5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы
рабочая программа (5 класс)

 

 

5 нче сыйныфлар өчен туган телдән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгының 2010 нчы елның 17 нче декабреннән 1897 нче номерлы приказы ("Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования"); Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан расланган 2014 нче елның 29 нчы декабреннән 1644 нче номерлы, 2015 нче елның 31 нче декабреннән 1577 нче номерлы  приказлары  нигезендәге үзгәрешләр белән;

- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының 2016 нчы елның 3 нче мартыннан 1815/16 нчы номерлы хаты (О направлении рекомендаций по составлению образовательной программы и рабочих программ учебных предметов»);

- «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар», Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел;

- «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар», төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Казан, 2018нче ел;

- 14 нче лицейның төп белем бирү программасы;

              - 14 нче лицейның 2019-2020 нче уку елына уку планы;

               -14 нче лицейның  эш программасы турында нигезләмәсе.

База дәрәҗәсе

Юнәлеше – урта (тулы) гомуми белем бирү

Программаның үтәлеше – 1ел

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_klass_tugan_tel.doc258 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныфлар өчен туган телдән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгының 2010 нчы елның 17 нче декабреннән 1897 нче номерлы приказы ("Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования"); Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан расланган 2014 нче елның 29 нчы декабреннән 1644 нче номерлы, 2015 нче елның 31 нче декабреннән 1577 нче номерлы  приказлары  нигезендәге үзгәрешләр белән;

- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының 2016 нчы елның 3 нче мартыннан 1815/16 нчы номерлы хаты (О направлении рекомендаций по составлению образовательной программы и рабочих программ учебных предметов»);

- «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар», Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел;

- «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар», төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Казан, 2018нче ел;

- 14 нче лицейның төп белем бирү программасы;

              - 14 нче лицейның 2019-2020 нче уку елына уку планы;

               -14 нче лицейның  эш программасы турында нигезләмәсе.

База дәрәҗәсе

Юнәлеше – урта (тулы) гомуми белем бирү

Программаның үтәлеше – 1ел

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар теле укыту түбәндәге максатларга юнәлтелгән:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру: программада күрсәтелгән лексик берәмлекләрне, грамматик категорияләрне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан сөйләмдә мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнү;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүгә шартлар тудыру.

УКЫТУНЫҢ КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘРЕ

                 

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

  • укучыларда күпмилләтле җирлектә яшәүче халыкларга карата ихтирамлык, гражданлык бердәйлеге хисләре формалаштыру;
  • туган җир, Ватан төшенчәләре, үз культураң аша дөнья культурасына карата ихтирам тәрбияләү, аны өйрәнү теләге формалаштыру;
  • үзлегеңнең белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын формалаштыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү.

                                                                                                                                                              2

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар теле, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен  формалаштыруга хезмәт итә.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм төзи белү;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгели белү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллана белү.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзи белү;
  • аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре формалашу;
  • парларда һәм күмәк эшли белү.

Укытуның предмет нәтиҗәләре

Укучының төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге предмет нәтиҗәләренә ия булуы планлаштырыла:

диалогик сөйләм:

  • стандарт ситуацияләрдә сөйләмне башлый, дәвам итә, төгәлли белү;
  • парлап яки күмәк сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү; ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклый белү;
  • риза булмау, үтенечне кире кага белү;
  • бергә эшләргә тәкъдим итә белү.

монологик сөйләм:

  • укыганның, ишеткәннең төп эчтәлеген җиткерә белү, үз мөнәсәбәтеңне белдерү;
  • сораулар ярдәмендә, план буенча яисә мөстәкыйль рәвештә өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйли белү;
  • текстны дәвам итеп, үзгәртеп сөйли белү;
  • программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә сөйли белү;
  • төрле вакыйгалар, яңалыклар турында хәбәр итә белү;
  • персонажларны тасвирлый белү.

