6 нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы
рабочая программа (6 класс) на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

6нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6kl.rod_.tat_.lit_.2018-2019.docx50.67 КБ

Предварительный просмотр:

6  нчы  сыйныф өчен туган телдә әдәбият  буенча планлаштырылган  предмет нәтиҗәләре

Өйрәнелә торган бүлек

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхеси нәтиҗәләр

Укучы өйрәнәчәк

Өйрәнү мөмкинчелеге алачак

1.

Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.

Халык авыз иҗатын гомуми күзаллау.Мифлар, мифик геройлар турында төшенчә формалаштыру, миф белән әкиятнең  аермасын аңлау.Мәкаль һәм әйтем турында теорияне аңлап истә калдыру, аларның аермасын белү, мәкаль, әйтемнәр өйрәнү.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.

Парлап, төркемләп сөйләшү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, сәнгатьле уку, җөмләләр төзү, башка халыкларның мифлары белән чагыштыру.

Әдәби әсәр турында  фикер алышу, проект эшенә әзерлек.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү; аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау; төп мәгълүматны аерып алу.

Татар халык йолаларына, бәйрәмнәренә, халкыбызның үткәненә кызыксыну булдыру.

2.

Халык моңнары: җырлата да, елата да... .

Халык җырлары жанрлары, йола җырлары турында белешмә бирү, Сөмбелә бәйрәмен аңлау.

Тарихи җырлар турында белешмә булдыру, «Көзге ачы җилләрдә» дигән татар халык җырын өйрәнү.

Уен җырлары турында белү, «Кәрия-Зәкәрия» уен җырын өйрәнү.

Г.Тукайның халык җырлары турындагы хезмәтләре белән танышу, «Туган тел», «Туган авыл» җырларын өйрәнү; А.Монасыйпов турында белү.

Дәүләт гимны турында теоретик төшенчә бирү һәм гимнның сүзләрен аңлап истә калдыру.

Җыр жанрлары, җыр сәнгате турында белемне ныгыту.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, ишетеп аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, сүзлек белән эш, җыр тыңлау, өйрәнү.

үз фикереңне әйтү, Интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу.

Сәнгатьле уку, чылбыр буенча уку, халык җырына яңа куплет уйлау, җырлы уен өйрәнү, видеоязмада татар биюе карау, милли киемгә орнаментлар ясау.

Бер уен җырын яттан сөйләү, тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, фронталь эш, төркемнәрдә эш, аудиоязма тыңлау, дәреслек белән эшләү, дәфтәрдә эш, презентация карау.

Фронталь әңгәмә, яңа сүзләр белән танышу, җыр тыңлау,

җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру.

Телдән журнал әзерләү, төркемнәрнең чыгыш ясавы, диалогик сөйләм, чылбыр буенча сорау — җавап.

Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;

төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару.

Сабырлык, халык уеннарына, ьырларынаа карата  мәхәббәт, ярату хисләре тәрбияләү; әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлату

3.

Кадерле син, Кеше туганым!

Язучы Н.Исәнбәт иҗаты белән танышу, «Өч матур сүз» шигыренең эчтәлеген, «лирик герой» төшенчәсен аңлау.

Язучы М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле  белән танышу, «сынландыру»  төшенчәсен аңлау.

Язучы М.Гафури иҗаты белән танышуны дәвам

итү, «Ана»

шигырендә

автор фикерен

аңлау, сәнгатьле

уку.

Шагыйрь Г.Тукай турында 5 нче сый-
ныфта өйрәнгән-нәрне искә төшерү, тулыландыру,  «Шүрәле» әкият-поэмасының 1 нче өлеше белән

танышу.

Шагыйрь Г.Тукай биографиясен истә калдыру, «Шүрәле» әкият-поэмасының 2, 3 нче өлешләре белән таныш булу.

Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-

поэмасына балет

язылуы, аның эчтәлеген белү, композитор Ф.Яруллин турында мәгълүматлы булу.

