Класстан тыш чара И.Насыйри
план-конспект на тему

Ахмадуллина Лилия Фанусовна

Класстан тыш чара И.Насыйри

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение

средняя общеобразовательная школа с.Буриказганово

муниципального района Стерлитамакский район  Республики Башкортостан

Внеклассное мероприятие по татарской литературе

Имай Насыйри в наших сердцах

Ахмадуллина Лилия Фанусовна

учитель татарского языка и литературы

МОБУ СОШ с. Буриказганово

Стерлитамакский район

Республика Башкортостан

2014 год

Йөрәкләрдә Имай Насыйри

(дәрестән тыш чара)

Максат: Имай Насыйриның иҗатын өйрәнү;

репрессиягә эләккән  язучының биографияссе белән таныштыру;

  укучыларны патриотик рухта тәрбияләү.

Җиһаз: Имай Насыйрига багышланган стенд, китапларыннан төзелгән күргәзмә, истәлекләр.

                                          Язлар җиткәч, еллар үткәч,

                                            Кайтырмын мин җил булып, кояш булып.

                                                                                                 И.Насыйри

      1 нче укучы:

                        Барыбер кайттың

                                                Клара Тукаева-Насыйрова

                             Авыр язмыш Имай бабаемны

                        Аерган шул туган ягыннан.

                        Таш капчыкка илтеп салып куйган,

                        Мәхрүм итеп ямьле языннан.

                        

                        Гаепсезгә нахак гаеп тагып,

                        “Дошман” дигән мөһер салганнар.

                        Сөйгән яры, якын туганнары,

                        Кан-яшь түгеп, торып калганнар.

                        Анда күргән авыр газапларга

                        Еллар буе ничек чыдаган?!

                        Сагышланып типкән йөрәгенә

                        Өмет шәмен көн дә кадаган.

                        Аның жаны тирән сагышлардан

                        Ярылгандыр чыдый алмыйча.

                        Чит-ят жирдә, салкын таш зинданда

                        Торып калды кайта алмыйча.

                        Гәүдәң калды чит-яр туфракларда,

                        Баралмады беркем яныңа.

                        Ак күбәләк булып, канат жилпеп,

                        Жаның кайтты туган ягыңа.

                        Бик күп дистә еллар үтеп киткәч,

                        Теләкләрең кабул булдылар-

                        Авылдаларыңның саф күңеле

                        Син жырлаган моңга тулдылар.

                        Ак тактаташ булып кайтып төште

                        Исемнәрең туган жиреңә.

                        Тере чәчәкләрне салам бүген

                        Тактаташка-

                                        түгел каберенә.

Бу шигыйрьне Клара Тукаева-Насыйрова үзенең якын туганы Имай Насыйрига багышлый.

Слайд №1  (Имай Насыйриның портреты)

2 нче укучы:

Имаметдин Низаметдин улы Насыйров Стәрлетамак шәһәренә якын гына урнашкан Түбән Усылы авылы игенчеләре гаиләсендә 1898 елның 12 октябрендә туган. Бер апасы һәм ике сеңлесе арасында үсә. Башлангыч белемне үз авылларында ала. 1910 елда аны Стәрлетамактагы “Шәргыя” дип аталган татар мәдрәсәсенә бирәләр. Анда, дин сабакларыннан тыш, тарих, география, физика, математика өйрәтелә. Үсмер мәдрәсәне тәмамлый алмый — империалистик сугыш башлана.

Имаметдин, туган авылына кайтып, әтисе хуҗалыгында, авыл китапханәсендә эшли. Авыллары аша төрле гаскәрләр үтеп-сүтеп йөри. Имаметдин 1919 ел урталарында Кызыл Армиягә ияреп китә. Урал фронтында хәрәкәт итүче Муса Мортазин бригадасының сәяси бүлеге каршында Бәләбәй шәһәрендә оештырылган кыска вакытлы курсларда укып чыккач, шунда ук сәяси бүлекнең агитатор-оештыручысы булып хезмәт итә. Большевиклар партиясе сафына керә. 1920-21 елларда Күзәй кантонында (хәзерге Нуриман районы җирләре) милиция бүлеге начальнигы булып эшли.

Имай Насыйрины нуриманлылар да якташ дип йөртә, чөнки ул шунда кайнап эшләп, тормышны өйрәнеп, «Күзәй» дигән иң билгеле романын язган. Байгилде мәктәбендә бу романны иҗат итүгә бәйле архив материаллары да саклана.

