Минем дустым
план-конспект урока на тему

Минсафина Аниса Габдулхаковна

4 сыйныф рус төркеме

ТЕМА: “Минем дустым

Максат:

  1. Укучыларның текст эчтәлеге белән танышуы.
  2. Яңа сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
  3. Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү. 
  4. Укучыларда үзара дуслык хисен тәрбияләү.

 

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, таратма карточкалар.

Материал: 4 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, 2-бүлек).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.minem_dustym.teksty._bsu.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

4 сыйныф рус төркеме

ТЕМА: “Минем дустым”

Максат:

  1. Укучыларның текст эчтәлеге белән танышуы.
  2. Яңа сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
  3. Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.  
  4. Укучыларда үзара дуслык хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, таратма карточкалар.

Материал: 4 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, 2-бүлек).

I .Оештыру моменты.

1)Исәнләшү.

- Исәнмесез,укучылар!

- Исәнмесез!

- Кәефләрегез ничек? (җавап бирәләр)

2) Уңай психологик халәт тудыру.

3) Бер-берегезгә елмаегыз. Хәерле көн теләгез.

- Хәерле көн, ...!

-Хәерле көн, ..!

4) Дежур укучы белән әңгәмә.

-Бүген кем дежур?

- Бүген атнаның нинди көне?

- Урамда салкынмы?

-Җил исәме?

- Кар  явамы?

- Рәхмәт!

П. Актуальләштерү.   

5) Укучылар, монда карагыз әле. Кемнәрне күрәсез? (Рәсемнәр күрсәтелә. Анда балалар бергә уйныйлар)

- Рәсемнәрдә кемнәр бар?

- ....(балалар, дуслар, дустым)

- Яхшы.

- Димәк, укучылар, дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез?

- дуслар турында..

- Әйе, бүгенге дәрестә без дуслык, дуслар турында  сөйләшербез, текст укырбыз, күнегүләр эшләрбез.

6)Тэйк оф-тач даун структурасы белән.

- Кемнәрнең дуслары бар?(басалар)

- Кемнең дусты начар, тәртипсез?

-Кемнең дусты яхшы, тәртипле?

- Кем шәһәрдә дуслашты?

-Кем авылда дуслашты?

-Ә кем мәктәптә дуслашты?

-Яхшы.

7) -Укучылар, әйдәгез әле, үткән дәресләрдә  алган белемнәребезне искә төшерик.

1.    Сүзләрне укыйбыз, [КЪ] авазы керсә кул чабабыз (хлопаем):

Түгәрәк, дуслаштык, чаңгы, шугалак, укыйбыз, шуабыз, заманча, кышкы.

8)    Прослушайте и скажите, что изменено во втором предложении каждой пары:

1) Мин математика түгәрәгенә йөрим.

Мин бию түгәрәгенә йөрим.

2) Без бию түгәрәгендә татар, рус биюләре өйрәнәбез.

Без бию түгәрәгендә татар, рус, заманча биюләр өйрәнәбез.

3) Айгөл әнисенә ашарга пешерергә булыша.

Айгөл әнисенә ашарга пешерергә , өй җыештырырга булыша.

III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

9)- Укучылар! Рәсемдә балаларга ни булган?

- Поругались.

-Әйе. Ачуланышканнар. Әйдәгез, аларны дуслаштырабыз! Моның өчен без биремнәр үтәргә тиеш. Ә хәзер, яңа текст өйрәнәбез.

10) сүзлек өстендә эш.

- Укучылар, текстны укыганчы, сүзлек өстендә эшлибез. Игътибар белән экранга карыйбыз, сүзләрне бергәләп укыйбыз, авазларны дөрес әйтергә тырышабыз.

Бер өйдә - в одном доме

Заманча – современный

Билгеләр – оценки

Соң -  после

Җыештыра – убирается

Бергә - вместе

11) Текст белән эш

а) - Укучылар, 8 нче биттәге  “Минем дустым” дигән текстны табыгыз.

Текстны игътибар белән тыңлагыз. Авазларның әйтелешенә игътибар итегез.

б)текстның аудиоязмасын тыңлыйк.

 Текстны тыңлагач, шушы сорауларга җавап эзлибез. 

12) Сораулар: 1. Айсылу белән Айгөл ни өчен бергә? 

Таймд пэа шэа (30 сек. вакыт бирелә) Йөзгә-йөз партнерлар эшли. А партнерлар башлый. Вакыт бетте.  1 өстәлдән 1 партнерны тыңлыйбыз. Рәхмәт. Икенче өстәлдән 3 партнерны тыңлыйбыз. Рәхмәт. Өченче өстәлдән 2 партнерны тыңлыйбыз. Рәхмәт.

(Чөнки алар дуслар, бергә түгәрәккә йөриләр, чаңгы шуалар, дәрес әзерлиләр).

                  2. Айгөл ни өчен эшчән?  Йөзгә-йөз партнерлар эшли. Б партнерлар башлый. Вакыт бетте. 1 өстәлдән 2 партнерны тыңлыйбыз. Рәхмәт. Икенче өстәлдән 1 партнерны тыңлыйбыз. Рәхмәт. Өченче өстәлдән 4 партнерны тыңлыйбыз. Рәхмәт.

(Чөнки ул өйдә эшли, ашарга пешерә, өй җыештыра).

13) - Текстны тулырак аңлау өчен, укып чыгабыз. Игътибар белән, аңлап укыгыз. 1 өстәлдән 1 партнер укый , 2 партнер, 3..,4... Икенче өстәлдән  1 партнер укый, 2..,3.., 4.., Өченче өстәлдән 1 партнер укый, 2..,3..,4...

14) -Карагыз,  кызлар әле дуслашмаган. Димәк, биремнәрне эшлибез әле.

IV.Физкультминут. МИКС-ПЭА-ШЭА, Релли Робин структурасын куллану.

 “Чын дустым” көенә йөриләр. Музыка туктый. Пар табалар. Сорау бирелә.

- Кызлар кайда дуслашты?

(15 секунд вакыт бирелә) Кемнең чәче озынрак шул башлый. Бу парны тыңлыйбыз. Рәхмәт әйтәбез. Музыкага йөриләр, туктагач пар табалар.

- Кызлар кайда яшиләр?

(15 секунд вакыт бирелә) Кемнең буе кыскарак шул башлый. Бу парны тыңлыйбыз. Рәхмәт әйтәбез. Музыкага йөриләр, туктагач пар табалар.

 - Кызлар бергә нишлиләр?

(15 секунд вакыт бирелә) Кемнең туфлие кара шул башлый. Бу парны тыңлыйбыз. Рәхмәт әйтәбез. Утырабыз.

V. Яңа материалны ныгыту. 

15) -Карагыз, кызлар елмаялар, димәк без дөрес эшлибез.

- Дәреслектәге 7 күнегүне ачыгыз. Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырабыз. Сингл Раунд Робин структурасы. обучающая структура , в которой учащиеся проговаривают ответы на данный вопрос по кругу один раз. 1мин.

1.Без аның белән авылда җәйге каникулда дуслаштык. 2.Без бергә чаңгы шуабыз, бергә дәрес әзерлибез. 3.Без бергә бию түгәрәгенә йөрибез. 4.Без бик дуслар. 5.Мин сезгә дустым турында сөйлим. 6.Аның исеме - Айгөл.

Балаларның җаваплары. (Кул күтәрү буенча сорыйм).

1 җөмлә: 5.Мин сезгә дустым турында сөйлим.

2 җөмлә. 6.Аның исеме - Айгөл.

3 җөмлә. 1.Без аның белән авылда җәйге каникулда дуслаштык.

4 җөмлә. 4.Без бик дуслар.

5 җөмлә. 3.Без бергә бию түгәрәгенә йөрибез.

6 җөмлә. 2.Без бергә чаңгы шуабыз, бергә дәрес әзерлибез.

  • Афәрин! Булдырдыгыз!

16) Коммуникатив биремнәр эшлибез.

Бер-берсенә текст буенча сорау бирү (йөзгә-йөз партнерлар):

- Спроси: “Где җивут подруги?”

“В каком классе учатся Айсылу и Айгуль?”

 “В какой кружок ходят девочки?”

“Какие танцы учат девочки?”

 “Айгуль какая девочка?”

“Как помогает Айгуль дома?”

17) Бирелгән схема буенча дустыгыз турында диалог төзегез, иңгә иң партнерлар эшли. (Составьте диалог про друга (подругу) по данным схемам):

1)        Вопрос ------ ответ                            

Вопрос ------ ответ.

2)        Предложение ----- вопрос

ответ        -----  согласие.

1әр өстәлдән сорау

18) Өстәлдә карточкалар бар. Алыгыз әле.  Җавапларны языгыз.

                                     Минем дустым.

1.Минем дустымның исеме - ... .

2. Аңа  ... яшь.

3. Без ...  дуслаштык.

4. Ул ... сыйныфта, ... мәктәптә укый.

5. Без бик дус. Без бергә ... .

6. Минем дустым ... .

Һәр төркемнән 1 укучы җавап укый.

VI. Йомгаклау.

-19) - Карагыз әле, кызлар дуслашканнар. Ә без аларга ярдәм иттек. Рәхмәт сезгә укучылар. Сез дә дус булыгыз! Ачуланышмагыз!

1. Нәтиҗә ясау. Рефлексия.

 - Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Дуслар турында.

-        Моның өчен нишләдек? ( укыдык, сөйләдек, биедек,  сорауларга җавап бирдек, текст төзедек, дусларга ярдәм иттек.)

-        Кемнәр бик әйбәт эшләде? Кемнәр үзләрен мактый алалар?

Кем бүген  бөтенесен аңладым, яхшы эшләдем дип уйлый “5” ле алыгыз. Кемгә әле белемнәрен ныгытырга кирәк, сез “4”ле алыгыз. Кемгә бүген бик авыр булды, кемгә ярдәм кирәк – “3”ле алыгыз. (Укытучы укучыларның белемнәрен бәяли).

-        Дәрестә бик тырышып эшләдегез. Рәхмәт! Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез!

20) .  Өй эше.

  • Үз дусты турында сөйләргә. (Рассказать про своего друга)
  • Укырга, эчтәлеген сөйләргә. ( Читать тест 8 стр., №5, пересказать)
  • Укырга, сорауларга җавап бирергә. (Читать текст, ответить на вопросы стр.9, №6)
  1.   Саубуллашу. Чыгу өчен билет, смайликлар. Кемгә дәрес ошады , яки ярыйсы, яки ошамады. (Нарисуйте улыбку, или прямую, или если не понравился урок -хмурое лицо)

Укучылар

1.        Адреев Слава 2.        Ахметзянов Амир

3.        Егорова Ангелина 4.        Константинов Данил

5.        Перов Никита 6.        Преснова Катя

7.        Селин Даниил 8.        Семенов Илья

9.        Слесарева Марьяша  10.        Тихонова Тамара

11.        Хайруллин Энгель  12.        Шайдуллин Аскар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок татарского языка "МИНЕМ ДУСТЫМ"

Сингапур методын кулланып төзегән дәрес эшкәртмәсе...

Р.З.Хайдарова дәреслеге буенча 4 нче сыйныф өчен дәрес конспекты. Минем дустым

4 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты. Минем дустым...

Тема: “ Минем дустым бар”. Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1) “ Минем дустым бар” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту; сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре турында беренчел мәгълүмат бирү; исемнәрнең тартым белән төрләнешен ...

презентация "Минем дустым" 4 нче сыйныф өчен әдәби уку дәресе (рус төркеме)

Р.З. Хәйдарованың 4 нче сыйныф дәреслеге буенча "Минем дусларым" бүлеген өйрәнгәндә  "Минем дустым"  темасына әдәби уку дәресе (рус төркеме) өчен презентация....

“Минем дустым бар” хикәясендәге яңа лексик-грамматик материал

ldquo;Минем дустым бар” хикәясендәге яңа  лексик-грамматик материал...