М.Җәлил биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән танышу, «Чәчәкләр» шигырен аңлап уку, «символ», «строфа» төшенчәләре белән танышу.

Ә.Еники иҗаты белән танышу, «Туган туфрак» әсәрен укый

башлау.

«Туган туфрак» әсәрен уку, аңлау, Ә.Еники турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.

Биографияне мөстәкыйль укып, сорауларга җавап эзләү, сәнгатьле уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, мәсәлнең морален табу, рәсемнәр белән эш, дәреслек, дәфтәр белән эш.

Рольләргә бүлеп уку, шигырьне тыңлау, сүзлекчә белән эшләү, сәнгатьле эшләү, парларда яки төркемнәрдә эшләү, яңа материалның таныш әсәрләр белән бәйләнешен табу.

Презентация карау, төркемнәрдә биремнәр үтәү, әкият-поэманы тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, сайлап уку, чылбыр буенча уку, парлап сөйләшү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, яңа сүзләрне активлаштыру — сүзләр, җөмләләр төзү, рольләргә бүлеп уку, сайлап уку, мультфильм карау.

Теоретик төшенчәләр белән танышу, видеоязма карау, композитор биографиясе белән танышу, аның буенча хронологик таблица тутыру, фикер алышу.

Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү.

Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән яшь буынга, шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү

4.

Энҗе карлар ява.

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Кар ява» әсәрен өйрәнү, һава торышы турында сөйли белү.

Язучының иҗаты турында белү, «Кызыклы хәл» шигырен өйрәнү, сөйләм телен үстерү.

М.Фәйзуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Чыршы күлмәкләре» әсәрен өйрәнү.

Р.Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,           «Нәни чыршы» шигырен өйрәнү.

Т. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Акбай һәм Кыш бабай» әсәрен өйрәнү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

Портретлары буенча язучыларны тану, яңа сүзләрне истә калдыру, язучы биографиясен уку, сораулар төзү, җавап бирү, презентация карау, караган буенча фикер алышу, һава торышы турында сөйләү.

Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы, яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу.

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;  ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру.

Халкыбызның үткәненә, тарихына аңлы караш булдыру,  укучыларда шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре  тәрбияләү.

5.

Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.  

К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү.

К.Насыйриның Казандагы һәм Олы Ачасыр авылындагы музейлары белән таныштыру, «кыйсса» төшенчәсе белән танышу.

Г.Сабитов турында белешмә бирү,

«Чүкеч» хикәясен өйрәнү,

«хикәяләү» төшенчәсе белән танышу.

А.Алиш турында белешмә бирү, «Әни ялга киткәч»  хикәясен өйрәнү, «хикәяләүче»  

теоретик төшенчәсен истә калдыру.

Ф.Яруллин турында белешмә бирү, «Кояштагы тап» хикәясен уку, «притча» төшенчәсен истә калдыру.

Г.Зәйнашева турында белешмә бирү, «Кем булырга?»  шигырен өйрәнү.

М.Латыйфуллинның «Сәйдәшнең юл башы» өзеген уку, «биографик әсәр» төшенчәсе белән танышу.

С.Сәйдәшевның  тормыш юлы һәм иҗаты турында белү.

Р.Фәйзуллин турында белешмә бирү, «Бердәнбер» шигырен уку, анализлау.

Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту.

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру.

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу.

Сүзлек белән эш, парлап сөйләшү, мөстәкыйль укып, төп мәгълүматны аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, презентация карау, фикер алышу.

яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.

Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, бер һөнәр турында сөйләү.

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Туганлыкның кадерен белү, туган җиргә мәхәббәт, хезмәт кешесенә карата  ихирам хисе тәрбияләү.

6.

Илдә илле дустың булсын.  

Дәрдемәнднең тормыш юлы белән танышу, әсәрне уку.

Дәрдемәнднең тормыш юлы турында белү, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү.

Һ.Такташ турында мәгълүмат бирү, «Мокамай» поэмасы белән таныша башлау.

Поэма турында  теоретик төшенчә белән танышу, «Мокамай» поэмасын уку, аңлау.

Р.Харис иҗаты белән танышу, пьесаны укып, нәтиҗә ясау, «диалог», «монолог» төшенчәләрен әдәби термин буларак истә калдыру.

Э.Шәрифуллина иҗаты турында мәгълүмат бирү, дуслык турында шигырьне уку, сөйләм телен үстерү.

Ш.Галиевнең иҗатын, тормыш юлын белү, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү.

Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту.

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру.

Хикәяне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, поэманы тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, поэмага анализ ясау.

Ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу, Р.Харисның рәсемнәре буенча җөмләләр төзү.

Парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау, төрле милләт кешеләренең киемнәре, теле, йолалары турында сөйләшү.

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;  ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;  төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Җаваплылык хисе, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

   7.

Көлке көлә килә...                                                                                                

Ш.Галиевнең юмористик шигырьләре белән танышу,

шигырьгә анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Ф.Шәфигуллин тормышы, иҗаты белән танышу, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.

«Акбай белән Карабай» хикәясен уку, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.

Хикәяне уку, сөйләм үстерү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү.

Хикәяне уку, төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү, фигыльләрне, сыйфатларны табу, алар белән җөмләләр төзү, төп геройларны сурәтләү, план төзү, план буенча сөйләү.

Язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, эчтәлекне берничә җөмлә белән сөйләү.

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;  эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белергә өйрәтү

8.

Һәр фасылың гүзәл, табигать!  

Р.Әхмәтҗанов турында мәгълүмат, «Иртә әле...» шигырен укып аңлау, «пейзаж» төшенчәсен белү.

Г.Рәхим турында белү, хикәяне  укып аңлау, «портрет» төшенчәсен белү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Г.Бәширов  турында белү, «Язгы сабан туйлары» өзеген  укып аңлау, сөйләм телен үстерү.

Рәссам Л.Фәттахов, аның картинасы турында белү, сөйләм телен үстерү.

«Сабантуй» журналы белән танышу, сөйләм телен үстерү.

«Сабантуй» журналы белән таныштыру, язма сөйләм телен үстерү.

Әдәби әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне аңлап истә калдыру.

Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

Яңа сүзләрне язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү.

Рәссам турында уку, презентация карау, картинаны карау, фикер алышу, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, картинаны сурәтләп сөйләү, парлап сөйләшү.

Журнал тарихына, аның Интернеттагы сайтына күзәтү ясау, журнал саннары белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, бер сан белән таныштыру өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү.

Әзерләгән чыгышларны тыңлау — проект яклау, журналга хат язу.

Тирә-як  табигатебезгә  игъибарлы булу, сулыкларны саклау, чиста тоту турында аңлату.

Укыту предметының эчтәлеге

Бүлек исеме

Эчтәлек

Сәгатьләр саны

Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.

Халык авыз иҗаты.Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләренең  жанрларын гомуми күзаллау. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.). Башка халык авыз иҗаты белән чагыштыру.Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.

Мифлар. Татар халык мифлары.Мифлар – кешеләрнең дөньяны фантастик аңлавы.  Мифик геройлар турында төшенчә.  Миф белән әкиятнең аермасы. Рус, грек мифлары белән чагыштыру. «Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары. Мифларны өйрәнгән галимнәр. Язучылар иҗатында мифик геройлар. Рабит Батулланың “Албасты” пьесасы.Әдәбият теориясе. Миф.Мифик геройлар

Мәкальләр һәм әйтемнәр.Мәкальнең акыл бирү, сөйләмне матурлау өчен кулланылуы. Мәкальләрнең тематикасы. Әйтемнең күчерелмә мәгънәдә кулланылган, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган жанр булуы. Мәкаль белән әйтемнең аермасы. Татар мәкальләре һәм әйтемнәренең русча эквивалентлары.    

Әдәбият теориясе. Мәкаль, әйтем

5

Халык моңнары: җырлата да, елата да... .

Халык җырлары.Халык җырларының авторы халык булуы. Аларның вариантлылыгы. Халык җырларының жанрлары. Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге.  Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Тарихи җырлар. Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.

