Ахмадуллина Лилия Фанусовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: учить детей

Увлечения: вязание

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: С.БУРИКАЗГАНОВО

Место работы: МОБУ СОШ с.Буриказганово

Звание, ученая степень: учитель первой категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ahmadullina-liliya-fanusovna
Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез.
Ризаэддин Фәхреддин

О себе

                            Укытучы, язгы  кояш  кебек,

                            Күңелләрне  назлап  җылыта.

                            Авыр  чакта  ярдәм  кулын  суза

                           Сабыр  сүзе  белән  юата.

 

     Мин, Cтәрлетамак  районының  Бүреказган  авылында туганмын. Урта  белемне  туган  авылымда  алдым. Мәктәп  елларым  күңелле кичәләр, дус- сыйныфташлар, эчкерсез  укытучылар  белән  еллар узган  саен  ерагая. Аннан   Стәрлетамак дәүләт  педагогика институтында укыган  вакытлар  тагы  да кадерлерәк  кебек. Бу  уку йортында  мин югары  белем  алып, Укытучы дигән  бөек  һөнәр  серләренә  төшендем.

      Хезмәт  юлымны  Үрге Услы мәктәбендә  башладым. Аннан  соң, Бүреказган  урта  гомуми белем  бирү  мәктәбендә  дәвам  иттем. Менә  шул белем  йортында яратып  хезмәт  итәм. Һәр көнне шатланып, укучыларымны сагынып эшкә барам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

  "Китап  алсаң  кулыңа, нур  сибелер  юлыңа"

      Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга  белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. 

      Китаплар  алар  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез  хәзинә.  Китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче  сердәш  тә. Һәр  яңа  буын  аңардан  тиңдәшсез белем  ала, аның  байлыгы  киләсе  буыннарга  да кала. Безнең  татар  халкында "Китапсыз  өй- тәрәзәсез  бүлмә" дигән мәкаль  бар. Китапларны күп  укыган  баланың  күңелендә  начарлыкка  да  урын  калмаячак, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяләргә  өйрәнәчәк.

 

Мои достижения

Мин, Лилия Фәнүс  кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Югары белемле, I квалификацион категорияле. Педагогик эш стажым 26 ел. 

Укучыларымда  туган  телебезгә  мәхәббәт  тәрбиялим.  Туган тел- дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу -аңлашу коралы ул. Туган тел буыннан-буынга күчеп килгән, саклау һәм варисларыбызга тапшыру өчен бирелгән изге әманәт. Үз телен яраткан, белгән кеше генә чит телләрне дә өйрәнә, мәгънәсенә төшенә, үзләштерә ала.  Дәресләремне  дә яңа  мәгълүмати технологияләр кулланып  укытам. Республика, Россия күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашам.   Белем  бирү һәм тәрбия эшләрен оештыру буенча директор урынбасары вазифасын башкарам. Укучылар белән төрле әдәби кичәләр, әкият, шигырь  кичәләре, викториналар, театр кунакханәләре, татар халкының милли йолаларын (  Аулак өй", "Каз өмәсе") үткәрәбез.Бу бәйрәмнәрдә безнең укучыларыбыз бик теләп катнаша. 

Безнең телебез- матур, күркәм тел. Безнең киләчәк буынның төп бурычы - телебезне саклау. 

 

 

Моё портфолио

Портфолио - ул минем эш тәҗрибәм, ирешкән уңышларым, иҗади эзләнүләрем.  Минем дәрес эшкәртмәләрем, класстан тыш чараларым, презентацияләрем сездә кызыксыну уятыр дип ышанып калам.  Шушы сайт аша үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшик. 

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: