• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Хикəя – бикəя «Тешсез таракан»

Опубликовано АХМАДИЕВА НАЗИМА ФАТИХОВНА вкл 24.11.2021 - 11:19
АХМАДИЕВА НАЗИМА ФАТИХОВНА
Автор: 
Шаран районы Чалмалы мəктəбе «Акчарлаклар» түгəрəгенə йөрүчелəрнең күмəк эше. Җитəкчесе Əхмəдиева Нəзимə Фатих кызы

Хикəя – бикəя «Тешсез таракан»

Тешсез таракан тормышы турында

Тау түбəсендə торган Тасма түтинең тимер төсендəге тартмасында таза түгəрəк таракан торган. Томанлы төндə  тартмадагы таракан, тəлинкəдəге тəмле татлы торт татырга талпынганда, тузган тартма тишегеннəн таеп, тəгəрəп-тəгəрəп төшеп тугыз тешен төшерə -  торт тəбикмəктəй тигезлəнə.

Тишек тартмадагылар тараканны табибка тапшыралар. Таякка таянып торган таныш табиб телəр-телəмəс талчыккан тараканның тешлəрен тикшерə. Тешсез таракан тавышсыз түзə. Табиб  тəкəлефсез телəмичə  тараканга туксан тиенгə тугыз тимер теш тезə.  Таракан тынычлана.

Тантана!  Тугыз тимер теш! Тешлим! Тешлим!  Тəпи-тəпи  тиздəн тартмага тая.  Тик текə тимер тешле тараканны тартмадашлары танымый. Танымаса тагы! Таракан тагын тик тормый, тиз-тиз тугры тартмадашларына тəм-төм тарата. Табын тулы таудай тəм-төм. Тимер тешлəре тəм-төмне тегермəндəй тарта. Таракан табибка тазалык, түземлек, татлы тормыш тели. Телəклəрен телефоннан тапшыра.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teshsez_tarakan.docx12.8 КБ

Предварительный просмотр:

Шаран районы Чалмалы мəктəбе «Акчарлаклар» түгəрəгенə йөрүчелəрнең күмəк эше.

Җитəкчесе Əхмəдиева Нəзимə Фатих кызы

Поделиться:

Н. Гумилёв. Жираф

Пока бьют часы

"Портрет". Н.В. Гоголь

Снеговик

Знакомимся с плотностью жидкостей