Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте.
план-конспект на тему

Мухаметзянова Ризида Мухаметзяновна

 

1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлыбелән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.

  1. «Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән
    мәсьәләләргә укучыларның үз карашын булдыру; логик
    фикерләү сәләтен үстерү.
  2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм
    телен үстерү.
  3. Газиз әниләргә мәхәббәт, ихтирам, кешеләргә файда китерүгә
    омтылу хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f.yarullin_koyashtagy_tap..doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку. 3 «а» сыйныфы, татар төркеме.

Тема: Фәнис Яруллин «Кояштагы тап.»

Максат: 1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.

  1. «Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән
    мәсьәләләргә укучыларның үз карашын булдыру; логик
    фикерләү сәләтен үстерү.
  2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм
    телен үстерү.
  3. Газиз әниләргә мәхәббәт, ихтирам, кешеләргә файда китерүгә
    омтылу хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Ф.Яруллин портреты, фоторәсемнәре, китаплары: «Сайланма әсәрләр» I том, 2002; «Гамьле дөнья» II том, 1994; «Сандугач оясы» - хикәяләр, 2002 һ.б.

Материал: дәреслек 83-85 бит; «Мәгариф» 2003 №2 (31-32 бит); «Мәгариф» 2001 №6 (18-19 бит); «Ачык дәрес»; «Мәдәни җомга» 2007 30 ноябрь, 2008 8 февраль; «Сөембикә» 2008 №1; Н.Исәнбәт «Отканга мәкаль, тапкырга табышмак» 2000,(3-5 бит)

Дәрес планы. I.Оештыру өлеше.

1.        Исәнләшү.
Исәнмесез, укучылар!

  1. Исәнмесез, саумысыз!
  2. Хәерле көн, балалар!
  3. Имин булсын көнегез!
  4. Кәефләрегез ничек?
  5. Кояшлы иртә кебек,
  6. Тукай телен, анам телен
  7. Өйрәнергә дип килдек.

2.        Дәреснең темасын һәм максатларын хәбәр итү.

-        Бүгенге дәрестә без «Ата-ана һәм туганнар» бүлеген дәвам итеп,
Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» әкияте белән танышырбыз.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Эпиграф:

Яшәргә көч бетеп,

Бик каты арганда,

Яңадан тормам дип Түшәккә ауганда;

Мусалар, Алишлар

Килә дә алдыма

Көч керә тәнемә,

Дәрт бирә җаныма.

Хөрмәтле укучылар һәм укытучылар! Бу сүзләр Мусалар кебек батыр йөрәкле, халкыбыз кебек түзем һәм шул ук вакытта туры сүзле, дөньяның бар мәшәкатьләренә баш имичә, үзенең йөрәк яктысы белән әдәбият күген яктыртып аңа үзенчә эз салып баручы язучыбыз – Ф.Яруллинныкы.

Күренекле язучыбызга быел 9 февральдә 70 яшь тулды. Ф.Яруллин 1938 елда Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Ул кечкенәдән әтисез кала. 1942 елда Ф.Яруллинга 4 яшь вакытта әтисе сугыш кырында үлеп кала. Әнисе Гафифә апа 6 баланы ялгызы тәрбияләп үстерә. Фәнис абыйга ачлыкны да, ялангачлыкны да күрергә туры килә. Үзләренең авылларындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 3 ел монтер булып эшли. Аннары Армия сафларына алына.

Тормыш бик катлаулы ул, балалар. Кешеләрне зур сынау алдына китереп куя. Ф.Яруллин белән дә шулай була. Армиядә ул спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнә. Гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Аңа бу вакытта бары 20 яшь кенә була. Ул бик озак шифаханәләрдә ятып дәвалана. Моннан соң аның бөтен тормышы үзгәрә. Ул үзенең аянычлы хәле, язмышы белән көрәшеп яшәүгә күчә. Бу рәвешле яшәү Ф.Яруллиннан бик зур ихтыяр көче сорый. Ул үзен башкалар кебек үк кеше итеп сизү өчен аң-белемгә омтыла. Иң элек урта мәктәпне тәмамлый. Аннары читтән торып һәм бик күп көч куеп Казан дәүләт университетында белем алып чыга. Аның тирәсендә ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр була, аңа бик теләп ярдәм кулы сузалар, язмыш кочагына ташламыйлар. Ә иң зур ярдәмчесе, олы терәге әлбәттә - аның әнисе Гафифә апа була. Ана баланы тудыручы да, аңа һәрвакыт һич авырсынмыйча ярдәм итүче дә. Шуңа күрә язучы дөньядагы аналарның барысын да ярата. Бу темага бик күп шигырьләр яза.