Әдәбият теориясе. Халык җырлары. Халык җыры жанрлары. Йолалар, йола җырлары. Тарихи җырлар. Уен җырлары

Әдәбият теориясе. Автор җырлары.Татарстан Республикасы гимны.Гимнның дәүләт символы булуы. Гимн уйнала торган очраклар. Гимнны тыңлау тәртибе. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин. Гимн текстының эчтәлеге, көе. Әдәбият теориясе. Гимн

6

Кадерле син, Кеше туганым!

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә. “Өч матур сүз” шигыре. Әти-әни, туган илнең кадере. Шигырьдәге лирик герой. Шигырьнең диалог формасында язылуы. Шигырьнең Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән аваздашлыгы.

Әдәбият теориясе. Лирик герой. Сынландыру.

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат.

“Шүрәле” әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, туган авыл табигатенең матурлыгы. Шүрәле мифик образы. Әсәрдә егет һәм Шүрәле образларының бирелеше, аларга салынган мәгънә. Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә.“Шүрәле” балеты.  Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасына балет язылу. Балет авторлары Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи, Л.Якобсон турында мәгълүмат. Былтыр, Шүрәле образларының бирелеше. Сөембикә образы, аңа салынган мәгънә. Әдәбият теориясе. Балет

Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. М.Җәлилнең музей-квартирасы.

“Чәчәкләр” шигыре. Шигырьнең язылу урыны, вакыты. Шигырьдәге символлар. Ччәкләрнең матурлык һәм үлемсезлек символы буларак бирелүе. Туган илне ярату, туган илне саклау идеясе. Әдәбият теориясе. Символ, строфа

7

Энҗе карлар ява

Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә.“Кар ява” хикәясе. Кышкы табигать, кар яву күренешенең тасвирлануы. Хикәядә чагыштырулар.Кави Нәҗми. Шагыйрь турында кыскача белешмә.“Кызыклы хәл” шигыре. Шигырьдә Вилдан белән булган хәлнең бирелеше. Строфа, рифмалар. Эчтәлекне ике өлешкә бүлеп карау мөмкинлеге. Шигырьдәге юмор.Мәрзия Фәйзуллина. Тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә.“Чыршының күлмәкләре” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. Чагыштырулар, сынландыру. Шигырьдә күтәрелгән экология проблемасы.Резеда Вәлиева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат. “Нәни чыршы” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, кулланылган троплар. Шигырьдә күтәрелгән проблема .Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат (5 сыйныфта үткәннәргә өстәмә).“Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы.   Пьесада Яңа ел бәйрәменә әзерлекнең бирелеше. Кыш бабай белән Кар кызы теләкләре. Яңа ел белән котлау сүзләре.

5

Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое  

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә. Аның энциклопедист галим булуы. Казандагы һәм Яшел Үзән районындагы музейлары.“Әбүгалисина” кыйссасы. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары. Аларның белемгә омтылышлары, белем өйрәнүдәге тырышлыклары. Белемнең файдасы. Әбүгалисинаның ярлы егеткә, Әбелхарисның патшага булышуы. Туганлык һәм көнчелек хисләре. Әбүгалисинаның галим булып танылуы.Әдәбият теориясе. Кыйсса

Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.“Кояштагы тап” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. Малай һәм ана образлары. Хикәядә ялганның, ялкаулыкның фаш ителүе. Яманлыкның эзе калуы. Әдәбият теориясе. Притча

4

Илдә илле дустың булсын  

Эльмира Шарифуллина иҗаты белән танышу.“Дуслык, чын дуслык!” шигырен уку. Дуслыкның көче турында уйлану

Шәүкәт Галиев. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Дуслык балы” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге. Шигырьдә күтәрелгән милләтара дуслык, толерантлык проблемалары.

Шигырьнең строфалары, рифмалары, троплар

2

                                                                                                       Көлке көлә килә...

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре. Шигырьләрнең эчтәлекләре. Һәр шигырьдәге юмор

1

Һәр фасылың гүзәл, табигать!  

 Роберт Әхмәтҗанов “Иртә әле...” шигырен уку.Гәрәй Рәхим. “Апрель” хикәясен уку.“Язгы сабан туйлары” өзеген уку.Рәссам Лотфулла Фәттахов. “Сабантуй” картинасына бәя бирү. “Сабантуй” журналы белән танышу.

5

Барлыгы

70

Календарь – тематик планлаштыру

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать саны

Үтәлеш вакыты

Искәрмә

План буенча

Факт буенча

Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.

5 сәг.

1.

Халык авыз иҗаты (әкият, табышмак, мәкаль).

1

2.

«Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» мифлары, «миф» төшенчәсе.

1

3.

«Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары.

1

4.

«Албасты» мифы, Батулланың «Албасты» пьесасы.

1

5.

Мифлар, мәкальләр, әйтемнәр

1

Халык моңнары: җырлата да, елата да...

6 сәг.

6.

Халык авыз иҗатында җыр жанры, йола җырлары,

1

7.

Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәмнәре.

1

8.

Тарихи җырлар, «Көзге ачы җилләрдә» җыры.

1

9.

Уен җырлары: «Кәрия-Зәкәрия», «Әпипә».

1

10.

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны.

1

11.

Халык җырлары, җыр жанрлары, автор җырлары, гимн.

1

Кадерле син, Кеше туганым!

7 сәг.

12.

Язучы Нөкый Исәнбәт иҗаты белән танышу, «Өч матур сүз» шигырен уку.

1

13.

“ Шүрәле” әкият-поэмасының 1 нче өлеше белән танышу.

1

14.

“ Шүрәле” әкият-поэмасының 2  нче бүлеген уку.

1

15.

“ Шүрәле” әкият-поэмасының 3 нче бүлеген уку.

1

16.

Фәрит Яруллин “Шүрәле” балеты турында уку.

1

17.

Муса Җәлил биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән танышу, «Чәчәкләр» шигырен аңлап уку.

1

18.

М.Җәлилнең музей-квартирасы белән танышу.

1

Энҗе карлар явып үткән.

5 сәг.

19.

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты, «Кар ява» әсәрен уку.

1

20.

Кави Нәҗми. “ Кызыклы хәлләр” шигырен уку.

1

21.

Мәрзия Фәйзуллина “Чыршының күлмәкләре”әсәрен уку.

1

22.

Резеда Вәлиева «Нәни чыршы» шигыре.

1

23.

Туфан Миңнуллин «Акбай һәм Кыш бабай» әсәре.

1

Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

4 сәг.

24.

Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты, «Әбүгалисина» әсәре.

1

25.

«Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү. 2 бүлек.

1

26.

“Казанда Каюм Насыйри музее” тесктын уку.

1

27.

Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» хикәясе,«притча» төшенчәсе.

1

Илдә илле дустың булсын.

2 сәг.

28.

Эльмира Шарифуллина иҗаты белән танышу.“Дуслык, чын дуслык!” шигырен уку.

1

29.

Шәүкәт Галиев иҗаты. “Дуслык балы” шигырен уку, анализлау.

1

Көлке көлә килә...

1 сәг.

30.

 Шәүкәт Галиев — юмор остасы. “Курыкма, тимим!”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләрен уку.

1

Һәр фасылың гүзәл, табигать!

5 сәг.

31.

Роберт Әхмәтҗанов “Иртә әле...” шигырен уку.

1

32.

Гәрәй Рәхим. “Апрель” хикәясен уку.

1

33.

“Язгы сабан туйлары” өзеген уку.

1

34.

Рәссам Лотфулла Фәттахов. “Сабантуй” картинасына бәя бирү.

1

35.

 “Сабантуй” журналы белән танышу.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме)  өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләргә бүленеш....

Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф  (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләр бүленеше....

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

7 нче сыйныф өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

7нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

8 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

8нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

3 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган телдән контроль – үлчәү материаллары

3нче сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...