7 нче сыйныф өчен туган тел буенча эш программасы
рабочая программа (7 класс) на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

7нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7kl.rod_.tat_.yaz_._2018-19_-.docx39.2 КБ

Предварительный просмотр:

7  нче  сыйныф өчен туган тел  буенча планлаштырылган предмет нәтиҗәләре

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр

Укучы өйрәнәчәк

Өйрәнү мөмкинлеге алачак

1.

Белем һәм тормыш .

Сыйфатлар ясый белергә; билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләндерергә; хәл фигылнең 1нче, 2 нче, 3 нче һәм 4 нче  төрләрен белергә;  хәл фигыль формаларын сөйләмдә кулланырга, боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерергә;  рәвеш төркемчәләрен,  вакыт, урын, күләм-чама рәвешләрен кертеп, диалоглар төзи белергә; сәбәп белдерү формасын кулланырга, исемнәргә кушымчалар ялгану ысулларын белергә; татар телендә җөмлә төзелешен белергә; “инфинитив + кирәк” төзелмәсен кулланырга.

Сыйфатлар ясый белергә; билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләндерергә; хәл фигылнең 1нче, 2 нче, 3 нче һәм 4 нче  төрләрен белергә;  хәл фигыль формаларын сөйләмдә кулланырга, боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерергә;  рәвеш төркемчәләрен,  вакыт, урын, күләм-чама рәвешләрен кертеп, диалоглар төзи белергә; сәбәп белдерү формасын кулланырга, исемнәргә кушымчалар ялгану ысулларын белергә; татар телендә җөмлә төзелешен белергә; “инфинитив + кирәк” төзелмәсен кулланырга.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм төзи белү;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгели белү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллана белү.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзи белү;
  • аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре формалашу;
  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • укучыларда күпмилләтле җирлектә яшәүче халыкларга карата ихтирамлык, гражданлык бердәйлеге хисләре формалаштыру;
  • туган җир, Ватан төшенчәләре, үз культураң аша дөнья культурасына карата ихтирам тәрбияләү, аны өйрәнү теләге формалаштыру;
  • үзлегеңнең белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын формалаштыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү.

2.

Без бергә ял итәбез.

Сыйфат фигыльнең заман формаларын белергә, сыйфат фигыльнең заман формаларын сөйләмдә кулланырга, җөмләнең баш кисәкләрен, ия белән хәбәр арасында сызык куелу очракларын белергә; теркәгечләрне өйрәнергә, исем фигыльне, кереш сүзләрне, исем ясагыч кушымчаларны, исем ясагыч кушымчаларны белергә,  исемнәрнең тартым белән төрләндерергә , тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләндерергә.

Сыйфат фигыльнең заман формаларын белергә, сыйфат фигыльнең заман формаларын сөйләмдә кулланырга, җөмләнең баш кисәкләрен, ия белән хәбәр арасында сызык куелу очракларын белергә , теркәгечләрне өйрәнергә, исем фигыльне, кереш сүзләрне, исем ясагыч кушымчаларны , исем ясагыч кушымчаларны белергә,  исемнәрнең тартым белән төрләндерергә , тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләндерергә

3.

Өлкәннәр һәм кечкенәләр.

Җөмләнең иярчен кисәкләрен белергә: аергыч, тәмамлык,хәл; исем фигыльне килешләр белән төрләндерергә, исем фигыльне сөйләмдә кулланырга, кисәкчәләр, билгеләү алмашлыкларының дөрес язылышын белергә.

Җөмләнең иярчен кисәкләрен белергә: аергыч, тәмамлык,хәл; исем фигыльне килешләр белән төрләндерергә , исем фигыльне сөйләмдә кулланырга, кисәкчәләр , билгеләү алмашлыкларының дөрес язылышын белергә.

4.

Без Татарстанда яшибез.

Теләк белдерү формаларын белергә, максат белдерү формаларын белергә.

Теләк белдерү формаларын белергә, максат белдерү формаларын белергә.

Укыту предметының  эчтәлеге

Бүлек исеме

                                                               Эчтәлек

Сәгатьләр саны

Белем һәм тормыш.

Сыйфатлар ясалышы. Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль. Хәл фигыль, хәл фигыльнең 4 төре, аларны сөйләмдә куллану. «Мәктәптә беренче көн», «Без киңәшләр бирәбез» темалары буенча сөйләм үрнәкләре. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Китапханәдә формуляр тутыру, кирәкле китапның исеме, авторы.  Рәвеш төркемчәләре. Сәбәп белдерү формасы. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. «Инфинитив+кирәк» төзелмәсе.

15

Без бергә ял итәбез.

Сыйфат фигыльнең заман формалары, сөйләмдә кулланылышы. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр арасындагы сызык.  Буш вакыт. Буш вакытны файдалы,  файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен тотышы турында сөйләшү, бәя бирү.  Теркәгечләр. «Минем буш вакытым» темасына сөйләшү.  Исем фигыльнең барлык, юклык формасы. Кереш сүзләр. Бездәге үрнәк сыйфатлар. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. «Безнең йортның подъезды» темасына сөйләшү.

24

Өлкәннәр һәм кечкенәләр.

Җөмләнең иярчен кисәкләре – тәмамлык, хәл һәм аергыч. Хәл һәм аның төрләре. Тәрбиялелек сыйфатлары. «Без бер-беребезгә булышабыз», «Ярдәмләшеп яшәү күңелле» темасы буенча сөйләм үрнәкләре. Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше, сөйләмдә кулланылышы.  Кисәкчәләр. Аралашу әдәбе, «Тәрбияле булу заманчамы?» проблемасы буенча сөйләшү. Билгеләү алмашлыклары. Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтү, рөхсәт сорау формалары. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү турында сөйләү. Әти-әниләрне бәйрәм белән котлау үрнәкләре. Эш кәгазьләре стиле. Хат язу кагыйдәләре.

21

Без Татарстанда яшибез.

Татарстанның географик урыны, климаты, байлыклары. Татарстанның сәнәгате. «Без Татарстанда яшибез» темасы буенча сөйләшү.  Теләк белдерү формалары, теләк фигыль. Максат белдерү формалары.

10

Барлыгы

70

Календарь – тематик планлаштыру

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План буенча

Факт

буенча

Белем һәм тормыш.

15 сәг.

1.

Хуш киләсең беренче сентябрь. Диалог төзү.

1

2.

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль, аның зат-сан белән төрләнешен өйрәнү.

1

3.

Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, аның зат-сан белән төрләнешен өйрәнү.

1

4.

ДСҮ. Ситуатив күнегүләр эшләү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен белү

1

5.

Көндәлек режим. Хикәя фигыль.

1

6.

“Самат”. З.Туфайлова. Китапка мөнәсәбәт. Хикәя фигыльне ныгыту.

1

7.

ДСҮ. Ситуатив күнегүләр эшләү.

1

8.

Без китапханәгә йөрибез. Хәл фигыль белән таныштыру.Хәл фигыльнең 1-2 нче төре барлыкта һәм юклыкта.

1

9.

Без китап укыйбыз. Хәл фигыльнең 3-4 нче төрен үзләштерү.

1

10.

«Көндәлек – документ, көндәлек – синең көзгең”.

1

11.

БСҮ. Минем көндәлегем.

1

12.

Безнең көндәлекләребез. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

13.

“Көндәлек-документ” темасын кабатлау. Хәл фигыль, рәвеш.Рәвеш сүз төркеме.

1

14.

“Киңәш” Ш. Маннур. Дустыңа киңәш бирү. Рәвеш сүз төркемен кабатлау.

1

15.

БСҮ. Яхшы уку кагыйдәләре.

1

Без бергә ял итәбез.

24 сәг.

16.

Күңелле ял итәбез.

1

17.

Инфинитив + кирәк (тиеш, ярый, мөмкин)  төзелмәсе. Сыйфат фигыль. Аның мәгънәсен ачыклау.

1

18.

Спорт түгәрәкләренә йөрү. Сыйфат фигыльнең хәзерге заман формалары белән таныштыру.

1

19.

 ДСҮ. Ситуатив күнегүләр эшләү.

1

20.

Казандагы театрлар. Сыйфат фигыльнең үткән заман формалары белән таныштыру.

1

21.

ДСҮ.Театрга барабыз. .Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм аның белдерелүе.

1

22.

ДСҮ.Минем ял көнем. Хәбәр. Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру

1

23.

“Буш вакыт “ темасына караган лексик-грамматик материал.

1

24.

“ Буш вакыт – ул нинди вакыт?” Исем фигыль, аның мәгънәсе, формасын өйрәнү.

1

25.

“Минем буш вакытым булса,...” Исем  фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

26.

БСҮ. Минем буш вакытым . Сыйфат фигыль һәм исем фигыль.

1

27.

ДСҮ. Ситуатив күнегүләр эшләү. Кереш сүзләр. Кереш сүзләрнең төрләре.

1

28.

Үткәннәрне кабатлау.

1

29.

Файдалы һәм файдасыз үткәрелгән буш вакыт.

1

30.

Проект. “Сәламәтлекне саклау.”

1

31.

Проет эшен  яклау.

1

32.

“ Ялгыш адым” Ш. Галиев.

1

33.

БСҮ. Нәрсә ул егетлек?

1

34.

Бездәге үрнәк сыйфатлар.

1

35.

“Подъезддагы язулар» шигыре буенча лексик-грамматик материал.

1

36.

“Подъезддагы язулар» шигыре.

1

37.

БСҮ. Безнең йортның подъезды.

1

38.

ДСҮ. Ситуатив күнегүләр эшләү.

1

39.

“Без бергә ял итәбез” темасын кабатлау.

1

Өлкәннәр һәм кечкенәләр.

21 сәг.

40.

“Өлкәннәр һәм кечкенәләр мөнәсәбәте.” тексты буенча лексик-грамматик материал. Җөмләнең иярчен кисәкләре.Иярчен кисәкләрне билгеләргә өйрәтү.

1

41.

Өлкәннәр һәм кечкенәләр мөнәсәбәте. Аергыч һәм аның белдерелүе.

1

42.

ДСҮ. Дуслар белән очрашу. Аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнешен аеру.

1

43.

Тәмамлык һәм аның белдерелүе.

1

44.

Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле. Вакыт хәле.

1

45.

Б.С.Ү. Тәрбиялелек сыйфатлары. Күләм хәле. Сәбәп хәлен куллану.

1

46.

Ничек кирәк? Максат хәле.

1

47.

БСҮ. Хат язу.

1

48.

Без бер-беребезгә булышабыз. Шарт хәле. Кире хәлне үзләштерү

1

49.

БСҮ.Хикәя төзү. “Ярдәмләшеп яшәү күңелле.”

1

50.

“Ата-анага хөрмәт” темасына караган лексик-грамматик материал.

1

51.

Ата-ананы хөрмәт итү-тәрбиялелек билгесе.

1

52.

 Эш кәгазьләре стиле. Хат язу кагыйдәләре.

1

53.

БСҮ.Ни өчен ата-ана иң зур кеше.

1

54.

Әдәплелек гаиләдә тәрбияләнә. Кисәкчәләр турында гомуми мәгьлүмат. Кисәкчәләрнең татар телендә дөрес язылышын өйрәнү.

1

55.

ДСҮ. Ситуатив күнегүләр эшләү.

1

56.

Аралашуда үз-үзеңне тоту әдәбе. Тартымлы исем фигыльнең килеш белән төрләнеше.

1

57.

Аралашу әдәбе. “Тәрбияле булу заманчамы?”

1

58.

“Тагын бер рәхмәт” Ш.Галиев.

1

59.

БСҮ. Транспортта. Затланышлы фигыльләрне кабатлау.

1

60.

Теманы гомумиләштереп кабатлау.

1

Без Татарстанда яшибез.

10 сәг.

61.

“Татарстаным” И.Юзеев. Теләк фигыль фигыльнең 1 зат берлек һәм күплек  сан формалары

1

62.

Туган ягым-Татарстан.

1

63.

Туган ягыбыз ни өчен якын? Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

64.

Татарстанның географик урыны. Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыльнең заман формалары.

1

65.

ДСҮ.Татарстан Республикасы.

1

66.

Эш кәгазьләре стиле.  Афиша. “Кошлар көненә багышланган концертка чакырабыз".

1

67.

Җыючы.каршы куючы теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

1

68.

Ияртүче теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

1

69

Фигыль юнәлешләрен кабатлау.

1

70

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы. Программада аңлатма язуы,тематик план бирелә....

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...

6 нчы сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

6нчы сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...

8 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

8нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

5 нче сыйныфлар өчен туган телдән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына ни...