5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы
рабочая программа (5 класс) на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_kl.rod_.tat_.lit_.2018-2019_.docx50.13 КБ

Предварительный просмотр:

5  нче  сыйныф өчен туган телдә әдәбият буенча  буенча планлаштырылган предмет нәтиҗәләре

Өйрәнелә торган бүлек

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхеси нәтиҗәләр

Укучы өйрәнәчәк

Өйрәнү мөмкинчелеге алачак

1.

Борын-борын заманда...

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, әкият турында белем алу.

«Ак бүре» әкиятен укып үзләштерү, аның кайсы төргә керүен билгеләү.

«Абзар ясаучы Төлке» татар халык әкиятен өйрәнү.

«Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү, кызларга сыйфатнамә бирү.

- Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштырырга, хәлен сорарга.

- халыклар фольклоры белән  танышырга;

- әкият турында белем алырга;

- хайваннар турында, тылсымлы, көнкүреш әкиятләрен белергә;

- “Ак бүре”, «Абзар ясаучы Төлке»,«Өч кыз»  әкиятләрен укып үзләштерү, аларның кайсы төргә керүен билгеләү;

- эчтәлекне дөрес формалаштырырга;

- кирәкле мәгълуматны аерып чыгарырга.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү; аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау; төп мәгълүматны аерып алу.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү. Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү.

Балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү. Балаларда олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

2.

Әкият яздым укыгыз.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Патша белән карт» әкиятен өйрәнү;

«автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен аңлату.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Су анасы» әкиятен өйрәнү; «шигъри әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату.

Рәссам Б.Әлменовның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү, «әкият-пьеса», «драма әсәре» төшенчәсен аңлату. «Әкият» курчак театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

- поэмадан әкияткә хас сыйфатларны аерып чыгару;

- татар халкының бөек язучыларын;

- әкият жанры турында;

- халык иҗатының бай мирасын;

- әхлак һәм эстетик тәрбияне;

- билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белергә;

- нәтиҗә ясарга;

-рус әкияте белән  татар әкиятләрен чагыштырырга;

- мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализларга;

- бәйләнешле сөйләм телен үстерергә;

- сөйләм культурасын үстерергә;

- кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны.

Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;

төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару.

3.

 Хыял канатларында.

А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу,

«Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.

Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру. Дәрес-проект этаплары буенча эшләү

- чынбарлык белән әкияттәге аермаларны чагыштыра  белергә;

- интонация белән укый белергә;

- сәнгатьле уку күнекмәлен белергә;

- персонажларга карата үз фикереңне әйтә белергә; - әкиятне төп бүлекләргә бүләргә;

- үз фикереңне дәлилли белергә;

- матурлыкны күрә белергә;

- текстка карата үзең интерпертация төзи белергә;

- әкияттәге геройларны уңай һәм тискәре геройларны аерырга.

- башкаларның фикерен тыңлый белергә.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

4.

 Белем баскычлары.

«Белемгә омтылу» белешмәсен уку; татар халкының белемле булуы

турында сөйләшү, «мәгърифәтчелек хәрәкәте» төшенчәсен аңлату,

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

Г.Исхакыйның «Мөгаллим» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Кил, өйрән…» шигырен өйрәнү.

.

- татар әдәбиятын тарих белән бәйләргә;

- Казанның татар укытучылары турында белергә;

- кешедә белемгә омтылыш булырга тиешлеген;

- укытучы һөнәренә ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга;

- сәнгатьле итеп укырга;

- бәйләнешле текст төзергә;

- картина буенча сорау-җавап бирергә;

- алган белемнәрне тормышта иркен файдалана белергә;

- текстта терәк сүзләрне билгели белергә;

- эмоцияләрне дөрес куярга;

- авторның геройга булган мөнәсәбәтен билгели белергә;

- шигырьдәге чагыштыру, сынландыруларны табарга.

- тыңлау һәм сөйләм сәләте;

- бер-береңә сорау бирергә;

Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;  ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру.

5.

Балачак –хәтеремдә мәңге калачак.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру.

Рәссам Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү, “Бәләкәй Апуш” картинасын өйрәнү.

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

«Салават күпере» журналы белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу. «Салават күпере» журналы белән таныштыру, сөйләм телен үстерү

- автобиографик сүзенең аңлатмасы;

- әсәрнең исеменнән сюжетны билгели белергә;

- рольләргә бүлеп укырга өйрәнергә;

- уыганны сәхнәләштерергә;

- укытучы һәм укучылар сөйләмен кабул итергә;

- әсәрләрдән эпизодларны аерып алырга;

- иллюстрацияләрггә текттан җөмләләр табарга;

- картинага карата бәйләнешле текст төзергә;

- текстны өлешләргә бүләргә;

- бер-береңә сорау-җавап формасын бирергә;

- өстәмә материал таба белергә;

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

6.

