АХМАДИЕВА НАЗИМА ФАТИХОВНА

сайт учителя татарского языка и литературы

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: этнопедагогика

Увлечения: собираю истории, рассказы о жителях села

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: село Чалмалы Шаранского района

Место работы: МБОУ "СОШ с.Чалмалы"

Звание, ученая степень: Заслуженный учитель Республики Башкортостан, Почетный работник общего образования Российской Федерации

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ahmadieva-nazima-fatihovna

О себе

  Мин, Шаран районы Чалмалы урта мәктәбе укытучысы Әхмәдиева Н.Ф., “Җирле материалларга нигезләнеп укучыларда милли үзаң тәрбияләү” дигән тема өстендә эшлим. Дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш башкарылган эшләрдә дә “ Халык иҗатының бүген дә безнең белән” икәнен исбатларга тырышам. Соңгы елларда мәктәптә яңа технологияләр актив кулланыла. Педагогик технологияләр -  укытучы эшчәнлеген  билгеле  бер эзлеклелектә   оештыру һәм фаразланган  нәтиҗәгә ирешү юлларын билгеләү ул.  Традицион метод белән эшләсәм дә, мин дә бу яңалыктан читтә калмаска тырышам, чөнки заманабыз үзгәргән саен укучыларыбыз да үзгәрә, традицион методлар белән генә укыту заман таләпләренә җавап бирә алмый. Борынгы китаплардан шундый бер әйтем бар:         Тыңлыйм икән- мин онытам,

Күрәм икән – мин аңлыйм,

Ә үзем гамәл кылганда - өйрәнәм.

                Бүгенге көн укытучысының бурычы балаларга белем бирү генә тәгел, ә белем  алырга өйрәтү һәм шәхес тәрбияләү.

                «Башкортостан укытыусыһы» журналы белән хезмәттәшлек итәм:

  • И. Абдуллинның “Тол хатыннар еламый” әсәре буенча дәрес-конференция (1995, №12);
  •  “Халык иҗаты бүген дә безнең белән” (1997, №6);
  • “Башкортостан – туган җирем, татар теле – туган телем” (1998, №10);
  •  “Тәҗрибә уртаклашам” (2000, №2)  исемле басмаларым дөнья күрделәр.

2000 нче елда «Башкортостан укытыусыһы» журналының лауреаты булдым һәм диплом белән бүләкләндем.

                «Тулпар» журналы белән дә хезмәттәшлек итәм:

  • «Социаль  бәла» рубрикасында авыл укытучысы тормышы турында мәкаләм басылды;
  • «Кызык-мызык» рубрикасына  иншалардан «тузга язмаган» җөмләләр  җибәрәм – бу да

үзенә күрә халык авыз иҗатының бер төре.

«Өмет» гәзитендә дә укучыларының иҗади эшләре даими басыла. “Тукай –ул серле әкият” дигән әдәби кичә материаллары дөнья күрде.

Республика буенча олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләре:

  • 1995 –Кашапова Айгөль (9 с.) -1 урын
  • 1997 – Шәяхмәтова Миләүшә (11 с.) - 1 урын.
  • 1998- Сираева Динара (11с.) -1урын.
  • 2002-  Миннеәхмәтова Альбина (11с.) - 3 урын.
  • 2005- Зәһиева Лилия (11с.) – 2 урын.
  • Сираева Динара Башкортостан суверенитетының 7- еллыгына багышланган иншалар конкурсында – 1 урын.
  • 2009 – Мослахова Альбина Башкортостан мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде

 

Мои достижения

Эшемне күреп бәһа бирүләре:

1997 - Башкортостан татарлары съездында Шаран районыннан делегат.

1998 – Башкортостан республикасының Мәгариф Отличнигы” билгесе белән бүләкләндем.

2000 - «Башкортостан укытыусыһы» журналының лауреаты.

2001 – Башкортостан республикасы укытучыларының IX съездында Шаран районыннан делегат.

2002 – “Почётный работник общего образования РФ” билгесе белән бүләкләндем.

2008 – татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  респулика конкурсы лауреаты; “Башкортостан республикасының атказанган” укытучысы  исеменә лаек булдым.

2008 – ПНПО рамкасында “Башкотостан республикасының иң яхшы укытучылары” конкурсында җиңүче.

Чалмалы урта мәктәбендә эшләү дәверендә ирешелгән иң зур уңышым ул – үзем укыткан 11 укучымның минем юлымнан китеп, бүгенге көндә республикабызның төрле төбәкләрендә татар теле укытучылары булып туган илгә, туган телгә хезмәт  итүләре.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы