Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)
план-конспект урока (6 класс) на тему

Воробьёва Людмила Николаевна

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәртмәсе күрсәтмә материал белән баетылган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kosh_kanaty_beln_keshe_duslyk_beln_kochle.doc291.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: БСҮ  “Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле” 

Максатлар:

1. “Кош – канаты белән, кеше дуслык белән көчле” мәкале аша укучыларны дуслык, иптәшлек  төшенчәләре  белән таныштыру;

2. Дөрес һәм матур итеп уку,  аерым темага әңгәмә кора белү,  телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Дуслык хисен саклап кала белү, дусларга  карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:  Компьютер, проектор, телевизор, DVD, дәреслек.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру.

- Хәерле көн укучылар! Утырыгыз. (Дежур укучыны тыңлау)

II. Актуальләштерү.

- Укучылар, игътибарыгызны тактагага юнәлтегез әле. (1слайд).  Кояш – безгә елмая. Менә шушы кояш кебек, безнең  бүгенге дәресебез дә якты, иркен сыйныф бүлмәсендә кызыклы узар. Сезнең кәефегез дә яхшы булыр  дип ышанам.  Укучылар игътибар белән карагыз әле, кояш нурларына  нинди сүзләр яшеренгән икән?

- Кош, белән, канаты, дуслык, кеше, белән, көчле. 

- Ә хәзер шул сүзләрдән җөмлә төзик.

(Кош-канаты белән, кеше дуслык белән көчле) (2слайд)

- Яхшы, дөрес. Без бүген сезнең белән дуслык, иптәшлек турында сөйләшербез.

- Дус кем ул?

- Ә чын дус кем?

- Уйлап карагыз әле, чын дус ничәү була?

- Укучылар, ә дуслык нәрсә? (Фикерләр алышына.)

- Бик дөрес әйтәсез,  дуслык  ул  -  зур байлык . Дуслар безгә укырга, эшләргә, яшәргә булыша. Дуслык ул олы бүләк кенә түгел, ә бөек хезмәт тә. Дусны табарга була, ләкин аны бик тиз югалтырга да мөмкин. Элек-электән үк борынгы әби-бабаларыбыз яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ягымлы булырга һәм инде үзара дус булырга өйрәткәннәр. Аларның әйткән сүзләре хикмәтле әйтемгә әверелеп – мәкаль булып, безнең көннәргә килеп җиткән.

- Укучылар, уйлап карыйк әле, сезнең дусларыгыз арасында нинди милләт балалары бар?

- Дусларыгызның төрле милләттән булуына сез ничек карыйсыз?

- Димәк, чын дуслыкка милләт комачауламый. Игътибар итсәгез, сезнең сыйныфыгызда  да берничә милләттән булган балалар укый. Шуңа да карамастан сез дус, тату яшисез бит. Уртак фикерләре, хыяллары булган кешеләрне дуслык җепләре бәйли.

- Әйтегез әле, дуслык кемнәр арасында була? (3 слайд).  

III. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

- Укучылар, без дуслык, иптәшлек турында нинди әсәрләр белән таныштык әле? (Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар”, Һ.Такташның “Иптәшләр” шигыре”белән.)

- “Иптәшләр” шигырендә дуслык кемнәр арасында һәм ул ничек бирелә?

- Ә кайсы юллар бу турыда  сөйли?

- Икесе ике милләт кешеләре, ике яктан булсалар да бу аларның дуслыгына киртә түгел. Аларны бит уртак фикерләр, хыяллар бәйли. Икесенең дә хыялы – дошманны юк итү.  

- Ә “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәрендә  дуслыкны кайда күрәбез?

- Гөлшат нинди кыз? Ул нинди дус? Аны чын дус дип атап буламы?

- Аның дуслыгы нәрсәдә күзәтелә? (Фикерләр алышына.)

-Үзенә дә бик кадерле башмакларын Гөлшат дусты Ләләгә бүләк итә.

- Бу куренеш сезгә ничек тәэсир итте?

- Бу очракта Ләләнең башка дуслары үзләрен ничек тоталар?

- Аларны чын дуслар дип атарга буламы?

- Ләләнең дус кызларын  характерлаучы сыйфатларны әйтегез. Мин сезгә уен уйнарга тәкъдим итәм. Иҗекләрдән сүзләр төзегез  (Укучылар биремнәрне үтиләр һәм мультимедиа тактасында тикшерәләр. ( 4слайд).

Ях-шы-лык

Шәф-кать-ле-лек

Дус-лык

Яр-дәм-чел                              

- Молодцы. Бу сыйфатлар чыннан да чын дуска хас. Ләкин кызганыч, күп кешеләрдә бу сыйфатлар күзәтелми. Мәсәлән, көннәрдән беркөнне чын дус дип санап йөргән кешеләр үзләренең чын йөзләрен ачып салалар. Авыр хәлләрдә калдырып, йөрәкләргә  төзәлмәслек тирән яра салалар.

- Бу әсәрләр безне нәрсәгә өйрәтә?

- Тагын бу хикәяне ничек атап булыр иде? (Чын дус. Дуслар.....)  

- Балалар, дуслык турында нинди мәкальләр беләсез? Искә төшереп китик әле.

-Укучылар тактадан карап әйтегез әле, чын дуска хас сыйфат  бу мәкальләрнең кайсысына туры килә? (5слайд.)

  • Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы.
  • Дуссыз кеше тамырсыз агач кебек.
  • Йөрәк үз дусын таныр.
  • Дусны шәм яндырып эзлә.
  • Күңелгә ятмаганны дус итмә.

- Әйе бик дөрес, бу мәкаль безнең Гөлшатка да туры килә бит.

- Бүгенге көндә дусларсыз яшәве җиңел түгел. Дуслар бит безгә кайгыларны уртаклашырга, шатлыкларны бүлешергә, тормышта үз урыннарыбызны табар өчен кирәк. Юкка гына безнең татар халкы “Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле” дип әйтми. Дуслык темасы вакытлы матбугатта да чагыла. “Ялкын” журналының бер санында Гөлинә исемле кыз үзенең яшьтәшләреннән киңәш сорап язган. Үз чиратыгызда сез аңа нинди киңәш бирер идегез. Әйдә әле Рамил хатны матур, сәнгатьле итеп укып чык әле. (Фикерләр алышу) (6cлайд.)

Быел безнең авылга бер гаилә күчеп кайтты. Һәм минем якын дустым аларның кызлары белән аралаша башлады. Күптән түгел мин дус кызымны кунакка чакырдым, ул барасым килми дигән булды. Ә соңыннан аның теге кыз белән җиләккә киткәнлеген белдем. Мин үземне ничек тотарга да белмим.                                                                                                                                                                                                  Гөлинә

- Молодцы. Гөлинәгә яхшы, бик матур, кирәкле киңәшләр бирдегез. Бу киңәшләр аңа ярдәм итәр дип уйлыйм, алдагы тормышында дөрес адым ясар дигән теләктә калам.

- Укучылар сезнең алда мәкальләр бирелгән, ләкин аның ахыры юк. Әйдәгез әле бергәләп уйлап карыйк. (7слайд.)

  • Иптәшең үзеңнән ............................................ .
  • Дуссыз кеше .................................................... .
  • Дустың булса, сукмагына .............................. .
  • Юлга чыксаң, дустың үзеңнән....................... .
  • Дусларның теле каты тоелса да, күңеле........ .
  •  Безнең алда укучылар кроссворд бирелгән. Әйдәгез әле аны чишеп алыйк.  (8-14 слайдлар)

 IV. Йомгаклау.

  • Укучылар, сезнең алда “Мәңгелек агач”, әйдәгез аны яфраклар белән бизик.  (15слайд)

                         

  • Укучылар,  мин сезгә хәзер дуслыкның формуласын өләшеп чыгам. Сез аны игътибар белән укыгыз һәм исегездә калдырыгыз. Ул алдагы тормышыгызда, бигрәк тә дуслар сайлаганда ярдәм итәр дип уйлыйм. Чөнки дуслык ул иң матур, иң күркәм хис. Ул  хисне бер вакытта да   югалтырга ярамый.
  • Дустың булмаса – эзлә;
  • Таптың икән - сакла;
  • Аның һәрвакыт кадерен бел;
  • Иң мөһиме - беркайчан да югалтма.

-Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә дуслык, иптәшлек турында фикер алыштык. Аларны һәр яктан карап киттек. Дусларның тормышта кирәклеген ассызыклап үттек. Чын дусның нинди сыйфатларга ия булганын исбатладык.  

- Дәрестә актив катнашкан һәм дөрес җавап биргән өчен......... 5ле, ә ......... 4 ле билгеләре куям.

- Яхшылабрак карасак дуслык турында нинди генә җырлар җырланмый да, күпме генә шигырьләр язылмый. Әйдәгез әле балалар дәресебезне А.Апанаеваның “Чын дустым” җыры белән  тәмамлыйк. Ул чын дуслык хисен бик матур сүзләр белән тасвирлый. (16 слайд)

Кыен чакларымда хәбәр итмәсәм дә,
Үзе белеп килә чын дустым,
Ихластан сөенә хәлләрем яхшыга,
Үз итә мине ул чын дустым.

Киңәше акыллы иң якын дустымның,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, чын дустым.
Яхшыны-яманны, барын да аңлыйсың,
Ярый әле бар син чын дустым.

Жиңеп кайгыларны бергәләшеп кенә,
Аралашып яшик һаман да.
Тарсынмыйм дөньяны ниләр кичерсәм дә,
Якын дустым янда булганда.

Кинәше акыллы ин якын дустымның,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, чын дустым.
Яхшыны-яманны, барын да аңлыйсың,
Ярый әле бар син чын дустым.

V. Өйгә эш. “Минем дустым” темасы буенча сочинение язып килергә. (17слайд)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе

Бу дәрес Р.Р.Нигъматуллинаның "Татарча да яхшы бел" дәреслеге буенча төзелде....

Дуслык турында сөйләм телен үстерү дәресе

Татар телен рус мәктәбендә өйрәнүче балалар өчен "Мин дуслыкны ничек аңлыйм?" дәресе сөйләм телен үстерергә ярдәм итеп кенә калмый, ә дуслыкның асылына төшенергә, дуслык һәм иптәшлек хисләре...

Доклад "Бәйләнешле сөйләм телен үстерү"

Укытучыларга ярдәмлек материал....

2нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе. Тема. Мин дусларга хат язам.

2нче сыйныфның  рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе.Тема. Мин дусларга хат язам....

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...