9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары
учебно-методический материал (9 класс) на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

9нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9kl.kontr_.r.docx51.24 КБ

Предварительный просмотр:

Кушымта

9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү(исәпләү) материаллары укучыларының татар теленнән белем дәрәҗәләрен ачыклау, аларда телгә карата кызыксыну уяту, белемнәрен үстерү максатыннан әзерләнде. Материаллар 9 нчы сыйныфта татар теле укыту программаларында каралган таләп һәм биремнәргә нигезләнеп төзелде. Контроль- үлчәү материаллары укучыларның теоретик материалларны үзләштерү hәм ныгыту дәрәҗәсен, тәрҗемә итә белүләрен, сөйләм эшчәнлеге үсешен тикшерүне күздә тота.

         Материалларның бирелеше һәм бүленеше 9 нчы  сыйныф өчен булган дәреслек үрнәгендә алып барылды. Текстлар һәм аларның биремнәре укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бирелде. Контроль  үлчәү материаллары түбәндәге җыентыклардан алынды: “Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр” Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Яр Чаллы. 2014. Татар теленнән тестлар. Авторлары:А.Н.Газизова, Э.Р.Зинатуллина. Казан. “Гыйлем”, 2014.

Кереш контроль эш №1.

Бурычлар: Бурычлар:8 нче сыйныфта алган белемнәрне тикшерү,укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерү, татар теленә хас булган сузык авазларны сүзләрдә дөрес куллануны тикшерү, исемнәрне тартым категориясен куя белү  күнекмәләрен тикшерү, исемнәрне тартым категориясендә  килеш белә төрләндерә белү  күнекмәләрен тикшерү, тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен тикшерү, бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышын тикшерү,бара ала конструкциясе, хикәя фигыльнең заманнарын сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен тикшерү.

Үткәрү вакыты: 45 минут

I вариант.

2 вариант.

1. Бәйлек сүзе кергән җөмләне тап.

а) Мин авылда ял иттем.

б) Татарстан- күпмилләтле дәүләт.

в) Каен янында ике дус сөйләшә.

2. Кушма сүзне тап.

а) Каен җиләге

б) ашъяулык

в) әби-бабай

3. Дөрес тәрҗемәне тап.

Җырланган җыр.

а) спетая песня

б) любимая работа

в) предстоящая работа

4. Инфинитив кушымчасы кергән җөмләне тап.

а) Һәр сыйныфта утызар бала бар.

б) Мин бүген футбол уйнадым.

в) Һәр эшне вакытында эшләргә кирәк.

5. Көз җитте, ... көннәр кояшлы, матур.

а) ләкин

б) һәм

в) ә

6. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз:

а) кайтырга тиеш - должен вернуться

ә) бирә ала – может дать

в) укый алам – может прочитать

7. Төшем килешендә булмаган сүзне табыгыз:

а) урын

б) мәктәбен

в) дустымны

8.Туры килгән кушымчаны табыгыз:

Укучылар укытучылары... лалә чәчәкләре бүләк иттеләр.

а)– на

б)– га

в)– а

9. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Спросите у друга (подруги), как у него (нее) дела?
  2. Сообщите друзьям, что вы ходили вчера на концерт.
  3. Предложите другу (подруге) пойти на курсы английского языка.
  4. Поинтересуйтесь у продавца, о чём эта книга.
  5. Поздравьте друга (подругу) с победой в конкурсе.

10. « Мин җәй көне ничек ял иттем» дигән темага хикәя язарга. (8 җөмлә)

1. Бәйлек сүзе кергән җөмләне тап.

а) Мин диңгездә  ял иттем.

б) Өстәл астында песи баласы ята.

в) Сабантуй –күңелле бәйрәм.

2. Кушма сүзне тап.

а) Аш-су

б) Ташбака

в) Җир җиләге

3. Дөрес тәрҗемәне тап.

Будет помогать

а) булышты

б) булышачак

в) булышкан

4. Инфинитив кушымчасы кергән җөмләне тап.

а) Мин классик музыка тыңларга яратам.

б) Без кичен гаилә белән кинога барабыз.

в) Быел безнең сыйныфка яңа укучы килде.

5. Андрей кечкенә,  ....  көчле

а) ләкин

б) һәм

в) ә

6. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз:

а) барсам - если пойду

б) бар - иди

в) барырга – пойду

7. Юнәлеш килешендә булмаган сүзне табыгыз:

а) сыйныфына

б) мәктәпкә

в) тәрҗемә

8.Туры килгән кушымчаны табыгыз:

Хатын-кызлар көнендә мин әнием ... чәчәкләр бүләк иттем.

а) – нә

б) – ә

в) – гә

9. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Спросите у друга(подруги, сколько человек в его(её) семье.
  2. Скажите о том, что вам нравится фигурное катание.
  3. Предложите другу(подруге) пойти на хоккейный матч.
  4. Сообщите родителям, что завтра будете участвовать в лыжных соревнованиях.
  5. Поздравьте одноклассника с победой в футбольном матче.

10. « Мин җәй көне ничек ял иттем» дигән темага хикәя язарга.(8 җөмлә)

I вариант.

2 вариант.

Контроль эшне бәяләү нормалары

1. в) Каен янында ике дус сөйләшә. (1 балл)

2. б) ашъяулык(1 балл)

3. а) спетая песня(1 балл)

4. в) Һәр эшне вакытында эшләргә кирәк. (1 балл)

5. а) ләкин(1 балл)

6. в) укый алам – может прочитать(1 балл)

7. а) урын(1 балл)

8.а)– на(1 балл)

9. Дустым хәлләрең ничек? (4 балл)

  1. Без кичә концертка бардык.
  2. Дустым, әйдә инглиз теле курсларына язылабыз.
  3. Әйтегез әле, бу китап нәрсә турында.
  4. Дустым, конкурста җиңүең белән котлыйм.

10. « Мин җәй көне ничек ял иттем» дигән темага хикәя язарга. (8 җөмлә)

“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -20

20-18  балл – “5”

17-15  балл –“4”

 14 -11 балл – “3”        

11 баллдан азрак – “2”

Контроль эшне бәяләү нормалары

1. б) Өстәл астында песи баласы ята. (1 балл)

2.б) Ташбака(1 балл)

3. б) булышачак(1 балл)

4. а) Мин классик музыка тыңларга яратам. (1 балл)

5. а) ләкин(1 балл)

6. в) барырга – пойду(1 балл)

7. в) тәрҗемә(1 балл)

8.б) – ә(1 балл)

9. Дустым, сезнең гаиләгездә ничә кеше? (4 балл)

Миңа фигуралы шуу ошый.

  1. Дустым,әйдә хоккей матчына барабыз.
  2. Иртәгә чаңгы ярышы булачак.
  3. Дустым, футбол ярышынды җиңүең белән котлыйм.

10. « Мин җәй көне ничек ял иттем» дигән темага хикәя язарга.(8 җөмлә)

“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -20

20-18  балл – “5”

17-15  балл –“4”

 14 -11 балл – “3”        

11 баллдан азрак – “2”

Контроль эш №2.

Бурычлар: Хикәя фигыльнең заман формаларын (хәзерге, үткән, киләчәк) сөйләмдә куллануны ныгыту.Хәл фигыльне сөйләмдә куллану.

Сыйфат фигыльне сөйләмдә куллану.Сыйфатның дәрәҗәләрен искә төшерү. Алмашлык һәм сан төркемчәләрен аера һәм куллана белү. Шарт фигыльне куллана белү.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аера белү. Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү. Алмашлыкларының сөйләмдә куллана белү.

Үткәрү вакыты: 45 минут

Ялгызлыкһәм утраклык исемнәре. Изафә бәйләнешен кабатлау.  Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.Теркәгечләр. Кушма җөмлә. Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр. Сыйфат+исем сүзтезмәләрен кабатлау. Иярченле кушма җөмләләр. Аналитик һәм синтетик бәйләүче чаралар. Шәхси хат язу күнегүләре.

Татарстанның икътисади (экономик) хәле, аның чит илләр белән бәйләнеше турында әйтә белү. Татар сәнгатенең күренекле вәкилләреннән А.Ключарев, С.Гобәйдуллина турында белешмә бирә белү. Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү. Бүгенге Казан, архитектура истәлекләре, ял итү урыннары турында сөйли белү.

1 вариант

2 вариант

1. Бу нинди алмашлык?

 Шушы.

а) зат; б) күрсәтү; в) билгеләү.

2. Бирелгән сыйфат нинди дәрәҗәдә?

Зәңгәрсу

а) гади;

б) кимлек;

в) чагыштыру.

3.Хаталы җөмләне табыгыз.

а) Мин сигезенче урынга утырдым;

б) Безнең сыйныфта утызынчы укучы укый;

в) Лена алты китап сатып алды.

4.Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

 Возле школы.

а) мәктәп аша;

б) мәктәп янында;

в) мәктәп буенча.

5. Сүзләрнең синонимнарын табыгыз.

 Борынгы.

а) әдип;

б) әйбәт;

в) элекке.

6.Сүзләрдән җөмлә төзегез.

Беренче, Казанда, ачыла, елда, китапханә, 1731 нче.

а) 6,4,3,5,2, 1;

б) 3,5,6, 4, 2, 1;

в) 2, 1,5, 6,4,3.

7. Сыйфат фигыль кушымчалары.

а) -учы, -үче,-ган, -асы;

б) -ынчы, -әсе, -усы;

в) - ачак,-гән, -гәнче, -әсе.

8. Кушма җөмлә ул:

а) иядән генә тора;

б) бер гади җөмләдән тора;

в) ике яки икедән артык җөмләдән тора.

9. Хаталы җөмләне табыгыз.

а) Мин арыдым, шулай да дәресләремне әзерләдем;

б) Әни эш кушты, шуңа күрә урамга чыкмадым;

в) Мин зонтик алдым, ләкин урамда яңгыр ява.

10. Кирәкле җөмләне табыгыз.

Урман бик хуш исле,        

а) әлбәттә аларга әкият сөйләделәр;

б) шуңа күрә укучылар мәктәпкә килделәр;

в) чөнки юкә чәчәк аткан.

11.Как скажете о том, что:

- у вас дома есть книги, но приключенческих нет;

- он родился 1893 году;

-первая татарская книга была издана в 1722 году;

- он хотел заработать деньги;

- вы сильно устали.

12. Спросите у друга:

- кто его спас от беды;

- нужно ли  мыть фрукты;

- читал ли он произведения Г. Тукая;

- не надо ли ему помочь.

*13.Казан шәһәре турында 5 сорау бир.

1. Бу нинди алмашлык?

Бу.

а) зат; б) күрсәтү; в) билгеләү.

2. Бирелгән сыйфат нинди дәрәҗәдә?

Кызылрак

а) гади;

б) кимлек;

в) чагыштыру.

3.Хаталы җөмләне табыгыз.

а) Мин сигез урынга утырдым;

б) Безнең сыйныфта утыз укучы укый;

в) Лена алты китап сатып алды.

4.Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

 Через реку.

а) елга аша;

б) елга янында;

в) елга буенча.

5. Сүзләрнең синонимнарын табыгыз.

Язучы.

а) әдип;

б) әйбәт;

в) элекке.

6.Сүзләрдән җөмлә төзегез.

Университет, ачыла, елда, Казанда, 1804 нче.

а) 4,3,5,2, 1;

б) 5, 3,4, 1, 2;

в) 2, 1,5, 4,3.

7. Хәл фигыль кушымчалары.

а) -учы, -үче,-ган, -асы;

б) -ынчы, -әсе, -усы;

в) - ып,-гач, -гәнче,- кәч.

8. Кушма җөмлә ул:

а) иядән генә тора;

б) бер гади җөмләдән тора;

в) ике яки икедән артык җөмләдән тора.

9. Хаталы җөмләне табыгыз.

а) Мин зонтик алдым, ләкин урамда яңгыр ява;

б) Әни эшкә китте, шуңа күрә ашны үзем пешердем;

в) Мин авырдым, шулай да дәресләремне әзерләдем.

10. Кирәкле җөмләне табыгыз.

Бүген- Белем бәйрәме,        

а) әлбәттә аларга әкият сөйләделәр;

б) шуңа күрә укучылар мәктәпкә килделәр;

в) чөнки юкә чәчәк аткан.

11.Как скажете о том, что:

- у вас дома есть книги, но приключенческих нет;

- он родился 1893 году;

-первая татарская книга была издана в 1722 году;

- он хотел заработать деньги;

- вы сильно устали.

12. Спросите у друга:

-есть ли у них в школе спортивный зал;

- нужно ли  мыть фрукты;

- читал ли он произведения Г. Тукая;

- не надо ли ему помочь.

*13.Казан шәһәре турында 5 сорау бир.

1 вариант

2 вариант

Контроль эшне бәяләү нормалары

1.б) күрсәтү; (1 балл)

2. б) кимлек; (1 балл)

3.б) Безнең сыйныфта утызынчы укучы укый; (1 балл)

4. б) мәктәп янында; (1 балл)

5. в) элекке. (1 балл)

6.в) 2, 1,5, 6,4,3. (1 балл)

7. а) -учы, -үче,-ган, -асы; (1 балл)

8. в) ике яки икедән артык җөмләдән тора. (1 балл)

9. в) Мин зонтик алдым, ләкин урамда яңгыр ява. (1 балл)

10. в) чөнки юкә чәчәк аткан. (1 балл)

11. (5 балл)

-Минем өемдә китаплар бар, ләкин маҗаралы китаплар юк.

-Ул 1893 нче  елда туган;

- Беренче татар китабы 1722 нче елда бастырылган.

- Аның акча эшлисе килде.

-  Без бик арыдык.

12. (4 балл)

- Сезнең мәктәбегездә спорт залы бармы?

- Җимешләрне юараг кирәкме?

