Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ.
план-конспект урока на тему

Чернова Нина Ивановна
31.01.2017 нче ел. Куст методик оешмасы .
Татар әдәбияты дәресе. 
Дәреснең темасы: Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kmo.docx29.64 КБ

Предварительный просмотр:

Чернова Нина Ивановна .

31.01.2017 нче ел. Куст методик оешмасы .

Татар әдәбияты дәресе.  

Дәреснең темасы: Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ.

Дәреснең максаты: 

  1. өйрәтү максаты:  “Кояштагы тап” әсәрен өйрәнүне йомгаклау, тулы анализ ясау;

     Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашларын булдыру,

     Укучыларның  бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү  сәләтен үстерү;

2)  белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып чыгару күнекмәләрен үстерү;

3)  тәрбияви: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтү;

Дәрестә кулланылган материал: Ф. Яруллин. “Серле дөнья” – әкиятләр, хикәяләр, повестьлар. – 1997; “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”– К., Тат. кит. нәшр., 1981; презентация.

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: укылган хикәяне сөйли, анализлый белү; эчтәлеген үзләштерү;

Танып белү: үз фикереңне дәлилли белү; әсәрне анализлаганда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү.

Предметара

Регулятив: үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.

Коммуникатив: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, аңлатып бирә  белү;

Шәхси: әдәби әсәргә кызыксыну; үзеңдә тискәре сыйфатларны бетерү теләге уяну, үзеңдә җаваплылык тәрбияләү.

Материал. Мотыйгуллина Ә.Р., Татар әдәбияты , 2 –кисәк.31-34 нче битләр.Эш дәфтәре.

Җиһазлау. Компьютер, проектор, дәрескә презентация,  карточкалар, фотолар, тест биремнәре, 1 укучы ясаган кояш рәсеме. 

                                         

                        Дәрес барышы.

      I.  этап. Оештыру өлеше.

1Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру 

2- Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

             Укучылар бер-берсе белән исәнләшәләр, хәлләрен сорашалар.

II. Белемнәрне актуальләштерү: компьютер ярдәмендә тест сорауларына җавап бирү.

Укытучы. Үткән дәрестә Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Хәзер өй эшен ничек үзләштердегез, шуны тикшерәм. Тест сорауларына җавап бирергә кирәк.

Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы.  Нәрсә ул яхшылык?

Укытучы.  Нәрсә ул яманлык?

Укытучы.  Татар теленең аңлатмалы сүзлегендәге аңлатма белән сезнең фикер туры килде микән, тикшереп карыйк, экранга карыйбыз.

Яхшылык – файда, уңайлылык, изгелек.

Яманлык – усаллык, начарлык, әшәкелек.

Укытучы. Сезнең парталарда карточкалар бар.

Алдыбызда яткан кәгазьләргә әни турында яхшы сыйфатларны язып чыгабыз.

 

Укучылар, нинди матур сыйфатлар язгансыз! Барыгыз да әниләрен бик ярата икән.

 Кайсы әсәрдә ана образы, яхшылык һәм яманлык белән очраштык?

Ә хәзер сезгә проблемалы сорау бирәм. Уйлап карыйк әле, сез әниләрегезне гел тыңлап кына яшисезме икән? Өй эшенә Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәре бирелгән иде.

Сорауга җавапны шул әсәрдән эзләп табарга тырышырбыз. Нинди авыр, аңлашылмаган сүзләр белән очраштыгыз? Тиз генә шушы сүзләр белән 1 җөмлә төзеп карыйбыз. 10 сек.

Сүзлек эше.

Тап

Каф тавының артында

Канәгатьсезлек

Зәңгәр офык

Иреннәрем көеп чыкты

  -Дәресебезнең темасын билгеләү өчен, игътибар белән экранга карыйбыз.

Экранда мәкальләр бирелгән. Мәкальләрдә нәрсә турында сөйләнелә? Аларның эчтәлеген ничек аңлыйсыз?

           

            Өйнең яме ана белән;

Яктылык - кояш янында, яхшылык - ана янында;

Ана җылысы – кояш җылысы;

Әни суккан авыртмый;

-Укучылар, бу мәкальләрне нәрсә берләштерә? (Алар барысы да әниләр турында)

-Ә кайсы мәкаль сезгә бигрәк тә ошады, кайсы мәкаль без укыган әсәргә ныграк туры килә?        ( Ана җылысы-кояш җылысы) -Ни өчен ана җылысы кояш җылысы белән чагыштырып бирелә?   Әйдәгез шушы сорауга җавап эзлик әле.

- Яхшы. Укучылар, сез үзегез дәреснең темасын әйттегез.

  Хәзер, темадан чыгып, дәреснең максатын да куегыз.  Әсәрне өйрәнәбез, сөйләм телен үстерәбез, ялган сөйләргә ярамаганын, әниләрне тыңларга кирәклеген беләбез.

 Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: хикәянең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә  табу ; әсәрне

аңлау өчен шартлар тудыру.

Сорауларга җавап бирегез.

   1.Ничек уйлыйсыз,бу нинди жанрдагы әсәр?

             2.Тормышта балалар белән мондый хәл булырга мөмкинме?

             3.Малайның әнисе көннәр буе нишли? Ә малай?

             4.Әнисе малайга нинди эш кушкан?Бу –авыр эшме?

             5.Малай ни өчен тыңламаган?

  6.Әнисе улының ялганын сизгәнме?

           

           Дәфтәрләрдә эш.

Әкиятнең геройларына характеристика. Әни  Малай  Кояш

 эшчән, ялганчы, тырыш, ялкау, ягымлы, тупас, күзәтүчән, үзен генә яратучы, кайгыртучан, гафу үтенә, оялчан, үз хатасын таный, сабыр, гафу итүчән

Укытучы. Рәсемнәргә туры килгән  өлешләрне дәреслектән уку.Бүлеккә исем бирәбез. 1. Малайның әнисе тырыш.

Әкиятнең беренче абзацын укытучы укый.Укып бетергәч, укучыларның ни дәрәҗәдә аңлауларын тикшерү максатыннан, сыйныфка сораулар бирә.

Укытучы.Малай кем белән яшәгән?

Укучы.Малай әнисе белән генә яшәгән.

Укытучы.Аның әнисе нинди кеше булган?

Укучы. Тырыш, эшчән, чөнки кояш белән бергә торган, бергә яткан.

Укытучы. Улы аның хәленә кергәнме?

Укучы. Юк, ул көне буе урамда уйнап йөргән, әнисенә булышмаган.

2.Әнисе малайдан су алып кайтып бирергә үтенә.

Икенче абзац укучылардан рольләргә бүлеп укытыла.

Укытучы. Авыру әнисе малайга нинди эш кушкан?

Укучы.Әнисе малайга чишмәдән берәр чиләк су алып кайтып бирче дип үтенә.

Укытучы. Малай әнисенә ничек җавап бирә?

Укучы. Малай әнисенә дорфа җавап бирә.Үзең алып кайта алмадыңмыни, дип.

Укучы.Малайның җавабы белән сез килешәсезме? Ә сез ничек җавап бирер идегез?

Укучы. Мин малайның җавабы белән килешмим.Әни кешеләргә тупас эндәшергә ярамый, чөнки алар безне тапканнар, ашаталар, киендерәләр, карыйлар. Мин малай урынында булсам, хәзер, әнием, алып кайтып бирәм , дип әйтер идем.

Укытучы. Әнисе суны кайдан алып кайтырга кушкан? Аның суы нинди?

Укучы.Әнисе суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алып кайтырга куша. Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да, ди. 

3. Дөнья ямьсезләнгән.

Әкиятнең бу өлешен укучылар иллюстрацияләргә карап сөйлиләр.

Укытучы. Малай кабат урамга чыккач, дөнья нишләгән?

Укучы.Дөнья коточкыч ямьсезләнеп киткән.

Укытучы. Малай нинди начарлык эшләгән?

Укучы. Малай әнисен алдалый. Ул суны ерак чишмәдән алып кайтмый, ә якын чишмәдән алып кайта.

Укытучы. Бу яман эшне нәрсә күрә?

Укучы. Бу начар эшне  кояш күреп тора.

4.Яманнан кояш та ояла.

Соңгы өлешне укучылар рольләп укыйлар.

Укытучы. Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата?

Укучы. Кемдер бу дөньяда ялган эш эшләгән, кояшның оялудан йөзе каралган.

Укытучы. Малай үзенең хатасын аңлаганмы?

Укучы. Малай үзенең хатасын аңлый, ул әнисеннән гафу үтенә.

Укытучы. Малай гафу үтенгәч, бар нәрсә элекке хәленә кайткан, бары кояштагы кара тап кына бөтенләй бетеп җитмәгән. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Укучы. Начарлыкны гафу үтенеп кенә бетереп булмый.

Укытучы. Язучы Ф. Яруллин моны ничек аңлата? Шул юлларны табып укыгыз?(укучылар китаптан өзекне табып укыйлар)

Әсәрдән иң төп җөмләне табабыз.  

  • Бер генә яманлык та эзсез калмый.

Бу әсәр белән автор нәрсә әйтергә теләгән?  (төркемнәр фикер алыша)

  • Начар эш эшләсәң, барыбер беленә.
  • Алдашу – начар гадәт.

        Беркемгә дә начарлык эшләргә ярамый

Сабак алган әлеге малай, киләчәктә нинди кеше булыр дип уйлыйсыз?

Әйе,татар халкында “Кырын эш кырык елдан соң да беленә”, - дигән әйтем дә бар.

Физкультминутка. Исә җилләр ,оча кошлар

                            Килә коштай очасым.

                            Күккә менеп ,җиргә төшеп

                            Шул җилләрне кочасым.

Мин сезгә гыйбарә укыйм, аның без укыган әкият белән охшаш ягы бар микән?

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың? - ди. Әнисе: “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”, - ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә,  кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”, - ди.

Ныгыту.

Укытучы. Укытучы. Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?

Укучы. Бу әкият безне ялганламаска, әниләрнең сүзен тыңларга, гафу үтенә белергә, дорфа сөйләшмәскә өйрәтә.

Укытучы. Әни кеше нинди?

Укучы.Әни кеше тырыш, сизгер, акыллы.

Укытучы. Малайга нинди сыйфатлар хас?

Укучы. Малай ялкау, алдаша, дорфа җавап бирә, үз хатасын таный, гафу үтенә белә.

Укытучы. Малайның нинди сыйфатлары сезгә ошый яки ошамый?

Укучы. Миңа малайның әнисен ялганлавы ошамады. Шулай ук тупас сөйләшүе дә.

Йомгаклау. - Укучылар, дәресне йомгаклап нәрсә әйтә аласыз? Без дәрестә нәрсәне өйрәндек?Ниләр белеп калдык?Төркемнәрдә уйлап җавап бирегез. Укучылар төркемнәрдә җавап уйлыйлар.

1 нче төркем. Ялганларга ярамый. Ялганлау -  начар гадәт. Ялганчының дөрес сүзенә дә ышанмыйлар.

2 нче төркем. Әнине алдаларга ярамый. Аңа булышырга, аның сүзен тыңларга кирәк.

3 нче төркем. Начар эш эшләргә ярамый. Кояштагы тап кебек, ул беркайчан да бетми.

IV Рефлексия

- Автор кояшны кем белән чагыштыра? (Әни белән.)

- Ни өчен? (Чөнки кояш та бер генә, әни дә.)

- Кояш булмаса, җирдә нәрсә булыр иде? (Берни дә... Җирдә тереклек булмас иде.)

- Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү булмас иде.)

- Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр  - безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк. Аларга кояш гомере телик. Укучылар, әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле, мәрхәмәтле булыгыз. 1. Сары кәгазьләргә әниләргә теләкләр язалар.

Мәсәлән:        Бәхетле бул!                                Исән-сау бул!

Сәламәт бул!                        Янәшәмдә бул!

Озак яшә!                                Кайгы күрмә!

Беркайчан да авырма!                Авырма! һ.б

Бик күп язучыларыбыз үзләренең әниләренә багышлап шигырьләр иҗат иткәннәр.Әйдәгез искә төшерик әле.Укучылар үзләре белгән әсәрләрне әйтеп узалар . Шигырьләр сөйлиләр .

Әниләребезгә теләкләребезне “Бәхеттә- шатлыкта” җыры ярдәмендә ирештерик.

 V. Үзбәя

“5” ле билгесе- барлык сорауларга төгәл һәм тулы җавап биргән укучы кызыл фишкалар ала.

“4” ле билгесе-  берничә сорауга җавап тулы булмаса яки 1-2 сорауга җавап бирмәгән очракта уучы сары фишка ала.

“3” ле билгесе -  сорауларга җавап һәм төгәл булмаса яки 3-4 сорауга бөтенләй булмаса укучы зәңгәр төстә фишка ала.

VI. Өй эше.

1.“Һәрвакыт булсын әни” дигән темага  миниатюр сочинение язарга.

2.. Әниләр турында мәкальләр язып килергә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте.

1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлыбелән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.«Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның ...

Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренә анализ

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әсәренә анализ...

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте. 5нче сыйныфта укучы рус мәктәбенең татар балалары өчен.

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте белән таныштыру. Әкият арткылы ялганлау, әнисенә дорфа эндәшү начар гадәт икәнен төшендерү....

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"

Класстан тыш уку дәресе....

Начарлыктан тап кала (Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте буенча дәрес)

”Начарлыктан тап кала” (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча әдәбият дәресе планы)Предмет:әдәбият5 нче сыйныфДәреслек авторы: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. СабироваДәрес темасы:”Начарлыктан...

Ялган әйткән тотылыр ( Ф. Яруллинның « Кояштагы тап» хикәясе буенча)

     Дәресе эшкәртмәсе  рус  мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен төзелде. Яңа белемнәр формалаштыру дәресе бәйләнешле сөйләм үстерүгә, хикәяне анализлап, үзеңдә уңай сыйфатла...