тыңлап аңлау:

  • сүзләрне, җөмләләрне тулысынча яки өлешчә тыңлап аңлау;
  • сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлый һәм аларга үз фикереңне аңлата, алар белән әңгәмә кора, әңгәмәдә катнаша белү;
  • тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау җөмләләр   төзи, сорауларга җавап бирә белү;          

                                                                                                                                                  3                  

  • зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә белү.

уку:

  • татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап укый белү;
  • текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
  • күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу;
  • текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү;
  • текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү.

язу:

  • өйрәнелгән темалар буенча актив кулланылышта булган сүзләрне дөрес яза белү;
  • конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза белү;
  • прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б.) төзеп яза белү;
  • үзеңне борчыган проблемага карата фикерләреңне язмача җиткерә белү;
  • тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү;
  • терәк сүзләр ярдәмендә кечкенә хикәя төзеп язу.

                                                                                                                                                              4

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

        Федераль базис укыту планында каралганча, туган телне өйрәнүгә 5  нче сыйныфта атнасына 2 сәгать исәбеннән елга 70 сәгать бирелә, бу Татарстан Республикасының базис укыту планына туры килә. Программа ФДББС таләпләренә нигезләнеп эшләнелде.         Программаның эчтәлеге түбәндәге бүлекләрдән тора һәм әлеге бүлекләр буенча үтәлергә тиешле минимумны чагылдыра.  

         Без мәктәптә. Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү, билгеләр алу турында сөйләшү. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту кагыйдәләре. «Китапханәдә» темасына караган лексика. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчалары.  Микъдар, тәртип, җыю саннары. Хәзерге заман  һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта  2нче затта төрләнеше. Өйрәнелгән, актив куллануда булган  сүзләрне дөрес язу. Хикәя язу.

        Мин – өйдә булышчы. «Без әти-әнигә булышабыз», «Өйдәге эшләр», «Без бергә эшлибез», «Кем эшләми - шул ашамый» темаларына караган лексика, аларны сөйләмдә куллану. Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм  мактау. Өйрәнелгән  сүзләрне дөрес язу.  Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану. Эшләргә телим   төзелмәсен сөйләмдә куллану.

        Дуслар белән күңелле. Дустың турында сөйләргә өйрәнү. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү үрнәкләре. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү турында сөйләшү. Кибеттән ризыклар алу, табын әзерләү, табын янында үз-үзеңне тоту турында сөйләшү өчен яңа лексиканы үзләштерү, аларны сөйләмгә кертү. Өйрәнелгән , актив куллануда булган  сүзләрне дөрес язу.  Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау.  Сыйфат дәрәҗәләре, аларны сөйләмдә куллану. Боеруны һәм үтенечне белдерү формалары.

        Дүрт аяклы дусларыбыз. Дүрт аяклы дусларның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшү өчен кирәкле сүзләр, аларны үзләштерү, дөрес язу. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре, аларны сөйләмдә куллану. Мин, син, ул зат алмашлыкларын төшем, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә куллану.

        Без спорт яратабыз. Тән әгъзаларының атамалары. «Табибта» темасына караган лексика. Сәламәт булу кагыйдәләре,  спорт белән шөгыльләнү турында фикер алышу. Тамыр, кушма, парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларны сөйләмдә куллану. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану. Актив куллануда булган  сүзләрне дөрес язу күнегүләре.

        Грамматик минимум. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү. Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллануын кабатлау. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү. Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә куллана белү. Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта  2нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану. Эшләргә телим – төзелмәсен сөйләмдә куллану. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.

                                                                                                                                                             5

        Эш программасында ел буена үткәннәрне кабатлау өчен 4 дәрес бирелә. Укытучы бу дәресләрне  үз теләге буенча  үзгәртә ала. Бу сәгатьләрне мин һәр чирек ахырында проект эшчәнлеген тормышка ашыру максатында файдаландым.

     Эш программасын тормышка ашыру өчен Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләр исемлегендә түбәндәге дәреслек күрсәтелә: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова 5 нче сыйныф Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2017.

         Бу дәреслекнең ФДББС гриф тамгасы бар һәм Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләр исемлегендә бар.

Белем дәрәҗәсен тикшерү төрләре

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

Еллык

Сәгатьләр саны

17

15

22

16

70

Контроль эш

1

1

1

1

4

ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

Төп темалар

Укучыларның төп эшчәнлегенә характеристика

Сәгать саны

Без мәктәптә

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау),  үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь–Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшдәгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү. Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.

19

Мин – өйдә булышчы

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү. Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

21

Дуслар белән күңелле

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагәтле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү.Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

15

Дүрт аяклы дусларыбыз

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

7

Без спорт яратабыз

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.

8

Барлыгы

70


КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

*Курсив хәрефләр белән минимум темалары күрсәтелде

Дәреснең темасы

Сәг. саны

Үткәрелү вакыты

план

фактик

Без мәктәптә - 19 сәгать

Яңа уку елы котлы булсын! Исәнләшү кагыйдәләре.

1

“Мәктәптә белем бәйрәме” текстындагы ЛГМ.

1

Мәктәптә белем бәйрәме. Хикәя төзү.

1

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллану.

1

Исемгә кушымчалар ялгану тәртибе.

1

Исемнәрнең күплек  санда тартым белән төрләнеше.

1

Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллану.

1

Боерык фигыль. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Әдәпле сөйләм формалары.

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Без дәрестә нишлибез?

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше (юклык формасы).

1

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

1

“Олегның нигә кәефе юк?” тексты.

1

Проект.Олег – яхшы укучы. Хикәя язабыз.

1

Сан. Сан төркемчәләре.

1

Микъдар, тәртип, җыю саннарын аеру.

1

Контроль эш . Без мәктәптә .

1

Безнең билгеләр.

1

Мин – өйдә булышчы - 21 сәгать

“Хәерле иртә” шигырендә ЛГМ.

1

Сәгать  ничә? Сәгать ничәдә?

1

Минем  көндәлек режимым.

1

Илсур белән Рәсимгә киңәшләр. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.

1

Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану.

1

Без – яхшы булышчылар.

1

Кереш сүзләрне сөйләмдә куллану.

1

Мактау формалары. Мактау формаларын сөйләмдә куллану.

1

Эшләргә телим – төзелмәсен сөйләмдә куллану.

1

Рәсим турында текст.

1

Проект. Рәсимгә характеристика. Хикәяне сәхнәләштерү .

1

Әти-әнигә булышабыз. Хикәя язу.

1

“Ике пирожный” хикәясендәге ЛГМ.

1

Ике пирожный” хикәясен үзгәртеп язу. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.

1

Икмәк ничек пешә?

1

“Тавык, Тычкан һәм көртлек” әкиятендәге ЛГМ.

1

“Тавык, Тычкан һәм көртлек” әкияте.

1

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Контроль  эш.  “Без өйдә булышабыз”.

1

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

1

Тема буенча кабатлау “Без өйдә булышабыз”.

1

Дуслар белән күңелле - 15 сәгать

Минем дусларым бар.

1

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы.

1

“Язгы каникул” хикәясендәге ЛГМ.

1

Боеру һәм үтенеч белдерү формалары.

1

Телефоннан сөйләшү этикеты.

1

Татар халык ашлары. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аеру.

1

Проект.Туган көнгә әзерләнәбез.

1

Кибетнең эш сәгате.

1

Табын әзерләү. Табынга чакыру формалары.

1

Туган көнгә чакыру.

1

Туган көн бәйрәме (уен-дәрес).

1

“Табын янында” хикәясендәге ЛГМ.

1

Табын янында утыру кагыйдәләре.

1

Контроль эш “Дуслар белән күңелле” .

1

“Дуслар белән күңелле” темасы буенча кабатлау.

1

Дүрт аяклы дусларыбыз - 7 сәгать

Дүрт аяклы дусларыбыз.

1

Дүрт аяклы дусларыбызның гадәтләре.

1

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, токымнары.

1

Проект. Минем дүрт аяклы дустым. 

1

Мин, син, ул алмашлыкларының төшем килешләрендә сөйләмдә кулланылышы.

1

“Акыллы Карабай” тексты.

1

Дүрт аяклы дусларыбыз темасын кабатлау. Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану.

1

Без спорт яратабыз - 8 сәгать

Тән әгъзаларының аталышы.

1

Табиб янында.

1

Спорт төрләре.

1

Контроль эш “Без спорт яратабыз”.

1

Проект.Сабан туе уеннары.

1

Без спорт яратабыз темасын кабатлау .

1

5 нче сыйныф материалларын кабатлау.

1

“Тиздән җәйге каникуллар” темасына сөйләшү.

1

                           ТЕМАТИК ПЛАНГА ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕРТҮ БИТЕ

Число

КТП керткән үзгәрешләр

Сәбәбе

Директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары белән килешенде

                                                                                                                                                Кушымта 1

Рус телендә сөйләшүче балаларның сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү

5-9 нчы сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар

5

6

7

8

9

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

0,8-0,9 минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

5-6 реплика

6-7 реплика

7-8 реплика

9-10 реплика

11-12 реплика

3.

Монологик сөйләм

7-8 фраза

8-10 фраза

8-10 фраза

10-12 фраза

10-12  фраза

4.

Уку

55-60сүз

60-70 сүз

70-80 сүз

80-90 сүз

90-95 сүз

5.

Язу:

сүзлек диктанты

8-10 сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз

Сочинение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә

Кушымта 2

УКЫТУНЫ МАТДИ-ТЕХНИК ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

            Укытуның матди-техник яктан тәэмин ителеше башлангыч сыйныфларда да, 5-9нчы сыйныфларда да түбәндәгечә тәэмин ителә:

  •  уку бинасы һәм ул урнашкан территория, кабинетлар  санитар һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килерлек итеп оештырыла;
  •  укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең эшчәнлеге тиешле таләпләргә туры китереп саклана;
  •  укучыларда ашханә, спортзал, бассейн һ.б.ш. урыннардагы җиһазларга сакчыл караш, алардан тиешенчә файдалану, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы кебек сыйфатлар тәрбияләнә;
  •  дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле санда китаплар, дәреслекләр, белешмә әдәбият, заманча техник чаралар булдырыла;
  •  компьютер классларыннан укучыларның яшенә һәм сәламәтлегенә карап файдаланыла;
  •  дәресләрдә һәм аннан тыш вакытларда телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдаланыла;
  •  укучыларның физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, дистанцион уку формасын файдалану күздә тотыла;
  •  төп һәм югары сыйныфларда татар теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитар нормаларга туры килүләре тәэмин ителә;
  •  сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны төрле  өстәмә -  фәнни җыентыкларда мәкаләләр бастыру, тезис һәм конспектлар төзү конкурсларында, тематик-гамәли конференцияләрдә, семинарларда  катнашу кебек  эшләргә җәлеп ителә.

Әдәбият исемлеге

1.  Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р. “Татар теле. 6 нчы сыйныф”. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел

2. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар», Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.

3. Хәйдәрова Р.З., Р.Л. Малафеева,«Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар», Казан, 2014нче ел.

4. Хәйдәрова Р.З., Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 1-9нчы сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). – Казан, «Татармультфильм», 2014нче ел.

5. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. – Яр Чаллы, 2014нче ел.

6. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан, «Мәгариф», 2008нче ел.

Өстәмә әдәбият

1. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан, Гыйлем нәшрияты, 2009нчы ел.

3. Насибуллина Р.Н. «Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов». – «Мәгариф» нәшрияты, 2007нче ел.

4. Максимов Н.В. «Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология. «Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2004нче ел.

Интернет ресурслар

1. http://adiplar.narod.ru/

2. http://shigriyat.ru/

3.http://www.tatknigafund.ru/

4. http://miras.belem.ru/

5. http://www.tugantelem.narod.ru/

6. http://tatar.com.ru/

7. http://. tatar.ru  ТР рәсми серверы

8. http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте http://. suzlek.ruon-line русча сүзлек

9.http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

10.http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

11. http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

12. Электрон ресурслар: «Бала» китапханәсе, «Татар мультфильмнары», мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

6 нчы сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

6нчы сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...

6 нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

6нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

8 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

8нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...