3 нче укучы:

Башкортстан делегациясе составында РКП(б)ның X съездында катнаша. Перспективалы белгечне Күзәй-Нуриман якларында озак тотмыйлар. 1921-22 елларда ул — Башкортстан милициясенең сәяси комиссары. 1923 елда Мәскәүгә партиянең өяз комитеты секретарьлары әзерләү курсына җибәрелә. Аннан укып кайткач, милли матбугатны оештыруда актив катнаша. «Белем», «Чәчән», «Керпе» журналларын нигезләүче, аларның мөхәррире була. 1930 елда өлкә комитетының матбугат эшләре буенча инструкторы булып эшли.

Слайд №2 ( “Коммуна” гәзите редакциясе)

1931 елның маенда «Коммуна» гәзите мөхәррире итеп тәгаенләнгән Насыйри басмага актив авторларны, язучыларны җәлеп итә, үзе дә күп яза. 1932 елда белемен камилләштерергә тагын Мәскәүгә юл тота — РКП(б) Үзәк Комитетының марксизм-ленинизм курсларында укый. Мәгариф халык комиссариатында эшли, 1936 елда кабат «Коммуна» мөхәррире итеп күчерелә, бер үк вакытта «Сәнәк» журналын җитәкли.

Имай Насыйриның баш очында болытлар 1937 елның мартында куера башлый. «Коммуна» гәзитендә С. Җиргәнскийның, ягъни Җиргән авылында туган журналист Сәхи Мусинның “Черек эчәкләр ашатып, кортлаган су эчергән урында” дигән кечкенә фельетоны басыла. Анда Кырмыскалы районы ашханәсендәге җитешсезлекләр тәнкыйтьләнә. Аның артыннан ук ВКП(б) Үзәк Комитетына шикаять языла. “Совет ашханәсендә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Мөгаен, гәзит мөхәррире халык дошманыдыр. Тикшерүегезне, чара күрүегезне сорыйм”, диелә шикаятьтә. Фельетон һәм Мәскәүгә хат Насыйрины эзәрлекли башларга сигнал гына була.

Төгәл бер айдан ВКП(б)ның Киров райкомы бюросы утырышында әдип өстенә яңадан-яңа гаепләр ташлана һәм шундый карар кабул ителә:

Кызыллар тарафыннан атып үтерелгән контрреволюционер Шәехзадә Бабичевны матбугатта мактап чыкканы, аның хезмәтләрен басмага әзерләгәне, матбугатта совет демократиясен һәм колхоз төзелешен яманлаганы, “Коммуна” гәзите редакциясен дошман элементлары белән чүпләгәне, кайбер язучыларның контрреволюцион оешмаларда катнашуын белә торып, фаш итү генә түгел, киресенчә, аларны “Коммуна” гәзитенә эшкә алганы өчен Насыйровны, буржуаз контрреволюцион милләтче буларак, ВКП(б) сафларыннан чыгарырга.

Мөхәррирне 12 декабрьдә редакциядәге эш урынында кулга алалар.

4 нче укучы:

Имай Насыйри өч елга якын төрмәдә утыра. Милләтчелек эшенә кереп, Совет хөкүмәтенә каршы эш алып барган, дип, НКВДның аерым киңәшмәсе 1940 елның 28 сентябрендә аны 8 елга иректән мәхрүм итә һәм Урал үзәгендәге Югары Тавда лагерена озата. Шунда ул төп-төгәл ике елдан дөнья куя.

БАССР Югары суды Президиумының 1956 елның 30 гыйнварындагы карары белән Имаметдин Низаметдин улы Насыйровның җинаять эше, тиешле раслаулар булмаганлыктан, туктатыла.

5 нче укучы:

Имай Насыйри иҗат эшенә дә яшьли тотына. Беренче шигыре Тукайга багышлана. Биләгән вазыйфасына ярашлы каты куллы кешенең лирик шигырьләр язуы гаҗәп хәл. 1922-24 елларда кырыклап шигырь бастыра һәм шигъри телдә “Дантон” дигән трагедия яза. Аннан прозага күчә. Монда да ул тәүдә романтик пафос белән сугарылган лирик эчтәлекле нәсерләр иҗат итә. Нәсерләрендә һәм хикәяләрендә кискен каршылыкны киң куллана, маҗаралыкка, хәтта авантюра элементларына омтыла. Нәсер һәм хикәяләр Насыйри иҗатында зур күләмле проза әсәрләре язар алдыннан бер баскыч кына була.

“Тереләй кабердә” дигән тәүге повесте детективка тартым итеп языла. Польша җирендә империалистик сугыш барган чакта крепость янына зур снаряд килеп төшеп, бер солдат шунда җир астында томаланып кала. Шунда ук җир асты казематында шактый күп азык-төлек, шәм, шырпы да булган икән. Солдат шунда тугыз ел яши, аны 1925 елда крепостьны тазартканда очраклы рәвештә генә табалар. Гәзиттә укыган шушы хактагы чын хәбәр нигезендә, образлар өстәп, мавыктыргыч сюжет корып, язучы сугышка каршы зур әсәр иҗат итә.

6 нчы укучы:

“Гөлдәр” дигән романтик повестен әдип 1928 елда Төньяк Кавказдагы Кисловодск шәһәрендә ял итеп кайтканнан соң яза.

Слайд №3 ( Имай Насыйри ялда)

Таулар иленең гүзәл табигате, Пушкин һәм Лермонтов җырлаган урыннарны күрү Насыйрига тирән тәэсир ясый, шунда яңа әсәр язылуга этәргеч туа. Повестьның төп героинясы — таулар арасындагы Бикназар авылы крестьяны кызы, шактый кыю Гөлдәр романтик югарылык, якты буяулар белән тасвирланган.

“Җиңелгән яту”, “Сибай”, “Һөҗүм”, “Вагонда” дигән романтик повестьлары Имай Насыйрины ул замандагы башкорт әдипләренең алгы сафына бастыра. Аның тәүге китаплары татар телендә Казанда һәм Мәскәүдә, соңрак башкорт һәм урыс телләрендә Уфада нәшер ителә.

Ә инде аның иҗатында вакыйга булып торырлык “Күзәй” романы — тарихны яхшы белеп язуның ачык бер мисалы. Әдип иҗатында иң күренекле булган бу әсәр гражданнар сугышы гөрләп узган Күзәй кантонындагы катлаулы хәл-вакыйгаларны тасвирлауга багышланган. Бу чордагы бәрелешләрдә ул чактагы яшь комиссар Имаметдин үзе дә катнашкан, димәк, романда автобиографик хәлләр дә байтак.

Слайд №4 ( “Кузәй” китабы)

Тәмамланмыйча калган “Без сул як ярдан” романының аерым бүлекләре матбугатта басылган.

Укучылар Имай Насыйриның шигырьләрен яттан сөйлиләр:

“Стәрлегә”

“Албасты”

“Яңа авыл”

Укытучы :

Имай Насыйриның исеме югалмады.

Стәрлетамак районының  Усылы мәктәбе Имай Насыйри исемен йөртә.

Слайд №5 ( Усылы мәктәбендә Имай Насыйрига багышланган стенд)

Слайд №6 ( Услы мәктәбендәге тактаташ)

 Аның иҗатын өйрәнеп, Кирәй Мәргән, Нур Зарипов, Гыйлемдар Рамазанов, Әнүр Вахитов, Роберт Баимов кебек галимнәр гыйльми хезмәтләр язды. Якташы, укытучы-әдип Әхмәт Әһлиуллин бу гүзәл шәхес турында документаль повесть иҗат итте.

“Йөрәкләрдә Имай Насыйри” дигән 340 битле татарча китапны әдипнең якын туганы, Әлшәй районының Уразмәт авылында 40 ел балалар укыткан Клара Тукаева-Насыйрова әзерләп нәшер иткән.

Слайд №7 ( “Йөрәкләрдә Имай Насыйри” китабы)

Стәрлетамак шәһәренең бер урамына Имай Насыйри исеме бирелгән.

Туган төбәгендә һәм башка авылларда аның ижатына багышланган чаралар үткәрелә.Һичшиксез,Имай Насыйри безнең йөрәкләрдә!

Кулланылган әдәбият.

  1. Имай Насыри.Әҫәрҙәр.Өфө.1968.
  2. Нур Зарипов. Имай Насыри.Тормошо һәм ижады.Өфө.1983.
  3. Клара Тукаева-Насыйрова.Йөрәкләрдә Имай Насыйри. Уфа.2008.
  4. http://ru.wikipedia.org

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Класстан тыш чара

Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның  125 еллык юбилеена багышланган   әдәби  викторина) ...

"Язучыны таны" - татар әдәбиятыннан класстан тыш чара.

"Язучыны таны" уены  - татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрү өчен ачык чара.   Бу класстан тыш чара 5-8 класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"

Өлкәннәр коненә багышланган кичә.   “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз  дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә   традицияләренә ихти...

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара...

Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан (Класстан-тыш чара)

Математикадан интеллектуаль"Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан" укучыларның танып-белү активлыкларын,иҗади фикерләүләрен үстерү максатын куя......