Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренә анализ
методическая разработка на тему

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әсәренә анализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koyashtagy_tap.doc68.5 КБ

Предварительный просмотр:

              Муниципальное образовательное учреждение

 «Средняя (полная) общеобразовательная школа №1» г. Елабуга

   Тема: ‹‹ Фәнис Яруллинның

 “Кояштагы тап” әсәренә анализ ››                                                                                                                                                                              

   

                                        

                                         

   

                                         Татар теле hәм әдәбияты укытучысы

                                        Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызының

                                        3нче А сыйныфында үткәрелгән уку дәресе.                                                                                            

                                           

                                           

                                 Ноябрь, 2009нчы ел.

Максат:

1. Укучыларга әкиятне дөрес анализлау үрнәген тәкъдим итү;

2. Фикерләү сәләтләрен үстерү;

3 .Әкият аша әниләргә карата шәфкатьлелек, хөрмәт, ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиhазлау:

Фәнис Яруллин портреты, тормыш иптәше Нурсөя белән төшкән фотосы, “Җилкәннәр җилдә сынала” китабы, кара таплы кояш рәсеме, дәреслекнең 84нче битеннән алынып зурайтылган рәсем , магнитофон ,”Әнкәмнең догалары” ( Р.Миңнуллин сүзләре, Илгиз Закиров көе) җырына караоке, тактада мәкальләр.

                                           

                             Дәрес барышы

І .Дәресне оештыру. 

1 .Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

-  Исәнмесез, хәерле иртә, укучылар! Бүген безгә кунаклар килде. Кунакларны якты йөз белән каршылыйк. Үзебезнең белгәннәребез белән уртаклашыйк. Сез үзегезнең акыллы укучылар икәнлегегезне аларга күрсәтергә әзерме? Ярый, хәерле сәгатьтә!

2. Кереш әңгәмә.

- Без бүген сезнең белән язучы Фәнис Яруллинның өйдә укып, танышып килгән “Кояштагы тап” әсәре өстендә эшләрбез. Әйдәгез, әсәрнең авторына бераз тукталып китик. Аның турында нәрсә беләсез? ( Фәнис Яруллинга быел 71 яшь тулды. Ул - инвалид язучы. Ул йөрми, урын өстендә ята. Аңа хатыны ярдәм итә. Фәнис Яруллин шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр яза.)

- Әйе, укучылар, Фәнис Яруллин төшенкелеккә бирелми, hаман иҗат итә hәм аңа тормыш иптәше Нурсөя ярдәм итә.  (Укучыларның игътибарын язучының тормыш иптәше Нурсөя белән төшкән фотосына юнәлтү.)

ІІ.Актуальләштерү.

- Язучының без өйрәнә торган әсәре нинди жанрга керә? Ни өчен  автор мондый әсәр язарга  уйлаган? Шушы сорауларга җавап табу өчен, әсәрнең эчтәлеген искә төшереп,  сәнгатьле итеп укып чыгыйк.(Текстны уку.)

ІІІ.Төп өлеш.

-  Ничек уйлыйсыз, бу нинди жанрдагы әсәр? (Әкият.)

- Ни өчен шулай уйлыйсыз? Әкияткә хас нинди билгеләр бар? (“Яшәгән ди”, “булган ди” сүзләре, кояш җанлы итеп күрсәтелгән. Ул малайны күзәтә.)

-  Ә тормышта балалар белән мондый хәл булырга мөмкинме? (Әйе.)

- Димәк, язучы аны тормыштан алып язган. Әкияттә кемнәр катнаша? (Малай, әни, кояш, кош- кортлар, этләр, автор.) Төп геройлар кемнәр? (Малай, Әни, Кояш.)

(Тактада “Малай, Әни, Кояш”сүзләре языла.)

- Әйдәгез, әкияттәге төп геройларга характеристика бирик, ягъни тактада бирелгән сүзләргә игътибар итегез.

- Бу сыйфатларның кайсысы кемгә туры килә? Ни өчен?

(Тактада сүзләр: эшчән, ялганчы, тырыш, ялкау, ягымлы, тупас, күзәтүчән, үзен генә яратучы, кайгыртучан, оялчан, үз хатасын таный, сабыр, гафу итүчән.)

- Малайга кайсы сыйфатлар туры килә?

 Малай:

 ялганчы        (-Ул суны кайдан алып кайта?) (Суны якындагы чишмәдән алып кайта.)

 ялкау            (-Дәлилләгез.)  (Ерактагы чишмәгә барырга иренә.)

 тупас             (-Укып күрсәтегез.)

 үзен генә яратучы  (-Үзенең эчәсе килгәч кенә суга барган.)

 үз хатасын таный    (-Укып күрсәтегез.)

- Малайның әнисе нинди?

 Әни:

 эшчән, тырыш  (-Укып күрсәтегез.)

 ягымлы     (-Улына ничек эндәшә? Исбатлагыз, кайсы юллардан табарга                        мөмкин?)

 кайгыртучан   (-Укып күрсәтегез.)

сабыр     (-Ул улының суны башка чишмәдән алып кайтуын сиздеме икән?   Ни өчен әйтмәгән?)

гафу итүчән    (-Әнисе улын күкрәгенә кыскан.)

-Автор кояшны әкияттә нинди  итеп күрсәткән?

Кояш:

күзәтүчән       (Җирдә кояш күрмәгән бер генә эш тә юк, ди әнисе.)

оялчан            (Кояш ни өчен оялган?) (Малайның ялганыннан.)

гафу итүчән   (Ни өчен алай уйлыйсыз? Исбатлагыз.) (Малай әнисенә дөресен сөйләгәч, кояштагы караңгылык кими башлаган.)

- Малайның уңай сыйфатлары күбрәкме, тискәреме? (Тискәре.)

- Аның тәртибе сезгә ошыймы? (Юк.)

- Ни өчен ошамый? (Чөнки ул әнисенең сүзен тыңламый.)

- Ул боларны начарлык эшлим дип эшлиме? (Юк, ул уенга бирелә.)

- Ни өчен уенга бирелә? (Уйныйсы килә.)

- Әйе, укучылар, аның уйныйсы килә, әле ул кайсы эш мөhимрәк икәнен аңлап бетерми.

- Малайның уңай сыйфаты бармы? (Әйе, ул үз хатасын таный, гафу үтенә.)

- Дөрес, ул үзенең ялгышын, гаебен таный. Дөньяда яшәгәндә, бөтен кеше дә ялгыша, ә балалар бигрәк тә. Иң мөhиме: ул ялгышны вакытында күреп, төзәтә белергә кирәк.

 - Менә тактадагы мәкальләргә игътибар итегез әле:

“Ялгыша белдең- төзәтә дә бел.”

“Үз гаебен таныган кеше- зур батыр.”

- Мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Алар хикәядәге малайга туры киләме? (Әйе, димәк, малай – гел начар түгел икән.)

- Дөрес, малайны бөтенләй начар дип әйтә алмыйбыз. Ул үз хаталарын таный- таный яшәргә өйрәнәчәк. Язучы аның яхшы кеше булып үсәчәгенә ышана.

- Хәзер кояш сүзенә якынрак килик әле. Аның мәгънәсе аңлатмалы сүзлектә ничек күрсәтелгән икән? (Бер укучы дәфтәреннән укып күрсәтә.)

Кояш. 1.  Без яшәгән планета – Җир hәм башка планеталарның әйләнеш үзәгендә торган зур күк җисеме – янар йолдызларның берсе.

          2. Бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы. (күчмә мәгънәдә.)

- Автор кояшны кем белән чагыштыра? (Әни белән.)

- Ни өчен? (Чөнки кояш та бер генә, әни дә.)

- Кояш булмаса, җирдә нәрсә булыр иде? (Берни дә... Җирдә тереклек булмас иде.)

- Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү булмас иде.)

- Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр  - безнең өчен иң кадерле кешеләр.

- Сезгә өйдә кайчан күңеллерәк? Әни өйдә булгандамы яки ул югындамы?

 ( Әни өйдә булганда күңелле, ә ул югында – күңелсез.)

- Фәнис Яруллин үзенең “Бушлык” дигән шигырендә шул турыда әйтә, безгә аны Равил сөйләп күрсәтер.

         “Бушлык”. Фәнис Яруллин.

          Өйнең эче яп – ялангач

          Белмимен әллә нигә.

          Кайтып керәсе дә килми

          Бүген бөтенләй өйгә.

          Бөтен нәрсә үз урынында,

         Тик җитешми әллә ни...

         Әй, онытып торам икән:

         Өйдә юк бүген әни!

- Әйе, укучылар, әни өйдә булмаганда, бик күңелсез, моңсу. Язучы юкка гына әни белән кояшны янәшә куймаган икән.  Ә күктә кояш балкымаса, күңеллеме? (Юк.) Әйе, укучылар, без кояшлы көннәрне, кояшны яратабыз.

Ял итү. ( “Кояшны яратабыз” шигыре буенча хәрәкәтләр ясау.)

               Без кояшны яратабыз,

              Ул бит нурлар тарата.

              Йөгерергә, сикерергә

              Барыбыз да ярата.

              Без кояшка үреләбез,

              Ул бит шатлык тарата.

              hавада рәсем ясарга

              Барыбыз да ярата.

- Ә менә ни өчен әкиятне “Кояштагы тап” дип атады микән? Тап сүзен тагын нинди сүз белән алыштырырга мөмкин? (Эз, пычрак.) 

-  Кояшта, чыннан да, тап буламы? (Юк, болыт булырга мөмкин.)

 - Ә әкияттәге кояшта кара тап сурәтләнгән. Чөнки анда “Бары тик кояштагы кара тап кына бөтенләй бетеп җитмәгән.”дип язылган. Малай, үзенең гаебен танып, гафу үтенсә дә, ул эзсез генә үтмәгән, кояшта тап калган.

- Кояштагы тап – ул әнинең күңелендәге тап, ягъни яра,  шулай ук малайның начар эшләре. Кояштагы тап беткәнме? (Юк.) Начарлыкны гафу үтенеп кенә бетереп буламы? (Юк.) Ни өчен кояшта тап калган? (Чөнки гафу итеп кенә хата төзәлми.)

- Автор моның белән безгә нәрсә әйтергә теләгән? (Начар гадәтләр, сүзләр белән әниләрнең күңелен яраларга ярамый, алар гафу итсәләр дә, йөрәктә, күңелдә эзе кала.)

 - Ни өчен малай шундый булган?(Чөнки аны әнисе артык яраткан, иркәләгән. Малай шуңа күнеккән.)

- Ничек уйлыйсыз, малайның мондый гадәтләре кабатланыр микән? (Бәлки кабатланмас та, чөнки малай күктәге кояшның бөтен нәрсәне дә күреп, күзәтеп торганын белде. Ул бик курыкты hәм бу эшеннән гомерлек сабак алгандыр.)

- Әкияттәге малай “Өч кыз” әкиятенең кайсы геройларын хәтерләтә?

 ( Беренче hәм икенче кызны.)

-Кояш, Тиен нинди балаларны гына яраталар? (Эшчән, әниләрен хөрмәт итә торган балаларны.)

- Сезнең арада әниләрен тыңламый торган малайлар, кызлар юкмы? Булмаса, бик яхшы.

- Рәсем әкиятнең кайсы өлешенә туры килә? Укып күрсәтегез әле. Аны ничек исемләргә мөмкин? (Кояшның йөзе каралган. Малай курыкты h.б.)

- Әкиятнең соңгы өлешен искә төшерик. Телдән рәсем ясап карыйк. (Малай әнисенә караган. Әнисе аны күкрәгенә кочкан. Кояш яктырта, ләкин анда әз генә кара тап бар.)

(Тактада язылган мәкальләрне уку.)

-Кайсы мәкальнең эчтәлеге шушы өлешкә туры килә?

1). Алдап, алты адым да атлый алмассың.

2).Ана җылысы – кояш җылысы.

3).Ялганчыдан кояш бизгән.

- Ни өчен шунысы дип уйлыйсыз? (Әни, кояш кебек, безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә.)

Іv.Ныгыту.

Нәтиҗә ясау.

  - Фәнис Яруллин бу әкиятне ни өчен язган? Ул нәрсәгә өйрәтә? (Әниләрне     тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә кирәк.)

- Әйе, бик дөрес. Әниләргә карата шәфкатьле булырга кирәклеген әйтә ул.

Ә ни өчен шундый малай турында язган икән ул? (Без бу малай кебек булмасын өчен.)

- Ни өчен малай белән әнине алган? Язучы бит малай белән әти яки әни белән кыз турында да яза ала иде. Малайлар әниләренә hәрвакыт терәк булырга тиешләр. Авыр вакытта әниләр үзләренең улларына таяналар. Шуңа күрә Фәнис Яруллин малай белән әни турында язган.

- Әкияттә чишмә суы турында нәрсә диелә? (“Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да” диелә.)

- Әйе,чишмә суы тәмле, шифалы. Чишмә - изге урын, чишмәләрне hәрвакыт чистартып торырга кирәк. Шагыйрь Роберт Миңнуллин чишмә турында бик матур шигырь язган.

          “Чишмә”. Р. Миңнуллин.

         Челтер – челтер ага чишмә -

         hич тә тыймалы түгел.

         Ә сулары шундый йомшак –

         Эчеп туймалы түгел.

         Без киләбез чишмәбезнең
        Салкын суын эчәргә.
        Эчкәндә үзеннән – үзе

         Баш иелә чишмәгә.

- Роберт Миңнуллин  да бәләкәй  вакытында бик шук малай була. Шулай булса да, әнисен hәрвакыт тыңлый, хөрмәт итә. Ул әнисенә багышлап “Әнкәмнең догалары” шигырен яза. Хәзер бергәләп “Әнкәмнең догалары” җырын башкарыйк, Роберт Миңнуллин шигыре, Илгиз Закиров көе. (Караокега кушылып җырлау.)

       Догаларның күңелемнән

       Юк әле югалганы –

       Саклый мине, яклый мине

       Әнкәмнең догалары.

                   Кушымта:

                Ташлама, әнкәй, ташлама,

                Мине изге догаңнан!

                Ташласаң изге догаңнан,

                Мин бәхетле булалмам.

        Тылсымлы да, шифалы да

        Әнкәмнең догалары –

        Догаларның шатлык кына

        Китерә торганнары.

        Мин сезгә дә аларны.

                   Кушымта.

  v.Йомгаклау.

-Бүген без сезнең белән Фәнис Яруллинның нинди әсәрен өйрәндек? (“Кояштагы тап” әкиятен.) Югары сыйныфта без аның “Җилкәннәр җилдә сынала”әсәрен укырбыз.(Китабын күрсәтү.)

Укучыларның белемнәрен бәяләү.

-Әниләр турында сөйләшүне дәвам итик. Тиздән, берничә көннән, Әниләр көне була. Без аңа әзерләнә башладык инде.  Әниләр турындагы шигырьләребезне кунакларга сөйләп күрсәтик әле. Бүген без дәрестә  әниләргә ярдәм итәргә кирәклеген әйттек, безнең Максим әнисенә булыша, шул турында шигырь сөйли.

   

  Клара Булатова. “Әниемнең кызы юк бит”

       Әниемнең кызы юк бит,

       Мин әнигә бер генә.

       Кызы да юк, эше дә күп

       Әнинең берүзенә.

       Әниемнең кызы юк шул,

       Мин булышам әнигә.

       Аш пешерәм, җыештырам,

       Кер юышам әнигә.

       Кибеттән мин сөт апкайтам,

       Ипигә дә йөгерәм.

       Әниемнең кызы юк та –

       Малае бар бер дигән.

- Алия дә әнисенә ярдәм итә, гел “ үзем эшлим” дип тора, ул безгә Фирая Зыятдинованың “Үзем эшлим” дигән шигырен сөйләп күрсәтер.

         Минем әни шундый әйбәт –

    Мактап кына тора ул.

    “Кызым бигрәк уңган!” – диеп

     Миңа канат куя ул.

     Әни мине мактаганда

     Очып китәрдәй булам.

     Бер талпынсам, йолдызларга

     Менеп җитәрдәй булам.

     “Эшле кеше тиз үсә”, - ди,

     Белми әйтмәс әнием.

     Үзем эшлим – кулларына

      Эш тидермим әнинең!

 Галия:

 Көннәр буе йөгерсәм дә,

 Мин армыймын.

 Уку авыр булса булсын –

 Зарланмыймын.

  Орышсаң да кайвакытта

  Еламыйм ич.

   Син шат булсаң, тора алмыйм

  Елмаймый hич.

  Исәнлек – саулыгың сорап,

  Дога кылам.

  Әниемнән аермасын

   Берүк, Ходам! (Г. Гарипова.)

vІ. Өй эше бирү.

“Минем әнием” дигән хикәя язып килергә (аерым укучыларга), калган укучыларга -86нчы бит – сорауларга җавап бирергә, барысына да -  альбом

битенә  кояш рәсемен ясап килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте.

1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлыбелән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.«Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның ...

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте. 5нче сыйныфта укучы рус мәктәбенең татар балалары өчен.

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте белән таныштыру. Әкият арткылы ялганлау, әнисенә дорфа эндәшү начар гадәт икәнен төшендерү....

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"

Класстан тыш уку дәресе....

Начарлыктан тап кала (Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте буенча дәрес)

”Начарлыктан тап кала” (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча әдәбият дәресе планы)Предмет:әдәбият5 нче сыйныфДәреслек авторы: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. СабироваДәрес темасы:”Начарлыктан...

Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ.

31.01.2017 нче ел. Куст методик оешмасы .Татар әдәбияты дәресе. Дәреснең темасы: Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ....

Ялган әйткән тотылыр ( Ф. Яруллинның « Кояштагы тап» хикәясе буенча)

     Дәресе эшкәртмәсе  рус  мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен төзелде. Яңа белемнәр формалаштыру дәресе бәйләнешле сөйләм үстерүгә, хикәяне анализлап, үзеңдә уңай сыйфатла...