- Син Г.Тукай әсәрләрен укыдыңмы?

- Сиңа булышырга кирәкме?.

13.Казан шәһәре турында 5 сорау бир.

 “90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -24

24-22  балл – “5”

21-18  балл –“4”

 17 -13 балл – “3”        

13 баллдан азрак – “2”

Контроль эшне бәяләү нормалары

1.Бу.б) күрсәтү; (1 балл)

2. в) чагыштыру. (1 балл)

3. а) Мин сигез урынга утырдым; (1 балл)

4.а) елга аша; (1 балл)

5. а) әдип; (1 балл)

6. б) 5, 3,4, 1, 2; (1 балл)

7. в) - ып,-гач, -гәнче,- кәч. (1 балл)

8. в) ике яки икедән артык җөмләдән тора. (1 балл)

9. а) Мин зонтик алдым, ләкин урамда яңгыр ява; (1 балл)

10. б) шуңа күрә укучылар мәктәпкә килделәр; (1 балл)

11. (5 балл)

-Минем өемдә китаплар бар, ләкин маҗаралы китаплар юк.

-Ул 1893 нче  елда туган;

- Беренче татар китабы 1722 нче елда бастырылган.

- Аның акча эшлисе килде.

-  Без бик арыдык.

12. (4 балл)

- Сезнең мәктәбегездә спорт залы бармы?

- Җимешләрне юараг кирәкме?

- Син Г.Тукай әсәрләрен укыдыңмы?

- Сиңа булышырга кирәкме?.

13.Казан шәһәре турында 5 сорау бир. 

 “90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -24

24-22  балл – “5”

21-18  балл –“4”

 17 -13 балл – “3”        

13 баллдан азрак – “2”

Контроль эш №3.

Бурычлар: Шарт фигыль формалары. Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау. Теләк фигыльне сөйләмдә куллану. Исем фигылне  сөйләмдә куллану.Тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану.Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.

Үткәрү вакыты: 45 минут

1 вариант

2 вариант

1. Аналитик иярченле кушма жөмләдә иярчен җөмлә баш җөмләгә нәрсә ярдәмендә бәйләнә?

а) кушымчалар, интонация;

б) интонация, мөнәсәбәтле сүзләр;

в) өтер, мөнәсәбәтле сүзләр.

2. Тиешле кушымчаны табыгыз.

Юлга чык..., юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

а) - саң; 6) - масаң; в) - канчы.

3. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

 Чаба.

а) падает;

б) мчится;

в) садится.

 4. Кирәкле мөнәсәбәтле сүзне табыгыз.

Кемнең балалары күп,.... бәхетле.

а) шул;

б) шуңа;

в) шуның.

5.Мөнәсәбәтле сүзләрне табыгыз.

Син ...., мин ....

а) кем, шулай;

б) ничек, шулай;

в) нәрсә, шул.

6.Җөмләне дәвам итегез.

Килер шундый көн:         

а) без  аттестат  алырбыз;

б) ул шатлыгын дусты белән уртаклашты;

в) ул белми торган серем бар.

7. Сүзләрдән җөмлә төзегез.

Көн, салкын, шуңа күрә, чыкмыйбыз, без , урамга.

8. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

 Яхшылык.

а)        яманлык; б) дөреслек; в) акыллылык.

9. Дөрес мөнәсәбәтле сүзне куегыз.

Ни кушсалар,... эшләдек.

а)        шуңа; б) шуны; в) шуннан.

10. Күп нокталар урынына тиешле сүзне куегыз. һәр сыйныфта ... парта тора.

а)унлап; б) унынчы; в) унау.

11. Как скажете о том, что:

- у вас не болит голова;

- эти люди вам не знакомы;

 -Азат  остался в деревне, потому что любит свою профессию;

- богатому было весело у бедного;

 -от радости он запрыгал на месте.

12.Схема буенча иярченле кушма җөмләләр төзегез.

а) Кем ...,шул...;

б) Кайсы ...,шул...;

в) ... ничек, ...шулай.

С1. Напишите небольшой рассказ на тему:

«Минем әнием - дөньяда иң әйбәт әни”.

1. Синтетик иярченле кушма жөмләдә иярчен җөмлә баш җөмләгә нәрсә ярдәмендә бәйләнә?

а) кушымчалар, бәйлекләр ярдәмендә;

б) интонация, мөнәсәбәтле сүзләр;

в) өтер, мөнәсәбәтле сүзләр.

2. Тиешле кушымчаны табыгыз.

Телевизор күп кара..., күзләрең начар күрә башлар.

а) - саң; 6) - масаң; в) - канчы.

3. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Туйды.

а) насытился;

б) сподручный;

в) садится.

4. Кирәкле мөнәсәбәтле сүзне табыгыз.

Кемнең балалары күп,.... бәхетле.

а) шуңа;

б) шуның;

в) шул.

5.Мөнәсәбәтле сүзләрне табыгыз.

Син ...., мин ....

а) кем, шулай;

б) ничек, шулай;

в) нәрсә, шул.

6.Җөмләне дәвам итегез.

Килер шундый көн:         

а) без  аттестат  алырбыз;

б) ул шатлыгын дусты белән уртаклашты;

в) ул белми торган серем бар.

7. Сүзләрдән җөмлә төзегез.

Иртәгә, шуңа күрә, әзерлим, бүләкләр, бәйрәм, мин.

8. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

Юләрлек.

а)        яманлык; б) дөреслек; в) акыллылык.

9. Дөрес мөнәсәбәтле сүзне куегыз.

Ни кушсалар,... эшләдек.

а)        шуңа; б) шуны; в) шуннан.

10. Күп нокталар урынына тиешле сүзне куегыз. һәр сыйныфта ... парта тора.

а)унлап; б) унынчы; в) унау.

11. Как скажете о том, что:

- у вас не болит голова;

- эти люди вам не знакомы;

 -Азат  остался в деревне, потому что любит свою профессию;

- богатому было весело у бедного;

 -от радости он запрыгал на месте.

12.Схема буенча иярченле кушма җөмләләр төзегез.

а) Кем ...,шул...;

б) Кайсы ...,шул...;

в) ... ничек, ...шулай.

С1. Напишите небольшой рассказ на тему:

«Минем әнием - дөньяда иң әйбәт әни”.

1 вариант

2 вариант

Контроль эшне бәяләү нормалары

1. б) интонация, мөнәсәбәтле сүзләр; (1 балл)

2. а) - саң; (1 балл)

 3. б) мчится; (1 балл)

4. а) шул; (1 балл)

5.б) ничек, шулай; (1 балл)

6.а) без  аттестат  алырбыз; (1 балл)

7. Көн салкын, шуңа күрә без урамга чыкмыйбыз. (1 балл)

8. а)        яманлык; (1 балл)

9. б) шуны; (1 балл)

10. а)унлап; (1 балл)

11. Как скажете о том, что: (4 балл)

- Минем башым авыртмый;

- Бу кешеләр миңа таныш түгел;

 -Азат авылда калды, чөнки һөнәре ярата;

- шатлыктан ул бер урында сикерә башлады.

12.Схема буенча иярченле кушма җөмләләр төзегез.

а) Кем ...,шул...;

б) Кайсы ...,шул...;

С1. Напишите небольшой рассказ на тему: (8 балл)

«Минем әнием - дөньяда иң әйбәт әни”.

 “90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -28

28-25  балл – “5”

24-21  балл –“4”

 20 -15 балл – “3”        

15 баллдан азрак – “2”

Контроль эшне бәяләү нормалары

1.а) кушымчалар, бәйлекләр ярдәмендә; (1 балл)

2. а) - саң; (1 балл)

3. а) насытился; (1 балл)

4. в) шул. (1 балл)

5. б) ничек, шулай; (1 балл)

6.а) без  аттестат  алырбыз; (1 балл)

7. Иртәгә бәйрәм, шуңа күрә мин бүләкләр әзерлим. (1 балл)

8. в) акыллылык. (1 балл)

9. б) шуны; (1 балл)

10. а)унлап; (1 балл)

11. Как скажете о том, что: (4 балл)

- Минем башым авыртмый;

- Бу кешеләр миңа таныш түгел;

 -Азат авылда калды, чөнки һөнәре ярата;

- шатлыктан ул бер урында сикерә башлады.

12.Схема буенча иярченле кушма җөмләләр төзегез.

а) Кем ...,шул...;

б) Кайсы ...,шул...;

С1. Напишите небольшой рассказ на тему: (8 балл)

«Минем әнием - дөньяда иң әйбәт әни”.

“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -24

24-22  балл – “5”

21-18  балл –“4”

 17 -13 балл – “3”        

13 баллдан азрак – “2”

Контроль эш № 4.

Бурычлар:

Үткәрү вакыты: 45 минут

1 вариант

2 вариант

1. Җөмләләрне дәвам итегез.

Чәчәкләр кайда була,         

а) бакча шунда була;

б) гаилә тату була;

в) шуңа бүләк бирәләр.

2.Дөрес сүзләрне табыгыз.

Саф һава керсен,... тәрәзәләрне ачыгыз.

а) шунда;

б)кайсы;

в) шуның өчен.

З. Сүзләрдән җөмләләр төзегез.

Алмады, берничә, томан, көн, тоташ, булу аркасында, самолетлар, оча.

а) 5,4, 2, 8,6, 7, 1,3;

б) 3,6, 8, 7, 1,4, 5,2;

в) 2, 4, 5, 3, 6, 7, 8, 1.

4. Тиешле бәйләүче чараларны табыгыз.

Укытучы ... әйтә, без ... эшлибез.

а) ничек, шулай;

б) кайчан, ничек;

в) нинди, шундый.

5. Тиешле сүзләрне табыгыз.

Айнур бүген беренче тапкыр әнисенә савыт-саба ... .

а) юган;

б) юындырган;

в) юышкан.

6. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

 Алдашу.

а)обман;

б) вредность;

 в) уважение.

7. Җөмләне дәвам итегез.

Буран шулкадәр көчле иде        

а) баланы беркем дә ярата алмый;

б) аңа хәл кереп китте;

в) чана юлы күренмәс булды.

 8.Синоним парларын табыгыз.

 Сүкте.

а) яхшы;

б) ачуланды;

в) булышты.

 9. Антоним парларын табыгыз.

Кыю.

а) куркак; б) надан; в) якын.

 10. Җөмләнең дөрес ахырын табыгыз.

Тыйнакның кулы эшләр,         

а) байның теле эшләр;

б) ялкауның теле эшләр;

в) эшченең теле эшләр;

г) ялкауның кулы эшләми.

11. Как скажете о том ,что:

- он говорит как взрослый человек;

- нужно бережно относиться к природе;

- нельзя срывать цветы.        

12. Сообщите другу, что:

- в вашей деревне есть красивый родник;

 -долго сидите перед компьютером;

- вы все время думаете о них.

С1.Напишите небольшой рассказ на тему: «Туган ягым табигате».

1. Җөмләләрне дәвам итегез.

Кайчан җәй җитә,         

а) шунда  каникуллар була;

б) гаилә тату була;

в) шуңа бүләк бирәләр.

2.Дөрес сүзләрне табыгыз.

 Бакчачы кая бара, без дә ... бардык.

а) шундый;

б) шуның өчен;

в) шунда.

З. Сүзләрдән җөмләләр төзегез.

Алмады, берничә, томан, көн, тоташ, булу аркасында, самолетлар, оча.

а) 5,4, 2, 8,6, 7, 1,3;

б) 3,6, 8, 7, 1,4, 5,2;

в) 2, 4, 5, 3, 6, 7, 8, 1.

4. Тиешле бәйләүче чараларны табыгыз.

Укытучы ... әйтә, без ... эшлибез.

а) кайчан, ничек;

б) нинди, шундый.

 в) ничек, шулай;

 5. Тиешле сүзләрне табыгыз.

Айнур бүген беренче тапкыр мәктәпкә ... .

а) барган;

б) бардырган;

в) барышкан.

6. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

  Поющие птицы.

а) җырлаган кошлар;

б) җырлаучы кошлар;

в) җырлаячак кошлар.

7. Җөмләне дәвам итегез.

Солтангәрәй юлны югалта, чөнки        

а) буран туктый;

б) буран котыра;

в) буран басыла.

8.Синоним парларын табыгыз.

  Ярдәм.

а) олы;

б) булышу;

в) ачулану.

9. Антоним парларын табыгыз.

Ерак.

а) арт; б) якын; в) алда.

10. Җөмләнең дөрес ахырын табыгыз.

Тыйнакның кулы эшләр,         

а) байның теле эшләр;

б) ялкауның теле эшләр;

в) эшченең теле эшләр;

г) ялкауның кулы эшләми.

11. Как скажете о том ,что:

- он говорит как взрослый человек;

- нужно бережно относиться к природе;

- нельзя срывать цветы.        

12. Сообщите другу, что:

- в вашей деревне есть красивый родник;

 -долго сидите перед компьютером;

- вы все время думаете о них.

С1.Напишите небольшой рассказ на тему: «Туган ягым табигате».

1 вариант

2 вариант

Контроль эшне бәяләү нормалары

1. а) бакча шунда була; (1 балл)

2.в) шуның өчен. (1 балл)

З. в) 2, 4, 5, 3, 6, 7, 8, 1. (1 балл)

4. а) ничек, шулай; (1 балл)

5. в) юышкан. (1 балл)

6. а)обман; (1 балл)

7. в) чана юлы күренмәс булды. (1 балл)

8.б) ачуланды; (1 балл)

9. а) куркак; (1 балл)

10. б) ялкауның теле эшләр; (1 балл)

11. (3 балл)

- Ул олы кеше кебек сөйләшә;

- Табигатькә сак булырга кирәк;

- Чәчәкләрне өзәргә ярамый.        

