Минсафина Аниса Габдулхаковна

сайт учителя татарского языка и литературы

Самое большое счастье человечество - это умение общаться

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: татарский язык и русский язык

Увлечения: люблю кататься лыжах, читать, играть волейбол

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: МБОУ "Школа №144" Советского района г.Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/minsafina-anisa-gabdulhakovna
Где есть умные старики, там есть умная молодёжь
народная мудрость

 

Бер акыл иясе әйткән: “ Берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң – агач утырт, гомерең буе хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – бала укыт!” Әйе, биргән белемнәрне тормышта да кулланып, укучыларыбыз уңай нәтиҗәләр белән сөендерсәләр, укытучы өчен шуннан да зур куаныч юктыр. Телләр өйрәнергә беркайчан да соң түгел, телне өйрәтүчеләргә һәм бу мавыктыргыч эштә катнашучыларга зур уңышлар телисе килә.

О себе

Мәктәптә рус телле укучыларга татар теле һәм татар әдәбияты укытам. 1 нче класстан алып 9 нчы класска хәтле. Эшемне бик яратып эшлим. Укытучы булмасам кем булган булыр әйтә алмыйм! Балалар белән эшләргә җиңел дә авыр да. Эшемне бик тә яратам, аннан шатлык табам, киләчәктә дә тукталып калырга исәбем юк. Әйдәп баручыларым – үземнең телем, белемем. Мин гади генә укытучы түгел, мин татар теле укытучысы! Һәр тел – үзе бер дөнья. Тел - өйрәнү предметы гына түгел, ә халык күңеле, аның шатлыгы, кайгысы, хәтере, байлыгы. Татар теле укытучысы буларак, мин укучыларымның киң күңелле булуларын телим. Ә моның өчен, иң элек, укытучы Кеше булырга тиеш. Шунда гына безнең йөрәкләрдә сабырлык та өмет тә, мәхәббәт тә урнашыр. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Башировның "Кызыл чәчәкләр"

М.Җәлилнең шигырьләре

Омар Хаямның шигырьләре

Г.Әпсәлямовның "Ак чәчәкләр"

М.Мәликованың "Шәфкать"

Н.Гыйматдинованың "Икебезгә дә авыр"

 

Мой взгляд на мир

Мин дөньяга укыган китапларым аша, тормыш тәҗрибәсе аша карыйм.Һәр туган көнгә шатланырга, сөенергә, кешеләргә яхшылык эшләргә тырышам.

Мои достижения

Почётная грамота МУ «Управление учреждение образования исполнительного комитета муниципального образования города Казани»-2008; Почётная грамота Отдел образования «Уравления образования исполнительного комитета муниципального образования города Казани» по Советскому району-2008 год; Лауреат конкурса «Учитель татарского языка и литературы» - 2008 год Грамота администрации Советского района исполнительного комитета муниципального образования. 2011 год почетная грамота города Казани.2013 -2014 елларда " Иң яхшы укытучы" грантын алдым.

Моё портфолио

Мин татар теле һәм әдәбияты укытам. Туган ягым табигатен яратам. Туган ягым Балык- бистәсе районы Котлы -Бүкәш мәктәбен тәмамладым. Укытучы һөнәре миңа бик кечкенәдән ошый иде. Шуңа күрә дә мин озак уйламыйча да, Казан дәүләт педагогик институтына барып кердем. Үкенмим.. Еллар үткән саен һөнәрем үземә ошый бара. Апам да укытучы, аның да йогынтысы булгандыр инде. Балалар тәрбияләү, аларга аң - белем бирү - авыр хезмәт. Аңа карамастан бу хезмәтне мин бик яратып башкарам. Әмма татар теленә карата ата - аналарның карашын үзгәретергә иде. Гаиләдә әти -әни, кызганычка каршы, балалары белән татарча сөйләшмиләр...

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: