

Кыргый хайваннар

ЛКФ

Кыргый хайваннарның

аю

Исәнме, Аю дус!

исемнәрен атый, санын әйтә

куян

Хәлләр ничек?

белү

бүре

Рәхмәт, яхшы.

төлке

Ничә аю бар?

керпе

Монда Шүрәле

тиен

бармы?

16

Кыргый хайван

ГКФ

Исемнәрнең күплек сан фор

кош

Бу төлкеме?

исемнәренең күплек

масы белән таныштыру

ДУС

Әйе, бу төлке.

сан формасы

Юк, бу төлке түгел.

17

Урман дусларыбыз

ЛКФ

Кайда? Кайда яши? сораула-

монда

Азат, кил әле мон

ГКК

ры һәм аларга өйрәнелгән

әле

да. Азат, әйдә бергә

сүзләр белән җавап бирә белү

сәлам

уйныйбыз.

күнекмәләрен камилләштерү.

кил

Иптәшеңне уйнарга чакыра

бар

белү

18

Нинди?соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКФ

ГКК

Хайваннарның кайда

яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү

фил жираф бака тычкан

кечкенә куркак хәйләкәр

усал ЗУР

Бу бүреме? Юк, бу бүре түгел, бу - төлке.

Нинди хайваннар Татарстанда яши? Фил Татарстанда яшәми. Куян нинди? Куян куркак

19

Рус халык әкият

«Төремкәй»

ЛГКК

«Төремкәй» әкиятенең

эчтәлеген искә төшерү

кер бергә яшибез

Теремкәйдә кем яши? Әйдә, кер, бергә яшибез

20

«Төремкәй» әкияте

Д/МС

«Төремкәй» әкиятен сәхнәләштерү

Спорт бәйрәме (10 сәгать)

21

Боерык фигыльнең

ГКФ

Иптәшеңә командалар бирә

бас әле

Надя, утыр әле (бас әле)

2нче зат берлек сан

белү

утыр

формасы

сикер әле

җырла

22

Боерык фигыльнең

ГКК

Әле кисәкчәсен боерык

кил әле

2нче зат берлек сан

фигыльнең II зат берлек сан

йөз

формасы

формасы белән куллану

уйна

23

Хикәя фигыльнең

ГКФ

Нишли? соравына җавап

йөгерә

Акбай нишли?

хәзерге заман Знче

бирә белү күнекмәләрен фор

йөзә

Акбай йөгерә(сикерә)

затта берлек сан

малаштыру;

сикерә

формасы

өйрәнелгән фигыльләрнең

оча

күплек формасы белән таныштыру

24

Спорт бәйрәме

Д/МС

25

Дустьңны урамга уйнарга чакыру

ЛКФ

Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү

алмагач сандугач ярый

Булат, урамга чык. Әйдә, бергә уйныйбыз.

26

Ризалык белдерү формасы

ГКК

урамга чык Булат укый утыра кояш

27

28

29

Ничә? соравы, аңа җавап формасы; уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше; Кем белән уйныйсың? соравы, аңа җавап формасы

ГКФ ГКК

Д/МС

Кем белән уйныйсың? соравын әйтә, аңа җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру; уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше белән таныштыру

Син нишлисең? Мин уйныйм. Кем белән уйныйсың? Мин Акбай белән уйныйм.

30

Тәртип саннары

ГКФ

Тәртип саннарын сөйләмдә куллану белән таныштыру. Ничә? соравына җавап бирә белү; предметларның санын әйтә белү

беренче

икенче

өченче

дүртенче

унынчы

тиз

әкрен

Кем беренче килә. Саша беренче (икенче) килә.

Марат тиз (әкрен) йөгерә.

Мин беренче партада утырам.

Мәктәптә (7 сәгать)

Уку-язу әсбаплары

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы

ЛКФ

Д/МС

Уку- язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә белү

дәфтәр

каләм

китап

бетергеч

карандаш

акбур

ак

Сумкада нәрсә бар? Сумкада дәфтәр бар. Сумкада дәфтәр бармы?

Сумкада дәфтәр юк. Ничә китап бар? Ике китап бар.

кара

КЫЗЫЛ

сары

яшел

зәңгәр

33

Уку-язу

гкк

Уку - язу әсбапларының;

бир әле

Сиңа китап кирәкме?

әсбапларының

д/мс

кирәклеген әйтә, иптәшеңә

кирәк

кирәклеген әйтү,

тәкъдим итә, үзеңә сорап ала

кирәкми

Миңа китап бир әле.

үзеңә сорап ала белү

белү

мә

формасы

Миңа дәфтәр кирәк.

Юк, миңа дәфтәр

түгел, китап кирәк.

Мә дәфтәр.

34

Без дәрестә

ЛКФ

Мәктәптәге уку хезмәтен

укый

Укучы укый, яза,

атый белү

яза

саный, җырлый,

рәсем ясый

рэсем ясый.

җырлый

Мин чиста язам.

35

Без ничек укыйбыз?

д/мс

Үзеңнең һәм иптәшеңнең

саный

Ничек укыганын әйтә белү

ала

бишле

дүртле

өчле

икеле

яхшы

пычрак

дөрес

36

Кайда?соравы һәм

ГКФ

Предметларның урынын,

өстәл

өстәлдә нәрсә бар?

аңа җавап формасы

санын әйтә белү

урындык

встәлдә китап бар.

такта

Ничә китап бар?

37

«Мәктәптә» темасын

гкк

Ике китап бар.

йомгаклау

д/мс

Йорт хайваннары һәм кошлары (12 сәгать)

38

39

Йорт хайваннары һәм кошлары

Яши фигыленең берлек сан, I, II зат формасы

ЛКФ ГКК

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный белү

Яши фигылен I, II затта куллану;

Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү

ат

сыер

сарык

дуңгыз

кәҗә

каз

үрдәк

әтәч

тавык

чеби

эт

песи (мәче)

Бу - сыер. Биш чеби бар.

40

41

Кая ? соравы һәм аңа җавап формасы

Хайваннарны сурәтләү

ГКФ Д/МС

Хайваннарны сурәтли белү. Кая? соравын үзләштерү һәм аңа җавап буларак, исемнәрнең юнәлеш килеше формасы белән таныштыру

Йорт һәм кыргый хайваннар исемнәре, аларны сурәтләү өчен өйрәнелгән лексика

Ат зур, көчле. Мәче кечкенә, матур. Син кая барасың ? Мин урманга барам.

42

Кая? кемгә? сораулары һәм аларга җавап бирү

гкк

Кая / кемгә? сорауларын үзләштерү һәм, аларга җавап буларак, исемнәрне юнәлеш килешендә куллануны камилләштерү

Бу китап кемгә? Бу китап Оляга.

43

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау

д/мс

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтә һәм сорый белү

Гали, син нәрсә яратасың? Мин пәрәмәч яратам.

44

Кайдан?соравы һәм аңа җавап формасы

ГКФ

Иптәшеңнең кайдан кайтканын сорый һәм үзеңнең кайдан кайтканыңны әйтә белү Кайта сүзе белән таныштыру

кайта

мин кайтам

Костя, син кайдан кайтасың? Урманнан кайтам.

45

46

Кая?кайда?кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы

ГКК д/мс

Кая барганьңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү

чыга өй

Мин мәктәптән кайтам.

Мин өйгә кайтам. Мин урамда уй- ныйм.

47

Исемнәрнең, I зат берлек сан тартым белән төрләнеше

ГКФ

Предметның үзеңнеке булуын әйтергә өйрәтү. Исемнәргә I зат берлек сан тартым кушымчалары ялга- ну тәртибе белән таныштыру

Минем куяным. Минем этем.

48

49

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү

«Без йоклыйбыз» тексты

ЛКФ

Д/М с.

тыныч йокы, хәерле иртә теләү

Йоклый фигылен I, III затта сөйләмдә куллану

әни

әти

бәби

бала

йоклый

тыныч йокы

хәерле иртә

без йоклыйбыз

Әни, тыныч йокы! Әти, хәерле иртә!

Бакчада (10 сәгать)

50

51

Яшелчәләр

Кирәк, кирәкми сүз- ләре

ЛКФ

гкк

д/м с.

Ж» хәрефе.

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

кишер кыяр кәбестә бәрәңге

Сиңа кыяр кирәкме? Юк, мица кыяр кирәкми (кирәк түгел).

5ДСУ — диалогик сөйләм үстерү.

Кирәк, кирәкми сүзләрен

суган

Миңа кишер кирәк.

сөиләмдә куллануны

кабак

Монда ничә кыяр

камилләштерү

яшелчә

бар.

Миңа биш кыяр бир әле.

52

Җиләк-җимешләр

ЛКФ

Җҗ хәрефе. Нинди яшелчә,җиләк- җимеш яратканыңны әйтә

җиләк

алма

чия

Син нәрсә яратасың ? Мин җиләк яратам.

53

Нинди?соравы һәм

ДСУ

белү

карлыган

Ә чия

аңа җавап формасы

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү

әфлисун

җиләк-җимеш

тәмле

чәчәк

бар

матур

җыя

яратасыңмы ? Юк, яратмыйм.

54

Рус халык әкияте

ЛКФ

«Шалкан» әкиятенең

әби

Әби, кил әле

«Шалкан»

эчтәлеге белән таныштыру.

бабай

тизрәк,булыш!

55

«шалкан» әкиятен сәхнәләштеру

д/мс

Әкиятне сәхнәләштерү

усә

тарта

булыша

56

Нәрсә яраткаңны, яратмагаңны әйтү, сорау формалары

ГКК

Нәрсә яратканыңны,

яратмаганыңны әйтә, сорый

белү.

«Щи- текстын сөйли белү

Син щи яратасыңмы ? Мин щи яратам (яратмыйм). Миңа кызыл чәчәк кирәк. Мә КЫЗЫЛ чәчәк. Рәхмәт. Чәчәк

57

Безнең бакчада

д/мс

Бакчада нәрсә үскәнне әйтә белү

матур. Бакчада помидор усәме? Әйе, усә.

58

Кем? нәрсә? нишли?

ЛКФ

Кем?нәрсә? нишли? нинди?

су сибә

Саша алмагачка су

нинди?сораулары

сорауларына җавап бирә

үсә

сибә.

59

һәм аларга җавап формалары

Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү

д/мс

белу кунекмәләрен үстерү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү

эшчән

Таня, син - яхшы, эшчән кыз.

Кыш җитге (15 сәгать)

60

Кыш билгеләре

ЛКФ

Кыш билгеләрен әйтә, кыш

кыш

Әйдә урамга чыга-

61

Кышкы уенга чакыру

ГКФ

кы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белу. Чыга  фигыленең I зат юклык формасы белән таныштыру

кыш көне

салкын

буран

кар ява

җил исә

ява

чыга

быз!

Көн нинди?

Көн салкын (җил

исә).

Кар явамы? Юк, яумый.

62

Кыш бабай килә

ЛКФ

Кыш бабай, Кар кызы

Кыш бабай

Кыш бабай, кил

63

Кыш бабайга хат язабыз

ГКФ

исемнәрен әйтә, Кыш бабайга хат яза, Кыш бабайдан буләк сорап ала белү

Кар кызы

Хат

бүләк

шар

курчак

машина

килә

тизрәк,

Миңа бүләк кирәк! Миңа бүләк бармы?

64

Минем чанам бар

ЛКФ

Чана, чаңгы, тимераяк

чаңгы

Мин чана (чаңгы)

65

төзелмәсе Кышкы уеннар

д/мс

сүзләрен әйтә белү. Бу пред метларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганың

ны әйтә белү

чана

тимераяк

шуа

шуам.

Синең тимераягың бармы?

Юк, минем тимераягым юк.

66

67

мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү.

Кая?кайда?кайдан? сорауларына җавап бирү

ГКК Д/МС

-мы /-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү; раслау һәм инкарь итә белү кунекмәләрен үстерү. Кая ' кайда? кайдан? сорауларына җавап бирә белүне кам илләштерү

әйе юк

түгел

Коля тауга бара. Коля тауда чаңгы шуа.

Коля таудан кайта.

Синең чаңгың бармы?

68

69

Яңа ел бәйрәме Бәйрәмдә

ГКК Д/МС

Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү

Яңа ел

чыршы

котлыйм

Алсу, сине Яңа ел белән котлыйм!

70

Бәйрәмгә барабыз

Д/МС

Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү.

Һава торышын тасвирлый белү

Мин туп (клюшка) белән уйныйм. Әйдә тауга барабыз.

Көн нинди? Салкын түгел, җил юк.

71

72

Төсләр

Бер-береңне уенга чакыру

ГКК Д/МС

Предметларның төсен әйтә белү Бер-береңнең яшен сорый белү.

Бер-береңне уенга чакыра белү

Оля, сиңа ничә яшь? Сигез яшь. Синең чанаң нинди? Минем чанам зәңгәр.

73

74

Татар алфавитында- гы хәрефләр тәртибе.Татар теленә хас авазларны кабатлау

ГКК

д/мс

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе белән таныштыру. Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү кунекмәләрен үстерү

Мин Казанга барам. Кем белән барасың? Әни белән. Кайчан? Иртәгә.

Сәламат бул (9 сәгать)

75

Тән әгъзаларының исемнәре

ЛКФ

ГКК

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү

баш

бит

чәч

колак

борын

авыз

кул

бармак

аяк

теш

Бу баш. Бу кулмы? Әйе, бу кул. Юк, бу кул түгел.

76

77

Кай җирең авыртканын сорау, әйтү.

Авырта фигыленең юклык формасы

лкк

ГКФ

Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү; авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру

авыртмый авырта

Кай җирең авырта? Синең башың (күзең) авыртамы? Минем башым (күзем) авыртмый. Минем кулым авырта.

78

79

80

Сәламәт бул!

Сәламәт булу өчен киңэшләр бирү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү

ЛКФ

лкк д/мс

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү

зарядка яса

чана шу

тимераякта

шу

йөз

йөгер

суган

Дәу әни, хәлең ничек?

Кай җирең авырта? Миңа чәй бир әле. Бал белән чәй эч! Зарядка яса! Сарымсак аша! Лимон аша! Чиста йөр!

81

Шәхси гигиена пред- метлары

ЛКФ

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын,

теш щеткасы

сөлге

сабын

Бу синең сөлгеңме? Әйе, минем сөлгем. Нинди матур!

82

Шәхси гигиена пред-

ДМС

юклыгын, кирәклеген әйтә,

тарак

Әйе, миңа яшел

метларын сорап алу

аларны сорап ала белү. Исемнәрне I, II зат тартым белән төрләндерү күнүкмәләрен камилләштерү

тарыи чистарта

сөлге ошыи.

83

Мин сабын белән кул

ГКФ

Мин сабын белән кул юам

сертэ

Дима нишли?

84

юам төзелмәсе

«Сәламәт бул!» тема- сын йомгаклау

д/мс

төзелмәсе белән танышу

Минем кулым чиста; минем кулым чиста түгел төзе лмәләрен өйрәнү

юа

Дима бит юа. Нәрсә белән юа ? Сабын белән юа. Олег, синең кулың чистамы? Әйе, минем кулым чиста. (Юк, минем кулым чиста түгел)

безнең гаилә (11 сәгать)

85

Гаилә

ЛКФ

Гаилә әгъзаларының

гаилә

Хәерле иртә, әнием

86

Минем гаиләм

Монологик сөйләм

исемнәрен атыи, үз гаиләң турында сөйли белү, иптә шеңнең гаиләсе турында сорый белү

әби

бабай

апа

абый

эне

сеңел

кеше

тату

(әтием, укытучым, дустым)! Синең апаң (абыең, энең, сеңлең) бармы?

87

88

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү, сорау гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү

ЛКФ

д/мс

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү, гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү

Синең гаиләң зурмы? Гаиләдә ничә кеше? Гаиләдә кемнәр бар? Әни аш пешерәме? Әйе, аш пешерә.

89

Яз фасылы

ЛКФ

Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү

яз җитә көн җылы кояш көлә

Әминә, әйдә урамга чыгабыз. Ә көн нинди?

90

Язгы көн

д/мс

кар эри кошлар килә тамчы тама

Көн җылы.

91

Һава торышы

ГКФ

һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның

Көн җылымы? Урамга

92

Фатыйх Кәрим «Яз җитә»

д/мс

ошаганын, ошамаганын әитә белү

Аңлап, сәнгатьле укый белү

чыгасыңмы ? Сиңа яз ошыймы?

93

8 нче Март - әниләр бәйрәме

ГКФ

Бәйрәм белән котлый белү Син алмашлыгын төшем

кадерле бәйрәм белән

Сине бәйрәм белән котлыйм!

94

Бәйрәм белән котлый белү

д/мс

килешендә куллануны үзләштерү

уңышлар

(сәламәтлек)

телим

Уңышлар телим.

95

Мин бүләк бирәм

ЛКФ

Кемгә бүләк бирүне әйтә белү. Сөйләмдә «тәмле сүзләр»не куллана белү

тыныч йокы хәерле иртә (көн, кич)

Әнием, хәерле иртә! Әти, хәерле көн! Оля, тыныч йокы

96

Сөйләмдә «тәмле сүзләр»не куллану.

д/мс

рәхим итегез сау булыгыз бүләк

сиңа!

Рамил, син бүләк бирәсеңме? Әйе, бирәм. Кемгә? Әнигә .

Татар халык ашлары (8 сәгать)

97

Татар халык ашлары

ЛКФ

Табынга чакыра, татар халык

өчпочмак

Мин гөбәдия

98

Ризыкларның тәмле булуын әйтү

д/мс

Ашларының исемнәрен әйтә » ризыкларның тәмле булуын әйтә белү

чәк-чәк бәлеш кыстыбый гөбәдия

(өчпочмак) яратам. Бәлеш тәмлеме? Бик тәмле. Улым, утыр.

99

100

Кунакта Табын янында

ГКК

Д/МС

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү

бал ДУС

Әнием (әтием, әбием, бабам, абыем, энем, сеңлем), ашың тәмле булсын!

Дустым, чәй эч! Бал белән эч!

101

102

Кунакны каршы алу

-мы / -ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат алу

ЛКФ

д/мс

Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү

-мы /-ме сорау кисәкчәләрен кул ланып, мәгълүмат ала белү күнекмәләрен кам илләштерү

Керергэ ярыймы? Илдар, әйдә, кер! Чәй эчәсеңме? Конфет белән эч!

103

104

Туган кен - зур бәйрәм

Туган көн белән котлау

ЛКФ

д/мс

Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү

туган көн

бәхет

телим

Коля, син җырлыйсыңмы? Юк, мин йөгерәм, сикерәм. Ә Гали нишли? Гали бии. Туган көн белән котлыйм.

Кибеттә (12 сәгать)

105

106

107

Ашамлыклар

Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллану Ашамлыклар кибетендә

ЛКФ

Лгкк

 д/мс

Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллана белү.

Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү.

Кибеттә сатып ала белү

ипи

сөт

май

сыр

шикәр

кәнфит

аш

Син өчпочмак ашыйсыңмы? Әйе, ашыйм. Сөт эчәсеңме? Әйе, эчәм. Апа, ипи бармы? Ипи бар.

108

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез

д/мс

чәй

баллы

ачы

Ничә сум? 10 сум.

109

110

Савыт-саба

Кибеттә савыт-саба сатып алу

ЛКФ ГКФ

Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү;

Мин пычак белән ипи кисәм; Мин кашык белән аш ашыйм төзе лмәләрен сөйләмдә куллана белүне формалаштыру

чынаяк

чәйнек

тәлинкә

чәнечке

кашык

пычак

кисә

Мин пычак белән ипи кисәм. Мин кашык беләнә аш ашыйм. Миңа кашык бир әле!

Ничә кашык кирәк?

111

112

Барый Рәхмәт «Аш вакыты»

Савыт-саба кибетендә

лгкк

Диа- логик сей- лэм

Аңлап, сәнгатьле уку

Ничә? Ничә сум? сорауларын сөй ләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү; -мы / -ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белү

ничә ничә сум

Чәйнек ничә сум? Зур чәйнек бармы? Кашык бирегез әле. Чәнечке кирәкме?

113

114

115

116

Киемнәр

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнеше

Киемнәр кибетендә

Мин нинди кием киям

ЛКФ ГКК

ЛКФ

дмс

Кием исемнәрен дөрес әйтә белү

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төр ләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү

Киемнәрнең исемен, төсен, нин ди кием кигәнеңне әйтә белү

күлмәк

чалбар

итек

итек

бүрек

читек

бияләй

башлык

тун

киемнәр

Синең башлыгың

бармы?

Бар.

Ул нинди? Зәңгәр.

Без шәһәрдә яшибез (8 сәгать)

117

Шәһәрдә

ЛГКК

Кая ? Кайдан? Кайда? сора-

чиста

Син кая барасың?

уларына җавап бирә белү

матур

Шәһәргә.

күнекмәләрен

кечкенә

Шәһәр нинди?

камилләштерү;

зур

Шәһәрдә урамнар

118

Безнең шәһәр

ДМС

Чиста, матур, кечкенә,

пычрак

зур, чиста.

Зур, пычрак сыйфатларын

кулланып, сурәтли белү

күнекмәләрен үстерү

119

Кайда?соравы

ГКФ

Кайда? соравына җавап

Мин машинада

бирә белү күнекмәләрен

барам.

камилләштерү;

Мин автобуста

120

Мин транспортта

дмс

Нинди транспортта

барам.

барам

барганыңны әйтә белү

күнекмәләрен ныгыту

121

«Татарстан

лкк

Татарстан шәһәрләре

Мин Казанда

шәһәрләре» темасын

исемнәрен дөрес әйтә белү

(Минзәләдә,

кабатлау

шәһәрдә, авылда)

122

Исемнәрнең юнәлеш,

ГКК

Исемнәрне юнәлеш, чыгыш,

яшим.

чыгыш килеше

урын-вакыт килешендә

Маша, кая барасың?

123

Исемнәрнең урын-ва-

д/мс

куллану күнекмәләрен

Кибеткә.

кыт килеше

камилләштерү

Алсу, кайдан

124

«Шәһәрдә» темасын

д/мс

кайтасың?

йомгаклау.

Базардан.

Җәй җитә (8 сәгать)

125

Җәй җитә

ЛКФ

Җәй  турында сөйли белү күнекмәләрен

кояш балкый

Азат, урманга

формалаштыру

күбәләкләр

барасыңмы?

126

Күңелле җәй

ДМС

оча

Кем белән барасың?

Аңлап, сәнгатьле укый белү күнекмәләрен

чәчәкләр үсә

Урманда матур

127

Габдулла Тукай

ЛГКК

формалаштыру

җиләк-җимеш

чәчәкләр, тәмле

«Бала белән күбәләк»

пешә

җиләкләр пешә.

128

Җәйге ял

д/мс

Җәиге ял турында сөйли

урамда җылы

белү , күнекмәләрен формалаштыру

130

131

Без Сабантуйга ба-

ЛКФ

Дусларны Сабантуй

чүлмәк вата

Дустым, әйдә Сабантуйга барабыз!

рабыз

бәйрәменә чакыра белү, бәйрәмдә

капчык белән

нишләгәнеңне әйтә

сугыша

Син бәйрәмдә  нишлисең?

132

д/мс

белү

Мин йөгерәм(сикерәм,җырлыйм,биим)

Укыту-методик комплекты

1.Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныфы өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.-Казан:Мәгариф,2008.

2.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.1нче сыйныф.Укытучылар өчен методик кулланма./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.-Казан:Мәгариф,2003.

3.Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.-Казан,2005.

4.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы./Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова.-Казан:Мәгариф,2003.

5.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы(рус телендә сөйләшүче балалар өчен).1-4нче сыйныфлар./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова.-Казан:Мәгариф,2009.

6.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы./Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева.-Казан:Мәгариф,2003.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Итоговая контрольная работа по татарскому языку 7кл русская группа

Рус мәктәбенең 7нче сыйныф укучыларының Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча эшләнгән еллык контроль эш. Контроль эшнең эчтәлеге БРИ биремнәре кебек төзелгән....

Авторская методическая разработка для 6 класса татарский язык в русских группах "Моя семья"

В разработке предоставлен материал для комплекса уроков для русских групп по татарскому языку по теме "Минем гаиләм - минем горурлыгым". Дана презентация, дидактические материалы....

Открытый урок по татарскому языку для русских групп 5класс

Тема: сравнительная степень прилагательных....

рабочая программа по татарскому языку для русской группы русского класса 8 класс

Рабочая программа по татарскому языку для русской группы русского класса (8 класс) составлена  в соответствии со Стандартом...

мониторинг по татарскому языку ( в русских группах) 4 класс

Здесь предложена итоговая работа в форме теста по татарскому языку 4 класс...

мониторинг по татарскому языку ( в русских группах) 4 класс

Здесь предложена итоговая работа в форме теста по татарскому языку 4 класс...