«Әни, синең хәер-фатихаң»

Ашкынабыз ерак юлларга без

Яулау өчен күбрәк җиңү-дан.

Юлда безне бәлаләрдән саклый,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Баш очында кайчак кояш сүнә,

Атмас кебек була якты таң.

Караңгыда безгә юл күрсәтә,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Киңәшергә янда дус югында,

Бәргәләнгән чакта ялгыз җан –

Иң акыллы бер киңәшче була

Әни, синең хәер-фатихаң.

Шунсыз җирдә яшәү мөмкин түгел,

Шунсыз булмас иде безгә сан –

Туган көннән үлгәнчегә кадәр

Кирәк, әни, хәер-фатихаң.

Әсхәт

«Бай кеше»

Мин бай кеше.

Күп малайлар

Карый миңа көнләшеп.

Юмарт булсам да аны мин

Бирә алмыйм өләшеп.

Очыйм дисәм, оча алам

Канатларым пар минем.

Байлыгым шул - әтием дә,

Әнием дә бар минем!

Нияз

«Иң иртә»

Иң-иң иртә кем тора? -

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята? -

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

Без әниләр көненә «Минем әнием» дигән иншалар яздык. Менә алар тактада урын алды. Әйдәгез, хәзер берничәсен укып китик.

Алия

Ләйсән

Тормыш юлын үтү өчен пар канатлар кирәк, дуслар кирәк. Ф.Яруллинның дуслары күп, әмма янында ярдәмчесе, тормыш иптәше, гомерлек яры бер. Ул – Нурсөя ханым. Язучы: «Нурсөя исән булса – мин яшәрмен. Ул булмаса, сусыз гөл кебек шунда ук сулырмын», - ди.

Ярый әле.

Дусларым күп, саный китсәң,

Җитмәс бармак-куллар;

Дуслар дуслар инде алар,

Ярый әле син бар.

Кешеләр килә дә китә,

Эчтә кала моң-зар.

Моң-зарларны сөйләр өчен

Ярый әле син бар.

Рәнҗеп тә куям кайчак,

Гөнаһсыз соң кем бар;

Көн дә, төн дә яннарымда

Ярый әле син бар.

Ф.Яруллин күпкырлы талант иясе. Ул шигырь язу белән беррәттән зур күләмле әсәрләр дә иҗат итә: повестьлар, хикәяләр яза. Соңгы вакытта ул драматург буларак та танылды. Ул язган пьесалар театрыбыз сәхнәсеннән төшми.

Китаплары белән таныштыру.

Ә инде әкиятләргә килгәндә, әдип аны, шигърияттән кала минем иң яраткан жанрым, ди. Аның бер генә әкияте дә халык әкиятен кабатламый. Алар - үзенчәлекле, бөтенләй яңача язылган әкиятләр. Гомумән, Ф.Яруллинның балалар өчен язылган әсәрләре аның иҗатының буеннан буена сузылып бара. «Без, өлкәнәя барган саен, балачагыбызга ешрак әйләнеп карыйбыз. Балачактагы вакыйгаларны хәзерге акыл аша уздырып, иҗатыбызга салырга тырышабыз. Балачак ул – безнең ак күләгәбез», - ди әдип.

Физкультминут.

«Чыпчык» уены. (Ф.Яруллин).

Тәрәзә каршына

Килгән бер чыпчык,

Миңа кычкыра:

Чык әле, чык!

Алдый ул, беләм,

Гел шулай итә,

Йөгереп чыксам,

Оча да китә.

Ә хәзер, әйдәгез, «Кояштагы тап» әкиятен укый башлаганчы андагы авыр сүзләр белән танышыйк.

1.        Сүзлек эше.

  1. түшәккә егылган
  2. канәгатьсезлек
  3. өтеп
  4. бермәлне
  5. коточкыч
  6. шомлы
  7. кылган
  8. мөлдерәмә яшьле
  1. Укытучының сәнгатьле укуы.
  2. Эчтәлекне ачу максатыннан сорауларга җавап бирү.
  1. Малай кем белән яшәгән?
  2. Аның әнисе нинди кеше булган? (эшчән)
  3. Улы аның хәленә кергәнме? (булышканмы?)
  4. Малайның әнисе нишләгән?
  5. Ул нинди эш кушкан?
  6. Малай нинди начарлык эшләгән?
  7. Бу яман эшне нәрсә күргән?
  8. Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлаткан?
  9. Малай үзенең ялгышын ничек тезәткән?
  10. Кояшта нәрсәләр калган?
  11. Начарлыкны гафу үтенеп кенә бетереп буламы?
  12. Әти-әниләр белән үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?
  13. Ә хәзер 84 биттәге рәсемне карагыз әле. Ул әкиятнең кайсы
  14. өлешенә туры килә? Шул урынны табып укып күрсәтегез.
  15. Әкиятнең соңгы өлешенә нинди рәсемнәр ясап булыр иде?

4.        Образларга характеристика бирү.

Әкияттә кемнәр катнаша?

Әйдәгез, аларны чагыштырып карыйк.

Әни кеше нинди?

Малайга нинди сыйфатлар хас?

Аның нинди сыйфаты сезгә бигрәк тә ошамады?

Әйе, алдашу бик начар гадәт. «Без капчыкта ятмый»дигән мәкаль

бар. «Лучше горькая правда, чем сладкая ложь».

Кешеләрнең нинди сыйфатларын - яхшы, кайсыларын начар дип

уйлыйсыз?

Без сезнең белән үткән дәресләрдә кояш рәсеменә үзебездә булган

сыйфатларны язган идек.

  1. «Чылбыр» буенча укыту.
  2. Әниләр турында мәкальләр әйтү.
  3. Тактадагы мәкальләрне уку.

Бу мәкальләр без укыган әкият эчтәлегенә туры киләме?

1)        Ялганчыдан кояш бизгән.

Ни өчен?

Малайның ялган сөйләвен ишетеп кояш каралган.

2)        Ана җылысы - кояш җылысы.

Ана җылысын кояш җылысы белән чагыштырып буламы? Кояш - яктылык, матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, яктылык, энергия, җылылык бирә. «Әниемнең җылы кочагы», дигән сүзләр дә бар. Әни дә безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә. Димәк, ана җылысы - кояш җылысы икән ул.

3)        Алдап алты адым да атлый алмассың.

Ә алдашуның начар гадәт икәнен без инде сөйләшеп үттек.

III.        Дәрескә йомгак ясау.

Ф.Яруллин «Кояштагы тап» әкияте белән нәрсә әйтергә тели? Әти-әниегезнең сүзен тыңлагыз. Аларның хәтерен калдырмагыз. Аларга кояш гомере телик, һәрвакыт булсын кояш, һәрвакыт булсын әни!

Димәк, Ф.Яруллинның нинди язмышка дучар булган язучы икәнен исегездә калдыргансыздыр. Ул бик күп мактаулы исемнәргә ия. Ф.Яруллин М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, 1995 елда «Җан авазы» исемле шигырь китабы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге премиясе бирелде. Ә 2000 елда Президент указы белән, «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

IV.        Белем һәм күнекмәләрне бәяләү.

V.        Өй эше бирү.

Әкиятне сөйләргә өйрәнергә, ахыргы өлешкә рәсем ясарга.

VI.        Саубуллашу.

Беребез дә алдан белә алмый

Язмышларның кая дәшәсен.

Барыбыз да олы бәхет белән,

Шатлыкларын тоеп яшәсен!

Дәрес тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шалкан" әкияте

"Шалкан "әкияте.Рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү....

Кәҗә белән Сарык әкияте

Г.Тукай шигырьләре, әкиятләре буенча кичә....

Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме Резеда Вәлиева "Яңгыр белән Кояш" әкияте

Краткая аннотация авторских цифровых образовательных ресурсов(текстовый файл) 1.      Автор (с полным указанием ФИО, места работы и должности): Рафикова Эльвира Алм...

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте. 5нче сыйныфта укучы рус мәктәбенең татар балалары өчен.

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте белән таныштыру. Әкият арткылы ялганлау, әнисенә дорфа эндәшү начар гадәт икәнен төшендерү....

Абдулла Алишның ”Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте.

Абдулла Алишның "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" әкияте рус мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен. Укучыларда хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү....

Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен.

Бу дәрестә әдәби укудан татар төркемнәре өчен 3 сыйныфлар өчен төзелде. Дәрес проблемалы сораулар аркылы укучыларның фикерләү сәләтләрен ачуда ярдәм итә....