Аглиева Гульназ Фоатовна

Аглиева Гульназ Фоатовна

Исәнмесез, аудиоязмалар тагын бар, куярмын. Рәхмәт.

РӘМЗИЯ КӘШФИЕВА

Гөлназ Фоатовна,имтиханга әзерлек бүлегендәге материалларыгыз өчен рәхмәт! Сезнең ОГЭ өчен тагын аудиоязмаларыгыз юкмы?

Нурзилә Мансуровна

Хәерле көн, Голназ Фоатовна! Сайтка куйган материалларыгыз белән таныштым, үзем өчен кирәк булган бик бай мәгълүмат таптым.Зур рәхмәт сезгә! Унышларыгызга сокланам, тагын да югарырак үрләр яулавыгызны теләп калам!

Рәхмәт бик зур

Туганова Раиля Рафиковна

Исәнмесез!!! Куанычым күккә кадәр очты, кайчаннан бирле эзләгән электрон варианттагы дәреслекләрне сездә таптым !!! Сездә тагын 5,8, 9 сыйныфлар өчен юкмы? Тагын сорау: бу онлайн торган электрон дәреслекләрне ничек вордка әйләндердегез? Бүлешегез әле. Китапсыз интегәбез.

Исәнмесез. Сез сораган дәреслекләр юк шул.

Лилия Рәшитовна

Гөлназ Фоатовна, бай материалыгыз өчен бик зур рәхмәт! Ходай исәнлегегездән аермасын! Уңышлар сезгә!

Амин! Рәхмәт сезгә.

Нурзилә Мансуровна Сунгатуллина

Голназ Фоатовна, исәнмесез!Сезнең материалларны укып, үземә бик файдалы мәгълүматлар алдым. Зур рәхмәт сезгә! Сездә татар теленнән республика туры олимпиадасы материаллары юкмы, әгәр булса, җибәрә алмассызмы икән?
Рәхмәт.

Рәхмәт яхшы сүзләргә.Республика олимпиадасының узган елгы биремнәрен таба алмадым. Тапсам, порталга куярмын.

Эльмира Рафис кызы

Исәнмесез, Гөлназ Фоатовна. сездә 4 нче сыйныфлар өчен олимпиада материаллары юкмы? Рәхмәт.

Хәерле кичләр. Олимпиадага әзерләнәбез бүлегендә быелгы мәктәп һәм муниципаль тур сораулары куелды

Айгөл

Гөлназ Фоатовна!Сезгә зур уңышлар телим. Сезнең сайттагы материалларның һәркайсы кирәкле, мөһим. Һәрчак шулай тырыш, фидакарь, иҗади, эзләнүчән булып калырга язсын

Гөлнара Атласовна

Гөлназ Фоатовна куйган һәр материал укытучылар өчен бик кызыклы һәм дә кирәкле. Алга таба да шушындый мавыктыргыч дәрес эшкәртмәләре, дәрестән тыш чаралар көтеп калабыз. Гөлназ Фоатовна, Сезгә иҗади уңышлар, хезмәтегездән ямь һәм тәм табып, игелеген күреп эшләвегезне теләп калам.

Рәхмәт бик зур

Гөлнара Таһировна Миргасимова

Гөлназ Фоатовна, алга куелган олы максатыгызга тугъры хезмәт итеп, бөек Тукай телен, милләтебезнең, мәдәниятебезнең бәясен төшерми, данын күтәреп, рухын баетып, татулыкта, иминлектә гел алга омтылып яшәргә, уңышларга куанып эшләргә язсын сезгә. Рәхмәт.

Гөлназ Фаязовна

Гөлназ Фоатовна, Сез үз эшегезнең остасы, сезнең хезмәтләрегезне һәр даим карап, үз тәҗрибәмдә бик теләп кулланып киләм. Алга таба да мин Сезнең югары үрләр яулап, уңышларга ирешеп, хезмәтегезнең тәмен, рәхәтен күреп эшләвегезне теләп калам.

Рәмзия Әнвәровна Кәшфиева

Гөлназ Фоатовна! Мин сезнең педагогик эшчәнлегегез белән күптәннән танышмын. Сез искиткеч мөгаллим,күпкырлы талант иясе! Сезнең тырышлыкка ,осталыкка баш иям. Укучыларыгыз бик бәхетле диясем килә.Чөнки аларның укытучысы - һич ару-талуны белми торган ,тынгысыз,киң карашлы иҗади кеше! Сезгэ уңышлар телим.

Шабаева Дилбар

Бигрэк кызыклы дэреслэр. Рэхмэт, Сезгэ!

Добавить запись

Защита от спам-роботов