12. Сообщите другу, что: (3 балл)

- Безнең авылда матур чишмә бар;

 -Мин компьютер алдында озак утырам

- Мин гел алар турында  уйлыйм.

С1.Напишите небольшой рассказ на тему: «Туган ягым табигате».(8 балл)

“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -24

24- 22 балл – “5”

21-18  балл –“4”

17 -13 балл – “3”        

13 баллдан азрак – “2”

Контроль эшне бәяләү нормалары

1.

а) шунда  каникуллар була;

2.в) шунда.

З. в) 2, 4, 5, 3, 6, 7, 8, 1.

4.  в) ничек, шулай;

 5. а) барган;

6. б) җырлаучы кошлар;

7. б) буран котыра;

8.б) булышу;

9. б) якын;

10. б) ялкауның теле эшләр;

11. (3 балл)

- Ул олы кеше кебек сөйләшә;

- Табигатькә сак булырга кирәк;

- Чәчәкләрне өзәргә ярамый.        

12. Сообщите другу, что: (3 балл)

- Безнең авылда матур чишмә бар;

 -Мин компьютер алдында озак утырам

- Мин гел алар турында  уйлыйм.

С1.Напишите небольшой рассказ на тему: «Туган ягым табигате».(8 балл)

“90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

51 – 68%-  «3»ле куела

50 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Гомуми балл -24

24- 22 балл – “5”

21-18  балл –“4”

17 -13 балл – “3”        

13 баллдан азрак – “2”

9 нчы сыйныфта  (рус төркеме)

татар теленнән арадаш аттестация эше

Максат: 9нчы сыйныфта  алган белем һәм күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Бурычлар :

  1. Өйрәнелгән лексик һәм грамматик белемнәрне куллану.
  2.  Кушма җөмләләрнең төрен дөрес билгели белү
  3. Куелган проблемага ситуатив күнегүләр чишү
  4. Ике гади җөмләдән  кушма  җөмлә  төзеп  язу.
  5. Табигать  темасы буенча  язма эш башкару.

Кулланылган әдәбият: Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы: Укытучылар өчен методик кулланма/Р. З. Хәйдәрова, Г.М. Әхматҗанова. – Яр Чаллы, 2014. – 115 б.

1 вариант        

2 вариант

1. Бирелгән  сүзләрне ясалышы ягыннан тикшереп, таблицага урнаштыр.

    Ата-ана,үги ана яфрагы, урман, шатлык, РФ, ашъяулык, тирә-юнь, агачлар, умартачы, драмтүгәрәк, АлАЗ, кура җиләге.

 

Тамыр

ясалма

тезмә

кушма

парлы

2.      Бу нинди иярчен җөмлә?Төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез.        

1) Май җитте һәм имтиханнар башланды.

2) Беләм: сез имтиханнарны яхшы тапшырачаксыз.

3)Имтиханнар  бетте, каникуллар башланды.

4)Яңгыр яугач, көн җылынды.

3.      Как скажете, если:

-         Любите отдыхать на природе;

-         Часто ходите в лес по грибы и ягоды;

-         В лесу много лечебных трав;

-         Бабушка часто заваривает чай с травами?

4.      Бу очракларда син нинди киңәшләр бирер идең?

1)      Урамда бер малай агач сындыра.

2)      Бер кыз конфет кәгазен җиргә ташлый.

3)      Бер бала клумбадан чәчәкләр өзә.

5.      Мәкальләрнең ахырын табыгыз.

Саф  һава –

Кышкы  кар –

Көзге көн ул бала  кебек:

 (көзге икмәк;  әле көлә, әле елый; тәнгә дәва )

6.      "Табигать бездән ярдәм сорый” темасына уй-фикерләрегезне языгыз.

1. Бирелгән  сүзләрне ясалышы ягыннан тикшереп, таблицага урнаштыр.

 

   Савыт-саба, каенлык, каен җиләге, аккош, җиләк-җимеш, эшче, кара карлыган, КамАЗ, КФУ, кулъязма, куян, наратлар.

Тамыр

ясалма

тезмә

кушма

парлы

   2.   Бу нинди иярчен җөмлә?Төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез.

1) Көн матур , шуңа күрә мин урманга барам.

2) Беләм : сез яхшы укыйсыз.

3) Яңгыр туктады, кояш чыкты.

4) Звонок булды һәм дәрес башланды.

3.      Как скажете, если:

- бережно относитесь к природе,

- не ломайте деревья,

- любите полевые цветы,

-любите отдыхать в лесу.

4.      Бу очракларда син нинди киңәшләр бирер идең?

1)     Бер кыз конфет кәгазен җиргә ташлый

2)     Урамда бер малай агач сындыра.

3)      Бер бала клумбадан чәчәкләр өзә.

5.      Мәкальләрнең ахырын табыгыз.

           Яңгыр яуса –

          Кышкы  кар –

          Язның байлыгы –     , көзнең байлыгы –

(көзге икмәк; җиргә  май; кояш, уңыш)

6.      "Табигать бездән ярдәм сорый”  темасына уй-фикерләрегезне языгыз.

1 вариант        

2 вариант

Контроль эшне бәяләү нормалары

1.   

Тамыр

ясалма

тезмә

кушма

парлы

урман агачлар

шатлык умартачы

үги ана яфрагы кура җиләге

РФ ашъяулык драмтүгәрәк АлАЗ

Ата-ана тирә-юнь

2.      Бу нинди иярчен җөмлә?Төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез.        

1) Май җитте һәм имтиханнар башланды. (тезмә кушма җөмлә)

2) Беләм: сез имтиханнарны яхшы тапшырачаксыз.(иярчен хәбәр җөмлә)

3)Имтиханнар  бетте, каникуллар башланды. (тезмә кушма җөмлә)

4)Яңгыр яугач, көн җылынды. (иярчен вакыт җөмлә)

3.      Как скажете, если:

-        Табигатьтә ял итәргә яратам;

-        Урманга еш җиләккә, гөмбәгә йөрим;

-         Урманда дару үләннәре күп;

-        Әби дуру үләннәре белән еш чәй ясый.

4.      Бу очракларда син нинди киңәшләр бирер идең?

1)      Агачларны сындырма.

2)      Җиргә чүп ташлама.

3)      Чәчәкләрне өзмә.

5.      Мәкальләрнең ахырын табыгыз.

Саф  һава – тәнгә дәва

Кышкы  кар – көзге икмәк

Көзге көн ул бала  кебек: әле көлә, әле елый

 6.      "Табигать бездән ярдәм сорый” темасына уй-фикерләрегезне языгыз.

1.Һәр дөрес сүзгә 0,5 балл  ,   -максимум 6  балл

2.Дөрес җавапка 2 балл – максимум- 8 балл

3. Һәр дөрес ситуатив җөмләгә 2-шәр балл –максимум-  8 балл

4. Һәр дөрес  җөмләгә 1-әр балл –максимум-  3 балл

5. Дөрес җавапка         1 балл – максимум- 3 балл

6. Һәр җәмлә – 1 балл- максимум – 10 балл

“5”-   38- 35 балл

“4”-   34- 28 балл

“3”-    27- 16 балл

“2”-    16- 0  балл

Контроль эшне бәяләү нормалары

1.

Тамыр

ясалма

тезмә

кушма

парлы

Куян

наратлар

Каенлык

эшче

каен җиләге кара карлыган

аккош КамАЗ КФУ кулъязма

Савыт-саба җиләк-җимеш

   2.   Бу нинди иярчен җөмлә?Төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез.

1) Көн матур, шуңа күрә мин урманга барам. (иярчен сәбәп җөмлә)

2) Беләм : сез яхшы укыйсыз. (иярчен хәбәр җөмлә)

3) Яңгыр туктады, кояш чыкты. (тезмә кушма җөмлә)

4) Звонок булды һәм дәрес башланды. (тезмә кушма җөмлә)

3.      Как скажете, если:

- Табигатьне саклыйм,

- агачларны сындырмыйм,

- кыр чәчәкләрен яратам,

-урманда ял итәргә яратам.

4.      Бу очракларда син нинди киңәшләр бирер идең?

1)   Җиргә чүп ташлама.

2)    Агачларны сындырма.

3)    Чәчәкләрне өзмә.

  5.      Мәкальләрнең ахырын табыгыз.

           Яңгыр яуса – җиргә  май

          Кышкы  кар – көзге икмәк

          Язның байлыгы –  кояш   , көзнең байлыгы – уңыш

6.      "Табигать бездән ярдәм сорый”  темасына уй-фикерләрегезне языгыз.

1.Һәр дөрес сүзгә 0,5 балл  ,   -максимум 6  балл

2.Дөрес җавапка 2 балл – максимум- 8 балл

3. Һәр дөрес ситуатив җөмләгә 2-шәр балл –максимум-  8 балл

4. Һәр дөрес  җөмләгә 1-әр балл –максимум-  3 балл

5. Дөрес җавапка         1 балл – максимум- 3 балл

6. Һәр җәмлә – 1 балл- максимум – 10 балл

“5”-   38- 35 балл

“4”-   34- 28 балл

“3”-    27- 16 балл

“2”-    16- 0  балл

                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле  буенча контроль-үлчәү материаллары Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

2нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган тел буенча контроль-үлчәү материаллары...

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары...