6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары
учебно-методический материал (6 класс) на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6kl._kontr.r.docx60.11 КБ

Предварительный просмотр:

Кушымта

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү(исәпләү) материаллары укучыларының татар теленнән белем дәрәҗәләрен ачыклау, аларда телгә карата кызыксыну уяту, белемнәрен үстерү максатыннан әзерләнде. Материаллар 6 нчы сыйныфта татар теле укыту программаларында каралган таләп һәм биремнәргә нигезләнеп төзелде. Контроль- үлчәү материаллары укучыларның теоретик материалларны үзләштерү hәм ныгыту дәрәҗәсен, тәрҗемә итә белүләрен, сөйләм эшчәнлеге үсешен тикшерүне күздә тота.

         Материалларның бирелеше һәм бүленеше 6 нчы  сыйныф өчен булган дәреслек үрнәгендә алып барылды. Текстлар һәм аларның биремнәре укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бирелде. Контроль  үлчәү материаллары түбәндәге җыентыклардан алынды: “Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр” Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Яр Чаллы. 2014. Татар теленнән тестлар. Авторлары:А.Н.Газизова, Э.Р.Зинатуллина. Казан. “Гыйлем”, 2014.

Кереш контроль эш № 1.

Бурычлар:5 нче сыйныфта алган белемнәрне тикшерү,укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерү, татар теленә хас булган сузык авазларны сүзләрдә дөрес куллануны тикшерү, исемнәрне тартым категориясен куя белү  күнекмәләрен тикшерү, исемнәрне тартым категориясендә  килеш белә төрләндерә белү  күнекмәләрен тикшерү, тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен тикшерү, кереш сүзләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен тикшерү, бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышын тикшерү,бара ала конструкциясе, хикәя фигыльнең заманнарын сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен тикшерү.

Үткәрү вакыты: 45 минут.

1 вариант

2 вариант

1. Кушма исемне табыгыз:

1) җир җиләге

2) ташбака

3) суыткыч

4) ата-ана

2. Юнәлеш килешендә булмаган сүзне табыгыз:

1) сыйныфына

2) мәктәпкә

3) апама

4) тәрҗемә

3. Туры килгән кереш сүзне табыгыз:

Без кичә театрга бардык. Ә мин, ... ,бара алмадым.

1) әлбәттә

2) бәхеткә каршы

3) димәк

4) кызганычка каршы

4. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз:

1) барсам - если пойду

2) бар - иди

3) барыйк әле - пойдем-ка мы

4) барырга – пойду

5.Туры килгән санны табыгыз: Әни эштән ... яртыда кайтты.

1) бишәү

2) бишенче

3) бишәр

4) биш

6. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз:

1) ашыйсым килә - хочу кушать

2) килергә тиеш – должен прийти

3) утыртырга булдык- должны посадить

4) укый ала – может прочитать

7.Туры килгән кушымчаны табыгыз:

Хатын-кызлар көнендә мин әнием ... чәчәкләр бүләк иттем.

– нә

– ә

– гә

– не

8. Хаталы сүзтезмәне табыгыз:

1) акыллы кеше

2) сәламәт бала

3) ярдәмчел бина

4) матур көн

9. Туры килгән бәйлекне табыгыз: Мин көн ... зарядка ясыйм.

1) кадәр

2) саен

3) таба

4) соң

10. Кайсы раслау дөрес түгел?

1) барам - хәзерге заман хикәя фигыль

2) котлаган – билгесез үткән заман

3) сорады –билгеле үткән заман хикәя фигыль

4) булышыр- инфинитив

11. Үзең турында кечкенә хикәя төзе.

1. Кушма исемне табыгыз:

1) каен гөмбәсе

2) сыйныфташ

3) тимераяк

4) балыкчы

2. Төшем килешендә булмаган сүзне табыгыз:

1) мәктәбен

2) дустымны

3) әнине

4) урын

3. Туры килгән кереш сүзне табыгыз:

 Казанда кичә яңгыр яуды. Ә Мәскәүдә, ... , кояшлы иде.

1) әлбәттә

2) Һичшиксез

3) димәк

4) киресенчә

4. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз:

1) укы - читай

2) сораса - если спросит

3) сөйләдем – я рассказала

4) килсен - приходи

5. Туры килгән санны табыгыз: Укытучы укучыларга .... дәфтәр таратты.

1) ике

2) икешәр

3) икенче

4) икәү

6. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз:

1) кайтырга тиеш - должен вернуться

2) бирә ала – может дать

3) сөйләргә булдык - решили рассказать

4) укый алам – может прочитать

7.Туры килгән кушымчаны табыгыз:

Укучылар укытучылары... лалә чәчәкләре бүләк иттеләр.

– на

– а

– га

– ны

8. Хаталы сүзтезмәне табыгыз:

1) белемле кеше

2) матур бина

3) ярдәмчел малай

4) тыйнак көн

9. Туры килгән бәйлекне табыгыз: Без хайваннар ... инша яздык.

1) белән

2) турында

3) кебек

4) соң

10. Кайсы раслау дөрес түгел?

1) китәм - хәзерге заман хикәя фигыль

2) барса - шарт фигыль

3) сораган – билгеле үткән заман хикәя фигыль

4) булышырга - инфинитив

11. Үзең турында кечкенә хикәя төзе.

Контроль эшне бәяләү нормалары

1. 2) ташбака (1 балл)

2. 4) тәрҗемә (1 балл)

3. 4) кызганычка каршы (1 балл)

4. 4) барырга – пойду(1 балл)

5.2) бишенче (1 балл)

6. 3) утыртырга булдык- должны посадить (1 балл)

7.– ә (1 балл)

8. 3) ярдәмчел бина (1 балл)

9. 2) саен (1 балл)

10. 4) булышыр- инфинитив (1 балл)

11. Үзең турында кечкенә хикәя төзе. (8 балл)

“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -18

18-17  балл – “5”

16-14  балл –“4”

 13 -10 балл – “3”

7 баллдан азрак – “2”

Контроль эшне бәяләү нормалары

1. 3) тимераяк (1 балл)

2. 4) урын (1 балл)

3. 4) киресенчә (1 балл)

4. 4) килсен – приходи (1 балл)

5. 2) икешәр (1 балл)

6. 4) укый алам – может прочитать (1 балл)

7.– на(1 балл)

8. 4) тыйнак көн (1 балл)

9. 2) турында (1 балл)

10. 3) сораган – билгеле үткән заман хикәя фигыль (1 балл)

11. Үзең турында кечкенә хикәя төзе. (8 балл)

“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -18

18-17  балл – “5”

16-14  балл –“4”

 13 -10 балл – “3”

7 баллдан азрак – “2”

Контроль эш № 2.

Бурычлар:Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше, килеш кушымчаларын белү.. Исем ясагыч кушымчаларны белү. Сорау алмашлыклары белү. Боерык фигыль + әле төзелмәсе. Эшли ала төзелмәсен белү. Сорау җөмләләр төзи белү.  Шарт фигыльне куллана белү. Теләк белдерү формасы куллана белү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең заман формалары сөйләмдә куллана белү. Алмашлыкларны куллана белү.

Үткәрү вакыты: 45 минут.

1 вариант

  1. вариант

1.Дөрес тәрҗемәне сайлап алыгыз. Может рисовать

а)рәсем ясый

ә) рәсем ясады

б) рәсем ясый ала

2.  Найди предложение с грамматической ошибкой.

а) Дустым спорт, тарих белән кызыксына.

ә)Сез җәйге каникулда дуслаштыгыз.

б)Безгә төрле биюләр ошыйбыз.

в)Бәйрәмдә балаларга бик күңелле булды.

3.Нокталар урынына зат алмашлыкларын кирәкле килешләрдә куеп яз.

1)... укыйсым килә. 3) ... укырга өйрәт.

2)... директор чакырды. 4) ... китап кирәк.
4.Тиешле кушымчаларны куегыз. 
а) Минем көндәле( к)… … начар билгеләр юк. 
ә) Аның бүлмә … … яңа диван сатып алдылар. 
б) Мин мәктәп китапханә… … кызыклы китап алдым. 
в) Синең апа… … исеме ничек? 
г) Җәй көне безнең йорт… … ремонт ясадылар. 
5.Җөмләләрне  дәвам итегез.

а)Дима әнисенә булышса, ...

6.Спроси у друга:

-сколько стоит эта книга;

- любит ли он читать?

7. Вырази желание:

-стать переводчиком.

8.Попроси друга помочь тебе:

-решить задачу.

9. Җөмләнең парларын табыгыз 
а)  Җәй җиткәч, саклап тотарга кирәк.

ә) Уку-язу әсбапларын җиләк җыярга урманга бардык. 
б)  Мәктәп бакчасында 30 нчы августта була. 
в)  Чәчәкләр бәйрәме укучылар матур чәчәкләр утырталар.
*10. Тәрҗемә итегез. 
1. Если будут билеты, то вы пойдете в театр.

2. Когда мама ушла на работу, я помыл пол. 
3.Я еду в Елабугу на автобусе.

4. Он хочет играть в хоккей.

1. Дөрес тәрҗемәне сайлап алыгыз. Может сказать

а) сыйли ала

ә) әйтә ала

б) әйтте

2.  Найди предложение с грамматической ошибкой.

а) Син тәлинкәне сөрттеңме?

ә) Без әтигә булыштым.

б) Сеңлем гөлгә су сибә.

в) Алар идәнне юачаклар.

3.Нокталар урынына зат алмашлыкларын кирәкле килешләрдә куеп яз.

1)... ашыйсым килә. 3) ... эшләргә өйрәт.

2)...  укытучы чакырды. 4) ... дәфтәр кирәк.

4.Тиешле кушымчаларны куегыз. 
а) Минем урынды( к) … … кем утырды? 
ә) Көз көне без бакча… … күп алма алып кайттык. 
б) Петяның альбом… … матур рәсемнәр бар.
в) Синең сүзле(к) … … яңа сүзләр бик күп язылган. 
г) Безнең кабинет … … яңа компьютер куйдылар. 
5.Җөмләләрне  дәвам итегез.

а) Дима озак йокласа, ... .

6.Спроси у друга:

-есть ли унего дома библиотека;

-какой сегодня день недели?

7. Вырази желание:

- получить пятерку по татарскому языку.

8.Попроси друга помочь тебе:

-перевести рассказ.

9. Җөмләнең парларын табыгыз. 
1. Бүген ул дәреслектән өй эшен һәрвакыт язарга тиеш. 
2. Укучы көндәлегенә сеңлемне бакчага илтәм. 
3. Бергә чәй эчкәч, маҗаралы китаплар күп. 
4. Мәктәп китапханәсендә кызыклы әкият укыды. 
*10. Тәрҗемә итегез. 
1. Если будут билеты, то вы пойдете в театр.

2. Когда мама ушла на работу, я помыл пол. 
3. Я еду в Елабугу на автобусе.

4.  Он хочет играть в хоккей..

1 вариант

  1. вариант

Контроль эшне бәяләү нормалары

1.б) рәсем ясый ала (1балл)

2.  б)Безгә төрле биюләр ошыйбыз.(1 балл)

3. 1)Минем  укыйсым килә. 3) Мине укырга өйрәт. (4 балл)

2) Аны  директор чакырды. 4) Миңа китап кирәк.
4. а) Минем көндәлегемдә начар билгеләр юк. (3 балл)
ә) Аның бүлмәсенә яңа диван сатып алдылар. 
б) Мин мәктәп китапханәсеннән кызыклы китап алдым. 
в)  Җәй көне безнең йортыбызга ремонт ясадылар. 
5.

а)Дима әнисенә булышса, яхшы малай була. (1 балл)

6. (2 балл)

- бу китап ничә сум тора;

- син укырга яратасыңмы?

4. Вырази желание: (1 балл)

- минем тәрҗемәче буласым килә

7. (1 балл)

 - миңа мисалны чишәргә булыш әле.

8. Җөмләнең парларын табыгыз . (4 балл)

а) Җәй җиткәч, җиләк җыярга урманга бардык. 

ә) Уку-язу әсбапларын саклап тотарга кирәк. 
б) Чәчәкләр бәйрәме 30 нчы августта була. 

в) Мәктәп бакчасында укучылар матур чәчәкләр утырталар.
*9. Тәрҗемә итегез. 
а) Билетлар булса, без татрга барабыз.

ә) Әни эшкә киткәч, мин идәнне юдым. 
б) Мин Алабугага автобуста барам.

в) Ул хоккей уйнарга тели.

“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -18

18-17  балл – “5”

16-14  балл –“4”

 13 -10 балл – “3”

7 баллдан азрак – “2”

Контроль эшне бәяләү нормалары

1. ә) әйтә ала(1 балл)

2. ә) Без әтигә булыштым. (1 балл)

3. 1)Минем  ашыйсым килә. 3) Аны эшләргә өйрәт. (4 балл)

2) Безне укытучы чакырды. 4) .Миңа дәфтәр кирәк.

4 а) Минем урындыгыма кем утырды? (4 балл)

ә) Көз көне без бакчабыздан күп алма алып кайттык. 
б) Петяның альбомында матур рәсемнәр бар.
в)  Безнең кабинетыбызга яңа компьютер куйдылар. 
5.

а) Дима озак йокласа, мәктәпкә соңга калачак. (1 балл)

6. (2 балл)

-Синең өеңдә китапханә бармы?

-бүген  атнаның кайсы көне?

4. Вырази желание: (1 балл)

- Татар теленнән бишле алырга телим.

7.Попроси друга помочь тебе:

-миңа хикәяне тәрҗемә итәргә булыш әле.

8. Җөмләнең парларын табыгыз. 
а) Бүген ул дәреслектән кызыклы әкият укыды. 
ә) Укучы көндәлегенә өй эшен һәрвакыт язарга тиеш.

б) Бергә чәй эчкәч, сеңлемне бакчага илтәм. 
в) Мәктәп китапханәсендә маҗаралы китаплар күп. 

*9. Тәрҗемә итегез. 
а) Билетлар булса, без татрга барабыз.

ә) Әни эшкә киткәч, мин идәнне юдым. 
б) Мин Алабугага автобуста барам.

в) Ул хоккей уйнарга тели.

“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -18

18-17  балл – “5”

16-14  балл –“4”

 13 -10 балл – “3”

7 баллдан азрак – “2”

Контроль эш № 3.

Бурычлар: Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибен белү. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен белү.  Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен белү. Теләк белдерү формасын белү. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне белү. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне белү. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен белү. Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау. Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллануны белү. Хәл фигыльләр куллана белү.

Үткәрү вакыты: 45 минут.

I вариант 

2 вариант 

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 
Сагындылар. 
а) любили; б) ждут; в) соскучились. 
2. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнеӊ кушымчалары. 
а) –кан,-кән, -ган,-гән; б)-ды,-де,-ган, -нан; в) –ган,-гән,-дан,-дән. 
3. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 
Гына/ генә 
а) вдруг; б) только; в) для. 
4. Дөрес аффиксны куегыз. 
Әни кунакка кит… , өй эшләрен үзем эшләдем. 
а) –те; б)-кәч; в) –еп. 
5. Дөрес аффиксны куегыз. 
Рөстәм хатасын аӊла… , әтисе аӊа пәкене бирде. 
а) -гач,; б)-сә; в)- ма, 
6. Иялек килеше аффиксы. 
а) –ныӊ,-неӊ; б)- дан,-дән,-тан,-тән; в) –ны,-не. 
7. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 
Казань-один из древних городов. 
а) Казан- яӊа шәһәрләрнеӊ берсе. 
б) Казан- борынгы шәһәрләрнеӊ берсе. 
в) Казан- борынгы шәһәрләргә керә. 
8. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 
Өлкәннәрне ихтирам итә. 
а) помогает младшим; б) уважает одноклассников; в) уважает взрослых 
9. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 
Англиядән мәктәпкә кунаклар килгәч, без аларга Англия турында белемнәребезне күрсәттек. 
а) Когда в школу приехали гости из Англии, мы показали им свои знания об Англии. 
б) Мы показали свои знания о Татарстане, приехавшим гостям. 
в) Английским гостям мы рассказали об их стране. 
10. Дөрес аффиксларны куегыз. 
Әни… кунак… кит… , Дамир аша… пешер… өйрән… . 
а) –ем,-тан,-гач,-ырга,-арга,-ты; б)-се,-ка,-кәч,-рга,-ергә,-де; в)-еӊ,-да,-сә,-ргә,-ә,-ер. 
11. КАК СКАЖЕШЬ,О ТОМ ЧТО: 
- возле школы растут красивые цветы; 
- если Рустам поймет ошибку, ему будет приятно; 
- на флаге Татарстана есть три цвета: зеленый, белый, красный. 
12. КАК СПРОСИШЬ У ДРУГА О ТОМ,ЧТО 
- каких татарских писателей и поэтов он знает; 
- какие реки есть в Татарстане; 
- где он отдыхает на каникулах; 
- есть ли в Казани театр кукол. 
-знает ли английский язык?

*13. Яңа ел бәйрәме турында кечкенә хикәя языгыз.

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 
Рәхмәт әйтте 
а) поблагодарил; б) помог; в) похвалил. 
2.Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчалары. 
а) –ган,-гән,-кан,-кән; б)-а,-а,-ый,-и; в) –ды,-де,-ты,-те. 
3. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 
Кинәт 
а) но; б) вдруг; в) только. 
4. Дөрес аффиксны куегыз. 
Рөстәм хатасын аӊла… , әти-әнисе аны гафу итә. 
а) –маса; б) –са; в) – ый. 
5.Дөрес аффиксны куегыз. 
Татарстан турында күп бел… , безгә рәхәт булды. 
а) – са; б) – гәч; в) – мә. 
6. Юнәлеш килеше аффикслары. 
а) –ны,-не; б)- га,-гә,- ка, -кә; в) –да,-дә,-та,-тә. 
7. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 
Елабуга-один из древних городов. 
а) Алабуга- яӊа шәһәрләрнеӊ берсе. 
б) Алабуга- борынгы шәһәрләрнеӊ берсе. 
в) Алабуга- борынгы шәһәрләргә керә. 
8. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 
Өлкәннәргә һәрвакыт ярдәм итә. 
а) уважает взрослых; б) всегда помогает взрослым; в) всегда помогает друзьям 
9. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 
Когда мама рассказала все изменив, Рустаму было неприятно. 
а) Әнисе хикәяне үзгәртеп сөйләгәч, Рөстәмгә тыӊларга рәхәт булмады. 
б) Әнисе хикәяне үзгәртеп сөйләмәгәч,Рөстәмгә авыр булды. 
в) Хикәяне тыӊлау күӊелле булды. 
10.Дөрес аффиксларны куегыз. 
Әти.. диӊгез… кайт…,малайлар… һәрберсе сорау… бир… телә… . 
а) –ләре,-дән,-кач,-ныӊ, лар,-ергә,-де; б) –м,-сә,-ды,-лар,ны.-ма,-ган 
в)-се,-гә,-гач,-неӊ, ләр,- ырга. –те. 
11. КАК СКАЖЕШЬ О ТОМ, ЧТО: 
- возле дома растут красивые цветы; 
- родниковая вода чистая, холодная, полезная; 
- если Рустам уступит(даст) место в автобусе, дедушка его поблагодарит; 
- на флаге Татарстана есть три цвета: зеленый, белый, красный. 
12. КАК СПРОСИШЬ У ДРУГА О ТОМ, ЧТО: 
- какие исторические города есть в Татарстане; 
- где он отдыхает на каникулах; 
- есть ли в Казани театр кукол; 
- всегда ли он помогает взрослым. 
знает ли он хорошо о Татарстане?

*13. Яңа ел бәйрәме турында кечкенә хикәя языгыз.



I вариант 

2 вариант 

Контроль эшне бәяләү нормалары

1. в) соскучились.  (1 балл)
2. а) –кан,-кән, -ган,-гән; (1 балл)

3.  б) только. (1 балл)
4. Әни кунакка киткәч өй эшләрен үзем эшләдем. (1 балл)
5.Рөстәм хатасын аӊлагач, әтисе аӊа пәкене бирде. (1 балл)
6. а) –ныӊ,-неӊ; (1 балл)
7. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. (1 балл)
б) Казан- борынгы шәһәрләрнеӊ берсе. 
8. Өлкәннәрне ихтирам итә. (1 балл)
в) уважает взрослых 
9. а) Когда в школу приехали гости из Англии, мы показали им свои знания об Англии. (1 балл)
10. б)-се,-ка,-кәч,-рга,-ергә,-де; (1 балл)
11. КАК СКАЖЕШЬ,О ТОМ ЧТО: (3 балл)
- Мәктәп янында матур чәчәкләр үсәләр; 
- Рөстәм хатасын аңласа, аңа рәхәт булачак; 
- Татарсанның флагында өч төс бар: яшел, ак, кызыл.
12. КАК СПРОСИШЬ У ДРУГА О ТОМ,ЧТО (5 балл)
- Син нинда татар язучыларын һәм шагыйрьләрен беләсең?

- Татарстанда нинди елгалар бар?

-Каникулларда син кайда ял итәсең?

-Казанда курчак театры бармы?

- Син инглиз телен беләсеңме?

*13. Яңа ел бәйрәме турында кечкенә хикәя языгыз.

“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -18

18-17  балл – “5”

16-14  балл –“4”

 13 -10 балл – “3”

7 баллдан азрак – “2”

Контроль эшне бәяләү нормалары

1. а) поблагодарил. (1 балл)
2.а) –ган,-гән,-кан,-кән; (1 балл)
3. б) вдруг. (1 балл)
4. Рөстәм хатасын аӊласа, әти-әнисе аны гафу итә. (1 балл)
5.Татарстан турында күп белгәч, безгә рәхәт булды. (1 балл)
6.б)- га,-гә,- ка, -кә; (1 балл)
7.б) Алабуга- борынгы шәһәрләрнеӊ берсе. (1 балл)
8. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. (1 балл)
Өлкәннәргә һәрвакыт ярдәм итә. (1 балл)
б) всегда помогает взрослым; (1 балл)

9.а) Әнисе хикәяне үзгәртеп сөйләгәч, Рөстәмгә тыӊларга рәхәт булмады. (1 балл)
10. а) –ләре,-дән,-кач,-ныӊ, лар,-ергә,-де; (1 балл)
11. КАК СКАЖЕШЬ О ТОМ, ЧТО: (3 балл)
- Мәктәп янында матур чәчәкләр үсәләр; 
-Чишмә суы чиста, салкын, файдалы; 
- Рөстәм бабайга урын бирсә, бабай аңа рәхмәт әйтәчәк. 
12. КАК СПРОСИШЬ У ДРУГА О ТОМ, ЧТО: (5 балл)
- Татарстанда нинди тарихи урыннар бар? 
- Каникулларда син кайда ял итәсең?

-Казанда курчак театры бармы?

- Син өлкәннәргә һәрвакыт булышасыңмы?

-Син Татарстан турында яхшы беләсеңме?

 *13. Яңа ел бәйрәме турында кечкенә хикәя языгыз.
“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -18

18-17  балл – “5”

16-14  балл –“4”

 13 -10 балл – “3”

7 баллдан азрак – “2”

Контроль эш № 4.

Бурычлар: Инфинитив+ ярый/ ярамый төзелмәсе. Сорау җөмлә төзү формалары. Шуңа күрә, чөнки теркәгечләрен кулланып, сәбәп белдерү. Инфинитив(барлыкта һәм юклыкта) + кирәк (ярамый) төзелмәсе. Рәвешнең үзенчәлекле якларын билгеләү, рәвешне җөмләдә тану.Алмашлыкларны, аның төркемчәләрен кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 минут.

I вариант 

2 вариант 

1 вариант

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 
Если есть время, помогаешь 
а) Булышырга уйласа, булыша; 
б) Вакыты булса, булыша; 
в) Теләсә, булыша. 
2. Күп нокталар урынына зат алмашлыклар куеп языгыз.

1) ... бүген диктант яздым. 2) Татар теленнән ... өй эше бирмәделәр. 3) ... сыйныфыгыз бик дус.

3. Ситуатив биремнәрне языгыз.

1) Узнай у друга, нужны ли ему деньги.

2) Сообщи маме, что её завтра вызывает учитель.

3) Спроси у друга, разговаривает ли он по-татарски.

4) Скажи, что сегодня никуда не пойдешь.

5) Сообщи о том, что твоя бабушка живет далеко.

4.Җөмләләрне дәвам итегез.

1) Табигать ул- ...

2) Без табигать балалары, шуңа күрә ...

3) Табигать бай, ләкин ...

4) Табигатьне сакларга кирәк, чөнки ...

5. Төшеп калган рәвешләрне өстәп языгыз.

1) Әти эштән .. кайтты. 2) Без ... 5 нче сыйныфта укыдык, ә ... 6 нчы сыйныфта укыйбыз. 3) Мин ... әти-әни белән кинога барачакмын. 4) ... кар эри, тамчы тама, кошлар кайта. 5) ... уйла, аннан соң яз.

Рәвешләр: иртәгә, быел, яз көне, былтыр, кичен, башта

*5. Алмашлыклар һәм рәвешләр кулланып, Татарстан турында хикәя яз. (6-8 җөмлә)

2 вариант

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 
Всегда 
а) һәр көн; 
б) һәрвакыт; 
в) гел. 
2. Күп нокталар урынына зат алмашлыклар куеп языгыз.

1) Без ... туган көнегез белән котлыйбыз. 2) ... мәктәптә ничек укыйсың? 3) Сиңа ... бик зур сәлам.

3. Ситуатив биремнәрне языгыз.

1) Узнай у Алсу, много ли у неё друзей.

2) Сообщи, что ваш класс хорошо учится.

3) Сообщи учителю, что сегодня никто не сделал домашнее задание.

4) Как скажешь, что где-то поют птицы.

5) Как скажешь, что брат вечером куда-то ушел.

4. Җөмләләрне дәвам итегез.

1) Табигать ул- ...

2) Без табигать балалары, шуңа күрә ...

3) Табигать бай, ләкин ...

4) Табигатьне сакларга кирәк, чөнки ...

5. Төшеп калган рәвешләрне өстәп языгыз.

1) Әни ... эшкә китә. 2) Без ... 5 нче сыйныфта укыдык, ә ... 6 нчы сыйныфта укыйбыз. 3) Мин ... әти-әни белән кинога барачакмын. 4) ... яңгыр ява, яфраклар саргая, кошлар китә. 5) ... сөйлә, күп эшлә.

Рәвешләр: иртәгә, быел, көз көне, былтыр, кичен, аз

*5. Алмашлыклар һәм рәвешләр кулланып, Татарстан турында хикәя яз. (6-8 җөмлә)

I вариант 

2 вариант 

Контроль эшне бәяләү нормалары

1. б) Вакыты булса, булыша; (1 балл)
2. 1) Мин бүген диктант яздым. 2) Татар теленнән бүген өй эше бирмәделәр. 3) Сезнең сыйныфыгыз бик дус. (3 балл)

3. Ситуатив биремнәрне языгыз. (5 балл)

1) Сиңа акча кирәкме?

2) Әнием, сине иртәгә укытучы чакыра.

3) Дустым, син татарча сөйләшәсеңме?

4) Мин бүген беркая да бармыйм.

5) Минем әбием ерак яши.

4.Җөмләләрне дәвам итегез. (4 балл)

1) Табигать ул-  җир, су, күк, хайваннар, кошлар.

2) Без табигать балалары, шуңа күрә  безгә аны сакларга кирәк.

3) Табигать бай, ләкин  аны сакларга кирәк.

4) Табигатьне сакларга кирәк, чөнки аңа ярдәм кирәк.

5. Төшеп калган рәвешләрне өстәп языгыз. (5 балл)
1) Әти эштән кичен  кайтты. 2) Без былтыр 5 нче сыйныфта укыдык, ә быел 6 нчы сыйныфта укыйбыз. 3) Мин иртәгә әти-әни белән кинога барачакмын. 4) Яз көне  кар эри, тамчы тама, кошлар кайта. 5) Башта уйла, аннан соң яз.

*5. Алмашлыклар һәм рәвешләр кулланып, Татарстан турында хикәя яз. (6-8 җөмлә)

“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -18

18-17  балл – “5”

16-14  балл –“4”

 13 -10 балл – “3”

7 баллдан азрак – “2”

Контроль эшне бәяләү нормалары

1. б) һәрвакыт; 
2. 1) Без сезне туган көнегез белән котлыйбыз. 2) Син  мәктәптә ничек укыйсың? 3) Сиңа аннан бик зур сәлам.

3. Ситуатив биремнәрне языгыз.

1) Алсу, синең дусларың күпме?

2)Безнең сыйныфыбыз яхшы укый.

3) Бүген беркем дә өй эше эшләмәгән.

4) Кайдадыр кошлар сайрый.

5) Абыем кичен каядыр китте..

4. Җөмләләрне дәвам итегез.

1) Табигать ул-  җир, су, күк, хайваннар, кошлар.

2) Без табигать балалары, шуңа күрә  безгә аны сакларга кирәк.

3) Табигать бай, ләкин  аны сакларга кирәк.

4) Табигатьне сакларга кирәк, чөнки аңа ярдәм кирәк.

5. Төшеп калган рәвешләрне өстәп языгыз.

1) Әни кичен эшкә китә. 2) Без былтыр 5 нче сыйныфта укыдык, ә быел 6 нчы сыйныфта укыйбыз. 3) Мин иртәгә әти-әни белән кинога барачакмын. 4) Көз көне яңгыр ява, яфраклар саргая, кошлар китә. 5) Аз сөйлә, күп эшлә.

*5. Алмашлыклар һәм рәвешләр кулланып, Татарстан турында хикәя яз. (6-8 җөмлә)

 “90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -18

18-17  балл – “5”

16-14  балл –“4”

 13 -10 балл – “3”

7 баллдан азрак – “2”


Изложение. Бергә күңелле була.

Мин урамга чана шуарга чыктым. Урамда балалар күп иде. Алар чана, чаңгы шуалар. Ә Дамир шумый, чөнки аның чанасы да, чаңгысы да юк иде. Мин өйгә кердем. Өйдән чаңгы алып чыктым һәм Дамирга бирдем. Дамир шатланып чаңгы шуды. Безгә бик күңелле булды.

6 нчы сыйныфта рус төркеме өчен

татар теленнән арадаш аттестация эше

Максат: 6 сыйныфта  алган белем һәм күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү.

Бурычлар

1. Тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерә белү.

2. Сыйфат дәрәҗәләрен дөрес куллана белү .

3. Боерык фигыльне дөрес куллана белү .

4. Рәвешләрне белү.

5. Төрле ситуациядән чыгып, дөрес җөмлә төзи  белү.

6. Тема буенча диалогны тулыландырып яза белү.

      7. Монологик сөйләм төзи белү .

Кулланылган әдәбият: Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы: Укытучылар өчен методик кулланма /Р. З. Хәйдәрова, Г.М. Әхматҗанова./ – Яр Чаллы, 2014. – 115 б.

I вариант 

2 вариант 

1.  Тартымлы исемнәрнең затын билгеләгез һәм килешләрдә төрләндерегез.

Китабы, дәфтәрләрем

2. Бирелгән сыйфатларны дәрәҗәләргә куегыз.

Матур, кечкенә

3. Җөмләләрне боерык фигыльләр кулланып, дәвам итегез.

1) Кызыл ут янса, ... .

2) Яхшы укыйсың килсә, ... .

3) Сәламәт буласың килсә, ... .

4. Рәвешләргә антонимнар табып яз. *2 антоним пар белән җөмләләр төзергә.

Тиз-

Ерак-

Иртән-

Быел-

5. Как скажете о том, что:

– книгу делали из глины

– вам надо ехать две остановки

– вы помогаете маме чистить картошку

– вы  сегодня идете в театр с другом?

6. Диалогны тулыландырып языгыз.

- Синең туган телең нинди?

- ... .

- Син нинди телдә сөйләшәсең?

- ... .

- Син татар телен ничә ел өйрәнәсең?

- ... .

7. Тиздән җәйге каникуллар. Үзегезнең җәйге каникулга планнарыгыз турында языгыз.

8-10 җөмлә языгыз.

1.  Тартымлы исемнәрнең затын билгеләгез һәм килешләрдә төрләндерегез.

Партасы, бүлмәләрем

2. Бирелгән сыйфатларны дәрәҗәләргә куегыз.

Салкын, зәңгәр

3. Җөмләләрне боерык фигыльләр кулланып, дәвам итегез.

1) Кызыл ут янса, ... .

2) “5”ле аласың килсә, ... .

3) Тәрбияле  буласың килсә, ... .

4. Рәвешләргә антонимнар табып яз. *2 антоним пар белән җөмләләр төзергә.

Әкрен-

Якын-

Кичен-

Былтыр-

5. Как скажете о том, что:

– раньше были рукописные книги

– вам надо ехать три остановки

– вы помогаете маме накрывать на стол

– вы  сегодня идете в кино с другом?

6. Диалогны тулыландырып языгыз.

- ... ?

- Әйе, без каникулда Казанга бардык.

- ... ?

- Татар дәүләт академия театрына бардык.

- ... ?

- “Авыл эте Акбай” спектаклен.

7. Тиздән җәйге каникуллар. Үзегезнең җәйге каникулга планнарыгыз турында языгыз.

