5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы
рабочая программа (5 класс) на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_kl._rodnoy_tat.t._2018-19_.docx51.42 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче  сыйныф өчен туган тел  буенча планлаштырылган предмет нәтиҗәләре

Бүлекнең  исеме

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет  нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

Укучы өйрәнәчәк

Өйрәнү мөмкинлеге алачак

1.

Без мәктәптә.

Исәнләшү, саубуллашу кагыйдәләрен; бер-береңне бәйрәм белән котлый белергә; минем мәктәбемдә төзелмәсен дөрес кулланырга; исемнәрне төшем һәм юнәлеш килешләрендә төрләндерә белергә;   Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау),  үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь–Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшләгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.

Уку-язу әсбапларының дөрес язылышын, дөрес әйтелешен һәм язылышын; үзеңә уку-язу әсбапларын сорарга; мәктәптә белем бәйрәме турында сөйли белергә; татымлы исемнәрне сөйләмдә дөрес кулланырга;  әдәпле сөйләм үрнәкләрен кулланырга; ясалышы буенча исемнәрне аера белергә; берлек һәм күплек сан кушымчаларын сөйләмдә дөрес кулланырга; боерык фигыльне сөйләмдә кулланырга; боерык фигыльнең барлык һәм юклык формаларын аера белргә; татар сүзләрендә татар хәрефләренең дөрес язылышын; Белем көненә багышланган бәйләнешле хикәя төзергә;

бер-береңә яхшы теләкләр әйтә белергә; тамыр һәм ясалма исемнәрне бер-берсеннән аера белергә; хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлык, юклык формасында зат-сан кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белергә; билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес кулланырга; бирелгән текст белән эшли белергә; сан төркемчәләрен бер-берсеннән аера белегә сөйләмдә дөрес кулланырга; дистәләр һәм йөзләр эчендәге саннарны сөйләмдә дөрес куллана белергә; дәресләр расписаниесын әйтә белергә; “Без бүген дәрестә” темасына караган бәйләнешле сөйләм тексты төзергә.

Регулятив УУГ: 

1.Булган белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру; үз проблемаларын тиңләштерә,  төп проблеманы билгеләү; билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат куя, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.

2.Проблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш); уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишкәндә туган потенциаль авырлыкларны билгеләү, аларны бетерү чараларын табу; уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән вариантлардан таба, билгели  белү.

3. Педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү; үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын  билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү); үз эшчәнлегеңнең бәяләү инструментларын сайлау, тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында эшчәнлегеңә үзконтроль ясау; көтелгән нәтиҗәгә ирешә яки ирешә алмау сәбәпләрен аргументлаштырып,үз эшчәнлегеңә бәя бирү.

4. Уку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү; максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү; эшчәнлек максатыннан чыгып, бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү.

5. Бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген  күзәтә, анализлый белү; шәхси белем алу эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләрне реаль нәтиҗәләр белән чагыштыра, нәтиҗәләр чыгара белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык  хисе тою; мөстәкыйль рәвештә уңышыңның яки уңышсызлыгыңның сәбәпләрен ачыклый белү, уңышсызлык ситуацияләреннән чыгу юлларын таба белү.

Танып-белү УУГ: 

6. Мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү; ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату; аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә  төзү; алынган мәгълүматны, чишеләсе мәсьәләне контекст эчендә интерпретацияләп аңлатып бирү.

7. Предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; предметның яки күренешнең абстракт, реаль образын тудыру; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә  модель, схема төзү; туры, кыек, каршылыклы исбатлау төзү; бирелгән предмет өлкәсен билгеләүче гомуми законнарны ачыклау максатыннан модельләрне үзгәртү.

8.  Үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу; текст эчтәлегендә ориентлашу, текстның тулы мәгънәсен аңлау.

9. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү;

экологик белемнәрне тарату, проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

10. Кирәкле мөһим эзләнә  торган сүзләрне билгеләү; электрон эзләү системалары белән үзара бәйләнеш булдыру; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау.

Коммуникатив УУГ: 

11. Бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү; бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшеңнең  позициясен аңлау һәм кабул итә белү; уку һәм танып-белү  процессында  позитив мөнәсәбәтләр булдыру; үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү; үз фикереңә критик карау, үз хаталарыңны лаеклы рәвештә таный белү һәм аны төзәтә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү.

12. Коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә һ.б.); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый  белү, диалог барышында карар кабул итә һәм аны әңгәмәдәшең белән яраштыра белү; тиешле сөйләм чаралары кулланылып төзелгән оригиналь  язма  текстлар булдыру.

13. Уку һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ чаралары аша  эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен, шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә компьютер технологияләрен куллана белү; мәгълүматне этик һәм хокукый нормаларны истә тотып куллана белү.

1. Ватанга, күпмилләтле Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, Ватаның алдында бурыч һәм җаваплылык хисе, рус теле һәм  Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта булуының әһәмияте. Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү.  Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.

2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.

3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру,  диннәргә түземлелек, кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау. Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген  аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.

4.Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып,  дөньяга тулы бер  караш булдыру .

5. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү.

6. Гомумкешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;

төрле яшь кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу.

Үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.

7. Сәламәт һәм  куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы (тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль үз-үзенне тоту, юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

8.Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, укучыларда  әдәби культура нигезләрен формалаштыру; әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау;  дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби, әхлакый  киңлегендә  ориентлаша белү сәләте; кеше матурлыгын аңлау  аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт формалаштыру.

9. Заманча дәрәҗәсенә туры килерлек экологик культура нигезләрен формалаштыру, табигатьне саклау эшчәнлеген тормышка ашырырга әзерлекле булу.

2.

Мин – өйдә булышчы.

“Минем иртәнге режимым” темасына кагылган лексиканы; геройга бәя бирә белергә; сәгатьне дөрес әйтә белергә; билгеле үткән заман хикәя фигыльнең кушымчаларын; билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан кушымчаларын белергә; Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм  мактау.

 сүзләрне дөрес куллану өчен күнекмәләр алырга; “Минем иртәнге режимым” темасына бәйләнешле сөйләм тексты төзергә;  билгеле үткән заман хикәя фигыльнең кушымчаларын аера белергә; өй эшләренә үз хезмәтеңне куярга; билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан кушымчаларын кулланып сөйләм тексты төзүгә; кереш сүзләрнең кулланылышын; “Мәктәпкә кадәр” темасына кергән лексик материал; хаталарны төзәтә белергә; укытучы, укучылар сөйләмен кабул итәргә; текстка мөстәкыйль рәвештә исем бирергә; сүзләрнең дөрес кулланышын; сәнгатьле сөйләргә, укырга; сүзләрне, җөмләләрне дөрес күчереп язарга; сүзләрдән сүзтезмәләр, җөмләләр төзергә; текстны өлешләргә бүлергә өйрәнергә; бәйләнешле сөйләм текстын сөйләргә; сүзләргә сорау куярга; чагыштырырга, аерырга, кыскача формалаштырырга; текст белән эшли белергә; матур сөйләм күнекмәләренә төшенергә; бер-береңә сорау-җавап формасын бирергә; бирелгән сүзләрдән бәйләнешле сөйләм тексты булдырырга; бирелгән репликалардан диалог төзергә; образларга бәя бирү картина буенча бәйләнешле текст төзергә; сүзлек белән эшли белергә;

3.

Дуслар белән күңелле.

сыйфатның нинди сорауларга җавап биргәнен; сыйфат дәрәҗәләрен; сыйфат дәрәҗәләренең кушымчаларын; боеруны һәм үтенечне белдерүне; килеш күшымчаларын; исемнәрнең килеш белән төрләнешен; “Табын янында” хикәясендәге лексик-грамматик материал; “Туган көндә” темасында лексик-грамматик материал; бәйлек сүзләрнең килеш белән төрләнеше; Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусларның бер-беренә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итәгатьле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү.Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү

сыйфатның башка сүз төркеменнән аермалы билгеләрен; сыйфатларны сөйләмдә дөрес кулланырга; бер-береңә матур комплиментлар әйтергә; сыйфат дәрәҗәләрен бер-берсеннән аера белергә; сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә дөрес кулланырга; исемнәрнең килеш белән төрләнешен; боеруны һәм үтенечне сөйләмдә дөрес кулланырга; дуслар турында әңгәмә корырга; матур сөйләшү әдәбен белергә; текст белән эшли белергә;текстка карата үз мөнәсәбәтеңне, фикереңне әйтә белергә; текстка бәйле рәвештә хикәя язарга; текстка бәйле рәвештә диалог төзергә; бер-береңне кунакка чакыру әдәбен;

4.

Дүрт аяклы дусларыбыз.

Бар, юк җавап формаларын үзләштерү; сөйләм үзенчәлекләре; җөмлә төзи белү; зат алмашлыкларын; зат алмашлыкларының килеш кушымчаларын;сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы

 

сөйләм үрнәкләрен дөрес куллану; дөрес тәрҗемә итәргә; дүрт аяклы дусларыбыз турында фикер алыша белергә; зат алмашлыкларының килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес кулланырга; “Акыллы Карабай” хикәясенең эчтәлеген дөрес сөйли белергә; диалог төзергә.

5.

Без спорт яратабыз.

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.

 

сүзлек белән эшли белергә; сүзтезмәләр төзергә;җөмләләр төзергә; бер-береңне бәйрәмгә чакыра белергә; әдәби нормаларга туры килгән бәйләнешле текст төзергә; дустың белән диалог төзи белергә; афиша язу кагыйдәләрен; спорт төрләре турында тулырак белергә; сәламәт булу кагыйдәләрен белергә; Сабан туе уеннары турында белем алырга.

     Укыту предметының  эчтәлеге

Бүлек исеме

Кыскача эчтәлеге

Сәгатьләр саны

Без мәктәптә.

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау),  үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь–Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшләгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.

19

Мин – өйдә булышчы.

Өйдәге эшләр. Иртәнге режим. “Минем иртәнге режимым” темасына кагылган лексика. Сәгать әйтү үрнәкләре. Шигырь герое белән танышу. “Мәктәпкә кадәр” темасы буенча хикәя төзү. Билгеле үткән заман хикәя фигыль.”Мин өйдә булышчы” темасы буенча бәйләнешле сөйләм теле. Көндәлек режим. “Мәктәпкә кадәр” темасы буенча лексика. Инфинитив. Мактау, киңәш, бәя бирә белү, эш куша белү. Ризалык, ризасызлык, эш куша белү.дәрес әзерләшә белү. Өчен бәйлеге. Булышырга теләк белдерү. Нишләргә булышасың? Соравын төзү. Предметның кем иөчен икәнен әйтә белү. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. билгесез үткән заман хикәя фигыль. Өй темасына караган лексика. Сүзлек диктанты.”Ике пирожный” хикәясендәге лексик-грамматик материал. Образларга бәя бирү. Эчтәлек сөйли белү. Кибеткә бару, ашамлыклар, җиләк-җимеш, кием-салым сатып алу. Сүзлек белән эш.  Өйдәге хезмәттә катнашу, кешеләргә бәя бирү. Яхшы эшләр өчен мактау.

21

Дуслар белән күңелле.

Минем иң якын дустым. Хикәягә план төзү. План буенча хикәяне сөйли белү. Дуслык турында әңгәмә.  Сыйфат сүз төркеме. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы. “Язгы каникул” темасындагы лексик грамматик материал.  Үз фикереңне дәлилли белү. Телефоннан сөйләшү әдәпләре. Килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану. Матур сөйләшү әдәбе. Табын әзерләү. Табынга кыстау, рәхмәт әйтү формалары. Туган көнгә чакыру. Уеннар. Тизәйткечләр, сынамышлар. Дусның характер сыйфатлары. Дуслар белән бергә ял итү. Дустымның мавыгулары. Дуслык кадере. Чын һәм ялган дуслык. Яшьтәшләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сыйфатлары.  Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре.  Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу. Яшүсмерләрнең файдалы хезмәттә катнашуы.

15

Дүрт аяклы дусларыбыз.

“Минем иң якын дусларым” темасына лексик-грамматик материал. Этләр турында проект. Мин, син зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Этләр турында әңгәмә. “Акыллы Карабай” хикәясендәге лексик-грамматик материал. Дүрт аяклы дусларның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек. Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары.

7

Без спорт  яратабыз.

Сәламәт булу кагыйдәләре. Тән әгъзалары. Табибка мөрәҗәгать итә белү. Җәйге, кышкы спорт төрләре. Яраткан спорт төре. Мәктәптә спорт ярышлары. Спорт төрләре. Төрле спорт түгәрәкләре. Бер-береңә киңәшләр бирү.сәламәт булу өчен бер-береҗә киңәшләр бирү. Спорт белән шөгыльләнү. Спорт һәм ял. Спорт уеннары.  . Заманча спорт корылмалары. Атаклы татар спортчылары. Халыкара спорт. Сәламәт булу кагыйдәләрен белергә.  

8

Барлыгы:

70

Календарь-тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Сәгать саны

Үтәлү выкыты

Искәрмә

План буенча

Факт буенча

Без мәктәптә

19 сәг.

1.

Яңа уку елы котлы булсын! Исәнләшү кагыйдәләре.

2.

“Мәктәп” темасына караган лексик-грамматик материал.

3.

Исемнәрнең төшем һәм юнәлеш килешләрендә төрләнүе.

4.

“Мәктәптә белем бәйрәме” текстындагы лексик-грамматик материал.

5.

Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү.

6.

Билгеләр.

7.

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы.

8.

Әдәпле сөйләм формалары.

9.

 “Әдәпле сөйләшәбез”.

10.

“Китап – минем дустым, киңәшчем” шигырендә ясалма исемнәр.

11.

Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту.

12.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында зат-сан белән төрләнеше.

13.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

14.

 БСҮ “Минем яраткан китабым.”

15.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль темасын өйрәтү .

16.

“Китап – минем дустым, киңәшчем” шигырендә ясалма исемнәр.

17.

Китапханәдә.

18.

Сан төркемчәсе “Сан+исем” төзелмәсе.

19.

 “Без диктант язабыз”. “Безнең билгеләр”.

Мин – өйдә булышчы

21 сәг.

20.

“Иртәнге режимым” темасы буенча лексик-грамматик материал.

21.

“Минем иртәнге режимым”.

22.

Сәгать ничә? “Минем көндәлек режимым”.

23.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

24.

“Мин – өйдә булышчы” темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.

25.

Без әти-әнигә булышабыз.

26.

Тикшерү төре. Өйдәге эшләр.

27.

 Хаталар өстендә эш.Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

28.

“Мәктәпкә киткәнче”,“Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы”.

29.

“Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы” хикәясендә кереш сүзләр.

30.

Илнур, Рәсим образларына чагыштырма характеристика.

“Без киңәшләр бирәбез”.

31.

“Без киңәшләр бирәбез”.

32.

“Без нинди булышчылар?” Өйдәге эшләр.

33.

“Мин энемне мактыйм”.

34.

Без бергә эшлибез.

35.

БСҮ “Без – өйдә ярдәмчеләр”.

36.

Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм  мактау.

37.

Кем эшләми - шул ашамый.

38.

“Без сәхнәдә уйныйбыз”.

39.

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятендәге лексик-грамматик материал.

40.

“Без әкият сөйлибез” “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкияте белән эш.

Дуслар белән күңелле

15 сәг.

41.

“Минем дусларым” темасы буенча лексик-грамматик материал.

42.

Минем дустым бар.

43.

Дус була белү сыйфатлары.

44.

Дуслар белән итәгатьле сөйләшү.

45.

Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе.

46.

Сыйфат дәрәҗәләре.Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы.

47.

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

48.

“Язгы каникул” хикәясе.

49.

Татар халык ашлары.

50.

Тикшерү төре. Кибеттән ризыклар алу.

51.

Хаталар өстендә эш. “Без табын әзерлибез”.

52.

“Без туган көнгә әзерләнәбез” .Кибеттән ризыклар алу.

53.

“Мин салатлар ясыйм” Табын әзерләү.

54.

Туган көнгә чакыру. Дуслар белән туган көн үткәрү.

55.

 “Табын янында” хикәясе.Табын янында үз-үзеңне тоту.

Дүрт аяклы дусларыбыз.

7 сәг.

56.

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре.

57.

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның кыяфәтләре, токымнары.

58.

“Минем дүртаяклы дустым”.

59.

“Минем дүртаяклы дустым” проект.

60.

Мин, син зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.

61.

Х. Гардановның “Акыллы Карабай” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

62.

Х. Гардановның “Акыллы Карабай”.

Без спорт яратабыз.

8 сәг.

63.

“Мин авырыйм”. Тән әгъзалары.

64.

Табибта. “Мин табибта” лексик материал.

65.

Сәламәт булу кагыйдәләре.

66.

Спорт төрләре.

67.

Тикшерү төре. Спорт белән шөгыльләнү.

68.

Хаталар өстендә эш. Мин нинди спорт төре белән шөгыльләнәм?”

69.

“Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?”

70.

 Гомумиләштереп кабатлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

6 нчы сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

6нчы сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...

7 нче сыйныф өчен туган тел буенча эш программасы

7нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...

8 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

8нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

5 нче сыйныфлар өчен туган телдән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына ни...