 Ватаным өчен!

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү.

«Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту, «Сагыну», «Соңгы җыр» шигырьләрен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү, «опера», «либретто» төшенчәләрен бирү.

Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Кыр казы», «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырьләрен сәнгатьле итеп уку.

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шагыйрьнең «Аталы-уллы солдатлар» балладасын өйрәнү; «баллада» төшенчәсен аңлау- Ватан, Туган ил, Туган як сүзләренең мәгънәсе;

 - әсәрдәге геройларга карата үз мөнәсәбәттләрен белдерергә;

- бәйләнешле сөйләм телен үстерергә;

- тирә-яктагы матурлыкны күрә белергә;

-әдәби сүзнең матурлыгын тоярга;

- туры һәм кыек мәгънәле сүүзләрне аера белергә;

- әсәрләрдән чагыштырулар таба белергә;

- сәнгатьле итеп укый белергә;

- сөйләмдә этикетны дөрес куллана белергә;

- опера белән шигырьнең аермалы якларын;

- кеше фикерен тыңлап, уртак фикергә килә белергә;

- Ватаның өчен горурлык хисе тудыра белергә;

- тирә-якка сакчыл мөнәсәбәттә була белергә;

- күпмилләтле Россиянең культурасына ихтирамлы була белергә;

Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;  ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;  төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

   7.

 Кояшлы ил-бәхет иле

Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?», «Мин җирдә калам» әсәрләрен өйрәнү, шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.

Фатих Хөснинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.

«Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү.

-  матур итеп сөйләм күнекмәләрен;

- текстка карата бәйләнешле сөйләм тексты булдырырга;

- әсәрләрнең эчтәлекләрен үзләштерергә;

 - әсәрләрнең сюжет элементларын билгели белергә;

- коллектив белән эшли белергә;

- уртак бер фикергә килә белергә;

- тексттан төп фикерне аерып чыгара белергә;

- жанрларның охшаш һәм аермалы якларын билгели белергә.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;  эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

8.

Кеше-табигать баласы

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; «Матурлык минем белән», «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчәсен кабатлау.- Рәссам И.И. Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү.

- сәнгатьле итеп укырга;

- бәйләнешле текст төзергә;

- картина буенча сорау-җавап бирергә;

- алган белемнәрне тормышта иркен файдалана белергә;

- текстта терәк сүзләрне билгели белергә;

- эмоцияләрне дөрес куярга;

- әйләнә-тирә мөһиткә сакчыл карашта булырга;

- үз проектыңны яклый белергә;

- тексттан кирәкле фикерне сайлап ала белергә;

- дәрескә кирәкле булган материалны башка чыгаанклардан сайлап ала белергә.

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

9.

 Эш беткәч көләргә ярый

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Пирамида» әсәрен өйрәнү, «юмор» төшенчәсен аңлату

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Зөлфия +...мин» әсәрен өйрәнү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү, «Ул кем?»,«Әлләкем» шигырьләрен өйрәнү.

Укыганнарны гомумиләштереп кабатлау

- рольләргә бүлеп укый белергә;

- язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирә белергә;

- язучы тормыш юлын хронологик рәвештә төзи белергә;

- текстны йөгерек укый белергә;

- сүзлек белән эшли белергә;

- укыганны аңлата белергә;

Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;  ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;  төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Халык авыз иҗаты. Яхшылыкка каршы яхшылык . «Ак бүре». Татар халык әкияте. 1 бүлек.“Ак бүре” (татар халык әкияте) 2-3 бүлек.Булма син төлке, булырсың көлке.“Абзар ясаучы төлке” (Татар халык әкияте).Ана дигән хәзинә. “Өч кыз” (Татар халык әкияте).

Укыту предметының эчтәлеге

Бүлек исеме

Кыскача эчтәлек

Сәгатьләр саны

Борын-борын заманда...

Язучылар китапның кеше тормышындагы роле турында. Китап бер буынның икенчесенә васыяте. Китапның төзелеше (тышы, титул, форзац битләре, астөшермәләр, бүлек исемнәре); китапны төзүчеләр (авторлары, рәссамы, редакторлары, корректоры, җыючылары, нәшрияты). Татар әдәбияты дәреслеге һәм аның белән эшләү үзенчәлекләре.

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.

Татар халык әкиятләре. Халык прозасының бер төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш төрләре булуы. Әкиятләргә салынган мәгънә, аларның әкият төзәтүгә юнәлдерелгән булуы, фәлсәфәсе.«Ак бүре» (татар халык әкияте). Әкияттә яхшылык белән явызлык көрәше. Әкияттә халык морале, тылсым элементлары. Ак бүренең төрки халыкларның тотемы булуы. Әкияттәге традицион образлар. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы. Тылсымлы әкияттә фантастика.

Татар халык әкияте «Абзар ясаучы төлке», «Өч кыз».

Әдәбият теориясе. Әкият. Әкият төрләре. Әкиятләрнең теле. Чагыштыру..

7

Әкият яздым укыгыз.

Халык әкиятләреннән үсеп чыккан автор әкиятләре турында мәгълүмат. Аларның уртак һәм аермалы яклары. Автор әкиятләрендә халык әкиятләренең мотивлары, образларының үстерелеше.

Каюм Насыйри. Тормыш юлы турында мәгълүмат.

«Патша белән карт» әкияте. Әкияттә ил белән идарә итүче образы. Халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирәклеге. Әкиятнең диалогка корылган булуы. «Габдулла Тукай. Әдип турында мәгълүмат.

«Су анасы» әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре. Су анасы мифик образы. Әсәрдә малай образының бирелеше, аңа салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов. Аның иҗаты, ачыш-табышлары.

Әдәбият теориясе. Әкият-поэма төшенчәсе.

Туфан Миңнуллинның «Гафият турында әкият» әкият-пьесасы. Драматургиядә халык әкиятләренең мотивын куллану. Гафият исемле малай, әкиятче, мифик образлар, урман җәнлекләре образлары. Алар аша автор идеясенең ачылуы.

Әдәбият теориясе. Әкият-пьеса төшенчәсе.

«Әкият» курчак театры турында мәгълүмат. Театрлар тарихында курчак театрларының урыны, әһәмияте. Казандагы «Әкият» курчак театрының бинасы, репертуары, җитәкчелеге, режессёрлары, актёрлары

3

Хыял канатларында.

Адлер Тимергалин.Адлер Тимергалин турында белешмә. «Сәер планетада». Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. Әсәрдәге фантастик алымнар.

Теоретик төшенчә. Фантастика. Фантастик элементлар.

2

Белем баскычлары.

Белемгә омтылу. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгълүмат.Мәдрәсәнең 1882 нче елда Казанда ачылуы. Анда белем алучыларның шәкертләр дип аталуы.

Гаяз Исхакый. Язучы турында мәгълүмат.

«Мөгаллим» пьесасы. Салих образы. Аңа салынган автор идеалы.

Дәрдемәнд. Дәрдемәнд турында мәгълүмат.

«Кил, өйрән...» шигыре. «Кил, өйрән...» шигыренә бәйләп телләр белүнең әһәмияте турында сөйләшү.

2

Балачак – хәтеремдә мәңге калачак.

Габдулла Тукайның  «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек. Әсәрдә кечкенә Тукай образының бирелүе. Автобиографик әсәр герое белән Тукай арасында уртак һәм аермалы яклар. Кечкенә Габдулланың Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Апуш» картинасында сурәтләнеше.

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее. Музей урнашкан төбәк. Андагы истәлекле экспонатлар.

Теоретик мәгълүмат. Мемориаль комплекс.

«Салават күпере» журналы. Аның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат.

3

Ватаным өчен!

Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повестеннан «Әби әкияте», «Яз җиткәч»,  «Сихерле чәчәкләр», «Расад» бүлекләрен уку. Рөстәм образы турында сөйләшү. Малайга хас сыйфатларны табу. Хыял белән чынбарлык арасындагы аерманы табарга өйрәнү.

Муса Җәлил.«Сагыну», «Соңгы җыр» шигырьләре. Аларга салынган хисне аңлау. «Алтынчәч»либреттосыннан өзек өйрәнү. Либреттоның әкияткә һәм дастанга нигезләнеп язылган булуы. Аның төп каһарманнары: Тугзак ана, Җик, Алтынчәч. Нәҗип Җиһановның либреттога музыка язуы. Композиторның иҗаты.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында мәгълүмат.

Фатих Кәримнең «Кыр казы»,  «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырьләрен уку. Аларда Туган илне саклау, ярату хисләренең салынган булуы.

Шәүкәт Галиев.«Аталы-уллы солдатлар» балладасы. Илне басып алучыларга көрәштә халыкның фидәкарьлеге. Ил батырларына хөрмәт.

Әдәбият теориясе. Баллада.

7

Кояшлы ил – бәхет иле.

Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» «Мин җирдә калам»шигырьләрендә бәхет эзләү һәм табу кебек фәлсәфи мәсьәләнең чишелеше. Лирик герой өчен бәхетнең үзе яшәгән җирдә булуы.

Теоретик төшенчә.Шигырь. Ритм. Рифма.

Фатих Хөсни. Автор турында белешмә. «Чыбыркы» хикәясе. Хикәядә малайның үз эшләре өчен җавап бирүе. Авторның бала психологиясен ачу үзенчәлеге.

Әдәбият теориясе. Сюжет. Сюжет элементлары (экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше.