8-10 җөмлә языгыз.

I вариант 

II вариант 

Контроль эшне бәяләү нормалары

1.Б.к. китабы, дәфтәрем

И.к. китабының, дәфтәремнең

Ю.к. китабына, дәфтәремә

Т.к.китабын, дәфтәремне

Ч.к.китабыннан, дәфтәремнән

У.в.к.китабында, дәфтәремдә

2.Матур,матуррак, иң матур

 Кечкенә, кечкенәрәк, бик кечкенә

3. 1) Кызыл ут янса, тукта.

2) Яхшы укыйсың килсә, өй эшләрен эшлә.

3) Сәламәт буласың килсә, зарядка яса.

4. Рәвешләргә антонимнар табып яз. *2 антоним пар белән җөмләләр төзергә.

Тиз- әкрен

Ерак-якын

Иртән- кичен

Быел-былтыр

5. Как скажете о том, что:

– китапларны балчыктан ясаганнар.

- сезгә ике тукталыш барырга кирәк.

– без әнигә бәрәңге чистартырга булышабыз.

– бүген без дустым белән театрга барабыз.

6. Диалогны тулыландырып языгыз.

- Синең туган телең нинди?

- Минем туган телем рус теле.

- Син нинди телдә сөйләшәсең?

- Рус телендә.

- Син татар телен ничә ел өйрәнәсең?

- Алты ел.

7. Тиздән җәйге каникуллар. Үзегезнең җәйге каникулга планнарыгыз турында языгыз.

8-10 җөмлә языгыз.

Контроль эшне бәяләү нормалары

1.Б.к. Партасы, бүлмәләрем

 И.к.партасының, бүлмәләремнең

Ю.к.партасына, бүлмәләремә

Т.к.партасын, бүлмәләремне

Ч.к.партасыннан, бүлмәләремнән

У.в.к.партасында, бүлмәләремдә

2. Салкын,салкынрак,иң салкын

 Зәңгәр, зәңгәрәк, зәңгәрсу, бик зәңгәр.

3. 1) Кызыл ут янса, урам аша чыкма.

2) “5”ле аласың килсә, өй эшләрен эшлә.

3) Тәрбияле  буласың килсә, өлкәннәргә, кечкенәләргә булыш.

4. Рәвешләргә антонимнар табып яз. *2 антоним пар белән җөмләләр төзергә.

Әкрен- тиз

Якын- ерак

Кичен- иртән

Былтыр- быел

5. Как скажете о том, что:

– элек кулъязма китаплар булган.

– сезгә ике тукталыш барырга кирәк.

– мин әнигә табын әзерләргә булышам.

– Без дустым белән кинога барабыз.

6. Диалогны тулыландырып языгыз.

- Сез каникулда Казанга бардыгызмы?

- Әйе, без каникулда Казанга бардык.

- Нинди театрга бардыгыз?

- Татар дәүләт академия театрына бардык.

- Нинди спектакль карадыгыз?

- “Авыл эте Акбай” спектаклен.

7. Тиздән җәйге каникуллар. Үзегезнең җәйге каникулга планнарыгыз турында языгыз.

8-10 җөмлә языгыз.

1.

Тартымлы исемнәрнең затын билгеләгез һәм килешләрдә төрләндерегез.

Һәр дөрес язган сүзгә – 0,5 балл.

1 орфографик хата – -0,1 балл.

Максималь – 7 балл.

2.

Бирелгән сыйфатларны дәрәҗәләргә куегыз

Һәр дөрес язган сүзгә – 0,5 балл.

1 орфографик хата – -0,1 балл.

Максималь – 4 балл.

3.

Җөмләләрне боерык фигыльләр кулланып, дәвам итегез.

Һәр дөрес язган җөмләгә – 1балл.

1 грамматик хата – -0,5 балл.

1 орфографик хата – -0,1 балл.

Максималь – 3 балл.

4.

Рәвешләргә антонимнар табып яз.

Һәр дөрес язган сүзгә – 0,5 балл.

1 орфографик хата – -0,1 балл.

Максималь – 2 балл

5.

Как скажете о том, что:

Һәр дөрес язган җөмләгә – 1балл.

1 грамматик хата – -0,5 балл.

1 орфографик хата – -0,1 балл.

Максималь – 4 балл.

6.

Диалогны тулыландырып языгыз.

Һәр дөрес язган җөмләгә – 1балл.

1 грамматик хата – -0,5 балл.

1 орфографик хата – -0,1 балл.

Максималь – 3 балл.

7.

Үзегезнең җәйге каникулга планнарыгыз турында языгыз.

Һәр дөрес язган җөмләгә – 1балл.

1 грамматик хата – -0,5 балл.

1 орфографик хата – -0,1 балл.

Максималь – 8 балл.

Гомуми балл:

31 балл

“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле  буенча контроль-үлчәү материаллары Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

2нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

9нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган тел буенча контроль-үлчәү материаллары...

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары...