Ф.Яруллин "Кояштагы тап"
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Ситдикова Ляля Насиховна

Класстан тыш уку дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_klass_achyk_dres_2013_el.docx27.12 КБ

Предварительный просмотр:

5 класс, татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе

Тема: Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ.

Максат:  -  “Кояштагы тап” әсәрен өйрәнүне йомгаклау, тулы анализ ясау;

  • әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашларын булдыру,
  • Укучыларның  бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү  сәләтен үстерү;
  • Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтү;

Җиһазлау. Ф.Яруллин “Сайланма әсәрләр”, компьютер, проектор, дәрескә презентация,  карточкалар, фотолар, йолдыз формасындагы төсле (кызыл, сары, зәңгәр) фишкалар, 1 укучы ясаган кояш рәсеме.

  1. Актуальләштерү. Уңай психологик халәт тудыру.

1 слайд

Таңнар саен хәерле көн телим,

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.

Ф.Зиятдинова.

Укучылар бер-берсе белән исәнләшәләр, хәлләрен сорашалар. Укытучы талгын музыка кабыза. Укучылар түгәрәк буенча йөриләр. Музыка туктагач, пар табалар.

  1. Төп тема.

Укытучы.  Нәрсә ул яхшылык?

(Парда басып торган укучылар бер-берсенә яхшылык турында сөйлиләр. 10 сек. )

Укытучы.  Ә хәзер парда басып торган көе җавап бирәбез. Башлый күз төсе ачыграк укучы.

(укучылар җавабы тыңлана, укытучы һәр пардан 1 укучыдан сорап чыга шул балага исем белән дәшеп, рәхмәт әйтә).

  • Әмир син ничек уйлыйсың?
  • Римма синең үз фикерең нинди?
  • Рәмилә сиңа ничек аңлаттылар?

Укытучы.  Нәрсә ул яманлык? (нәкъ алдагы сораудагыча җаваплар алына, фикерләр тыңлана һәм укучылар үз урыннарына утыралар)

Укытучы.  Татар теленең аңлатмалы сүзлегендәге аңлатма белән сезнең фикер туры килде микән, тикшереп карыйк, экранга карыйбыз. (1 нче пардагы 1 укучы, яки укытучы үзе укый)

2 слайд

Яхшылык – файда, уңайлылык, изгелек.

Яманлык – усаллык, начарлык, әшәкелек.

Укытучы. Сезнең парталарда карточкалар бар. Шуны алабыз һәм үзегез өчен иң кадерле кешеләрне язып куябыз. Һәр партадан озын чәчле кеше җавап бирә.

(Әни, әти, туганнар, абый, апа, әби һ.б.)

Әйе, иң беренче торган сүз – әни. Хәзер бер-беребезгә карап, әниләребез турында сөйлибез. 10 сек.тан соң рольләрне алышабыз. (балалар ярымтавыш белән сөйлиләр). Җаваплар өчен бер-берегезгә рәхмәт әйтегез. Хәзер 1 бит, 1 ручка системасы буенча алдыбызда яткан кәгазьләргә әни турында яхшы сыйфатларны язып чыгабыз. Башлый 1 нче утырган укучы. Һәр укучы 1 генә сыйфат яза. Сыйныфтагы җавапны уң якта утырган укучы башлый.

(экранда 3 слайд

әни белән бала рәсеме, балалар җавабы тыңлана)

Укучылар, нинди матур сыйфатлар язгансыз! Барыгыз да әниләрен бик ярата икән. Ә хәзер сезгә проблемалы сорау бирәм. Уйлап карыйк әле, сез әниләрегезне гел тыңлап кына яшисезме икән? Өй эшенә Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәре бирелгән иде.

4 слайд

Ф.Яруллин “Кояштагы тап”

 Сорауга җавапны шул әсәрдән эзләп табарга тырышырбыз. Нинди авыр, аңлашылмаган сүзләр белән очраштыгыз?  

5 слайд. Сүзлек эше.

Тап

Өтеп алырдай (фразеологик әйтелмә)

Канәгатьсезлек

Зәңгәр офык

Тиз генә шушы сүзләр белән 1 җөмлә төзеп карыйбыз. 10 сек. Җавап бирә сул якта утырган укучы.

(балалар җавабы тыңлана)

Рәхмәт, укучылар. Хәзер китап белән эшлибез. Әсәрне ачтык. Эчтәлекне барыгыз да белә. Нинди образлар белән очраштыгыз?

  • Әни, кояш, малай.

6 слайд

Төп геройлар: Әни,  Кояш,   малай

Китаптан әни турындагы өзекне табып, янәшә иптәшеңә укырга.

(укучылар рольләрен алышып, өзекне  ярымкычкырып укып чыгалар)

Бик сәнгатьле итеп, 1 төркемдәге 2 нче укучы укып чыга.

Бу өзектән әнинең нинди сыйфатларын белдек?

(һәр төркемнән җавап алабыз)

  • Эшчән булган, кояш белән торган, кояш белән яткан
  • Көне-төне эшләгән
  • Уңган булган, эшләргә яраткан... һ.б.

7 слайд.

Матур кояш рәсеме, нурларына мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешелеклелек, игелек, мәрхәмәт, миһербанлык һ.б. сүзләр язылган.

Әсәрдән диалог табабыз. Кем белән кем арасында ул?

  • Әни һәм малай арасында.

Рольләргә бүлеп укыйбыз. Төркемнәрдә эш.

(Автор, әнисе, малай, катнаша, укучылар башта үзләре бүлешеп укыйлар, 2 нче төркем кычкырып укып чыга, укытучы рәхмәт әйтә)

Бу өзектән без малайның нинди сыйфатын күрдек?

(2 төркемнән дә 1 нче укучы басып җавап бирә)

  • Малай эшләргә яратмаган.
  • Ул бик ялкау булган.
  • Суны якын чишмәдән генә алып кайткан.
  • Көне буе уйнагач кына әнисе сүзен исенә төшергән һ.б.

Иң төп сыйфаты нинди булды?

  • Ялкаулык.

Сез малай урынында булсагыз нишләр идегез?  (укучылар төркемнәрдә фикер алышалар, 1 укучы басып җавап бирә)

  • Әнинең хәлен аңлар идек.
  • Суны шунда ук алып кайтыр идек.
  • Ялкауланмас идек.
  • Әнинең сүзен тыңлар идек...

Бу әсәр белән автор нәрсә әйтергә теләгән?  (төркемнәр фикер алыша)

  • Начар эш эшләсәң, барыбер беленә.
  • Алдашу – начар гадәт.
  • Беркемгә дә начарлык эшләргә ярамый.

Әсәрдә кояш та төп образ итеп бирелә. Ул нишли? Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата? (төркемнәр фикер алыша)

Әсәрдән иң төп җөмләне табабыз.  (укучылар җавап бирә, 1 төркем, 2 нче укучы)

  • Бер генә яманлык та эзсез калмый.

8 слайд

Әсәрнең иң төп җөмләсе

Бер генә яманлык та эзсез калмый.

Щйе, укучылар. Татар халкында “Кырын эш кырык елдан соң да беленә”, - дигән әйтем дә бар.

  1. Ныгыту.

Укытучы. Сезнең алда коробкада төсле фишкалар бар. Кемгә нинди төс ошый, шуны ала һәм тактадагы рәсемнәр янына баса. Сары – кояш, яшел – әни, зәңгәр – малай.

(балалар классның 3 урынына баса ала, яки такта янына)

Хәзер шушы образларга характеристика бирәбез.

  • Кояш турында... (Ул нигә карала?)

Малай турында... (Малайның яхшы сыйфатын да табарга. Ул хатасын төзәткән).

  • Әни турында...

Сабак алган малай, киләчәктә нинди кеше булыр дип уйлыйсыз? (зәңгәр карточкалы укучы җавап бирә). Рәхмәт, укучылар. Урыннарга утырабыз. Өстәлләрдә төсле кәгазьләрдә гыйбрәтле хәл язылган карточкалар бар.

  1. Өйгә эш, шушы әкият белән карточкадагы хәлнең охшаш якларын табарга.
  1. Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың? - ди. Әнисе: “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”, - ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә,  кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”, - ди.

  1. Бу хәл борынгы заманнарда булган. Бер егет бик гүзәл кызга гашыйк булган. Ә кыз аңа: "Әгәр анаңның йөрәген алып килсәң, синеке булырмын”, – дип шарт куйган. Егетнең мәхәббәте бик көчле булган: әнисенең йөрәген тотып, сөйгәне янына ашыккан. Юлда барганда абынып егылган. Шунда ана йөрәге телгә килгән: "Берәр җирең авыртмадымы, бала?” – дип сораган.

  1. Йомгаклау.

Ни өчен Ф. Яруллин кояш  образына мөрәҗәгать итә?

  • Кояш – символик образ. Ул – яктылык, матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, җылылык бирә. “Әнинең җылы кочагы” диләр. Әни дә безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә.  Димәк, ана җылысы – кояш җылысы.
  • Хәзер кояш сүзенә якынрак килик әле. Аның мәгънәсе аңлатмалы сүзлектә ничек күрсәтелгән икән? (Бер укучы дәфтәреннән укып күрсәтә.)

Кояш. 1.  Без яшәгән планета – Җир hәм башка планеталарның әйләнеш үзәгендә торган зур күк җисеме – янар йолдызларның берсе.

       2. Бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы. (күчмә мәгънәдә.)

- Автор кояшны кем белән чагыштыра? (Әни белән.)

- Ни өчен? (Чөнки кояш та бер генә, әни дә.)

- Кояш булмаса, җирдә нәрсә булыр иде? (Берни дә... Җирдә тереклек булмас иде.)

- Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү булмас иде.)

- Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр  - безнең өчен иң кадерле кешеләр.

Мин сезгә тагын бер әйтем кабатлыйм: “Кояш җылысы – әни җылысы”.

9 слайд.

Кояш җылысы – әни җылысы

Күзләрне йомып, “Әни  - өебезнең кояшы”, - дип кабатлыйбыз.

10 слайд.

(Экранда кояш рәсеме һәм нурлары саен, укучыларның әниләре белән

төшкән фотолары күренә)

Ә хәзер парталардагы сары кәгазь битләрен алабыз һәм үзебезнең яраткан әниебезгә теләк язабыз.

(бөтен укучы да яза һәм тактага беркетелгән сары түгәрәк янына чыгып беркетә, шул вакытта укытучы “Әни кирәк” җырын яңгырата)

Дәрес өчен барыгызга да бик зур рәхмәт, билгеләр...

11 слайд

Йомгаклау