5

Кеше – табигать баласы.

Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре. Шигырьдә табигатьне саклау, аны ярату хисләре өстенлек итүен ачыклау.

Мөдәррис Әгъләмовның «Матурлык минем белән» шигыре, «Җир-ана, кояш һәм башкалар» балладасы. Матурлыкны табигатьтән эзләү мотивы. Табигатьнең кешеләргә мәрхәмәтле булуы, аны сакларга кирәклеге.

Рәссам Иван Иванович Шишкин иҗаты. Аның Татарстан        

3

Эш беткәч көләргә ярый.

Ләбиб Леронның «Пирамида» хикәясе. Укучыларда белем алуга теләк тудыру. Укымыйча гына белемле булып булмавын ачыклау.

Теоретик төшенчә. Юмор.

Алмаз Гыймадиев.«Зөлфия + ... мин» хикәясе. Яшүсмерләрне беренче мәхәббәт хисләренең сурәтләнеше. Язуда гына түгел, тормышта да хаталар җибәрергә ярамавын ачыклау.

Шәүкәт Галиев.«Ул кем?» «Әлләкем»,шигырьләре. Шагыйрьнең табышмак, юмористик шигырьләрендә бала хисләренең ачылышы.

 

4

Барлыгы:

35

Календарь – тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Сәгать

 саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План буенча

Факт буенча

Борын-борын заманда

4 сәг.

Халык авыз иҗаты. Яхшылыкка каршы яхшылык . «Ак бүре». Татар халык әкияте. 1 бүлек

1

“Ак бүре” (татар халык әкияте) 2-3 бүлек

1

Булма син төлке, булырсың көлке.“Абзар ясаучы төлке” (Татар халык әкияте)

1

Ана дигән хәзинә. “Өч кыз” (Татар халык әкияте)

1

Әкият яздым – укыгыз ...

5 сәг.

Яшәгән, ди, булган, ди... К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты. «Патша белән карт» әсәре

1

Юк дип әйтмә, бардыр ул... Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, «Су анасы» әкияте.

1

Б.Әлменов. «Су анасы» картинасы.

Рәссам Б.Әлменовның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Әкиятче бездә кунакта. Т.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү.

1

Әкияттә кунакта. «Әкият» курчак театры.

1

Хыял канатларында

2 сәг.

Әкият тә түгел, чын да түгел...А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты.«Сәер планетада» әсәре

1

Дәрес-проект. Б.С.Ү. Әкият һәм фантастика темалары

1

Белем баскычлары

3 сәг.

Уку учаклары: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе. Казанның Татар укытучылар мәктәбе. Казан университеты.

1

Г.Исхакыйның «Мөгаллим» әсәре.

1

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты. «Кил, өйрән…» шигыре.

1

Балачак – хәтерләрдә мәңге калачак

4 сәг.

Исендә калганнар Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты. Г.Тукай «Исемдә калганнар».

1

Бөек Тукай һәм Бәләкәй Апуш    Рәссам Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Музейларда хәтер. Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее.

1

Проект-дәрес. «Салават күпере» журналы.  “Салават күпере” — дуслык күпере

1

Ватаным өчен

8 сәг.

«Әгәр мин тылсымчы булсам...»  Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты

1

«Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү

1

Мин сине шундый сагындым... Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты. «Сагыну» “Соңгы җыр” шигырьләре.

1

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү, «опера», «либретто» төшенчәләре

1

Опера ничек туа? Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры

1

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты. «Кыр казы», “Сөйләр сүзләр бик күп алар” шигырьләре.

1

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Аталы-уллы солдатлар» балладасы; «баллада» төшенчәсе.

1

Кояшлы ил – бәхет иле

3 сәг.

«Бәхет кайда була?» Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты.«Бәхет кайда була?», «Мин җирдә калам» шигыре

1

Фатих Хөснинең тормыш юлы һәм иҗаты

1

Ф. Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, әсәрнең сюжет элементлары.

1

Кеше – табигать баласы

3 сәг.

Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. «Табигать кочагында» әсәре.

1

Мөдәррис Әгъләмнең тормыш юлы һәм иҗаты. «Матурлык минем белән», «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрләре.

1

Рәссам И.И.Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты. Дәрес-проект.

1

Эш беткәч, көләргә ярый

3 сәг.

Л.Леронның тормыш юлы һәм иҗаты. “Пирамида” әсәре

1

Беренче хисләр...  А.Гыймадиевның «Зөлфия +...мин» әсәре

1

Ш.Галиевнең «Ул кем?», «Әлләкем» шигырьләре.

Йомгаклау.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме)  өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләргә бүленеш....

Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф  (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләр бүленеше....

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

6 нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

6нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

7 нче сыйныф өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

7нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

8 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

8нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

3 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган телдән контроль – үлчәү материаллары

3нче сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...