2нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе. Тема. Мин дусларга хат язам.
план-конспект урока на тему

2нче сыйныфның  рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе.

Тема. Мин дусларга хат язам.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Закирова Гүзәл Вагизовна,

                                                         Казан шәһәре Совет районы

                                                        126 нчы гимназиянең милли

                                                         мәсьәләләр буенча директор

                                                                урынбасары, югары категорияле

                                                                       татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2нче сыйныфның  рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе.

Тема. Мин дусларга хат язам.

Максат  һәм бурычлар.

  • беренчел хат язу күнекмәләрен булдыру;
  • хат язу этапларын үзләштерү;
  • алдан өйрәнгән материалга таянып язма сөйләм күнекмәләрен үстерү;
  • үз эшеңне планлаштырырга, алдыңа бурычлар куярга, үзеңне контрольдә тотарга, игътибарлы булырга өйрәнү;
  • яңа информацияне кабул итеп эшләргә өйрәтү;
  • төркемнәрдә, эшләү күнекмәләрен үстерү;
  • үз фикереңне башкаларга җиткерә белү, башкалар фикерен тыңларга өйрәнү; фикереңне телдән һәм язма сөйләмдә күрсәтә белү;  
  • укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, узара дустанә хезмәттәшлек булдыру.

Дәреснең эчтәлеге.

  1. Оештыру моменты. Исәнләшү.

-Матур басыгыз. (ТИМ ЧИР структурасы)

Укытучы.  - Исәнмесез,балалар,

Укучылар. – Исәнмесез-саумысез.

Укытучы.  – Хәерле көн, укучылар.

Укучылар. – Яхшы үтсен көнегез.

Укытучы.   – Кәефләрегез ничек соң?

     Укучылар.  – Кояшлы иртә кебек.             (куллар өскә)

                             Тукай телен, татар телен    (куллар)

                             Өйрәнергә дип килдек.       (куллар)

  • Кызлар утырыгыз. Малайлар утырыгыз.

  1. Уку эшчәнлегенә мотивацияләү.
  • Согласно МЕНЕДЖ МЭТу вспомните свой номер и номер своего стола.
  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  • Үткән дәрестә без нәрсә турында текст укыдык? (Дусларга хат язабыз.)
  • ПРЕЗЕНТАЦИЯ

        Дөрес                                   дөрес түгел

- 1) Бездә хәзер яз.  ( Дөрес булса баш бармак өскә, булмаса- аска)  

- Дөрес җавапны әйтәбез. (1 нче өстәл 3 нче укучы) (На обсужд. время дать)

2)

3)

                     

  1. Дәрес темасын кую.
  • Ә хәзер без сезнең белән мультфильм карыйбыз. Мультфильм нәрсә турында?

(ЭЙ АР ГАЙД)

                             Мультфильм карау «Как было написано первое письмо»

     - Обсудите в группах. Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

         Что мы должны обсудить в группах? (О чём мы будем говорить на уроке? )

Начинает ученик под № 2.  СИНГЛ РАУНД РОБИН (Һәр бала 10 ар секунд дәвамында үз фикерен әйтә)     (Хат турында)

  • Әйе. Бүгенге дәреснең темасы (ЭКРАНДА) Мин дусларга хат язам.

     5. Дәрес темасы буенча эшләү.  

1) – Мин сезгә һәр өстәлгә текст бирәм. (һәр укучыга дөрес язылмаган хат таратам.)

а) - Хатны мин бер тапкыр укып чыгам. Вы следите. Мин текстны укыйм.

б) Текстны тәрҗемә итәбез в группах, проговорите. Нач-ет ученик 1. По 10 сек  ???

СИНГЛ РАУНД РОБИН  Обсудите в группах.

в) 1 ученик из каждой группы говорит перевод, (дополняют).

           Минем хәлләрем яхшы. Мәктәптә миңа ошый. Без тәнәфестә уйныйбыз, китапханәгә барабыз һәм китаплар алабыз. Күңелле яшибез.

          Исәнме, кадерле дустым Алинә. Сиңа дустың Алсу яза. Хатың өчен рәхмәт. Мин бик шатландым.

        Сау бул, дустым Алинә. Синнән хат көтәм.

        Дустың Алсу.

        10 нчы март.

        Алинә, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы?  Ничек яшисез? Ничек укыйсың?   Сездә нинди яңалыклар бар?

      - Итак, ваши предположения, мысли о прочитанном тексте.

  • Ә хәзер һәр өстәлдән 4нче номерлы укучы җавап бирә. (Бу хат. Ул дөрес язылмаган..................... )
  • Ник шулай уйлыйсыз? (Почему так думаете?) Неправильный порядок.
  • Хат язарга җиңелме? (Если знаешь порядок написания, тогда легко)
  • Почему Алсу написала такое письмо? (Незнала порядок написания письма)
  • Какие письма бывают? (күмәк хатлар, шәхси хатлар, матбугат хатлары, ачык хатлар).

2)  У вас на столах лежат листы А4. В этих конвертах (у меня в руке) этапы написания    письма, вразброс, на отдельных листах. В каком порядке должно быть написано письмо- вы сейчас попробуете сами определить и приклеить на эти листы. Мин сезгә 2 минут вакыт бирәм. (РАФТ) ?

Обращение.  Приветствие.  

 “Исәнме, кадерле әнием!”

“Исәнмесез, хөрмәтле укытучым Динә апа!”

“Исәнме, якын дустым Ирек!”

Возможно и такое обращение.

“Хәерле көн, газиз әнием!”

“Хәерле кич, дустым Нурия!”

          --------------------------------------------------------------------------------------------

Вопросы адресату о его здоровье, о новостях.
“Хәлләрегез ничек? Исән-сау гына яшисезме? Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар?”

_____________________________________________________________

Изложение событий из личной жизни. Описание интересных, значимых событий.

           “Мин исән-сау. Авырмыйм. Әйбәт кенә укыйм. Мәктәптә бик күңелле.”    

           

__________________________________________________________________

         Заключительная часть (пожелание адресату, подпись, дата, место)

__________________________________________________________________

3) – Тикшерәбез. Һәр команда эшне тактага элә. Электрон тактада минем вариант.

           6. МИКС ПЭА ШЭА

- Матур басыгыз. Урындыкларны этеп куегыз. Задвиньте стулья. Мин музыка җибәрәм. Ял итәбез, биибез. (музыкага бииләр)

МУЗЫКА ТУКТЫЙ.

- Образуйте пары. Итак, бирем (задание). По очереди нужно ответить на вопросы

НА ЭКРАНЕ –

                                     - Сиңа нинди дәрес ошый?
                                    - Син нәрсә яратасың?

- Начинает тот, кто выше ростом.   А теперь вопросы задает тот, кто ниже ростом.

- Яхшы. Утырыгыз.

7. Мөстәкыйль эш.  СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ.

1) - Хәзер хат язабыз. Һәр команда хат яза.  1-й стол пишет письмо для 2-го стола, 2-й стол для 3-го, 3-й стол для первого стола.

Для выполнения 1 пункта 1 МИНУТА

2) – Передаем письма. Һәр командадан 1 нче номерлы укучы хатларны җыеп икенче өстәлгә тапшыра.

- Ә хәзер хатларны укыйбыз. Каждая команда решает, какое письмо лучше (без ошибок, интересное),  и 1 письмо с каждого стола прочитайте вслух.  С каждой команды читает ученик под № 2.

3) – Без дәрестә хатны кулдан кулга ташшырдык. Ә икенче шәһәрдә яшәүче дуска хатны ничек тапшыралар?  Обсудите в группах. (30 секунд )

-  На следующий урок принесите конверты, мы научимся подписывать конверты.

- А как во время войны солдаты отправляли письма на родину?

7. Йомгаклау. Рефлексия.

-Яхшы. Бөтен командалар да эшне яхшы эшләделәр.

Обсудите в командах. Что вам удалось сделать хорошо, а что не очень.             (30 секунд)

  • Из каждой команды отвечает ученик под № 1.
  • Итак. Кабатлыйбыз. Хат ничек языла? Нинди этаплар үтәлергә тиеш?
  • Если вам урок понравился, поднимите..........................................

8. Өй эше.

-Өйдә сез хат язасыз.   Әбигә, бабайга....................... Принесите конверты. На следующем уроке научимся подписывать конверты.

F:\СИНГАПУР\фото\P1050673.JPG

F:\СИНГАПУР\фото\P1050668.JPG

F:\СИНГАПУР\фото\P1050668.JPG



Предварительный просмотр:

Татар телен чит тел буларак  укытуда инновацион технологияләр  куллану (эш тәҗрибәсеннән).

Г.В.Закирова,  милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Казан шәһәре Совет районының “126 нчы гимназия” гомуми белем муниципаль учреждениесе;

Р.Н.Волкова,     беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Казан шәһәре Совет районының “72 нче мәктәп” гомуми белем муниципаль учреждениесе

      Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү тора. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. 

      Бүгенге көндә җәмгыятькә, үзгәреп торучы чынбарлык шартларында, башкаручы гына түгел, ә мөстәкыйль фикер йөртеп эш итүче иҗади шәхесләр кирәк. Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.

       Татар телен чит аудиториядә укытуны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итү – бүгенге көндә мөһим бурычларыбызның берсе. Ә уңай нәтиҗәләргә ирешүдә заманча инновацион технологияләргә таяну ярдәм итә ала.

      Технология ул - ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы.  Педагогик технологиянең 3 аспекты булып: а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле-төрле чаралар кулланып оештыру тора. 

      Инновацион технология буенча татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыруны аңлата. Бу вакытта укыту процессы төп нәтиҗәгә - укучының актив коммуникатив эшчәнлеккә омтылуын алдан сизүгә, баланың хисси һәм интелектуаль мөмкинлекләрен файдаланып аралашуга юнәлтелә.

      Нәтиҗәләрнең яхшы сыйфатына ирешүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен технологиясен куллануның роле зур дип уйлыйм. Башлангыч сыйныфларда балаларның укуга, белем алуга омтылышын ныгытуда, аларның күзәтүчәнлеген арттыруда һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дәрестә мин аларга еш мөрәҗәгать итәм. Уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату-ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.

       Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннарны актив кулланам.  Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

       Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

- укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

- сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;

- уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

- укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

           - үзара ярдәмләшү, телдә актив аралашу мохите булдыру.

       Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора. Башлангыч сыйныфларда, мин бу алымны аеруча яратып кулланам. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга була.  Төркем белән эшләгәндә, әкиятләрне үзгәртеп, тулыландырып, өстәмә сораулар ярдәмендә коммуникатив максатка ирешәм.

    “Сүз эчендә сүз”,  “Кызыклы сүзләр уйла”, “Кем? яки Нәрсә?” ,  “Исемнәр уйла!”  “Нинди сүз артык?”  “Кушма сүзләр”, “Әкиятләр дөньясында”, “Әкиятне, авторны таны”, ”Табышмак, аякка ябышмак” уеннары, әдәби викториналар, әсәрләрне сәхнәләштерү кебек уен төрләре укучыларыма бик ошый.

 Шулай ук укучыларга “укытучы” ролен дә тәкъдим итәм. Башта балалар төркемнәрдә яки парларда билгеле бер тема буенча бер-берсенә сораулар бирәләр. Аннан соң бер укучы такта янына чыгып “укытучы” була, сораулар бирә. Бер-берсенә билге куялар, үз-үзләренә билге куялар. Бу уен балаларга бик ошый.

      “Ашханәдә”, “Кибеттә”, “Базарда”, “Шифаханәдә”,  “Туган көнгә чакыру” кебек уеннар балаларга бик ошый. Кайбер дәресләргә  балалар өйдән уенчыкларын алып киләләр. Һәр бала үзен төрле рольдә күрә ала, рольле уен  “дөрес әйттемме” дигән табигый курку – тартынуны да җиңәргә ярдәм итә. Уеннар укучыларның сүз байлыгын арттыра.  Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Укучылар үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга , иптәшләре алдында җаваплылык хисләре тоярга өйрәнәләр. Уртак шатлык, күмәк уйнау балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә.

        Укучыларның яше арткан саен , уеннарның максаты да катлаулана бара. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Мәсәлән,әдәби уку дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль һәм әйтемнәрне еш кулланам. Әйтик, “Мәкальнең ахырын тап! ”- дигән уенны 3нче сыйныфта, ә инде катлаулырак вариантын ” Мәкальне төзе” 4 нче сыйныфта үткәрергә була.

       Төрле бәйрәмнәргә, шәхесләргә багышланган класстан тыш чараларда татар балалары гына түгел, рус телле балалар да рәхәтләнеп  чыгыш ясыйлар.

        Физкультминуткаларны җырлы-биюле итеп үткәрү дә дәресне җанландыра, укучыларны иҗади яктан үстерә дип саныйм. “Кәрия-Зәкәрия”, “Курчак белән аю баласы”, “Бака-бака”, “Җәй көне балалар...” кебек җырларны балалар бик рәхәтләнеп җырлый-җырлый бииләр.

       Заман мәктәбенең тормышын компьютер технологиясеннән башка күз алдына китереп булмый. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологиясен

урынлы куллану укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга, укытучы белән укучыларның бердәм эш алымнарын камилләштерергә, дәресләрне күрсәтмәлелек белән тәэмин итәргә, кызыклы һәм эш төрләрен аралаштырырга, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек тудыра.

           Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану—хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы.

          Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә.

         Педагогик практикамда презентацияләрне киң кулланам. Бер генә дәресем дә презентациясез үтми. Матур эшләнгән презентацияләр укучының игътибарын үзенә җәлеп итә, дәрескә алып кереп китә.

        Презентация ярдәмендә сүзлек, тикшерү диктантларын яки контроль күчереп язуларны тикшерергә уңайлы. Дәресләргә әзерләнгәндә һәрвакыт өстәмә материал, мәгълүмат бирү максатыннан презентацияләр кулланам.  Үтелгән материалны кабатлау өчен дә бик уңайлы. Балалар үзләре дә ясап киләләр, сөйлиләр. Мәсәлән, “Минем гаиләм” темасын өйрәнгәндә, балалар бик рәхәтләнеп презентация ясыйлар һәм сөйлиләр.

      Рус төркемнәрендә һәр дәрес башында авазлар өстендә эш үткәрәм. Монда смарт-такта ярдәмгә килә.

                                                              

                                       Ә                                                

                                                Н.рс.?

            http://im7-tub-ru.yandex.net/i?id=575597212-09-72&n=21                                                       

       Авазлар өстендә эшләү балаларга лексиканы кабатларга, сүзләрдә нинди хәреф язылганын да истә калдырырга ярдәм итә. Яңа сүзләр өйрәнгән саен, слайдтагы сүзләр дә күбәя.

      Дәресләремдә заманча технологияләрне кулланып мин түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә алдым дип уйлыйм:

         - укучыларның сөйләм теле яхшырды, сүзлек запасы баеды;  

        - татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында күзаллаулары үсте;

        - компьютер технлогияләре куллану уку эшчәнлеген тагын да баетты;

        - укучыларның иҗади эшчәнлеге артты.

Шул рәвешле, татар телен чит аудиториядә укытканда, заманча технологияләргә таяну укытучының да эшен җиңеләйтә, укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруда да мөһим чара булып тора.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарури. Иң мөһиме шул: заманча технологияләрне куллану алынган мәгълүматның 85%ка якынын, ә традицион технологияләр – 40% белемне хәтердә озак сакларга ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе

Бу дәрес Р.Р.Нигъматуллинаның "Татарча да яхшы бел" дәреслеге буенча төзелде....

5 нче сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Тема: "Шишкин наратлары"

5 нче сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Тема: "Шишкин наратлары". К.Сибгатуллинның “Шишкин наратлары” шигыре, И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасы белән танышу...

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...

Презентация. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Презентациядә   мастер-классның  барышы  бирелә.Монда  тавышландыру  алымында  нинди  этаплар  кулланылганы  күрсәтелә....