Р.З.Хайдарова дәреслеге буенча 4 нче сыйныф өчен дәрес конспекты. Минем дустым
план-конспект урока на тему

Абдуллина Лилия Ринатовна

4 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты. Минем дустым

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_dustym.konspektdoc.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Минем дустым

Абдуллина Лилия Ринат кызы

Казан шәһәре Идел буе районы 78 нче мәктәп

Максат: 

  1. Укучыларны текстның эчтәлеге белән таныштыру.
  2. Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү.
  3.  Үзара дуслык хисен тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

1. Предмет күнекмәләре . “Минем дустым” дигән текст белән танышу; укучыларның аңлап укуларына ирешү; әдәби укуга кызыксыну тәрбияләү.

2. Метапредмет күнекмәләре. Танып-белү УУЭ: текстның төп темасын табу; телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау.

Коммуникатив УУЭ: иптәшләреңне тыңлый, аңлый, үзара хезмәттәшлекне оештыра белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Регулятив УУЭ: тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү.

Шәхси якын килеп УУЭ: текстагы төп геройның сөйләме аша дус кешене күз алдына китерә белү; дусларга карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, сәнгать.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү-тикшеренү, текстны анализлау, Сингапур алымнарын куллану.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар, тест биремнәре.

Материал: 4 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдәрова тарафыннан  эшләнгән «Күңелле татар теле» дәреслеге. – Казан: “Татармультфильм нәшрияты, 2014.

Эшне оештыру төрләре: Төркемнәрдә, индивидуаль, парлап.

I .Оештыру өлеше.

1)Исәнләшү.

2) Уңай психологик халәт тудыру.

3) Хәерле көн теләү.

4) Дежур укучы белән әңгәмә.

П. Уку эшчәлеген мотивлаштыру - актуальләштерү.   

1) – Укучылар, хәзер тыңлап аңлау күнегүләрен эшлибез.

(укучылар җавап бирәләр)

2)  - Хәзер, укучылар, җыр тыңлап китик. Җырны игътибар белән тыңлагыз.

(“Чын дустым”  җырын тыңлыйлар)

     - Бу җыр кем  турында?

- ....(дуслык, дуслар, дустым)

- Яхшы.

- Димәк, укучылар,  бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?

- Дуслар турында.

- Әйе, бүгенге дәрестә без дуслык, дуслар турында  сөйләшербез, яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итәрбез.

- Ә сезнең дусларыгыз бармы?

- Әйе, бар.

- Ә дуслар нинди булырга тиеш?

- Яхшы, акыллы.

- Укучылар, ә хәзер игътибар белән экранга карыйбыз. Сезнең алда сораулар: Дус нинди булырга тиеш? Дус нинди булмаска тиеш?

-  Сез ничек уйлыйсыз? Өй эше итеп, бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен өйрәнеп килдегез. Ә хәзер бирелгән сорауларга, уклар ярдәмендә дөрес итеп, җавап бирегез. Парларда эшлибез.

-  Минемчә, дус .....булырга тиеш. Минемчә, дус .....булмаска тиеш.

III Уку мәсьәләсен чишү.  

- Ә хәзер, яңа текст белән танышырбыз.

1) сүзлек өстендә эш.

 - Укучылар, текстны укыганчы , сүзлек өстендә эшлибез. Игътибар белән экранга карыйбыз.

 - Әйдәгез әле, укучылар, сүзләрне бергәләп укыйбыз, авазларны дөрес әйтергә тырышабыз.

Хор белән эш

- Ә хәзер, укучылар, бу сүзләрне сүзлек дәфтәрләрегезгә язып куегыз. (сүзләрне язалар)

- Әйдәгез әле, бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзибез.

Рэлли робин  (Сүзтезмәләр төзү. Парларда җавап бирәләр.).

(укучыларның җаваплары).

в) җөмләләр төзү

- Ә, хәзер укучылар, бу сүзләр белән җөмләләр төзибез.

Раунд робин (Җөмләләр төзү. Парларда эшлиләр. 1 нче номерлы укучыдан башлап чираттан җөмлә әйтәләр).

2) Текст белән эш

а) - Укучылар, 8 нче биттәге  “Минем дустым” дигән текстны табыгыз.

Текстны игътибар белән тыңлагыз. Авазларның әйтелешенә игътибар итегез.

б)текстның аудиоязмасын тыңлыйк.

 Текстны тыңлагач, шушы сорауларга җавап эзлибез.

Сораулар: 1. Айсылу белән Айгөл ни өчен бергә?        

                   2. Айгөл ни өчен эшчән?

Таймд пэа шэа (30 сек. Вакыт бирелә)

(җавап бирәләр)

в) текстны сәнгатьле уку;

- Текстны тулырак аңлау өчен, укып чыгабыз. Игътибар белән, аңлап укыгыз (укыйлар).

г) тәрҗемә эше;

- Укучылар, инде хәзер текстны 4 кисәккә бүлеп тәрҗемә итик. ( 1 нче номерлы – 1 нче кисәкне, 2 нче номерлы – 2, 3 нче номерлы – 3, 4 нче номерлы – 4 кисәкне тәрҗемә итә).

- Бик яхшы! Әйдәгез, һәрбер өстәлдән укучыларны тыңлыйк. (1 нче өстәл -1, 2 нче өстәл -2, 3 нче өстәл – 3, 4 нче өстәл – 4 номерлы укучы тәрҗемә итә.

IV. Ял вакыты 

МИКС-ПЭА-ШЭА

-Укучылар, бастык, ял итеп алыйк. “Чын дустым» көенә биибез. Музыка туктагач, парларны табыгыз һәм сорауны тыңлагыз.

Сораулар:

-Кызлар кайда дуслашты?

- Кызлар кайда яши?

 -Кызлар бергә нишлиләр?

V. Яңа материалны ныгыту.

1) - Ә хәзер, төркемнәрдә эшлибез. Хикәяне тулыландырабыз.

2) Тест эшлиләр.

(Парларда җавапны тикшерәләр, билге куялар).

VI. Йомгаклау.

- Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нинди яңа сүзләр белдек?

 (җаваплар)

VII. Рефлексия

  • Укучылар, өстәлдәге кәгазьләргә җавап языйк әле:
  1. Сез нинди яңа сүзләр белдегез?
  2. Сез барысын да аңладыгызмы?
  3. Үзегезгә нинди билге куясыз?

VIII. Өй эше.

  • Үз дусты турында сөйләргә.
  • Укырга, эчтәлеген сөйләргә.
  • Укырга, сорауларга җавап бирергә.

- Укучылар, безнең дәрес ахырына якынлашты. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 сыйныф рус төркеменә татар теленнән Р.Хәйдарова дәреслеге буенча эш программасы

Планлаштыру  Рус телендә урта(тулы) гомуми белеем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (1-11 сыйныф. –Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010.) нигезендә төзелде. Дәресл...

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 9нчы сыйныф өчен билетлар

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 9нчы сыйныф өчен билетлар...

6 нчы класс. Хайдарова Р.З. дәреслеге буенча "Сорау алмашлыклары" темасы

Дәрес тулысынча укытучы өчен белем бирү максаты, тәрбия бирү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе), тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе) һәм дәреснең белем бирү максатлары белән төзелгән. Д...

5нче сыйныф (рус телле балалар өчен) «Татарча да яхшы бел» дәреслеге буенча дәрес конспекты. Тема: "Һәр әйбернең үз урыны бар"

5нче сыйныф  «Татарча да яхшы бел»    дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 2нче кисәк  /Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова)   буенча дәрес конспекты. Тема: ...

11 нче сыйныф әдәбият дәреслеге буенча конспект

11 нче сыйныф әдәбият дәреслеге буенча конспект...

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. «Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал.

laquo;Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал....